“Пират хәзинәсен эзләгәндә”
план-конспект занятия по математике (младшая группа)

конспект итегрированного занятия физкультура+математика во 2 младшей группе 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл achyk_shogyl.docx27.6 КБ

Предварительный просмотр:

       “ Татарстан   Республикасы Саба муниципаль     районы ш.т. Байлар Сабасы гомуми үсеш бирүче

төрдәге Саба 4 нче  “Кынгырау»балалар бакчасы” мәктәпкәчә

белем  муниципаль бюджет учреждениесе.

“Пират хәзинәсен эзләгәндә”

2 нче кечкенәләр төркемендә физкультура һәм  математикадан интегральләштерелгән шогыль.

         

     

                                       

                                   

                                                     2022  ел

                Максат: балаларда физик культура белән шөгыльләнүгә уңай мөнәсәбәт тәрбияләү, урында ориентлаша  белүләрен  ныгыту, схема буенча хәрәкәт итәргә өйрәтү, гади математик күзаллаулар формалаштыру

      Бурычлар

1.Балаларның мөстәкыйльлеген, хәрәкәт активлыгын, күзаллауларын, үстерү.

2.Бер предметны икенчесе өстенә кую, берсе янына икенчесен куеп карау чысуллары ярдәмендә ике тигез булмаган предметларны чагыштыруны ныгыту.

3.Предметларны зурлык буенча чагыштыруда күнектерү.

4.Балаларның бер-берләренә ярдәм итүләренә ирешү.

5.Балалар  коллективында уңай  психологик климат булдыру

    Материал: кыршау, тартмалар, кирпечлә, зур һәм кечкенә туплар.

       Оештыру өлеше:

Исәнмесез, балалар! Хәлләрегез ничек? Балалар, безгә бүген бик күп кунаклар килгән, әйдәгез апалар белән дә исәнләшик әле.  Әйдәгез хәерле иртә дә теләп алыйк әле.

Хәерле иртә, күзләрем! Күрәсезсе? Күрәбез.

Хәерле иртә, авызым! Сөйлисеңме? Сөйлимен.

Хәерле иртә, кулларым! Эшлисезме? Эшлибез.

Хәерле иртә, аякларым! Атлыйсызмы? Атлыйбыз.

Аллага шөкер, күзләребез күрә, кулларыбыз эшли, аякларыбыз атлый, димәк шогылне башласак та була.

Мотивация: музыка астында пират керә.

Пират: Исәнмесез, балалар. Таныдыгызмы мине? (җаваплар) Мин- пират. Мин сезгә космос атналыгы уңаеннан бүләкләр салынган сандык әзерләдем. Ләкин чын пират буларак, мин аны яшереп куйдым. Аны табар өчен сезгә карта кирәк. Ә картаны мин олешләргә кисеп куйдым һәм сезгә минем биремнәрне үтәсәгез генә бирәм.

   -Эш шунда ки, картаны җыеп, сандыкны эзләү өчен, кыю, көчле балалар кирәк. Сез минем белән барырга әзерме? Тик белегез, юл җиңел булмаячак. Аңа әзерләник.

Пиратларга галстук бәйләү.

Киттек минем арттан. Маршка атлау, йөгерү.

Көч җыябыз.

 

   Гимнастика ясату.

  1. “Ракета”

Б.т.аяклар җилкә киңлегендә , куллар билдә.

  1. кул бармакларын баш өстендә .

2 “Моторны кабызабыз”

Б.т.аяклар җилкә киңлегендә , куллар билдә.

1. кулларны алга күтәрү, 2-өскә,3 - алга,4 – б.т.

3" Ракета канатларын ачабыз»

Б.т.аяклар җилкә киңлегендә , куллар билдә.

1-уңга борылу;куллар янга. 2-б.т. 3 - сулга борылу. куллар янга;4-и. п.

4. “Җиргә төшү”. 

Б.т.Үкчәләр бергә, аяк очлары ачылган, кулллар билдә.

Чүгәләү ,басу.

5..Сикерү: “Ракета очты”

Пират: Әзерме инде сез? Менә сезгә беренче бирем.

Ике торгәк арасыннан кыска төргәкне белсәгез, картаның беренче  өлешен табарсыз.

Тәрбияче: Балалар, бу төргәкнең кайсысы кыска икәнен ничек итеп белеп була икән?

   Пират: Балалар сез миңа аңлатыгыз әле. Моны ничек белеп була?

