"Тәрбия хәзинәләре"
консультация на тему

Яковлева Лилия

Ата-аналар өчен консультация

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ata-analar_ochen_konsultatsiya.docx21.59 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитетының

                  “Мәктәпкәчә мәгариф идарәсе”муниципаль учреждениясе

“Тәрбия хәзинәләре”

/ата-аналар өчен консультация/

                                                                                                              Төзеде:

                                                                                                              47 нче балалар

                                                                                                              бакчасы тәрбиячесе:

                                                                                                              Яковлева Л.И.

Түбән Кама, 2014

Борынгы грек фәлсәфәчесе Сенека: “Гыйлемлелектә алга китеп тә, әхлаклылыкта артта калган кеше алга китүдә иң артка калган кеше”, - дигән. Галим Р.Фәхретдин сүзләрен дә яшь буынга әхлак тәрбиясе бирүдә девиз итеп алырга мөмкин: “ Бала чакта алынмаган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да биреп бетерә алмас”.

Әйе, әхлаксыз баланың рухы да сәламәт булмый. Кешенең күңел сафлыгы, гүзәл холкы барлык байлыктан да өстенрәк, дибез. Шәхеснең тәрбиялелеген аның үз-үзен тотышына- тәртибенә карап бәялиләр. Тәртип-киң төшенчә. Кеше тормышының барлык якларын үз эченә ала, шуңа күрә әхлакның асылын билгеләгәндә, без шәхес тормышының кечерәк берәмлекләренә тукталабыз. Көндәлек тәҗрибә шуны раслый: үзенең рухи үсешендә югары әхлакый биеклеккә ирешкән кеше гомере буе шул югарылыкта калырга омтылып яши. Ялгышлар җибәрсә , ул вөҗдан газабы кичерә, хаталарын төзәтү юлларын эзли. Әхлаклылык кешенең гадәти сыйфатына әйләнсен өчен, моңа аны бала вакытта ук гадәтләндерергә кирәк. Бу ата-ана, укытучылар, тәрбиячеләр вазифасы. Димәк, безнең төп бурычыбыз- балада әхлак тәҗрибәсе тәрбияләү, яхшыны яманнан аера белергә өйрәтү.

Ата-анага мәхәббәт, туганнарга хөрмәт хисе тәрбияләүдә- балалар белән аерым, балага гаиләдә әхлак тәрбиясе бирү буенча әти-әниләр белән аерым эш алып барырга кирәк. Кешенең шәхес буларак формалашуында әхлак тәрбиясе төп һәм иң әһәмиятле урынны били. Әхлак тәрбиясе- тәрбия эше системасының үзәге, иң мөһим юнәлеше

      Тәртипне күрсәтүче факторлар түбәндәгеләр:

-балаларның җәмәгать урыннарында, балалар бакчасында, шәхси мөнәсәбәтләрдә тәртип саклау кирәклеген тирән тоюы;

-кабул ителгән гомуми кагыйдәләрне –хезмәттә, укуда, ял вакытында куелган таләпләрне үтәргә омтылу;

-үзеңнең эш-хәрәкәтләреңә, тәртибеңә контрольлек итә белү;

