"ДУС БУЛЫЙК, ТАТУ БУЛЫЙК"
материал на тему

Бәйрәм иртәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon duslyk_byrme.doc70 КБ

Предварительный просмотр:

                                                                                         

 “Дус булыйк, тату булыйк”.

Бәйрәм иртәсе.

 Максат: Туган як, татар теле, татар халкының көнкүреше турында белемнәрен ныгыту; милләтебез, туган телебез – татар теле белән горурлану хисләре, әдәплелек тәрбияләү.

     Алдан әзерлек: Балалар белән туган як, туган тел турында әңгәмә үткәрү, шигырьләр, милли уеннар, җырлар өйрәнү, халкыбызның элекке яшәеше турында сөйләшү, Г.Тукай , аның иҗаты турында белемнәрен ныгыту, туган як музеенда булу.

Алып баручы: Исәнмесез, балалар!

Балалар: Исәнмесез!

Алып баручы: Хәлләрегез ничек?

Балалар: Кояшлы көн кебек

Татар телен – Тукай телен

Өйрәнергә дип килдек.

Алып баручы: балалар, без бүген бик зур бәйрәмгә, халыкара туган тел көненә җыелдык. Безнең туган телебез – татар теле. Без туган телебезне зурлап шигырьләр сөйләрбез, җырлар җырларбыз, халык уеннары уйнарбыз.

Бакчабызда бүген бәйрәм,

Бәйрәмнең дә ниндие?!

Барыбыз да көтеп алган

Безнең Туган тел көне!

Залга Әби керә.

Кунак әби: Исәмесез, балакайларым. Күңелле тавышларагызны ишетеп, сезнең янга килдем.

Алып баручы: Түрдән уз, әбекәй.

Кунак әби: Мин сезгә серле төенчек алып килдем. Ләкин аны чишәр өчен биремнәр үтәргә кирәк.

Алып баручы: Балалар, әбекәйнең биремнәрен үтибезме? (балалар җаваплары)

Кунак әби: Беренче бирем – шигырь сөйләү. Балалар, ә сез шигырь сөйләргә яратасызмы?

Алып баручы: Әлбәттә, әбекәй. Менә тыңлап кара әле.

 Дөньяда иң-иң матур ил        

Ул минем Туган илем.

Дөньяда иң-иң матур тел

Ул минем туган телем.

“Балам!” – диеп, туган телдә

Эндәшә миңа әткәм.

“Әнием!” – диеп, әниемә

Мин туган телдә әйтәм.

Иң изге хисләремне мин

Туган телдә аңлатам.

Шуңа күрә туган телне

Хөрмәтлим мин, яратам.

Туган телемдә сөйләшеп          

Яшим мин Туган илдә.

“Туган ил” дигән сүзне

Әйтәм мин туган телдә.

 Татар теле – минем туган телем,

Сөйләшүе рәхәт ул телдә,

Шул тел белән көйлим,                  

Шул тел белән сөйлим

Милләттәшем булган һәркемгә.

 Дөньялар киң, анда илләр күп

Туган илем минем бер генә.    

Туган илемдә дә телләр бик күп,

Туган телем минем бер генә.

Кунак әби: Булдырасыз икән. Икенче биремем – курай моңы.

Алып баручы: Ә хәзер татарның милли уен коралы булган – курай моңын тыңлап китәрбез.

Курай (курай түгәрәгенә йөрүче балалар чыгышы)

Кунак әби: өченче бирем – башкорт халык уены.

А.Б Ә хәзер башкорт уены уйнап алырбыз.

“Тирмә” уены

(Уенда 4 төркем бала уйный. 4 түгәрәк ясап басалар. Һәр түгәрәк уртасында милли бизәкле яулык куелган урындык тора. Көй барышында балалар зур түгәрәктә әйләнәләр. Көй туктагач, һәр төркем үз түгәрәгенә җыелып, яулыкларын күтәреп тирмә ясыйлар. Кем беренче – шул җиңүче.

Юрта (Тирмэ)

Әби: дүртенче биремем – русча җырлар, биюләр.

Җыр “Наш край”

Мы в любимом Татарстане

Дружно, весело живем.

По – татарски и по – русски

Мы танцуем и поем.

Веселиться вместе с нами

Всех друзей к себе зовём.

Бию “Как у наших у ворот”

Алып баручы: Безнең балалар бакчабыз турында да бик матур шигырь беләләр. Тыңлап кит әле, әбекәй.

8б Бакчага килгәч (Б.Рәхмәт)

Салкын кыш булса да, тышта кар яуса да,

Без өйдә ятмыйбыз, барабыз бакчага.

Безне бик яраталар бакчада апалар:

Килгәч тә елмаеп, кулларын киң җәеп,

Кочаклап алалар – әниләр күк алар.

