Бакчада физик тәрбия бурычлары белән таныштыру.
методическая разработка по теме

Физкультура шөгыльләренең максаты,күп итеп өстәл һәм компьютер  янында күп утырмау. Умыртка һәм яссытабанлылыкны булдырмау өчен көрәшергә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon burychlar.doc47.5 КБ

Предварительный просмотр:

Бакчада физик тәрбия бурычлары белән таныштыру.

 

    Физик культура һәм спортны  үстерүдә балалар бакчасының мөмкинлеге зур.Ул физкультура шөгыльләре, шөгыльдән тыш эшләр, масса –күләм сәламәтләндерү чаралары аша тормышка ашырыла.

         Физкультура шөгыльләренең максаты - балаларга тормышта кирәкле хәрәкәт күнекмәләрен бирү, балаларның сәламәтлеген ныгыту һәм көч- сәлатләрен үстерү, эшчәнлекләрен арттыру, сәламәтләндерү юнәлешендә төрле физик күнегүләр, аларның төрле яклы үсешенә булышлык итү.

         Ата – аналар хәм мәктәпкәчә тәрбия учрежденияләрендә эшләүчеләрнең төп бурычы – балаларда сәламәт булу ихтияҗы, санитария – гигиеник күнекмәләре тәрбияләү, сәламәт яшәү рәвеше культурасын формалаштыру. Әлеге бурычлар безнең бакчада ничек гамәлгә ашырыла соң?

         Әйе, баланың күп вакыты бакчада уза,  ул аның икенче өе. Шуңа күрә иң элек монда нәниләр өчен барлык уңайлы шартлар тудырылырга тиеш. Бинаның якты, җылы булуы, бүлмәләрнең заман таләпләренә җавап бирүе, бизәлеше дә кечкенәләрнең сәламәтлегенә уңай тәэсир итә.

         Бакчабызда балалар белән төрле юнәлештә эш алып бару өчен махсус җихазландырылган  бүлмәләр бар.

         Кешеләрнең сәламәтлеген ныгытуда физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүнең тәэсире зур. Төп бурыч: семья белән  берлектә, балаларга физик тәрбия бирү системасында физкультура, спорт бәйрәмнәре үткәрү зур алып тора.Спорт бәйрәмнәре һәм күңел ачулар – күмәк ял итүнең киң кулланыла торган формасы. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән балаларның бәйрәмнәрендә теләп катнашуын, соңыннан физкультура һәм спорт белән шөгыльләнеп китүләренә зур этәргеч булып тора.

         Физик тәрбия төрле яклап баланың үсешенә яхшы йогынты ясый.Баланың физик үсешенә, үз-үзен тотышын ныгыта. Физик күнегүләр зур ярдәм итә.

         Физик күнегүләр төрле була:

  1. гимнастика;
  2. хәрәкәтле һәм спорт уеннары;
  3. спорт күнегүләре;
  4. бәйрәмнәр;

         Физик тәрбия балаларның сәламәтлеген хәрәкәтле уеннар аша , һәм чыныктыру чаралары аша үткәрелә.

         Физик күнегүне оештыру формалары:

  1. укыту;
  2. физик сәламәтләндерү көндәлек режимы;
  3. күңелле ял;
  4. балаларның мөстәкыйль хәрәкәтләнүе;
  5. гаилә белән эш;

         Спорт бәйрәме программасына физик күнегүләр, спорт элементлары      

кергән уеннар, уен- эстафеталар, шулай ук викторина кертергә мөмкин. Спорт бәйрәмнәренә мәктәп балаларын, спортмсеннарны, әти- әниләрне чакырырга мөмкин. Бу бәйрәмнәрне елнын теләсә кайсы вакытында үткәрергә мөмкин.

Бәйрәмнәрдә катнашу, аңа әзерләнү олыларны һәм кечкенәләрне берләштерә, бик күп шатлыклы борчулар алып килә. Ярышта җиңүчеләргә медальләр әзерләү, костюмнар яңарту, залны, спорт мәйданчыгын бизәү – тәрбияче һәм тәрбияче ярдәмчесе  балалар белән башкаралар.

         Бу физик бәйрәмнәр балада шәхес формалашуга да бер юнәлеш бирә.

Бер максат өчен көрәшү, яхшы нәтиҗәләргә ирешү, кыенлыкларны җиңеп чыгу, коллективны берләштерә.Балалар үз иптәшләренең уңышына шатланалар, аның өчен кайгыралар.

         Балалар бакчасында физик спорт бәйрәмнәре елга ике тапкыр үткәрелә, озынлыгы 1 сәгать, аннан да аз булырга мөмкин.Мондый бәйрәмнәр уртанчылар, зурлар хәм мәктәпкәчә әзерлек төркемнәрендә үтә.

