Баладагы таркаулыкны ничек җиңеп чыгарга?
консультация (средняя группа) на тему

Мухаметзянова Зульфира Зайтуновна

Информация для родителей в детском саду

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon baladagy_tarkaulyk.doc26 КБ

Предварительный просмотр:

Баладагы таркаулыкны ничек җиңеп чыгарга?

Ата – аналар өчен киңәшләр.

Таркаулык – психик халәт. Таркаулы бала күзәтүдә мөһимен аера алмый, төгәл тәртиптә яхшы эшли алмый.

Таркаулык – дөрес тәрбия алмау нәтиҗәсе. Бала тәртипкә, башлаган эшен тәмамларга өйрәнгән булса, ул таркаулы була алмый. Ә ата – анасы балага көн тәртибен бозарга рөхсәт бирсә,  аның онутычан, тәртипсезлек якларына игътибар бирмәсә, ул әкрен генә таркаулыга әйләнә.

Бу сыйфатлар мәктәптә уку вакытында бигрәк тә ачыклана.

Таркаулы балага укырга авыр, ул укытучының аңлатуын тыңламый, биремнәрне җиренә җиткерә алмый. Таркаулы бала үкенечле һәм көлкеле ситуацияләргә еш очрый.

Баладагы таркаулыкны ничек җиңергә? Җиңеп чыгу өчен нәрсә эшләргә?

Беренче чиратта, баланы әрләргә, җәзаларга ярамый. Ашыкмыйча, сабырлык белән җитесезлекләрне җиңеп чыгырга өйрәтергә. Аның өчен көн тәртибен бозмаска өйрәтергә кирәк.

Игътибарны туплау тәрбияләү өчен шартлар төзергә мөһим, һәм баланың игътибарын читкә боручы моментларны юк итергә кирәк.

Мәсәлән: ата- ана баланы игътибарын читкә юнәлдеруе өчен шелтәли, ә үзләре икенче бүлмәдә магнитофоннан  музыка тыңлыйлар. Шул арада бала, музыка тавышын ишетеп, укуларын калдыдып, икенче бүлмәгә керә.

Баланы игътибарын читкә юнәлдермәскә өйрәтү иң мөһим шарт. Кайчакта, комачаулыкларга җайларга өйрәнергә кирәк. Балаларда, комачауга ныклык тәрбияләргә кирәк.

Игътибарлылыкны, туплаулыкны уен аша күнектереп була.

Мәсәлән, күп итеп вак әйберләрне алып өстәл өстенә тегегез. Бала нинди әйберләр өстәл өстендә булганың истә калдырырга тырышсын. Аннары бу әйберләрнең өстенә кәгазь ябыгыз. Исеме дөрес әйтелгән предмет кәгазь астыннан чыгарыла.

Тагын бер уен. 5 – 6 уенчыкны рәттән куегыз. Бала күзен йомгач, нинди булса да үзгәреш ясагыз. Күзен ачкач, нәрсә үзгәргәнен бала әйтергә тиеш.

Тәкъдим иткән уеннар өчен күп вакыт кирәкми, ләкин аларның таркаулылыкны җинеп чыгу өчен  файдасы бик зур.

Кайчакта баланың таркаулыгын авыру тудыра. Бу очракта сәламәтлекне ныгытырга, ашату – эчертүне, ялны җайларга кирәк.

Таркаулык начар кәеф белән дә бәйле булырга мөмкин. Бу очракта барысы да гаилә хәле, ата-ананың үзара мөнәсәбэте белән бәйле.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

План конспект занятия по развитию речи в старшей группе на тему “Кояш ничек язга булышты".

Тема: Кояш ничек язга булышты.Максат: Кучмэ кошлар, терехэм тере булмаган табигатьтэге язгы узгэрешлэр турындагы белемнэрен ачыклау хэм тирщнщйту. Эзер рэсемнэр(таяну) кулланып язгы узгэрешлэр т...

"Кояш гомере телим әнием сиңа"

Максат: Әниләрне ярату, аларга хөрмәт хисе тәрбияләү, якыннарының хәленә керә белүчәнлек тәрбияләү, балаларда шатлык хисләре тудыру, яхшы кәеф булу, өлкәннәргә мәхәббәт, иптәшләренә якын мөнәсәбәт тәр...

Занятие по ознакомлению с окружающим в подготовительной группе "Көлкәйгә ничек ярдәм итәбез?"

Максат: Балаларны алга куелган проблемаларны чишү юлын табарга өйрәтү. Логик фикерләү, уйлау, тәҗрибәләр эшләү сәләтләрен үстерү. Күзаллауларын киңәйтү, күпбелүчәнлек , ярдәмчеллек тәрбияләү.Сүзлек өс...

Музыкаль-әхлаки кичә. “Исемең ничек үскәнем!” (Зурлар төркемендә ата-аналар белән нетрадицион формада эш).

Музыкаль-әхлаки кичә.“Исемең ничек үскәнем!”(Зурлар төркемендә ата-аналарбелән нетрадицион формада эш)....

Әти-әниләр өчен консультация “Баладагы куркуны ничек җиңәргә?”

Әти-әниләр  өчен  консультация“Баладагы куркуны ничек җиңәргә?&rdquo...

СЦЕНАРИЙ «ӘНИЕМ, ӘНИЕМ, ИН КАДЕРЛЕМ СИН МИНЕМ!»

Коннэр якты булсын очен,Йокы татлы булсын оченБергэ: ЭНИ КИРЭК, ЭНИ КИРЭК!Жил янгырдан саклар очен,Усаллардан яклар оченБергэ: ЭНИ КИРЭК, ЭНИ КИРЭК!Ашлар тэмле булсын очен,Донья ямьле булсын оченБергэ...