Бала гаиләнең көзгесе
консультация (подготовительная группа) на тему

Гайфуллина Назира Шарафутдиновна

Бала гаиләнең көзгесе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл bala_gailnen_kozgese.docx13.8 КБ

Предварительный просмотр:

Бала-гаиләнең көзгесе

  Кешенең бөтен гөмере гаиләдә үтә.Гаилә-һәр кешегә кирәкле якты учак.Гаилә төзек һәм нык булган саен аның ялкыннары да җылыны күбрәк тарата.Анда бер-берсен яратучы,кайгыртучы, брсе икенчесе өчен якын буган кешеләр яши.

  Гаиләнең төп бурычы- балалар тәрбияләү.Балалар – гаиләнең көзгесе. Ата-ана өчен иң кадерле,иң затлы кеше бала булса,бала өчен иң кадерле,иң затлы кешеләр-ата белән ана.

   “Ана –шәфкать диңгезе” дигән әйтем бар.Ана баланы дөньяга тудырган көннән башлап,аның бөтен язмышы өчен үзендә җаваплылык тоеп яши.Баласы җәмгыятькә файдалы ,чын кеше булып үссен,бәхетле яшәсен өчен каршылыклардан курыкмыйча ,барлык авырлыкларга түзеп ,тормышны алып бара . “Ана җылысы- кояш җылысы” ,”Әнкәм йорты-алтын бишек”кебек мәкальләр буш урында тумаган.

   Гаилә учагын сүндермичә саклаучыларныңикенчесе-әти.”Ата-тормыш тоткасы”мәкале гаиләдә ата кешенең дәрәҗәсе гаять зур икәнлеген күрсәтә.Шуңа күрә,бала тәрбияләүдә, һичшиксез,ата кеше катнашырга тиеш.Әти-гаиләдә үрнәк кеше.Үрнәк әтиләрне,бары тик әти үзе генә тәрбияли ала.Әти кешегә күбрәк гаиләнең матди ягын кайгыртыргатуры килә,ләкин бала тәрбияләүдә дә ул әни белән беррәтән торырга тиеш. “Әткәй- шикәр,әнкәй-бал”мәкале шул бердәмлекне ,бала өчен ике затның да газиз булуын аңлата

   Ата белән ана –баланың иң беренче укытучылары.Бала дөнья белән иң элек үз гаиләсендә таныша.Ул яхшыны да,яманны дагаиләсендә күрә.Баланың холык-фигыле,тормшка карашы,тирә-юньгә мөнәсәбәте ничек формалашуга ата-ананың шәхси үрнәге йогынты чсый.Үзара хөрмәт ,ышаныч хөкем сөргән,хезмәт сөючән,намуслы гаиләләрдә әти-әни үрнәгендә яшәргә тырышучы  инсафлы  балалар үсә.”Алма агачыннан ерак тәгәрми”,-ди халык.Әти-әни мәхәббәте баланы киң күңелле,мәрхәмәтле,ачык йөзле итә.

   Йортларыннан “фәрештәләр качкан” гаиләләрдән балалар иртәме-соңмы ятим балалар йортына килеп эләгәләр ,я сукбайлыкта яшиләр.2007 нче ел Татарстан республикасында  “Хәйрия елы!” дип игълан ителү дә юкка гына түгел.Тормышыбыз кирәк- кирәкмәс мәшәкатьләр ,белән чуарланган замнда “кеше кешегә дус булсын өчен”,”кешенеке кештәктә”,дип кенә яшәмәсен,мөмкин булган кадәр игътибар,итагатьлелек күрсәтсен өчен эшләнде.

   Без-өлкәннәр, “Балалар –безнең киләчәгебез”,-дип әйтергә яратабыз.Киләчәгебез муллыкта ,ышанычлыкта үтсен өчен,һәр ата-ана үзенең гаиләсенең төзеклеген,күркәмлеген  кайгыртып яшәсен иде.                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                  


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий выпускного бала в младшей группе.

Это сценарий был разработан  специально для моих деток ( возраст 3-4 года). Праздник получился  интересным, насыщенным и очень трогательным....

Конспект музыкального занятия "На балу у золушки" для детей подготовительной к школе группы

Разнообразные и актуальные темы музыкальных занятий, затрагиваемые через сказки и проигрываемые через музыку, дают пищу для размышлений и осмысления детям.Музыка — воображение — фантазия —...

Сценарий осеннего бала в подготовительной группе доу

Интересный сценарий осеннего развлечения в подготовительной группе...

Гаиләдә баланы тәрбияләү Һәр сабый тумыштан килә торган үзенчәлекләргә ия, әмма аның нинди булып үсүе нигездә тәрбиягә бәйле. Баланың акыл үсеше, әхлакый сыйфатлары , тирә-юньдәгеләргә мөнәсәбәте, барысыннан да элек , гаиләдә формалаша.

Һәр сабый тумыштан килә торган үзенчәлекләргә ия, әмма аның нинди булып үсүе нигездә тәрбиягә бәйле. Баланың акыл үсеше, әхлакый сыйфатлары , тирә-юньдәгеләргә мөнәсәбәте, барысыннан да элек , г...

Сценарий Выпускного бала в подготовительной группе "Музыкальная Моль на Выпускном балу"

Сценарий утренника, предназначенный для Выпуска в школу, составлен с участием необычной гостьи (Музыкальная Моль), которая не хочет отпускать детей в школу, ссылаясь на то, что они очень музыкальные и...

Баловать или не баловать детей

Назаренко Наталья Дмитриевна...

Баловать или не баловать? вот в чем вопрос!

Консультация для родителей...