Рекомендации родителям"Өч яшьлек балалар үсешенә- уен аша ярдәм итү.
статья (младшая группа) на тему

Валиева Айгуль Надировна

Нарасыйларыбыз безнең мәхәббәтебезне тоеп үссеннәр

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ata-analar_echen_kinshlr.docx13.91 КБ

Предварительный просмотр:

Ата-аналар өчен киңәшләр.

Өч яшьлек балалар үсешенә- уен аша ярдәм итү.

Өч яшьлек вакытта балалар кечкенә генә шәхес булып формалаша.Бу чорны балалар бик авыр кичерә.Алар үз сүзле ,кире,елак  балага әверелә.Ата-ана балага ничек булышырга,аны ничек тәрбияләргә кирәклеген ,мондый ситуациядан ничек чыгарга да белми.

     Өч яшь баланың тормыш юлында иң мөһим вакыт.Бу чор баланың үзенең нәрсә дә булса башкарырга,нинди дә булса эш башкарырга теләк уянган вакыты.Бу чор ата- аналар өчен бик авыр,ләкин аны шулай да бик теләп кабул итергә кирәк.

Сез өй җыештырганда, баланың да сезгә булышу теләге уяна.Сез  бала буялудан куркырга тиеш түгел. Ә аңа кечкенә генә чүпрәк биреп,аңа мактау сүзләре әйтеп, булышырга рөхсәт бирегез.Бала сезгә булыша алуыннан бик зур шатлык хисләре кичерә.

Малайларга килгәндә, сез чүкеч,кадак белән эш иткәндә, сезгә булышыр эчен балага да уенчык эш кораллары алып куегыз.Аны бер вакытта да пычранасың,берәр җиреңне авырттырасың дип, куып җибәрергә ашыкмагыз.

  Өч яшьлек балаларның кризисы белән көрәшер өчен аңа сюжетлы уеннар уйнарга тәкъдим итегез.

1.Мәсәлән “Кибет”уены.Бу уенда балага кибетче апа булырга тәкъдим ясагыз,ә үзегез сатып алучы булыгыз.
Кибеттән берәр әйберне сатып җибәрсә,балада шатлык хисе уяна.Ләкин кайбер балалар саткан әйберне алучыга бирергә җыенмыйлар.Аларда ярсучанлык уяна. Андый вакытта, сатып алучыны-курчакка үзгәртергә тәкъдим итәр идем мин. Курчакны да елак,кире,ярсучан сатып алучы итеп күрсәтегез.Бала үзен читтән ничек киреләнгәнен аңласын. Бала белән берлектә кире сатып алучы-“ курчакны”да тынычландырыгыз.

2.Бала эчен бик зур эш уйлап табыгыз. Мәсәлән:курчакка ашарга әзерләргә кушыгыз.Бу очракта, бер киңәш тә бирмичә, баланы кырыйдан гына күзәтергә киңәш бирер идем мин. Бала үзенең фантазиясен кулланып үзлектән эшләргә өйрәнсен.Ахырдан ничек пешерүе,нәрсә пешерүе белән кызыксыныгыз, аны мактагыз.

3. Өстәл артына кире һәм тәртипсез курчакны утыртыгыз.Балагыз белән берлектә аны дөрес утырырга,өстәл янында дөрес утыру кагыйдәләрен өйрәтегез. Балагыз бу алым белән нәрсә дөрес,нәрсә эшләргә ярамаганлыгын аңларга тырышыр, үзе өчен фикер ясарга өйрәнер.

4. Бала белән берлектә нинди дә булса, кул эше башкарыгыз.Мәсәлән: курчак өчен күлмәк ясагыз,пластилиннан торт әзерләгез. Бу баланың сабырлыгын,тырышлыгын дөрес формалаштыра.

5. Бала белән берлектә әкиятләр уйлап табыгыз.

Әкияттә тәрбияви моментлар чагылыш тапсын.

    Бала белән берлектә уйнау,аңа ярдәм итү,аны аңларга тырышу баланың үсеше өчен бик мөһим.

Нарасыйларыбыз безнең мәхәббәтебезне тоеп үссеннәр. Балалар белән шөгыльләнергә үзегезнең вакытыгызны кызганмагыз. Өч яшьлек вакытта бала белән ана бер-берсен аңларга өйрәнә.Бу вакытта сез балагыз белән шөгыльләнергә вакыт таба алмасагыз,үткән вакытны кире кайтара алмыйсыз. Киләсе тормышта сезнең арагызда аңлашылмаучанлыклар килеп чыгарга мөмкин.



По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сабантуй бәйрәмен сәхнәләштерү .Уйныйбыз да көләбез,сабантуйга киләбез .5-7 яшьлек балалар өчен татар халкының милли бәйрәме.

УЙНЫЙБЫЗ ДА КӨЛӘБЕЗ,САБАНТУЙГА КИЛӘБЕЗ!"САБАНТУЙ-САБАН БӘЙРӘМЕ.АНЫ КЫР ЭШЛӘРЕ БЕТКӘЧ,ЯЗ КӨНЕ БӘЙРӘМ ИТӘЛӘР.БЕРЕНЧЕ БУЛЫП БУ БӘЙРӘМ 8-9НЧЫ ГАСЫРЛАРДА КҮРЕНӘ.САБАНТУЙ ТАТАР ХАЛКЫНЫҢ ИҢ ЯРАТКАН БӘЙРӘМЕ Д...

"Яна ел бэйрэме" 5-6 яшьлек балалар очен.

Сценарий нового года с интересными персонажами которых дети знают и любят.В гостях на утреннике были дед Жара ,Санта Клаус,Волшебник....

Конспект. “Ямьле яз”. (5-6 яшьлек балалар өчен).

Конспект. “Ямьле яз”.(5-6 яшьлек балалар өчен)....

Конспект. “Зоопаркка сәяхәт”. (6-7 яшьлек балалар өчен).

Конспект. “Зоопаркка сәяхәт”.(6-7 яшьлек балалар өчен)....

Конспект: “Габдулла Тукайның “Су анасы” әкиятен өйрәнү”. (6-7 яшьлек балалар өчен).

Конспект: “Габдулла Тукайның “Су анасы” әкиятен өйрәнү”.(6-7 яшьлек балалар өчен)....

Конспект. “Хайваннар дөньясына сәяхәт”. (4-5 яшьлек балалар өчен).

Конспект. “Хайваннар дөньясына сәяхәт”.(4-5 яшьлек балалар өчен)....

Рекомендации родителям"Өч яшьлек балалар үсешенә- уен аша ярдәм итү".

Нарасыйларыбыз безнең мәхәббәтебезне тоеп үссеннәр...