Телләр өйрәник!
консультация (подготовительная группа) на тему

Ахметгалиева Миляуша Рифатовна

выступление

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tellr_oyrnik.docx19.1 КБ

Предварительный просмотр:

Телләр өйрәник!

Телләр өйрәнү мәсьәләсе озак еллар күпләрне кызыксындыра, дөресрәге борчый. Бу аңлашыла да, чөнки шушы мәсьәләгә карата бертөрле караш юк. Бәхәсләр гасырлар дәвамына сузылган. Балалар бакчасыннан ук чит телне өйрәнү иртәрәк, бала уйнап туйсын, үз телендә фикерен әйтергә өйрәнсен, дигән сүзләрне дә ишетәбез. Икенчеләр исә бала карында булган вакыттан ук әни кешегә инглиз телендәге җырларны тыңларга, чит телдәге кечкенә хикәяләрне укырга яки тыңларга кирәк, дип исәпли. Өченчеләр чит телне өйрәнү бала өчен үтә дә авыр дип бәхәсләшсә, башкалар бу бала өчен файдага гына дип исбатлый. Әйе, карашлар бихисап. Бу очракта ата-ана нинди карар кабул итәргә тиеш? Замана зур адымнар белән алга атлый. Югары хезмәт хакы түләнгән эш урыннарының күбесендә инглиз телен белү шарт. Чит илгә сәяхәт кылырга уйласаң да, урындагы халык белән аралашу өчен дә телне белү мөһим. Шуларны исәпкә алганда ата-аналарның күбесе сабыйларының балалар бакчасыннан ук инглиз телен өйрәнүен тели.
            Галимнәрнең тикшеренүләре нигезендә, баланың баш миенең 80 проценты өлеше өч яшькә формалашып бетә. Нәкъ бу яшьтә баланың яңалыкны үзләштерү мөмкинлеге аеруча зур була.

Хәзерге замана инглиз теленә өйрәнүне нәкъ менә кече яшьтән үк башларга кирәклеген ассызыклый. Психологлар да, методистлар да 6 яшькә кадәр баланың аң үсеше 6 тапкыр тизрәк бара, диләр. Әгәр дә сабый телләр белән 4-6 яшь аралыгында ныклап шөгыльләнә икән, киләчәктә бу юнәлештә аңа киртәләр булмаячак.

Инглиз телен өйрәнү хәтерне яхшыртырга, уйлау сәләтен, күзаллауны үстерергә мөмкинлек тудыра. Сүзләрне истә калдырып, сабый образларны күзаллый башлый. Сөйләм теле дә камилләшә.

Әлбәттә, бу яшьтә үз үзенчәлекләре дә бар инде. Беренчедән, бала бик тиз арый. Шунлыктан, дәрес уен формасында гына бара. Һәр 10 минут саен юнәлешне үзгәртеп торырга, ял итеп алырга кирәк.
            Балаларның үсеш чорында ике чик булганлыгын ата-аналар белергә тиеш. Беренче чик ул 5 яшьтән алып 6 яшькә кадәр. Беренче чиккә җиткәч күпчеклек очракта баланың инглиз телендә акцентсыз сөйләү сәләте югала, әмма телне өйрәнү мөмкинлеге югары була. Икенче чик — 14 яшьтән алып 15 яшькә кадәр. Икенче чикнең ахырында чит телне үзләштерү авырлаша. Менә бу закончалык кагыйдәләре буенча, инглиз телен иртәрәк өйрәнү күпкә отышлырак булып чыга.
            Балалар өлкәннәрдән аермалы буларак яңалыкны тиз исләрендә калдыралар һәм тиз оныталар да. Балалар белән инглиз телен өйрәнә башлагач, укыту процессын туктатырга ярамый. Бер ике айдан артык алар белән шөгыльләнмәсәң, зур тырышлык белән салынган белемнәр юкка чыга. Димәк, укутычының да, баланың да тырышлыгы җилгә оча.
           Инглиз телен өйрәнгәндә күп нәрсә укытучыга бәйле. Чит телгә карата балада кызыксыну уянсын өчен аның укыту, өйрәтү генә аз. Сабый баланың бу процесста үзенең катнашуы, актив булуы мөһим шарт. Дәресләрне мавыктыргыч итеп оештырганда материалны үзләштерүне күпкә җиңел булачак. Телнең грамматикасын өйрәнгәнче кечкенә сабыйның төрле уеннарны, әкиятләр тыңлауны өстен куюы көн кебек ачык. Инглиз телендәге җырларны, тизәйткечләрне, сөйләм төзүне алар зур теләк белән башкара.

Телләр өйрәнү безгә иң-иң канәгатьлек бирә торган эшләрнең берсе дә бит әле ул. Инглиз телен су урынына эчүчеләргә, әйтик, менә, кызыкмас идегезме үзегез? Яисә Франциядә французлар белән аңлашырлык дәрәҗәдә французча сөйләшүчеләргә? Ни генә әйтмә, тел белү – зур мөмкинлек.

         Чит телләр өйрәнү – иң файдалы шөгыльләрнең берсе. Яхшы беләсеңме син аны, ипи-тозлыкмы – ничек кенә булмасын, барыбер белү белмәүгә караганда яхшырак бит.

