Гаилә бәйрәме
методическая разработка (младшая группа) по теме

Адгамова Кадрия Васимовна

 

1.Шатлык – күңелебездә,

Ал кояш – күгебездә.

Килегез, дуслар, кунакка,

Гаилә бәйрәме бездә.

2.Ишек ачып, өйгә кергәч

Мин шатланам.

Әниемне өйдә күргәч

Бик куанам.

Әтием дә өйдә йөргәч

Канатланам.

Ераклардан очып кайткан

Кебек булам.

Әтиемне кочып алам,

Әниемне үбеп алам!

Әйе, әти - әни тигез, балалар тәгәрәшеп үссә, гаилә бигрәк тә түгәрәк һәм бәхетле була. Мәмәт авылында күп бала тәрбияләп үстергән хөрмәтле гаиләләребезгә без бүген зур сәхнәдән рәхмәт сүзләре җиткерәбез. Бигрәк тә соңгы елда 3 бала табучы гаиләләрнең ишәюе күңелле хәл.Безнең гаиләләр арасында Фарраховлар, Хасановлар, Хаеровлар,Гараевлар ,Шайгардановлар-шундыйлар.

 

 

Гаиләдә ана – иң изге, хөрмәтле кеше. “Ана хакын уч төбендә тәбә кыздырып ашатсаң да, кайтара алмассың”, ди халкыбыз.

    Ана газаплар белән баласын тудыра, аны аякка бастыру өчен сәламәтлеген дә, вакытын да кызганмый. Гаиләдә ананы изгеләштерү аның баласының бөтен язмышы, шәхес булып формалашуы, олы тормыш юлында үз кыйбласын таба алырлык булып үсүе өчен җаваплылык тоюы, баласы – йөрәк парәсе өчен һәрчак җан атуы, аның бәхете хакына бөтен авырлыкларга барырга әзер торуы белән аңлатыла.

3.Кая барма, шунда әни йөзе,

Кая барсам, әни күңелдә.

Әни генә шулай синең өчен

Җанын биреп йөри гомергә.

4Рәхмәт яусын безнең әниләргә,

Аларгадыр бөтен авырлык.

Әниләргә якты йолдызлардан,

Я кояштан һәйкәл салырлык.

5. Җан җылысын тоя күңелебез

Әни көчен тоя кулыбыз!

Үпкәләмәсеннәр! Әниләргә

Гел изгелек кенә кылыгыз!

1 алып баручы. Иң изге кешеләребез, әниләребезгә багышлап  җыр яңгыратабыз.

 

Концерт номеры ______________

Үрнәк гаиләләрдә өлкән буын вәкилләренең урыны түрдә. Аларның тормыш тәҗрибәсе, зирәк киңәшләре күп кенә катлаулы мәсьәләләрне уңышлы чишәргә мөмкинлек бирә. Нинди дә булса мөһим, әһәмиятле мәсьәләләрне хәл итәргә туры килгәндә, ата-ананың, әби-бабайның хәер-фатихасын, ризалыгын, рөхсәтен алалар.

    Гаилә шәҗәрәсен алып бару, нәселнең абруе турында кайгырту, гаилә ядкарьләрен күз карасыдай саклау – милли үзаң, үз халкыңа хөрмәт, мәхәббәт тәрбияләүнең бер юлы.

Гаилә - ул дөнья мәшәкатьләреннән, борчулардан ял итә торган урын.

1 алып баручы. Гаилә - ул бик яраткан эшеңнән кайтканнан соң, йөрәгеңә тынычлык, шифа бирә торган изге урын.

2 алып баручы.

Пар чәчәкләр гөлдә,

Пар аккошлар күлдә,

Пар сандугач булса – җыр матур.

Ярыңнан аерылып,

Канатың каерылып

Калсаң, сине кемнәр юатыр?

 

Гаилә бәхете – ул уртак бәхет. Кошлар да бит ояларын парлап ясыйлар. Гомер юлыгызны үзегез сайлаган ярларыгыз белән парлап, тигезлектә үтегез. Бер-берегезне саклап-яклап, авыр сүзләр белән рәнҗетмичә, тату яшәгез!

Барыгызга да тынычлык, иминлек, гаилә бәхете телибез!

Гаилә учагыгыз сүнмәсен, сүрелмәсен!

