Ике теллелекне МКТ кулланып өйрәнәбез.
статья (старшая группа) на тему

Валиева Айгуль Надировна

Без бик күңелле һәм бик катлаулы тормышта яшибез.Һәрберебез эллектроника,компьютер кулланырга күнегәбез.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon ike_tellelekne_mkt_kullanyp_oyrnbez.doc34 КБ

Предварительный просмотр:

Ике теллелекне МКТ кулланып өйрәнәбез

Без бик күңелле һәм бик катлаулы тормышта яшибез.Һәрберебез эллектроника,компьютер кулланырга күнегәбез.Чөнки нәрсәгә генә тотынсак та, бездән компьютер куллана белү таләп ителә.

Шулай ук  баланы өйдә, балалар бакчасында электрон дөнья әйләндереп алган. Безгәдә,элеккеге традицион методларны,яңа алымнарга алыштыру бурычы куела. Хәзерге үсеш процессында,берурында таптанып тору мөмкин түгел. Шуңа күрә, заман яңа мәгълүмати технологияләр куллануны таләп итә.

Балаларны ике теллелеккә өйрәтү өчен, укыту методик кулланманың үзендә анимацион сюжетлар, мультфильмнар, аудио-видеоязмалар җитәрлек дәрәҗәдә бар. Балаларга татар теле өйрәткәндә аларб икуңышлы кулланыла.

МКТ куллануның уңай яклары һәм бу эшчәнлекнең кайбер нәтиҗәләрен атап үтәсе килә.

  1. МКТ куллану балаларга белем бирү эшчәнлеген күпкә җиңеләйтә, эмоциональ яктан балаларга уңай тәэсир итә. Балалар күрсәтмә материалны җиңел кабул итә, аларда кызыксыну уята. Материалларның сыйфатына килгәндә, алар тәэсирле, матур, зур.
  2. Диагностика нәтиҗәләре шуны күрсәтә: балаларның танып белү һәм фикерләү өлкәсендәге үсеш дәрәҗәсе    югары. Элекке вакытта  үсеш  дәрәҗәсе  буенча беренче урында физик һәм сәнгать өлкәсе тора иде. МКТ куллануның нәтиҗәлелеге шунда: без алда әйтелгән өлкәләрдә сикереш ясадык. Бу бик мөһим.
  3. МКТ психологик яктан мәгълүматны кабул итүне җиңеләйтә. Балаларга экрандагы образлар бик якын, таныш һәм кызык. Эшчәнлек барышында алар хәтта яңа белем, күнекмәләр алуын сизмичә дә,калалар.
  4. МКТ кулану гомуми белеем дәрәҗәсен киңәйтә. Яңа технологияләр, алымнар, чаралар – замана таләбе. Шуларны эшчәнлектә файдаланып, без балаларны алдагы мәгълүмати дөньяга әзерлибез.
  5. Күрсәтмә материаллар куллану дәрәҗәсеүсә, мөмкинлекләр арта: рәсемнәр, презентацияләр, видеоязмалар, аудиоязмалар һ.б. кулланырга мөмкин.
  6. Тәрбияче һәм балаларның хезмәт җитештерүчәнлеген арттыра. Моның өчен МКТ барлык шартларны тудыра.
  7. Вакыт экономияләнә һәм дәреснең нәтиҗәлелеге арта. МКТ күп мәгълүматны кыска формада, гади һәм җиңел кабул итәргә мөмкинлек бирә.
  8. Белем бирү процессы эчтәлеге индивидуаль шәхескә ориентлаша. Һәрбер баланың күрү, ишетү органнары активлаша, фикерләү сәләте үстерелә.

МКТ кулланганда гади санитар нормалар турында онытырга ярамый.

Бу технологияләрне кулланып оештырылган белеем бирү эшчәнлегенең дәвамлылыгы 15 минуттан артмаска тиеш. МКТ кулланып белеем бирү көненә бер тапкыр, атнасына 2-3 тапкыр булырга мөмкин. Бу эшчәнлек барышында физминутка ясарга, ә ахырдан күзләрне ял иттерергә кирәк.

МКТ дөрес һәм җитәрлек дәрәҗәдә генә кулланырга кирәк. Шул очракта гына МКТ кулану балаларны туган телгә һәм рус теленә өйрәтү дәнәтиҗәле, уңайлы ысул булачак. Бу ысулны балаларның сәламәтлегенә зыян китермичә,практикада киң кулланып була.

Ике теллелеккә өйрәтүдә  МКТ куллануның нәтиҗәле булуы бер сүзсез.

МКТ куллану – заман таләбе. Шуңа күрә заман белән бераяктан атлыйк һәм ике теллелекне өйрәник. Баланың аңы үсү, белем арту, чынбарлыкны танып белү, тирәлеге киңәю һәм чын кеше булып тәрбияләнүе аның рус һәм туган телен яхшы белүенә бәйле.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Хәтерләүдән курыкма син! Үткәнеңне онытма син! (Ризаэддин Фәхреддин мирасын кулланып халкыбызның үткәне һәм бүгенгесе белән таныштыру

Бала - ак кэгазь кебек : ана торле нэрсэ язарга момкин. Э менэ олуг остазыбыз Ризаэтдин Фэхреддиннын тирэн мэгънэле кинэшлэрен нэни чактан ук бала кунеленэ сендерэ алсак , вакытында яхшы тэрбия бирсэк...

Хәтерләүдән курыкма син! Үткәнеңне онытма син! (Ризаэддин Фәхреддин мирасын кулланып халкыбызның үткәне һәм бүгенгесе белән таныштыру)

Бала - ак кэгазь кебек : ана торле нэрсэ язарга момкин. Э менэ олуг остазыбыз Ризаэддин Фэхреддиннын тирэн мэгънэле кинэшлэрен нэни чактан ук бала кунеленэ сендерэ алсак, вакытында яхшы тэрбия бирсэк ...

Төрле яшьтәге балалар төркемнәрендә укыту-методик комплектны кулланып, балаларны татар теленә өйрәтү бурычлары.

Берничә ел яңа методика буенча шөгыльләнәбез, нәтиҗәсе бик зурдан. Аудио-видео материалы булгач кызыксындыруы җиңел.Бала дәресләргә уйнарга дип йөгереп керә. Тәрбиячеләрнең сабыйларны шаккатыра белүе ...

Ике теллелекне МКТ кулланып өйрәнәбез.

Без бик күңелле һәм бик катлаулы тормышта яшибез.Һәрберебез эллектроника,компьютер кулланырга күнегәбез....