КВН с родителями на тему "Если хочешь быть здоровым"
план-конспект по теме
Игра-соревнование с родителями. Затрагиваются вопросы о здоровом образе жизни.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
slamt_bulyym_disen.doc | 42.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы бюджет
мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе (катнаш төрдәге
6 нчы балалар бакчасы)
1 квалификаион категорияле тәрбияче Вахитова Гүзәлия Харисовна
“Сәламәт булыйм дисәң”
(ата-аналар белән уздырылган КВН программасы)
Максат: ата-аналарның балаларның сәламәтлекләрен саклау һәм ныгыту чаралары турындагы белемнәрен ныгыту, спортка мәхәббәт уяту, сәламәт яшәү рәвешенә һәм рациональ туклануга ихтыяҗ булдыру.Витаминнарның кеше сәламәтлегенә тәэсире турында белемнәрне тирәнәйтү.
Материал: кәрзиннәр, туплар, “Ромашка” уены, табышмаклар.
КВН барышы:
Алып баручы. “Сәламәтлек – зур байлык” – халкыбызның бу мәкале барыбызга да таныш. Ләкин безнең халыкта тагын бер мәкаль бар. “Сәламәтлек – җәүһәр, ләкин тиз югала”. Дөрестән дә, әгәр кайгыртып тормасаң, сакламасаң, сәламәтлекне югалтырга да мөмкин. Балаларыбызны кечкенәдән үк сәламәт итеп тәрбияләү – ата-аналарның да, тәрбиячеләрнең дә уртак бурычы. Бүгенге кичәдә без сезнең белән сәламәтлекне саклау һәм ныгыту юллары турында сөйләшербез. Ә хәзер командаларны бирегә чакырабыз. Рәхим итегез! Хөрмәтле жюриның да үз урыннарын алуын сорыйбыз.
1 конкурс. “Танышу”.
Командалар исем сайлыйлар, бер-берсен сәламлиләр.
2 конкурс. “Витаминлы викторина”.
Командалар чиратлап сорауларга җавап бирәләр.
Алып баручы. Рациональ туклану – сәламәт яшәү рәвешенең бер өлеше. Дөрес туклануның иң әһәмиятле компоненты – витаминнар. Хәзер без сезнең белән витаминнар турында сөйләшербез, аларның кеше тормышында ролен ачыкларбыз.
- Кояш нурлары тәэсирендә безнең организмда нинди витамин барлыкка килә? Ул җитәрлек булмаса, нинди авыру килеп чыгарга мөмкин(“Д” витамины, рахит авыруы)
- Нинди витамин күз күрүен яхшырта, үсәргә ярдәм итә, авыруларга каршы торучанлыкны үстерә, тирене сәламәтләндерә. (“А” витамины).
- Аптекада сатылучы нинди витамин препаратларны беләсез?
- Кара карлыган, гөлҗимеш, апельсин, кызыл борыч, помидор, кәбестә, яшел суган. Бу ризыкларда нинди витамин бар? ( “С” витамины).
- Кайсы витамин суда эри? “А”, “В”, “Д”, “К” витаминымы? (“В” витамины).
- “С” витамины саклансын өчен бәрәңгене ничек пешерергә? ( кабыгы белән духовкада пешерергә)
3 конкурс. “Зирәкләр һәм тапкырлар”.(табышмаклар әйтү)
Алып баручы. Гигиена кагыйдәләрен үтәү, балаларда культура – гигиена күнекмәләре тәрбияләү – сәламтәлекнең алшарты. Хәзер сузебез – шул турыда.
Командаларга чиратлап табышмаклар әйтелә.
- Болыт мин һавада,
Яңгыр мин яуганда,
Җылынсам, пар булам,
Туңганда, кар булам.
(су)
- Хуш исле, шома,
Үзе чисталап юа.
(сабын)
- Һәркөн авызына каба,
Яратса аны кеше,
Беркайчан да сызламас
Һәм ялтырап торыр теше
( теш щёткасы)
- Аккош кебек ак кына,
Йомшак кына, пакъ кына.
Көн дә сыйпый битемнән,
Элеп куям читеннән.
(сөлге)
- Озын тешләрем белән
Чәч буенча йөгерәм
(тарак)
- Кызмы ул, малаймы ул,
Кәҗәме ул, таймы ул,
Нәкъ булганча күрсәтер,
Нәрсә соң бу, кем әйтер?
(көзге)
4 конкурс. “Могҗизалар кыры”
Алып баручы. Иң кирәкле, иң шифалы даруларны без табигатьтән алабыз. Ул – дару үләннәре. Хәзер сузебез шулар хакында булыр.
(Һәр командага дару үләне исемен белергә тәкъдим ителә. Аларның 3әр хәреф әйтергә хаклары бар).
1 нче командага :
к | ы | ч | ы | т | к | а | н |
2 нче командага:
м | ә | т | р | ү | ш | к | ә |
5 конкурс. “Ромашка” уены.
Әти-әниләргә сораулар тәкъдим ителә.
- Нәрсә ул сәламәт яшәү рәвеше?
- Сез нинди туклану төрләрен беләсез?
- Алкогольнең кеше организмына нинди зарары бар?
- Тәмәке тартуның зарарлы икәнен балагызга ничек аңлатасыз?
- Сез гаиләдә спорт белән шөгыльләнәсезме??
- Өйдә гигиена таләпләре үтәлүгә игътибар итәсезме?
6 конкурс. “Хәрәкәттә - бәрәкәт”(спорт ярышы)
1. Кәрзингә туп кертү.
2. Скакалкада сикерү.
КВНга йомгак ясау, җиңүчеләрне бүләкләү.
Алып баручы. Галимнәр фикеренчә, кеше сәламәтлеге 50% ка яшәү рәвешенә бәйле. Нәкъ мәктәпкәчә яшьтә балаларда сәламәт яшәү рәвеше формалаштыруның нигезләре салына, үз сәламәтлегең өчен җаваплылык хисе тудырыла, сәламәт булу теләге уятыла. Хөрмәтле әти-әниләр! Бүгенге кичәдән соң, сез сәламәт яшәү рәвешен гаилә тормышының нигезе итеп алырга кирәклегенә тагын бер кат инангансыздыр дип ышанабыз. Сау-сәламәт булыгыз!
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
«Если хочешь быть здоровым - спортом занимайся, если хочешь счастлив быть больше улыбайся!»
Физкультурное мероприятие с детьми подготовительной группы и родителями...
Совместное мероприятие родители и дети "Если хочешь - быть здоровым"
Муниципальное дошкольное образовательное учреждение...
Консультация для родителей "Хочешь быть здоровым?!"
Советы для родителей для развития интереса к физкультуре и здоровому образу жизни...
Консультация для родителей «Если хочешь быть здоровым!»
Как укрепить здоровье детей, избежать болезней? Эти вопросы волнуют и вас, родителей, и нас, педагогов....
Рекомендации для родителей по лексической теме: "Если хочешь быть здоровым"
Здоровые дети-заслуга в первую очередь родителей...
Работа с родителями. Сценарий спортивного праздника «Папа, мама, я – спортивная семья» в рамках проекта «Если хочешь быть здоровым».
Работа с родителями. Сценарий спортивного праздника«Папа, мама, я – спортивная семья»в рамках проекта «Если хочешь быть здоровым»....