Физик сыйфатлар үсеше тәрбияләү
материал по физкультуре (младшая группа) по теме

Гайфуллина Альмира Шагидуловна

Балаларны сәламәтлекләрен ныгыту өчен багышланган чаралар.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon fizik_syyfatlar_useshe_trbiyalu.doc52.5 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе «Янил авылы балалар бакчасы»

Физик сыйфатлар үсеше тәрбияләү

2012 ел

Физик сыйфатлар үсеше тәрбияләү (чыдамлылык,көч, җитезлек, сыгылмалылык).

Белгәнебезчә соңгы елларда туган балаларның 50% тан артыгы сәламәт булып тумый. Шуны да әйтеп узарга кирәк, мәктәпкәчә яшьтәге балаларның нибары 10% ты гына барлык яклап та сау- сәламәт икәне барыбызга да билгеле. Хәзерге көндә ата-аналарның, педагогларның иң борчылган мәсәләләрнең берсе. Шуларны искә алып, балаларның сәламәтлеген саклау, аларның физик үсешләрен тәэмин итү йөзеннән, балалар бакчасының эшен камилләштерү һәм эшчәнлеген яңарту буенча үзгәрешләр кертеп, яңа бурычлар куеп эшебезне оештырдык. Бакчабызның проблемаса да: “Сә л а м ә т  б а л а л а р  т ә р б и я л ә ү”.    Безнең тәрбиячеләребез “Сәламәт тәндә сәламәт акыл” дигән мәгънәле әйтемне истә тотып, балаларның сәламәтлеген саклау, аларның физик һәм психик үсешен тәэмин итү өстендә бик күп эшләр эшлибез. Тәрбиячеләр үз-үзебезгә түбәндәге максатларны куеп эшләдек:

  1. хәрәкәт бала өчен иң кирәкле шарт, бакчада төрле режим вакытларында   хәрәкәтле уеннарны үз югарылыгында уздыру
  2. туклану бала организмы өчен иң мөһиме, меню белән танышып тору;
  3. организмны чыныктыру, баланы салкынга, эссегә һ.б. каршы торучанлыгын арттыру, әмма чыныктыруны һәр балалның үзенчәлекләрен искә алып оештыру;
  4. балаларның ялын дөрес оештыру буенча ата-аналар белән әңгәмәләр оештыпу;
  5. мәктәпкәчә яшьтәге балачак- сабыйларның психик үсешендә беренче чор. Чөнки бу яшьтә шәхеснең бөтен психик сыйфатларына һәм үзенчәлекләренә нигез салына. Шушыларны искә алып, баланың һәр яклап үсеше өчен гаилә белән тәрбиячеләр белән үз-ара аңлашып, ярдәмләшеп эшләвен булдыру.

 Кыскасы , сәламәт рухта балаларны тәрбияләү безнең изге бурыч итеп кую.

Балаларның сәламәтләндерү- чыныктыру эшен оештыру системасы:

Гадәти эш алымнары

Гадәти булмаган эш алымнары

Педагогика буенча

Медицина буенча

 

Балаларның күп вакыты бакчада уза, ул аларның икенче өе. Шуңа күрәдә бакчада нәниләр өчен барлык уңай шартларда тудырдык дияргә була.Бүлмәләр якты, җылы, заман тәлапләренә туры килә.

  Бакчада сәламәтләндерү эшләре быелгы уку елында төрле юнәлештә алып барылды. Иң беренче үзебезнең көндәлек режимны төгә үтәп, тәрбия-белем бирү эшен дөрес оештырдык. Иртәнге гимнастика, физкультура занятиеләре ел буена программага нигезләнеп, тиешле дәрәҗәдә алып бардык.

 Тәрбия-белем бирү эшндә бертөрлелектән арына барып, заман таләпләренә җавап бирә торган прогаммалар, яңа технологияләр кулланып эшләдек, физкультура, иртәнге гимнастикаларда гадәти булмаган эш алымнары кулланып эшләүләре,балаларны чыныктыру, сәламәтләндерү эшен яхшыртырга, яхшы нәтиҗәләргә ирешергә зур ярдәм итте.

  Бакчада физкультура дәресе кечкенәләр төркемнәрендә атнага ике, зурлар төркемнәренә өч тапкыр уздырылды, берсе дәреснең ачык һавада узды. Быелгы уку елында физкультура дәресләре уздыру буенча түбәндәге максатларны куеп эшләдык:

  1. балаларның сәламәтлекләрен ныгыту, көч, сәләтләрен үстерү;
  2. сәламәтләндерү юнәлешендә төрле физик күнегүләр белән даими шөгыльләнүгә ихтыяҗ булдыру;
  3. балаларның үсешенә игътибар итү;
  4. сәламәтләндерү, чыныктыру эшенә шартлар булдыру;
  5. заман таләпләренә туры килгән прграммалар куллану, яңалыкка омтылу.

  Физкультура дәресләрендә иң беренче балаларның активлыгына игътибар иттек. Дәрес уздыру төрләрен үзгәртеп тордык, яңалыклар кулландык. Һәр төркемдә дәрестә, буш вакытларда даими рәвештә күз гимнастикасы, аваз әйтү гимнастикалары кертелде.

