Сәламәт тәндә – сәламәт акыл.
консультация

Лейсан Ханифовна Бурганова

Әти – әниләр өчен консультация

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл slamt_tnd_-_slamt_akyl.docx25.41 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль  районы башкарма комитетының “Мәктәпкәчә мәгариф идарәсе”

Әти – әниләр өчен консультация:

Сәламәт тәндә – сәламәт акыл.

Төзеде:рус һәм татар теле

тәрбиячесе Борһанова Л. Х.

Татарстан Республикасы

Түбән Кама шәһәре

2014

   Саф һава - тәнгә дәва. 

Сәламәт тәндә - сәламәт акыл. 

  “Саулык – иң зур байлык”, диләр. Чөнки ул булмаса, кеше бик күп нәрсәләрдән мәхрүм. Сәламәтлек кеше бәхетенең нигезе, исәнлек булганда гына кеше үзенең теләк-омтылышларына ирешә, тирә-юньне танып белә, җәмгыять тормышында актив катнаша, хезмәттән, уеннардан, бию һәм физик күнегүләрдән канәгатьлек ала.    Кешенең сәламәтлеге – аның шәхси эше, дип әйтү дөрес түгел. Кеше бары тик сау-сәламәт булганда гына җәмгыятькә файда китерә. Хөкүмәт табигатьне саклауга, хезмәт шартларын, куркынычсызлык техникасын яхшыртуга зур чыгымнар тота. Сәламәтлекне саклау даими рәвештә камилләшә.  Сәламәтлек ул – һәркем үзе күтәрелергә тиешле биеклек.  Сәламәтлек – ул чыныгу, рациональ туклану, көндәлек режим, яхшы эмоцияләр, хезмәт, начар гадәтләрне булдырмау, һәм әлбәттә хәрәкәт! Кызганычка каршы, күпләр сәламәтлек турында аңа куркыныч янаганда гына исләренә төшерәләр. Ләкин инде бу вакытта сүз авыруны дәвалау турында барырга тиеш. Ә бит югыйсә, организмыңны балачактан ук даими саклап һәм күзәтеп тору җиңелрәк тә, ышанычлырак та. Акылга җиңел режим, көн тәртибе, җитәрлек дәрәҗәдә хәрәкәт активлыгы, хис-тойгыларыңа хуҗа булу – ягъни физик культура, сәламәт тән культурасы төшенчәсенә керә торган шартларны гына үтәргә кирәк, юкса.  Чын-чынлап сәламәт булу өчен сабырлык һәм хезмәт кирәк.

     Сәламәт булу өчен балаларны яшьтән үк чаңгыда йөрергә, тимераякта шуарга, волейбол уйнарга, иртән гимнастика ясарга күнектерергә кирәк.  Иртәнге гимнастиканың кешегә никадәр файда китергәнен белеп торуга карамастан, бик күпләр аны ясамый.  Ләкин зарядкага киткән вакыт бушка узган вакыт түгел. Ул эшчәнлекнең көчәюенә, дәрт артуга, кәеф күтәрелүгә китерә. Ул кешегә картайганчы сау-сәламәт һәм күтәренке рухлы булып калырга мөмкинлек бирә.

Йокы иң шәп дәва

          Физик тәрбиядә йокыга мөһим бер урын бирелә. Бала никадәр кечкенә булса, аның йокыга мохтаҗлыгы шулкадәр күбрәк: туганнан алып 3 яшькә кадәр бала14-15 сәгать, 4-7 яшь 11-12 сәгать йокларга тиеш.

Йокы  тулысынча ял иттерсен өчен түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә кирәк:

  1. Билгеле бер вакытта йокларга ятарга, йокларга һәм торырга.
  2. Йокы алдыннан балага китап укырга, әкият сөйләргә, тыныч уен уйнарга.
  3. Йокы алдыннан баланы орышмаска.
  4. Мөмкин кадәр тыныч мөхит тудырырга.
  5. Баланың аерым караваты булырга тиеш.
  6. Караватны җылылык приборларыннан ераграк куярга, ә баланы нык төрендерергә, бик йомшак матрацта яки түшәктә йоклату киңәш ителми.
  7. Йокы алдыннан бүлмәне җилләтергә кирәк.
  8. Баланы көндез йөргән киеме белән йоклату киңәш ителми, пижама кидерергә кирәк.
  9. Баланы әкренләп үз урынын җыярга өйрәтергә кирәк(5 яшькә бала бу эшне үзе үтәргә тиеш).