Һәм әле шунысы да кызык – бу шөгыльнең иге-чиге юк. Бердән, теге йә бу телне мин инде камил беләм, дип әйтү үзе үк бәхәсле, икенчедән, дөньяда син өйрәнергә теләгән телләрнең бетәсе дә юктыр.  

Тел өйрәнү өчен теләк һәм мөмкинлек кирәк. Теләк булганда, без йөз төрле мөмкинлек табабыз. Ә теләк булмаса, өйрәнмәс өчен дистәләгән сәбәп. Шуңа күрә, иң башта максатны ачыкларга кирәк: без теге йә бу телне ни өчен өйрәнәбез соң?

        Балаларны икенче телдә яки үз ана телендә әдәби тел нормаларына туры  китереп сөйләшергә өйрәткәндә, бәйләнешле сөйләм үстерү иң мөһим бурычларның берсе булып тора. Бәйләнешле сөйләм-аларга бер-берсен аңлау өчен бердәнбер чара.

      Телләргә өйрәтү  балалар бакчасының тәрбия һэм өйрәтү принципларына нигезләнә.Тәрбияче тиешле алымнарны яки ысулларны сайлаганда, балаларның телне аңлау, белү дәрәҗәләрен, яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып эшли. Телне яңа өйрәнә башлаганда   ул яңа сүзләрне күпләп алып түгел, ә бәлки һәр аерым сүзне төрле ситуацияләрдә күп тапкыр кабатлау юлы белән барырга, үзе өчен һәр уңай моментны файдалалана белергә тиеш. Өйрәнелгән сүзләр шөгыльләрдә һәм аннан тыш кабатлансалар да, балалар аларны тиз оныталар.Шуның өчен өйрәнелгән сүзләрне, фразаларны 10-15 көннән соң  балаларның сөйләменә яңадан кертергә кирәк. Телне өйрәнү шөгыльләрдә генә түгел, ә көндәлек режим процессында да даими алып барылырга тиеш.

            Шөгыль барышында тәрбияченең бары тик өйрәтелгән телдә генә сөйләшүе уңай шарт булып тора, балаларга да шуны искәртеп куярга кирәк. Ләкин, телне яңа өйрәнә башлаган очракларда, тәрбияче балаларга биреләсе сорауларны элек чит телдә, аннан соң  ана теленә тәрҗемә итеп бирә.Балалар телне аңлый башлагач кына, ул тулысы белән чит телгә күчә. Телне өйрәнгәндә, тәрбияче балаларны кызыксындыру өчен уеннар, предметлар күрсәтү, аңлату, йомыш кушу алымнары куллана.        

      Авазларны әйтергә өйрәткәндә, тәрбияченең сөйләме балалар өчен һәрчак  үрнәк булырга тиеш; хикәяләр сөйләргә, шигырь ятларга, сорауларга җавап бирергә өйрәткәндә дә бу шарт истә тотылырга тиеш.

             Телләргә өйрәтү дидактика, ягъни үзара сөйләшү принципларына нигезләнеп үткәрелә, һәм ул түбәндәге алымнар ярдәмендә тормышка ашырыла:

  • Балага таныш булган предметлар һәм эш төрләре;
  • Схемалар, пиктограммалар;
  • Рәсемнәр белән эшләү;
  • Сүзле, хәрәкәтле уеннар, җырлар, шигырьләр;
  • Хикәяләр, әкиятләр уку, аларның эчтәлеген сөйләү;
  • Әсәрләрне сәхнәләштерү, сәхнәләштерелгән тамашалар, курчак спектакльләре;
  • Техник чаралар, аудиоматериал, компьютерда уеннар, мультфильмнар карау.

Йомгак итеп шуны әйтер идем, әгәр дә тәрбиячеләр күрсәтмәлелекне җитәрлек дәрәҗәдә кулланса, төрле уен ситуацияләре, сөйләм күнегүләре, инновацион технология элементларынннан дөрес файдалана белсә, ул, һичшиксез, телләргә өйрәтүдә уңышка ирешәчәк.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Сөйләшсәк тә төрле телләрдә"

конспект праздника совместно с родителями, о Дружбе народов.Здесь танцы башкир, татар, песни чуваш и игры народные...

“Татарча сөйләшәбез” укыту методик комплектының “Без инде хәзер зурлар, мәктәпкә илтә юллар” проекты буенча рус телле балаларга татарча өйрәтү эшчәнлеге.

Тема: “Мин Тәрбияче”Максат: балаларның аралашуларына мөстәкыйль эшчәнлекләре нәтиҗәсендә ирешү.Бурычлар: сөйләмне аралашу чарасы буларак камилләштерү, файдалана белү күнекмәләрен өйрәтү.Мөстәкыйль фик...

Балаларны дәүләт телләренә өйрәтү

Туган телдә сөйләшергә өйрәтү гаиләдә башлана һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә дәвам итә. Ул балаларга ана телендә тәрбия һәм белем бирү өчен мөмкинлекләр тудыру, халкыбызның рухи бай...

Дөньяда телләр күп, туган тел була бер генә.

Туган тел проекты буенча конспект эшләнмәсе....

Дөньяда телләр күп, туган тел була бер генә.

Туган тел проекты буенча конспект эшләнмәсе....

Дәүләт телләре.

Татарча да яхшы бел,урысча да яхшы бел!...