Халкыбызның иң әһәмиятле беренчел педагогик әсәре, һичшиксез, бишек җырлары. Аларда аналарның теләкләре, ышанычлары, баласын рухи һәм физик яктан матур, булдыклы, игелекле, мәрхәмәтле, тәүфыйклы, гадел итеп күрергә теләү өметләре чагыла. Аналарның йөрәк түреннән чыккан ягымлы сүзләре һәм моңнары белән сугарылган бишек җырлары тәрбия эшендә нәтиҗәле чара булып тора. Әйдәгез. Хәзер гаилә хуҗабикәләре башкаруында бишек җырлары тыңлап алыйк. (Бер әни башкаруында бишек җыры)

 

Халык гаиләдә атаның да урынын югары бәяли. Әти кешенең сабырлыгы, һәр сүзен уйлап сөйләшүе, җаваплы, кешеләргә итагатьле булуы, иҗтимагый активлыгы игътибарга лаек. Халык авыз иҗатында һәмпедагогикасында ата кеше гаиләне яклаучы, туендыручы, яшәү шартларын булдыручы һәм гаилә намусын саклаучы итеп күрсәтелә.  Ата кешенең  күп вакыты йорттан читтә - хезмәттә үтә.


Бер үк вакытта ата – аек акыл иясе дә. Ул булмаса, тормышның рәте китә.

 


6.Минем әти көн дә эшкә китә,

Арып кайта аннан кичләрен.

Елмаюы итеп алып кайта

Шәфәкъләрнең алсу төсләрен

7.Әти, әни, сездән башка тагын

Кем бар шундый бала бәгырьле.

Кояш сыман әни берәү булса,

Син дә әти  безгә  кадерле.

 

8.Ата-анадан башка

Бар нәрсә дә табыла,

Һәр бала  әти-әнигә

Изге итеп табына.

 

9.Биедек тә, җырладык та,

Шигырьләр дә сөйләдек.

Бәйрәм итеп уйнап алдык.

Матур көйләр көйләдек.

 

10Бәйрәм киче бетеп килә.

Кунакларга әйтик шуны.

Сәламәтлек, бәхет телик,

Һич белмәсеннәр борчуны


 11Бәйрәмнәр гел дә кабатлана,

Ләкин кабатланмый үткәне.

Бәхет, шатлык һәм тазалык белән

Килеп торсын иде көткәне.

12Дөньядагы һәрбер яхшылыктан

Өлеш чыксын Сезгә шул гына.

Без телибез Сезгә ак бәхетләр,

Шатлыкларга илткән юл гына.

 

 13 Сезгә булган безнең хөрмәтебез

Урын алсын йөрәк түрендә.

Шатлык-куаныч, зур бәхетләр

Юлдаш булсын гомер-гомергә

14 Гомер юлларыгыз озын булсын,

Тигез тормыш аны бизәсен

Яшәү дәвере якты көннәр бирсен,

Авырлыклар мәңге килмәсен.

 15 Җир йөзенең бөтен матурлыгын,

Килә Сезгә бүләк итәсе.

Дөньядагы матур сүзләрнең дә

Иң җылысын Сезгә әйтәсе.

 16 Зур бәхетләр юлдаш булсын Сезгә,

Көнегезне шатлык бизәсен.

Сәламәтлек-ярты бәхет, диләр,

Шушы бәхет читләп үтмәсен.

  Гаилә бәхете – ул уртак бәхет. Кошлар да бит ояларын парлап ясыйлар. Гомер юлыгызны парлап, тигезлектә үтегез. Бер – берегезне саклап-яклап, авыр сүзләр белән рәнҗетмичә тату яшәгез! Барыгызга да исәнлек- - саулык, эшегездә зур уңышлар, балаларыгызның эшчән, намуслы, кыю, зирәк булып үсүләрен, аларның сезгә шатлыклар гына китерүен телибез. Гаилә учагыгыз сүнмәсен һәм сүрелмәсен!