        Картаның 1 өлешен табалар.

  Пират: Алга таба барабыз!

 Алда кыршаулар ята.

 Пират: Картаның икенче өлешен табу өчен 3 кыршау аша сикерергә кирәк. 3 нче кыршау янындагы  кирпечтэн таба аласыз.

( 3 рәткә кыршаулар тезеп куела, 2, 3 һәм 4 кыршау куела)   Һәр рәт ахырында кирпеч куела. Кирпечлар астына кәгазьләр ябыштырыла. 3 кыршаулы  рәт ахырында гына карта өлеше була.)

Балалар, монда берничә рәт кыршау тезелеп куелган икән бит. Безгә кайсы рәттән сикереп барырга кирәк икән?

3 кыршау аша сикерәләр.

Пират: Балалар, дөрес барып җиттегезме икән? Әйдәгез карыйк әле. Кирпечне күтәреп карагыз әле.

Кирпеч астыннан карта өлешен табалар.

Пират: 3 нче өлешне табу өчен савыттагы тупларны 2 төркемгә аерыгыз. Савытта 3 зур туп һәм 4 кечкенә туп.

Пират: Балалар монда тагын  бер сорау калган бит әле. Зур туплар салынган кәрзин астында картаның соңгы өлеше яшерелгән.  Тик сез тупларны таратмыйча гына картаның кисәген алырга тиеш.

-зур  туплар салынган тартма  кайсысы икән?

- Ярар, дөрес булды ди. Тик тупларны таратмыйча  гына   тартма  астын ничек карарбыз микән? (Туплы кәрҗинне күтәреп карарга тиешләр).

Карта өлешен алалар.

Ракета турында табышмак. 

Канаты юк, йоны юк,

Кош түгел оча.

Койрыгын чыгара да

Йолдызларга   барып  җитә.

Пазлны төзиләр. Аннан ракета  рәсеме килеп чыга.

Балалар, нәрсә килеп чыкты безнең? (ракета)

Ракета нәрсә әле ул? (транспорт)

Нинди транспорт? (һава транспорты)

Бик дөрес, афәрин. Балалар, пират безне алдаган ахры, монда бит карта чыкмады?

Шуның буенча  балалар мәйданчыгына баралар.

3 баскычны санап менәләр.

Пират:  Балалар, карагыз әле, әнә бит минем сандык. Атлый  башлый, аягы карга бата, кире аягын тартып чыгара.

Пират:  Ой, батам бит, кар бик йомшак икән. карга батмыйча гына сандык янына ничек барырга була икән? (балалар җавап бирәләр)

Коньки- карда бата, бутый- бата, чаңгы карда батмый

  Балалар чаңгыны сайлап алалар, бер бала белән пират, чаңгыларны киеп,  сандык яшерелгән җиргә баралар.

Сандык тотып бала белән пират участоктан чыгалар.

Пират: Сандык ачкычынуен уйнасагыз  гына бирәм.

“Йолдызлар һәм роботлар” уены

Сандыкны ачалар һәм эченнән йолдызлар алалар. Бүләккә брелоклар бирә.

Балалар, инде пиратка рәхмәт әйтеп, бакчабызга кире кайтыйк. Рәхмәт, пират, Сау бул!

Балалар группаларга кереп китәләр.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий Новогоднего праздника на воде "Новый год и пираты"

Сценарий разработан для инструкторов по физической культуре....

Сценарий Новогоднего праздника "Новый год и пираты"

Выложен конспект праздника для детей подготовительной группы...

Сценарий воскресного праздника, развлечения "Посвящение в пираты"

Сценарий праздника для детей разного возраста. Можно использовать как развлечение в детском саду, или на детских площадках....

Спортивно-музыкальное развлечение для детей старшей и подготовительной группы Пираты Карибского моря

Спортивно-музыкальный праздник для детей старшего дошкольного возраста подойдет для встречи Первого Дня Лета или любого другого летнего праздника....

КОНСПЕКТ СПОРТИВНОГО РАЗВЛЕЧЕНИЯ ДЛЯ ДЕТЕЙ СТАРШЕЙ ГРУППЫ "ПРИКЛЮЧЕНИЯ ПИРАТОВ"

Одной из форм организации физкультурно-оздоровительной работы в ДОУ являются спортивные праздники и развлечения, где дети в игровой соревновательной форме реализовать свою двигательную активность, пол...

"Пираты Карибского моря"

Развлечение ко  Дню Защиты детей....