Ә күңел ачу кичәләре айга бер мәртәбә үтә 30-35 минут .Бәйрәм нинди формада үткәрелсәдә балалар өчен ул тантана.

         Хәрбер кеше балачактан ук үзенең эчке халәтен яхшы сиземләргә хәм     сәламәтлеге турында кайгырта белергә тиеш. Балаларны балалар бакчасында тәрбияләү үз эченә физик үсешне, гәүдә кимчелекләрен булдырмау, гигиеник  таләпләрне ала. Балалар бакчасында хәр балага физик тәрбия бирү режимнан башлана, көндәлек шөгыльләр, физик күнегүләр кызыксыну уята, аның нәтиҗәсе белән кызыксыну.

     Балаларның физик үсеше дөрес төзелергә тиеш. Гимнастик күнегүләрне уен формасында үткәрү, гәүдәне һәм башны туры тотарга өйрәтү. Шулай ук балаларга төрле хәрәкәтле уеннарны үткәрергә, кечкенә резина туплар, флаҗоклар, гимнастик таяклар, скамейкалар  кулланырга.

Балалар мәктәп һәм мәктәп яшендәге балалар күп вакытын 5-6 сәгать утырса, умыртка баганасы начар якка үзгәрергә мөмкин. Ул бала дөрес утырмаса арып бетә.

    Әти -әниләрнең исләренә төшерергә кирәк-умыртка баганасындагы кимчелекләрне мәктәпкәчә яшьтә үк әйтергә һәм күнегүләр эшләргә кирәк, чөнки мәктәп яшендә инде соң булырга мөмкин.

    Умыртка баганасы ике төркемдә була: вроңденные недостатки опорно-двигательного аппарата и приобретенные дефекты. Баланың сәламәтлеге зур мәгънәгә ия, умыртка баганасы өстендә эшне ныгыту өчен гигиеник режим, системалы рәвештә физик күнегүләр, саф һавада чыныгу, кояш нурларында һәм су. Шулай ук дөресөстәл янында дөрес утырырга өйрәнү. Комплексны төрле махсус күнегүләр, төрле юнәлештә мускулларны ныгыту, аякларның, тезләрнең, табаннарны. Алар иртәнге гимнастикаларда, төрле шөгыльләрдә, йокыдан соң күнегүләрдә үткәрелә. Һәм  күнегүләрне өй шартларында кабатлау . Ялан аяк эшләгән күнегүләр яхшы нәтиҗә бирә.

   Физик тәрбия хәрьяклап балаларның организм үсешен, үпкәне, йөрәкне, ашкайнату, мускулларны ныгыта, нерв системасын, организмны чыныктыра, умыртка баганасына файдасы бик күп.

   Алар иртәнге гимнастикада бирелә. Умыртка баганасында кимчелекләр булса- бер аякта басып тору, умыртка баганасы бер якка авыш, дөрес булмаган йөрү, башы иелгән, җилкәләр алга иелгән, гәүдә белән бер яктан икенче якка авып йөрү.

        Өтәл янында дөрес утырмау умыртка баганасын тагын да начарайта; алга башны ию, арка бөгелгән- менә болар барысыда умыртка баганасы бөкрәюгә китерә, күкрәк читлеге кыса, нерв мускулларына авырлык килә. Йоклаганда гәүдә торышы умыртка баганасы зур рольуйный. Бер якка гына яту, бөкләнеп яту, аякны эчкә тартып, йомшак калын матрас, биек мендәргә башны куеп йоклау -    санап киткәннән менә болар барысыда начар тәэсир итә. Әти-әниләргә балаларны тигез , мендәрсез , аркада гына , кулларны одеал өстенә чыгарып йокларга тәгъдим итү. Ә инде таза-сау балага ян белән  (бер генә якка түгел) дә йокларга тәэмин итү.

           Алга әйтелгәннәргә караганда умыртка баганасының начараюы алга иелеп күп велосипетта , самокатта йөргән балаларда күренә. Кысып торган, дөрес булмаган аяк киемнәренең умыртка баганасына зыяны бик күп.

          Махсус күнегүләр 5-7 яшьтән эшләргә тиеш, формалашуын ныгыту.Бу күнегүләр уен формасында алып барыла. Бу хәрәкәтләр “Чаңгычылар”, “Куянкай”, “Песи”шушы күнегүләрне балалар бакчасында хәм өйдә көнгә берничә тапкыр эшләнергә тиеш. Бу күнегүләр аерым эшләнә, балаларга күңелле булсын өчен. Мәсәлән: үрелергә -менә балалар сез нинди зур үстегез, ян-янка иелү- агачлар селкенә, чүгәләү- ничек чаңгыда йөриләр. Күнегүләрне балалар бик җиңел , иркен киемнән эшләргә тиешләр. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга төгәл  эшләтергә ярамый, балалар башларын аска имәскә, күнегүләрне энергияле эшләргә тиешләр. Мәсәлән: йөгерү, йөрү- аяк очында кулларны янга сузып- самолетлар булып очу; табанның тышкы ягы белән йөрү- аю дип аңлату. Дөрес оештырылган йөрү һәм йөгерү баланың организмына яхшы йогынты ясый. Мәсәлән: яссы табанлыкка- төрле яклап йөрү, аяк очында, табанның эчке һәм тышкы ягы белән йөрү. Аяк белән бер урыннан икенче урынга кечкенә тупларны тәгәрәтү, кулъяулыкны җыю.  Яссы табанлылык , умыртка баганасына начар тәэсир итә. Шуңа күрә әти-әниләргә, тәрбиячеләргә игътибар итәргә кирәк.

