Балаларны дәүләт телләренә өйрәтү
консультация на тему

Мавлиева Занфира Ситдиковна

 

Туган телдә сөйләшергә өйрәтү гаиләдә башлана һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә дәвам итә. Ул балаларга ана телендә тәрбия һәм белем бирү өчен мөмкинлекләр тудыру, халкыбызның рухи байлыгына, мәдәниятенә якынайту шартларында алып барыла. Мәктәпкәчә учреждениеләр, мәгариф системасының беренче баскычы буларак, нәниләрне туган телгә өйрәтүдә башлангыч роль уйный.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл balalarny_dult_tellren_oyrtu.docx23.26 КБ

Предварительный просмотр:

Балаларны дәүләт телләренә өйрәтү.

Республикабызда хәзер татар теле һәм рус телләре тигез хокуклы дәүләт телләре булып санала. Әхмәт Ерикәйнең күп еллар элек язылган бу шигыре бүген дә актуаль яңгырый:
Заман миңа: «Югарыга мен!» — дип,
Ике канат биреп үстерде.
Канатымның берсе — татар теле,
Икенчесе — бөек рус теле!..

Белүебезчә, билингвизм - ике телдә иркен аралаша алу, ситуациягә карап, бу телләрне кирәк чакта куллана белү. Без дә балаларыбызны балалар бакчасыннан  ук икетеллелек  мохитендә тәрбиялибез. Ике теллелек мохите балага табигый булсын өчен, моңа җирлек ясап, уен аркылы балада икенче телгә дә мәхәббәт уятырга, ихтыяҗ тудырырга тиешбез.Соңгы берничә дистә ел дәвамында галимнәр тарафыннан уткәрелгән тикшеренүләр күрсәткәнчә, икетеллелек  балада  хәтердә калдыру, логик фикерләү, отып алу, аңлау һәм анализ ясау тизлеген арттыра.Андый балалар теләсә ниди ситуациядә дә югалып калмыйлар, башка балалар белән аралашуга җиңел баралар һәм киләчәктә чит телләрне үзләштерүгә җиңел биреләләр.Дөрес,икетеллелекнең “плюслары” булган кебек,”минуслары” да бар. Икенче тел өйрәтү ана телен үзләштерүгә зыян салырга тиеш түгел.Икетеллелекнең “плюслары” күбрәк,  һәм бу заман таләбе, шуңа күрә тәрбиячеләр һәм белгечләр үз эшләрен белеп, югары профессиональ дәрәҗәдә башкарырга тиешләр.

Соңгы берничә ел эчендә мәгариф   өлкәсендә,шул исәптән, мәктәпкәчә белем бирү системасында күп кенә стратегик юнәлешләр, үзгәрешләр булды: «Киләчәк», «Мәгариф турында» закон, Федераль  дәүләт мәгариф стандарты кабул ителде.  Балаларны Татарстан Республикасы дәүләт телләренә өйрәтүдә дә  яна технологияләр, алымнар барлыкка килде. Без, татар теле тәрбиячеләре, яңа программа нигезендә Мәгариф министрлыгы тарафыннан бирелгән укыту-методик комплектлары ярдәмендә балаларны татар теленә өйрәтә башладык. Бу эш бездән бик зур җаваплылык, түземлелек һәм осталык сорый. Балаларны дәүләт телләренә өйрәтүдә безнең иң якын ярдәмчеләребез - төркем тәрбиячеләре һәм ата-аналар.

Ата аналарны үзебезнең эшкә җәлеп итү өчен балаларны дәүләт телләренә өйрәтү чаралары, алымнары, татар халык бәйрәмнәре, татар язучыларының юбилейларына багышланган материаллар,  гомумән, мәгариф өлкәсендәге  яңалыклар белән таныштыру өчен информацион-күрсәтмәматериаллар булдырдык. Һәр төркемнең чишенү  бүлмәсендә  төркем балаларының яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып,ата-аналар өчен «Татарча сөйләшәбез» дип аталган папкаларясалды.

Яңа укыту-методик комплектлар хакында сүз алып барганда, без татар гаиләләре өчен рус телен һәм рус гаиләләрендәге балалар өчен татар телен үзләштерүне эффектив итә торган заманча әсбаплар турында сөйлибез. Барлык балаларның да ике телне дә яхшы белүе мөһим.
Татарстанда рус телле балалар 4-5 яшьтә 62 сүз белергә, ә инде дүртенче сыйныфта аларның сүзлек запасы 1167 сүзгә җитәргә тиеш.
Комплект һәрбер эшчәнлекне оештыру өчен төсле, матур күрсәтмә һәм таратма рәсемнәр, битлекләр, аудиоязма, бармак театрын үз эченә ала. Болар барысы да балаларның сүз байлыгын, сүзләрне отып калу аша хәтер, зиһенен үстерә һәм иң дә отышлысы – гади диалогта катнаша белү күнекмәсен үстерә.