   Балаларның сәламәтлекләрен саклап калу максатыннан яшь үзенчәлекләренә туры китереп, сәламәтләндерү программасы түбәндәге эш  төрләрен кертеп төзедек:

  1. фитотерапия эшен җайга салу;
  2. чыныктыру ысулларын куллану;
  3. физкультура дәресләренә игътибарны көчәйтү;
  4. грипптан саклану чараларын күрү.

  Фитотерапия курсларын оештыру алдыннан ата-аналар белән әңгәмә оештырылды. Үзебезнең бакчада үскән миләш, карлыган җимешләре, яфракларын киптереп кышка әзерләп куелды.    Грипп, ОРЗ чорында сарымсактан төймә ясап, балаларга тактык. Көндезге аш вакытында балаларга сарымсаклар, суганнар бирелде. Билгеле, эшебезнең нәтиҗәсе - грипп эпедимиясе вакытында, бакча карантинга ябылмады, авыручы балалар саны бик аз булды.

  II - кечкенәләр төркемнәреннән башлап айга ике тапкыр хәрәкәт үстерү буенча күңел ачу кичәләре уздырылды. Ата - аналар белән атна “Сәламәтлек көннәре” оештырылды, бу эшнең максаты, бурычы, ата-аналар һәм тәрбиячеләр арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау булды.

  Чыныктыру, сәламәтләндерү процедураларын башкарганда түбәндәге рациональ гигиена шартларын һәм таләпләрен төгәл үтәдек:

  1. һаваның саф булуы;
  2. бинадагы һава температурасының тиешле дәрәҗәдә булуы;
  3. киемнәрнең температурага карап дөрес сайлануы;
  4. хәрәкәт режимының активлыгы.

  Шушы юнәлештәге эшнең нәтиҗәсе ата-аналарга да бәйле. Без аларга сәламәт яшәү рәвешен  формулаштыру принципларын өй шартларында да үтәү кирәклеген аңлатып тордык.

    Менюда ризыклар төрләндерелде, аксымга бай прдукцияләр, яшелчә, җиләк-җимешләр  белән балалар тукландырылды.

  Кыскасы, дөрес туклану, көндәлек режимны, сәламәтлек программасын төгәл үтәү, физкультура, спорт белән даими шөгыльләнү, организмны чыныктыру һ.б  балаларыбыз сәламәтлегенә уңай тәэсир итте.

                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                       

Гимнастика

Физкультура

Режим

Чыныктыру

Профилактика ОРЗ һәм гриппка каршы

Фитотерапия

Ритмик гимнастика

Авыз чайкату, бит юу


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Бакчада физик тәрбия бурычлары белән таныштыру.

Физкультура шөгыльләренең максаты,күп итеп өстәл һәм компьютер  янында күп утырмау. Умыртка һәм яссытабанлылыкны булдырмау өчен көрәшергә....

Гаиләдә баланы тәрбияләү Һәр сабый тумыштан килә торган үзенчәлекләргә ия, әмма аның нинди булып үсүе нигездә тәрбиягә бәйле. Баланың акыл үсеше, әхлакый сыйфатлары , тирә-юньдәгеләргә мөнәсәбәте, барысыннан да элек , гаиләдә формалаша.

Һәр сабый тумыштан килә торган үзенчәлекләргә ия, әмма аның нинди булып үсүе нигездә тәрбиягә бәйле. Баланың акыл үсеше, әхлакый сыйфатлары , тирә-юньдәгеләргә мөнәсәбәте, барысыннан да элек , г...

Физик тәрбия буенча йомгаклау шөгыле (1 нче кечкенәләр төркеме 3т.)

Итоговое занятие по физкультуре в 1-ой младшей группе...

Катнаш төркемдә физик тәрбия шөгыле. Куянга ярдәм итик!

Катнаш төркемдә мәктәпкәчә яшьтәге балаларның хәрәкәт активлыгын төрлечә белем бирү юнәлешендә үстерү....

Консультация “Уеннар ярдәмендә балаларда әхлак сыйфатлары тәрбияләү”.

1.Әхлак тәрбиясенең  бурычлары .2.Яшь үзенчәлекләре.3.Әхлак тәрбиясе бирү нинди эшчәнлекләрдә тормышка ашырыла?4.Әхлак тәрбиясе бирүнең нәтиҗәлеге.5.Төрле кызыклы алымнар куллану....

ЯШЬ БУЫННЫ ФИЗИК ЯКТАН НЫК ҺӘМ СӘЛАМӘТ ТӘРБИЯЛӘҮДӘ ТӨП ЧАРА – ХӘРӘКӘТЛЕ УЕННАР

ЯШЬ БУЫННЫ ФИЗИК ЯКТАН НЫК ҺӘМ СӘЛАМӘТ ТӘРБИЯЛӘҮДӘ ТӨП ЧАРА – ХӘРӘКӘТЛЕ УЕННАР...

Физик тәрбия буенча театр элементларын кулланып төзелгән ачык шөгыль конспекты “Машага өенә кайтырга булышу”

Физкультура шөгылендә  театр эшчәнлегенең  элементларын кулланып балаларның сәламәтлекләрен ныгытуны дәвам итү....