Физик һәм рухи яктан сәламәт кеше – бәхетле кеше. Ул үзен яхшы хис итә, эшеннән ямь һәм тәм таба. Һәрвакыт яшь һәм матур булырга тырыша. Мондый кешеләрне без кече яшьтән үк тәрбияләргә тиешбез.

Сулау һәм аваз гимнастикасы.

Ул баланы борын аша суларга өйрәтә.Бу югары сулыш органнары авыруларына профилактика булып тора.

  • Борын яфракларын очынна алып өскә таба сыпырып, сулыш алу.
  • Сул һәм уң борын тишекләре белән чиратлашып сулыш алу.(8-10 тапкыр)
  • Сулыш алу, сулыш чыгарганда “М” авазын сузып чыгару, шул ук вакытта борын яфракларына сугып алу.
  • Уң борын тишеген ябып, “Г-м-м” авазын сузарга, аннан сул борын тишеге белән шул ук күнегүне эшләргә.
  • Тиз-тиз “б-п” авазларын кабатларга. Бу ирен мускулларын ныгыта.
  • Тиз-тиз “д-т” авазларын кабатларга. Бу тел мускулларын ныгыта.
  • Телне чыгарып, “к-г”,”н-г” авазларын кабатларга . Бу тамак мускулларын ныгыта.
  • Берничә тапкыр авыз ачып иснәү һәм киерелү. Бу баш мие эшчәнлеген  активлаштыра, стресс халәтен киметә.

Әгәр бала аз ашаса?!

Балагызның буе һәм авылыгы артамы? Димәк, барысы да тәртиптә. Димәк баланың организмы үзенә тиешле дәрәҗәдә ашамлык кабул итә. Киңәшләр:

  • Ашау режимын саклагыз.
  • Ашау арасында капкаларга бирмәгез.
  • Матур баларга ошый торган савыт- саба куллланыгыз.
  • Бала белә бергәләп аш-су әзерләгез.
  • Гаилә әгъзалары бергәләп ашагыз.
  • Ризыкларны матур итеп бизәгез һәм назлы исемнәр бирегез.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Развлечение по ПДД "Юлда да акыл кирәк"

Развлечение для детей старшей группы по ПДД (на татарском языке)....

Гаиләдә баланы тәрбияләү Һәр сабый тумыштан килә торган үзенчәлекләргә ия, әмма аның нинди булып үсүе нигездә тәрбиягә бәйле. Баланың акыл үсеше, әхлакый сыйфатлары , тирә-юньдәгеләргә мөнәсәбәте, барысыннан да элек , гаиләдә формалаша.

Һәр сабый тумыштан килә торган үзенчәлекләргә ия, әмма аның нинди булып үсүе нигездә тәрбиягә бәйле. Баланың акыл үсеше, әхлакый сыйфатлары , тирә-юньдәгеләргә мөнәсәбәте, барысыннан да элек , г...

«Апрель» Я. Аким (Заучивание стихотворения)

Конспект занятия по развитию речи в подготовительной группе....

«Апрель» Я. Аким (Заучивание стихотворения), презентация.

Комплексная НОД по развитию речи детей подготовительной к школе группы (Образовательная область «Коммуникация» с интеграцией образовательных областей «Музыка», «Здоровье», «Социализация», «Художествен...

Сәламәт тәндә-сәламәт акыл.

Материал предназначен для старшей или подготовительной группы детей.Мероприятие об охране здоровья детей,на татарском языке....

Аким Мама

Конспект занятия во 2 младшей группе...

Стихотворение "Цветные огоньки" Я.Аким

Учим с детьми стихотворение с помощью мнемокарт...