 

1а/б.Гаиләнең ныклыгы,татулыгы бик күп нәрсәләргә бәйлә.Хәзер мин шуларның берсе турында табышмак әйтәм:

 

-Кайвакыт ул мамык төсле йомшак ,кайвакыт таш кебек каты ,кайчагында баллы,кайвакытта әремнән дә әче,кылыч кебек үткен дә була. Ул нәрсә? (тел)

 

1 командага: Өнсез,җансыз-иң яхшы дус,

                                   Теле юк,үзе аңлата.(китап)

 

2 командага: Бер байлык бар-янмый,

                                 Карак та урлый алмый,

                                 Төшеп тә югалмый.(белем)

 

1коман:  Нәрсәне сатып алып булмый? (гомер)

 

1коман.: Дөньяда иң кирәк,иң кирәктән ни кирәк?

                                                      (сәламәтлек)

 

2а/б .Ни өчен табышмаклар белемгә,сәламәтлеккә,китапка ба-гышланган?

 

                  (ике команданың фикерен тыңлау

 

 


 


1а/б.Гаиләнең ныклыгы,татулыгы бик күп нәрсәләргә бәйлә.Хәзер мин шуларның берсе турында табышмак әйтәм:

 

-Кайвакыт ул мамык төсле йомшак ,кайвакыт таш кебек каты ,кайчагында баллы,кайвакытта әремнән дә әче,кылыч кебек үткен дә була. Ул нәрсә? (тел)

 

1 командага: Өнсез,җансыз-иң яхшы дус,

Теле юк,үзе аңлата.(китап)

 

2 командага: Бер байлык бар-янмый,

Карак та урлый алмый,

Төшеп тә югалмый.(белем)

 

1коман:  Нәрсәне сатып алып булмый? (гомер)

 

1коман.: Дөньяда иң кирәк,иң кирәктән ни кирәк?

(сәламәтлек)

 

2а/б .Ни өчен табышмаклар белемгә,сәламәтлеккә,китапка ба-гышланган?

 

(ике команданың фикерен тыңлау)

1а\б. Хәзер бер уен уйнап алырбыз.

 

                1 ,2, 3, 4, 5

1 коман.бер кеше бер санны ала, артында язылган җырны җырлау.

 

1 – "әнкәй”                                    4- "Син дип торам”

2 – "түзәргә кирәк”                     5- үзләре теләгәнне.

3 – "тал бөресе”

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Мин һәм минем тату гаиләм” уртанчылар төркеме өчен проект

Балага тәрбия һәм белем бирүдә гаиләнең роле бик зур. Яхшы психологик халәт урнашкан мәдәниятле һәм белемле гаилә балаларда үз-үзенә ышаныч, үзенең кирәклеген тоюны формалаштыра.   Ата-ана үрнәг...

Гаиләдә баланы тәрбияләү Һәр сабый тумыштан килә торган үзенчәлекләргә ия, әмма аның нинди булып үсүе нигездә тәрбиягә бәйле. Баланың акыл үсеше, әхлакый сыйфатлары , тирә-юньдәгеләргә мөнәсәбәте, барысыннан да элек , гаиләдә формалаша.

Һәр сабый тумыштан килә торган үзенчәлекләргә ия, әмма аның нинди булып үсүе нигездә тәрбиягә бәйле. Баланың акыл үсеше, әхлакый сыйфатлары , тирә-юньдәгеләргә мөнәсәбәте, барысыннан да элек , г...

Китаплы гаилә - бәхетле гаилә.

Китап – кеше тормышында зур әһәмияткә ия. Югары технологияләр, компьютер заманында кеше барыбер китапсыз, китап укусыз яши алмый....

МБДОУ «Мещеряковский детский сад Буинского муниципального района Республики Татарстан» Аналар көненә багышланган кичә "Безнең гаилә – тату гаилә" Әзерләде: Хисамова Ф.А. Ноябрь . 2015 ел

-         Балаларның гаиләләре турындагыбулган белемнәрен ачыклау һәм тирәнәйтү-         Гаиләләрдә балаларны милли рухт...

"Гаиләдә - безнең бәхет" (Гаилә бәйрәменә багышланган әдәби-музыкаль кичәсе)

Сценарий утренника, посвящённый празднику семьи (на примере объединённых праздников 8 марта и 23 февраля)...

“Безнең гаилә - тату гаилә” дип исемләнгән бәйрәм иртәсе

Максат:1.Балаларның хәрәкәт активлыкларын арттыру.2.Әти-әниләр һәм балалар арасында тыгыз элемтә булдыру. 3.Балалар бакчасы белән гаилә хезмәттәшлеген ныгыту.4.Әти-әниләр үрнәгендә сәламәт яшәү р...