        Татар халкының мең елларга сузылган тормышында тупланган тәҗрибәсе, гадәтләре, кешене шәхес итүче сыйфатлары, бай тарихы, тәрбия зиннәтләре бар. Шуларга мөрәҗәгать итү тәрбия эшенең нәтиҗәлелеген көчәйтә. Нәрсә соң ул тәрбия? дигән сорауга иң гади һәм аңлаешлы җавап мондый булыр иде кебек: тәрбия- ул яшь, психологик, физик үзенчәлекләрне исәпкә алып, халыкның тәрбия традицияләренә нигезләнеп, балаларны һәрьяклы үсеш алган шәхес итеп формалаштыру. 
"Хәтердән башка йолалар, тәрбиядән башка рухи хәзинә, рухи хәзинәдән башка шәхес, ә шәхестән башка халык - тарихсыз"- дип әйтелә халыкта.
Һәрбер тәрбияченең бурычы  балаларда эчке матурлыкка омтылу кебек күркәм сыйфатлар тәрбияләүдән, әйләнә - тирә мөхиткә, төрле вакыйгаларга дөрес бәя бирү, мөстәкыйльлеккә өйрәтүдән гыйбарәт. Тәрбияче буларак, үз халкыңның мәдәниятен, гореф- гадәтләрен, иң күркәм йолаларын, халкыбызның тарихын хөрмәт итәргә өйрәтү. Халык авыз иҗаты әсәрләрен киң куллану, җирле материаллардан файдалану, музыка, җыр сәнгатенә мөмкин кадәр ешрак мөрәҗәгать итү бик әһәмиятле. Әкиятләр, мәзәкләрне укып яхшыны яманнан аерырга өйрәнсәләр, җырларыннан илһам алалар. Бала күңелен ап- ак кәгазь белән чагыштыралар. Шул кәгазьгә ничек итеп матурлык, шәфкатьлелек бөртекләрен чәчәргә соң? Әлбәттә, әби- бабаларыбыздан калган йолалар аша. Үзенең тарихы, гореф-гадәтләре белән кызыксынган , китапларны чын күңеленнән яратып укыган баланың белеме дә тирәнрәк, күңеле дә баерак була.Аның күркәм эшләр башкарырга омтылышы да көчәя.
    Кызганычка каршы, рәхимсез, талау, кеше үтерү, алдашу гадәти күренешкә әйләнеп китте. Мондый заманда үткәнгә борылып карау, халкыбыз туплаган рухи хәзинәне яңадан кайтару бигрәк тә мөһим. Ялкау, әрәмтамак, җиңел генә, эшләмичә көн күрергә гадәтләнгән яшьләр һәркемне дә борчый. 
Ә бүген халкыбыз милли традицияләрен торгызу, саклау һәм киләчәк буыннарга тапшыру өчен мөмкинлекләр зур.
    Кешелек туплаган рухи байлык, әдәп- әхлак кагыйдәләрен үтемле итеп җиткерү өчен әби- бабайларыбызның, төрле авырлыклар белән яшәүләренә карамастан сынмавы, сабыр , инсафлы, мәрхәмәтле булып калуын җиткерү кирәк. Бу максаттан халкыбыз бәйрәмнәре- шәхесне иҗтимагый тормыш таләпләренә күнектерү чарасы. Алар һәр кешенең йөрәк түрендә саклана, үз туган ягына тарта. 
     Татар халкының уе, холкы, фикере, барлык йолалары, гореф- гадәтләре, традицияләре үзе бер тәрбия ысулы булуын күрсәтә. Аларны өйрәнү балаларның рухи үсешенә этәргеч була. Баланың гаиләдә, коллективтагы тәрбияви нормалары, кагыйдәләре халык педагогикасына салынган. Һәр халыкның милли мәдәнияте-ул табигать көчләренә баш ию дип әйтергә була.
Халкыбызның үткәне халык авыз иҗаты үрнәкләрендә, аның археологик казылмаларында, этнографик традицияләрендә күренә.Традиция - ул милләтнең рухи һәм хезмәт тәҗрибәсен буыннан буынга тапшыру төре. 
Республикага исем биргән халыкның телен һәм мәдәниятен өйрәнү - ул башка милләт мәдәниятен танып белү генә түгел, ә үз, туган ягың мәдәниятен аңлау ул. Башка телләрне өйрәнү үз телеңнең үзенчәлекләрен яхшырак аңларга ярдәм итә, башка яктан карарга киң мөмкинлекләр ача. Хәзергесе чорда Россия һәм Татарстан күләмендә милли мәдәнияткә игътибар арта бара.
    Халык мәдәнияте - ул милләтебезнең йөзе, рухи хәзинәсе, җәмгыятьнең байлыгы.
    Балаларны милли тәрбия һәм мәдәнияте белән таныштыру төрле тәрбия алымнарына нигезләнеп башкарыла. Иң киң таралган ярдәмче чыганагыбыз булып балалар фольклорын әйтергә була. Ул- тән хәрәкәтләрен ритмга,көйгә салучы үзенә бер төр иҗат. Аларның нәфислек тойгыларын, зиһен һәм хыял йөгереклеген, зәвыкларын үстерү һәм шуларның барысы бергә бала шәхесе өчен тәрбияви әһәмияткә ия. Бармак уеннары, санамышлар, алдавыч әкиятләр, уеннар- болар барысы да бала өчен кызык. 
   Татар халык уеннары балаларның иң яраткан шөгыле. Ул уеннар тизлек, зирәклек, җитезлек сорый.Балалар  мөстәкыйль эшләргә, уйнарга, уйларга тырыша. Уеннар барышында үзе үк үзгәрешләр дә кертә ала. Сыйныфтан тыш уку дәресләрендә төрле уен элементлары кертергә мөмкин. Һәрбер уенны сайлаган очракта баланың яшь үзенчәлеге исәпкә алына. Алар балаларга төрле яктан ачылырга ярдәм итә, акыл,аралашу үсешенә йогынты ясый. Тәрбияче уен сайлаганда балаларда бер- берсенә карата дустанә мөнәсәбәт урнаштыру, төгәл һәм дөрес бәя бирә белү,таләпчәнлек кебек сыйфатлар тәрбияләүне күздә тота.
    Халык җырлары - музыка фольклорының иң якты әсәрләре. Алар -эстетик тәрбия чыганагы. Балада эстетик ләззәтләнү,шатлык, канәгатләнү хисе уяткан һәрнәрсә тәрбияви көчкә ия. Җырлар балаларның иҗади сәләтләрен ачарга ярдәм итә. Балалар  җырлы -биюле уеннарны бик яратып башкаралар. Моңа мисал итеп , һәрберебезгә таныш булган "Чума үрдәк, чума каз","Кәрия-Зәкәрия" һәм башка күп төрле түгәрәк уеннарын алырга була.
Кешеләрнең үз- үзләрен тоту кагыйдәләр җыелмасын тәшкил итүче сөйләм этикеты халыкның мәдәнилек дәрәҗәсен билгели торган иң мөһим өлешләрнең берсе булып тора. Сөйләм әдәбе кагыйдәләре - алар милли традицияләргә һәм гореф- гадәтләргә таяна. Өлкән буын кешеләрендә традицион һәм үзенчәлекле сыйфатлар чагыштырмача чиста һәм ачык булып күренә. Безнең әби - бабайларыбыз, тел һәм әдәбият гыйлемен белмәсәләр дә, бала сөйләмендә чит- ят сүзләр буталып йөргәнне яратмаган, саф татарча сөйләшүне таләп иткән. Милләтнең саклануы аның теленә турыдан - туры бәйләнгән. Тукай да өзгәләнеп "И туган тел, и матур тел, әткәм- әнкәмнең теле, дөньяда күп нәрсә белдем, син туган тел аркылы" дип, юкка гына әйтмәгәндер. Шулай ук татарларның сөйләменә ислам диненең тәэсире дә бар. Ә яшьләр сөйләмендә исә рус теле тәэсире сизелә. Хәзергесе мохитта балаларыбыз төрле тәрбия ала. Баланың ата- анасына булган карашы үзгәрүен һәркем күреп тора. 
     Шулай ук, балалар, әдәплелек кагыйдәләре белән бик күп очрашалар. Сөйләм, киенү, өстәл янында, кунак , туганннарга карата әдәплек кагыйдәләрен тыңлап кына калмыйлар,ә бәлки үзләре дә бер- берсенең кимчелекле якларын күрсәтеп, шул кимчелекләрне төзәтү өстендә эшләргә тырышалар.
     Чыннан да, без яшь буынны үзебезнең урынга әзерләргә, өлкәннәргә булган иң күркәм сыйфатларны аларда тәрбияләргә тиешбез.
     Хәзергесе вакытта җәмгыятьтә үзгәрешләр чоры бара. Безнең рухи байлыгыбыз, милли традицияләребез исән. Алар безгә бүгенге һәм киләчәк өчен кирәк. Гореф- гадәтләребезне, матур йолаларыбызны бөтенләй онытмасак иде.

