“ Гаиләдә үзара кайгырту һәм ярдәм “
консультация (средняя группа) на тему

Шайхутдинова Чулпан Тимершаеховна

Ата-аналарга консультация.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл temakurkynychsyzlyk.docx14.15 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: “ Гаиләдә үзара кайгырту һәм ярдәм “

  Бала гаиләдә үсә һәм тәрбияләнә һәм гаиләдәге кешеләрнең бер-берсенә ярдәмен гаиләдә булган төрле ситуацияләрдә күрә. Өйдә нинди атмосфера булуы, зурларның бер-берсе белән ничек аралашуы мөһим. Җылы дустанә мөнәсәбәтләр балада гаиләдәге якланганлык хисе формалаштыра. Игътибарсызлык, тыела белмәү һәм тупас сүзләр бала психикасында чагыла.

Әгәр баланы:

 - еш тиргәсәләр – ул гаепләргә өйрәнә

- дошманлык күрсәтсәләр – сугышырга өйрәнә

- көлсәләр – үз эченә бикләнә

 - оялтсалар – үзен гаепле санный

 - үсендерсәләр – ышанычны сизә

- мактасалар – үзен бәяләрг өйрәтә

- дөрсен әйтсәләр – дөреслеккә өйрәнә

- әгәр бала дуслык атмосферасында яшәп үзен кирәкле хис итсә – бу дөньяда ярату табарга өйрәнә.

 Балага ниләр сөйләргә?

 - өйдә гаилә әгъзаларын ничек йомшак итеп әйтергә. Әбекәем, бабам, әнием, әтием, абыем, сеңелкәем, апам.

Балаларга сораулар:

1. Нәрсә ул гаилә ?(Гаилә ул бер берсен яратучы, кайгыртучы, булышучы, җәлләүче кешеләр)

2. Бөтен гаиләләр бер төрлеме?(Зур һәм кечкенә гаиләләр булалар) Гаилә нинди булырга тиеш. (Дус, нык, хезмәт сөючән, кайгыртучан)

3.Гаиләдәге бөтен кешенең исемен әйт .

4.Һәр кешенең гаиләдәге эшләре.

5.Син гаиләдә әнигә ничек булышасын?

Тирә юньдәге кешеләр белән аралашу һәм үз-үзеңне тоту кайгыдәләре:

- кешегә ягымлы бул;

- башка кешенең хәленә керә бел;

- якын кешеләреңә үз хәлләреңне сөйләргә өйрән;

- ешрак елмай;

 - дуслашырга өйрән.

Мәкальләр:

 -Алтын кадак-атаң бар, көмеш кадак- анаң бар.

−  Ата-ана теләге утка - суга батырмас.

−  Ата-ананы тыңлаган – адәм булган, тыңламаган әрәм булган.

−  Ата-анасына игелек күрсәтмәгән үзе дә игелек күрмәс.

−  Ата – беләк, ана- йөрәк.

−  Әткәй – шикәр, әнкәй – бал.

−  Өйнең яме – ана белән.

−  Әнкәй йорты - алтын бишек.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Гаиләдә баланы тәрбияләү Һәр сабый тумыштан килә торган үзенчәлекләргә ия, әмма аның нинди булып үсүе нигездә тәрбиягә бәйле. Баланың акыл үсеше, әхлакый сыйфатлары , тирә-юньдәгеләргә мөнәсәбәте, барысыннан да элек , гаиләдә формалаша.

Һәр сабый тумыштан килә торган үзенчәлекләргә ия, әмма аның нинди булып үсүе нигездә тәрбиягә бәйле. Баланың акыл үсеше, әхлакый сыйфатлары , тирә-юньдәгеләргә мөнәсәбәте, барысыннан да элек , г...

Китаплы гаилә - бәхетле гаилә.

Китап – кеше тормышында зур әһәмияткә ия. Югары технологияләр, компьютер заманында кеше барыбер китапсыз, китап укусыз яши алмый....

МБДОУ «Мещеряковский детский сад Буинского муниципального района Республики Татарстан» Аналар көненә багышланган кичә "Безнең гаилә – тату гаилә" Әзерләде: Хисамова Ф.А. Ноябрь . 2015 ел

-         Балаларның гаиләләре турындагыбулган белемнәрен ачыклау һәм тирәнәйтү-         Гаиләләрдә балаларны милли рухт...

"Гаиләдә - безнең бәхет" (Гаилә бәйрәменә багышланган әдәби-музыкаль кичәсе)

Сценарий утренника, посвящённый празднику семьи (на примере объединённых праздников 8 марта и 23 февраля)...

“Безнең гаилә - тату гаилә” дип исемләнгән бәйрәм иртәсе

Максат:1.Балаларның хәрәкәт активлыкларын арттыру.2.Әти-әниләр һәм балалар арасында тыгыз элемтә булдыру. 3.Балалар бакчасы белән гаилә хезмәттәшлеген ныгыту.4.Әти-әниләр үрнәгендә сәламәт яшәү р...

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга патриотик тәрбия бирү мәсьәләсе буенча балалар бакчасы һәм гаиләнең үзара хезмәттәшлеге.

quot;Ватан белән шәхси бәйләнешне сизмичә,  ата-бабаларыбызның, әтиләребезнең һәм бабаларыбызның ничек яратканнарын һәм аны ничек саклаганнарын белмичә, патриот булып булмый.Гаилә -  ул бал...