Кунак әби:. Халкыбыз элек–электән тапкыр, зирәк булган. Тел турында мәкальләр, әйтемнәр, табышмаклар, мәзәкләр уйлап чыгарган. Бишенче бирем – мәкальләр әйтешү.

Алып баручы:  Телебез турында бик күп мәкальләр бар. Хәзер сезнең белән бер уен уйнап алабыз.    

Балалар, кулга-кул тотынышып, түгәрәккә басалар. Түгәрәк буйлап туп китә көй астына, туп кемдә туктала – шул мәкальне әйтеп бетерә, алып баручы башлый.

  1. Сөйдергән дә тел,   (биздергән дә тел.)
  2. Теле барның  (юлы бар.)
  3. Телләр белгән -   ( илләр белгән.)
  4. Аз сөйлә –  (күп эшлә.)
  5. Акылы кысканың  (теле озын.)
  6. Кунак булсаң,  (тыйнак бул)
  7. Аз сөйлә,    ( күп бел.)
  8.  Кем эшләми,  (шул ашамый)
  9.  Эш беткәч,   (уйнарга ярый)
  10.  Калган эшкә ( кар ява)
  11. Туган илем – (туган анам.)
  12. Сүзнең кыскасы,   (бауның озыны яхшы.)
  13. Иң татлы тел –  (туган тел, анам сөйләп торган тел.)

Әби: Балалар, бу мәкальләрдәге хикмәтле сүзләр безнең йөрәгебездә саклансын! Алдагы биремем – түбәтәй.

Алып баручы: Балалар, ә түбәтәй нәрсә ул? (балалар җаваплары). Әйдәгез, татар халкының “Түбәтәй” уенын уйныйбыз.

                                            Татар халык уены “Түбәтәй”

(Түбәтәй тукталган кеше табышмакка җавап таба)

Табышмаклар :

1. Кешенең дусты, йортның сакчысы (Эт)

2. Үлән ашый, май ташый (Сыер)

3. Алгы тәпие кыска, чабарга ул бик оста. Соры тунын сала да, ак тунын кия кышка (Куян)

4. Канаты бар, оча алмый, коры җирдә яши алмый (Балык)

5. Башы тарак, койрыгы урак, кычкыртып быргысын уята барысын (Әтәч)

6. Ул өстенә җәй дә, кыш та энәле күлмәк кия. Шулай да аны әнкәсе, йомшагым диеп сөя (Керпе)

7. Көлтә-көлтә койрыгым, селки-селки барамын, кетәклеккә кереп мин тавык-чеби аламын (Төлке)

Әби: Балакайларым, бик сөендердегез мине. Төенчегем дә чишелгән икән. Менә шушы күчтәнәчләр белән сыйланырсыз. Миңа өемә кайтырга вакыт. Сау булыгыз.

Алып баручы: Сау бул, әбекәй. Балалар, дөрестән дә, һәр халыкның үз теле, гореф-гадәтләре, көй-моңнары бар. Без дә үз телебезне саклыйк, гореф-гадәтләрне яратыйк, көй-моңнарны онытмыйк.

Татарча да яхшы бел,

Русча да яхшы бел.

Икесе дә безнең өчен

Иң кадерле булган тел.

Бәйрәмебезне “Туган тел” җыры белән тәмамлыйбыз.

“Туган тел” җыры


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Матур булыйк

Выступление в родительском собрание по эстетическому воспитанию...

“Эхлаклы булыйк”

Бала әхлак тәрбиясен,иң беренче чиратта,гаиләдә ала. Күзәтүләрдән  күренгәнчә, баладагы әхлак нормалары-әти-әнидәге сыйфатларның  күчерелмәсе.Бала  аларны киптергеч кәгазь кебек үзенә с...

"Таныш булыйк: керпе"

Тема: “Таныш булыйк: керпе”Максатлар: 1. Балаларга керпе турында мәгълүмат бирү, җәнлекләрнең төзелешләрен өлешләргә бүлеп карарга өйрәтү, үзенчәлекле билгеләрен ачыклау, тышкы кыяфәтенә, я...

Янгыннан сак булыйк.

Яндыра һәм көйдерәУйласаң – үкендерә.   Серле шул ук вакытта явыз да син  ут.  Нигә син балаларны үзеңә җәлеп итәсең икән. Ни өчен балалар синнән куркасы урында сиңа тартылалар икә...

“Юлларда имин булыйк!” Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә багышланган күңел ачу

Максат: урамда, юлларда һәм транспортта үзеңне тоту культурасы күнекмәләре формалаштыру...

Обзор методики «Как превратить «неговорящего» ребенка в болтуна» (авторы Татьяна Владиславовна Башинская, Татьяна Викторовна Пятница).

Представлены основные направления работы методики  «Как превратить «неговорящего» ребенка  в болтуна» (авторы Татьяна Владиславовна Башинская, Татьяна Викторовна...