Янгыннан сак булыйк.
консультация (подготовительная группа) по теме

Нигматуллина Фарида Гусмановна

Яндыра һәм көйдерә

Уйласаң – үкендерә.

   Серле шул ук вакытта явыз да син  ут.  Нигә син балаларны үзеңә җәлеп итәсең икән. Ни өчен балалар синнән куркасы урында сиңа тартылалар икән.Күңелдә җавап биреп булмый торган сораулар өермәсе.

       Психологлар фикеренчә бала аңсыз рәвештә утка тартыла.Беренчедән аларны утның сихри көче җәлеп итә. Икенчедән олыларга охшарга тырышу бар нәрсәне сынап карарга теләү дә моңа этәрә. Балалар уйнап кына шырпыны сызалар ә ахыры хастаханә белән тамамлана.

      Минемчә ут сихри көчкә ия. Кинәт кенә пәйдә була һәм шунда ук юкка да чыга.Тик аның эзе генә бик озакка кала кайвакыт гомерлеккә ярага әйләнә.Агулы ялкын иң оста угырыдан да куркынычырак. Карак керә кыйммәтле әйберне генә урлый ә Янгын үзеннән соң бернәрсә дә калдырмый.

Соңгы сүз итеп шуны әйтәсе килә.Һәрберебез дә кулга шырпы алганчы ныклап Уйлыйк.Әлеге шуклык фаҗигага алып бармасмы уеннан уймак чыкмасмы.Шуны истән чыгармаска кирәк утлы уен булмый. Шулай булгач шырпы да уенчык түгел.

Баштарак бик мавыктыргыч булып тоелган. Җемелдәвек ут ялкыны синең хыял канатларыңны өтәргә мөмкин.Тормышыбыз Имин балачагыбыз бәхетле булсын дисәк

Һәр гамәлебезне уйлап башкарыйк.

Ут-күздән  - Сакланыгыз.

 Кадерле балалар әти-әниләр.

           Янгыннарның сәбәпләре:

-Ут белән сак эш итү

-транспорт чараларындагы техник җитешсезлекләр

-электр җайланмаларыннан файдаланганда

Саклану чараларын күрмәү.

-балаларның ут белән уйнавы

-газ плитәләренең төзексезлеге.

  Ут белгәнегезчә узе белән саксыз кыланганны җайсызлыкны гамьсезлекне

Яратмый.

Янгын вакытында күпме кеше җәрәхәт ала

ә никадәр кеше һәлак була.Балалар кечкенәдән үк утның бик куркыныч нәрсә

икәнен белеп усәргә тиешләр.Әти-әниләр

бу хакта җай чыккан саен сөйләргә тиеш.

Әти-әниләргә тагын бер кат кисәтеп үтәсе

Килә.балаларыгызны сәбәпсез өйдә бер-

Үзләрен калдырмагыз шырпыны үзегез

Белә торган урында гына саклагыз мичләргә ягарга кушмагыз тиз янып китә торган сыеклыклар ягулык матдәләре кулланмагыз. Электрчылбырын обой кәгазе астында калдырырга ярамый.телевизор электр җылыту җиһазларын өйдән чыгып киткәндә кат-кат тикшерегез-кушылган килеш калдрмагыз. Газ плитәсе куелган булмәне гел җилләтеп торыгыз.Янгын чыккан очракта тиз 3-91-01 телефонына шалтыратырга кирәк. Янгын сүндерүчеләр  килгәнче кул астындагы чаралар белән янгынны сүндерә һәм зыян күргәннәргә беренче медицина ярдәме күрсәтә башлагыз.

 

Халык әйтсә-хак әйтә.

 

        Карактан-кала,уттан калмый.

        Ут-берәүне дә аямый.

       Ут һәм су белән бәхәс куертма.

      Утның нәфесе чиксез.

 

Табышмаклар.

 

     Кырам,җимерәм,

    Судан гына куркам.(ут)

 

    Әрҗәм тулы чын ахак

    Кулым тыгып алалмыйм.(утлы күмер)

 

   Өй башында аю бии.(төтен)

 

   Түбәдә кызыл әтәч җыр суза.(ялкын)

 

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Матур булыйк

Выступление в родительском собрание по эстетическому воспитанию...

“Эхлаклы булыйк”

Бала әхлак тәрбиясен,иң беренче чиратта,гаиләдә ала. Күзәтүләрдән  күренгәнчә, баладагы әхлак нормалары-әти-әнидәге сыйфатларның  күчерелмәсе.Бала  аларны киптергеч кәгазь кебек үзенә с...

"Таныш булыйк: керпе"

Тема: “Таныш булыйк: керпе”Максатлар: 1. Балаларга керпе турында мәгълүмат бирү, җәнлекләрнең төзелешләрен өлешләргә бүлеп карарга өйрәтү, үзенчәлекле билгеләрен ачыклау, тышкы кыяфәтенә, я...

“Юлларда имин булыйк!” Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә багышланган күңел ачу

Максат: урамда, юлларда һәм транспортта үзеңне тоту культурасы күнекмәләре формалаштыру...

Сәламәт булыйк

Киңәшләр...