“Эхлаклы булыйк”
материал (младшая группа) по теме

Бала әхлак тәрбиясен,иң беренче чиратта,гаиләдә ала. Күзәтүләрдән  күренгәнчә, баладагы әхлак нормалары-әти-әнидәге сыйфатларның  күчерелмәсе.Бала  аларны киптергеч кәгазь кебек үзенә сеңдереп кенә ала.Баланың характерлы сыйфатлары әти-әнисеннән күчеп килә.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл mktpkch_yashtge_balalar.docx16.82 КБ

Предварительный просмотр:

Түбән Кама муниципаль районы

башкарма комитетының “Мәктәпкәчә мәгариф идарәсе”

муниципаль учереждениясе

Эхлаклы булыйк

Әти-әниләр өчен консультация

                                   Төзеде:74 нче б/б тәрбиячесе:

Филиппова Марина Василий кызы.

Татарстан Республикасы

Түбән Кама шәһәре

1013ел

Соңгы вакытта телеведение,радио,газета-журналлар илдә җинәятчелекнең көннән-көн кискенләшә баруы турында хәбәр итәләр. Чыннан да, кеше үтерү,кыйнау, талау турында хәбәрләрне ишетеп,күптөрле җинәятьләрнең  ташкын сыман арта баруын күреп торабыз .Илдәге бу хәлгә әхлак нормаларын тупас бозу.аларны үтәмәү китереп җиткерде.

Бала әхлак тәрбиясен,иң беренче чиратта,гаиләдә ала. Күзәтүләрдән  күренгәнчә, баладагы әхлак нормалары-әти-әнидәге сыйфатларның  күчерелмәсе.Бала  аларны киптергеч кәгазь кебек үзенә сеңдереп кенә ала.Баланың характерлы сыйфатлары әти-әнисеннән күчеп килә.

Әхлак.Нәрсә соң ул?Аны ничек аңлатырга?Әхлак-тумыштан,уку,өйрәнү,гаилә

тәрбиясе һәм башка юллар белән ирешелгән рухи халәт,сөйләгән сүзләрдә,эшләгән эшләрдә,ясаган хәрәкәтләрдә күпчелек тарафыннан дөрес дип табылган норма.Бу кагыйдәләр кешеләр арасындагы үзара мөнәсәбәтләрне тәртипле итә,чөнки кеше дөньяда башка кешеләр кебек бәйләнештә яши һәм алар арасындагы мөнәсәбәтләрне җайга салучы кагыйдәләр,гөреф-гадәтләр булырга тиеш.Тәрбияле кеше булу өчен гәүдә саулыгы гына җитми,рухи сәләмәтлек тә кирәк.Шуңа безнең:әти-әни, тәрбияче һәм укытучыларның бурычы-балабызның,укучыларның сәләмәтлеге турында кайгырту. Ләкин бу эш кайгыртучының да ярдәме,тырышлыгы һәм теләге булганда гына уңышлы чыгычак.димәк,һәрбер кешегә үзенә генә кагылышлы бик мөһим бурыч бар һәр яктан үзен үстерү,баету.Гөмерендә бер гади китап укымаган,нәфис фильм карамаган,театрда булмаган кешенең рухи яктан нинди ярлы,түбән икәнен аңлау авыр түгел.Гайбәт ләкин ялган сөйләү.яла тәкәберлек,саранлык ялкаулык һәм башка тискәре сыйфатлар-рухи авыруның реаль чагылышы.Күп укыган,үзендәге кимчелекләрне бетерү өстендә эшләгән һәм уңышка ирешкән кеше гаиләсенә,милләтенә һәм иленә файдалы кеше.Бер гаиләдә яшәүче кешеләрнең бер-берләренә карата бурычларын өчкә бүләргә була:

-ата-аналарның-балаларга

-балаларның-ата-аналарына

-туганнар һәм кардәшләрнең бер-берсе алдындагы бурычлары.

Ата-ананың бурычы: бала тугач та аңа матур,телебезгә,милләтебезгә туры килүче мәгънәле исем кушу.Мәктәптә балалар ярышканда урыннар алалар.Шулай ук җырга,биюгә,рәсем ясауга сәләт тә еш кына ата-анадан килә. Гаиләдә дөрес тәрбия алган бала, мәктәп тәрбиясен дә кушкач,тормыштагы тискәре күренешләрне хупламый. Ул гына да түгел,аларга каршы тора ала. Ата-аналар балаларның кемнәр белән дус булуларына игътибарларын юнәлтергә тиеш,чөнки кагыйдә буларак,начар дус иптәшен начар юлга өстериячәк.Балагызда тискәре үзгәрешләр сизсәгез,аның тәрбиячесенә,класс җитәкчесенә мөрәҗәгать итегез.Бу очракта тәрбияче,укытучы сезнең дустыгыз,ярдәмчегез икәнен онытмагыз.Яшьрәк чакта баланы тәрбияләп була,ләкин ул үскән саен  бу эш авырая.Хөрмәтле әти-әниләр,әгәр балагызга акыллы киңәшче булсагыз,ул сезгә олыгайган-картайган көннәрегездә шатлык һәм бәхет,тыныч картлык китерәчәк.

Әдәбият:”Мәгариф”жжжурналы

        №5-2000 ел (К.Шәязданов.)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Матур булыйк

Выступление в родительском собрание по эстетическому воспитанию...

"Таныш булыйк: керпе"

Тема: “Таныш булыйк: керпе”Максатлар: 1. Балаларга керпе турында мәгълүмат бирү, җәнлекләрнең төзелешләрен өлешләргә бүлеп карарга өйрәтү, үзенчәлекле билгеләрен ачыклау, тышкы кыяфәтенә, я...

Янгыннан сак булыйк.

Яндыра һәм көйдерәУйласаң – үкендерә.   Серле шул ук вакытта явыз да син  ут.  Нигә син балаларны үзеңә җәлеп итәсең икән. Ни өчен балалар синнән куркасы урында сиңа тартылалар икә...

“Юлларда имин булыйк!” Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә багышланган күңел ачу

Максат: урамда, юлларда һәм транспортта үзеңне тоту культурасы күнекмәләре формалаштыру...

Сәламәт булыйк

Киңәшләр...