        


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Габдулла Тукай әсәрләренең балалар тәрбияләүдә әһәмияте.

Бу чыгышында тәрбияче Г.Тукай әсәрләренең балалар тәрбияләүдә әһәмияте турында бәян итә....

Түгәрәкләр аша балаларда милли үзаң тәрбияләү.

Моя деятельность с одарёнными детьми всегда объемна, многопланова и результативна. Главный же итог всей моей работы в том, что в коллективе создан эмоционально-положительный климат, способствующий реш...

Тема: “Балаларның туган якка мәхәббәтләрен сынлы сәнгать эшчәнлеге аша тәрбияләү”.(уртанчылар төркеме)

1.Туган як табигатенә сак караш, үзеңне табигатьтә дөрес тотарга ,үзебезнең төбәктә үсүче үсемлекләрне, хайваннарны, бөҗәкләрне таный белергә, аларга карата сакчыл караш тәрбияләү, аларны карап тәрбия...

“Балаларның туган якка мәхәббәтләрен сынлы сәнгать эшчәнлеге аша тәрбияләү буенча уртанчылар төркеме өчен перспектив план”.

Туган як табигатенә сак караш, үзеңне табигатьтә дөрес тотарга ,үзебезнең төбәктә үсүче үсемлекләрне, хайваннарны, бөҗәкләрне таный белергә, аларга карата сакчыл караш тәрбияләү, аларны карап тәрбиялә...

Бакчада физик тәрбия бурычлары белән таныштыру.

Физкультура шөгыльләренең максаты,күп итеп өстәл һәм компьютер  янында күп утырмау. Умыртка һәм яссытабанлылыкны булдырмау өчен көрәшергә....

Бала тәрбияләүдә әтинең роле

Әти гаиләнең башлыгы . Ул кинәт кенә килеп чыккан ситуациядән чыгу юлын табарга тиеш Һәм һәрвакыт гаиләсе һәм баласын кайгыртып торырга тиеш. Балага кечкенәдән үк нәрсә ярый , нәрсә ярамый икәнен аңла...

Презентация по методической теме:« Балаларда туган җиребезгә мәхәббәт, аның табигатенә карата сакчыл караш тәрбияләү һәм экологик тәрбия бирү» "" 2011-2015 год

Презентация по  методической теме:« Балаларда туган җиребезгә мәхәббәт, аның табигатенә карата сакчыл караш тәрбияләү һәм экологик  тәрбия бирү» "" 2011-2015 год...