          Уен һәрвакыт балаларның төп эшчәнлек булып тора: балаларга күп шатлык бирә, игътибарлылыгын, күзаллавын , сөйләмен ныгыта. Умыртка баганасы дөрес булсынга төрле уеннар кулланырга мөмкин. Умыртка баганасы формалашуга Е. И. Янкелевич бөтен күнегүләрне төркемгә бүлә.

  1. Б.т. тору.
  2. Дүртаякта йөрү.
  3. Идәнгә ятып эшләүче күнегүләр.

Күнегүләрне эшләгәндә баланың яшенә, физик үсешенә, индивидуаль

характерына игътибар итү. Балага 1-2 күнегү һәр төркемнән алу, аны аралаштыру, чөнки мускулларга көч килергә мөмкин.

Әти-әниләр һәм тәрбиячеләр авыртудан соң сәламәтлекне ныгыту һәм

гәүдә - сын торышын тәгъдим итү.

  1. Җилкә мускулларына.
  2. Аяк мускулларына.
  3. Гәүдә мускулларына.
  4. Б.т. басу.
  5. Колаг сөягенә күнегүләр.
  6. Гәүдә аскы өлешенә.
  7. Тигезлек саклау.
  8. Дүрт аякта йөрү.
  9. Б.т. идәнгә ятып.

Сулыш алу органнары, кан әйләнеше, ашкайнату, болар барысы да сулыш алу нерв системасына начар тәэсир итә.

Гәүдә кимчелекләре турында әйтү, аны төзәтү өстендә эшләгәнче, гигиеник режимны дөрес һәм төгәл үтәргә кирәк.( саф һава,бүлмә, яктылык, һәр балага  урындык, өстәл, туры килергә тиеш, чыныгыу)

         Кыскасы , дөрес туклану, көндәлек реҗимны , сәламәтлек программасын төгәл үтәү, физкультура һәм спорт белән даими шөгыльләнү, организмны чыныктыру х.б. балаларыбызның сәламәтлегенә уңай тәэсир итә. Без, тәрбиячеләр һәм әти-әниләр, шушы юнәлештә эш алып барырга тиеш. Сәламәт һәм бар яктан да үрнәк булырдай шәхес тәрбияләү – безнең барыбызның да мөһим бурычы. Һәм без моны беркайчанда истән чыгар мыйбыз.

       

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Физик сыйфатлар үсеше тәрбияләү

Балаларны сәламәтлекләрен ныгыту өчен багышланган чаралар....

Бакчада экологик тәрбия

Бакчада үткәрелгән экологик тәҗрибә белән уртаклашу....

“Нәүрүз бәйрәме!” Максат:Балаларны халкыбызның гореф – гадәтләре белән таныштыру. “Нәүрүз”-бәйрәме турында белемнәрен баету,фольклор запасларын арттыру, ихтиярларын барлыкка китерү,сәләтләрен ачу,үстерү туган телгә карата мәхәббәт тәрбияләү.

Сценарий: “Нәүрүз бәйрәме!”       Жиhазлау. Матур итеп бизәлгэн сәхнә. Түрдә, каеннар арасында, яз кызы - Нәүрүзбикә рәсеме. Сул яктарак айлы Сөембикә манарасы силуэты. Я...

Бакчада балаларга экологик тәрбия бирү алымнары

4 – 6 яшьлек балаларга эколгик тәрбия бирү эшен оештыру....

Физик тәрбия буенча йомгаклау шөгыле (1 нче кечкенәләр төркеме 3т.)

Итоговое занятие по физкультуре в 1-ой младшей группе...

Катнаш төркемдә физик тәрбия шөгыле. Куянга ярдәм итик!

Катнаш төркемдә мәктәпкәчә яшьтәге балаларның хәрәкәт активлыгын төрлечә белем бирү юнәлешендә үстерү....

Физик тәрбия буенча театр элементларын кулланып төзелгән ачык шөгыль конспекты “Машага өенә кайтырга булышу”

Физкультура шөгылендә  театр эшчәнлегенең  элементларын кулланып балаларның сәламәтлекләрен ныгытуны дәвам итү....