Яңа программа нигезендә балаларны татарча аралашырга өйрәтү бурычы тора. Шуңа да аның тагын бер мөһим таләбе: төркем тәрбиячеләренең дә көнкүреш дәрәҗәсендә татарча белүе. Бакчабызда рус телле тәрбиячеләр белән укулар үткәрдек. Балаларны каршы алганда ягымлы сүзләр белән каршы алырга өйрәттек. Хәзер алар үзләре турында гади генә җөмләләр төзи беләләр. Саннарны, төсләрне, атна көннәрен,  үзләре турында кечкенә диалог төзергә өйрәнделәр. Тәрбиячеләр УМК дагы лексик минимумнарны балалар белән кабатлыйлар,  эшчәнлектә куллана алалар.Аларның татар телен белүләре эштә бик уңайлы йогынты ясый. Төркемдә эшләүче рус телле тәрбиячеләр эшчәнлектә өйрәнгән сүзләрне, балалар белән үткән материалны кабатлый алалар. Тәрбиячеләр татар телен бик кызыксынып өйрәнделәр. “Ана теле” сайтында теркәлеп үзләренең белемнәрен тикшерделәр.

Балалар бакчасында татар төркемнәре  булуга карамастан, рус мохите хөкем сөрә. Тәрбиячеләр татар булса да, бөтен бала аңласын өчен русча сөйләшергә мәҗбүр. Балалар да үзара  рус телендә аралаша.  Чөнки күпчелек әти-әни гаиләдә туган телдә сөйләшми, шуңа да бакчага рус телле балалар килә. Минемчә, өйдә татарча аралашкан бала ана телен онытмый. Шулай ук ата-ананың телгә мөнәсәбәте нинди, баланыкы да шундый.  Балам үз ана телен белергә тиешдигән фикердәге ата-аналар, кызганыч ки, еш очрамый. Тәрбияченең үзенә генә баланы татарча яхшы итеп сөйләшү дәрәҗәсенә җиткерү мөмкин түгел, моңа гаиләнең дә ярдәме кирәк. Алар безгә йөз белән борылсыннар, туган телне бөтенебез дә бер дәрәҗәдә яратсак иде .

Бүген мәктәпкәчә тәрбия учреждениеләрендә эшләүче татар теле тәрбиячеләре алдында торган бурычларның иң мөһиме – рус телле балаларга татар теле өйрәтү, аларны халкыбызның тарихы, матур йола, гореф-гадәтләре, милли бәйрәмнәре, мәдәнияте белән таныштыру. Бу эшне төрле методик алымнар белән оештырырга мөмкин:

  • балалар белән сөйләшү;
  • аерым темага әңгәмәләр үткәрү;
  • тәрбияченең сәнгатьле итеп укуы һәм әдәби телдә сөйләве;
  • балаларның үзләреннән сөйләтү;
  • дидактик уеннар уйнау;
  • тизәйткечләр, санамышлар, табышмаклар, халык мәкальләреннән файдалану һәм башкалар.

Ноябрь аенда гына ачылуга карамастан безнең бакчада ата-аналар белән бергәлектә “Халыкара туган тел көне”, “Нәүрүз” бәйрәме, “Тукай безнең йөрәкләрдә” бәйрәмнәре булып узды. Шәһәрдә уздырылган “Татар кызы”, Г.Тукайга багышланган  шигырь бәйгесендә , “Умырзая” региональ конкурсында катнаштык. Балаларга һәм әти-әниләргә мондый чаралар, бәйрәмнәр бик ошый. Чөнки балалар төрле яклап ачылалар, үзләренең осталыкларын, сәләтләрен, тел белүләрен күрсәтәләр.

Татар телендә дөрес сөйләшергә өйрәтү өчен, балаларны кызыксындыра алырлык аралашу даирәсе булдыру, сюжетлы уеннар оештыру, гомүмән, баланың актив сөйләмен үстерү зарур. Сөйләшергә өйрәтү өчен баланы мөмкин кадәр күбрәк аралашуга җәлеп итәргә кирәк.Балалар бакчаларында заманча методик алымнар һәм  чаралар куллану, татарча мультфильмнарны, электрон ярдәмлекләр, аудио һәм видеоматериаллар кулланып белем һәм тәрбия бирү моңа зур этәргеч булып тора.

Белем бирү эшчәнлекләренең темасы баланың сөйләм телен камилләштерү максатын күздә тотып төзелгән.Аудиоматериал һәм мултипликацион сюжетлар һәр эшчәнлектә дә  кулланмый. Кулланылган очракта да эшчәнлекнең  бер өлеше булып бара. Шулай ук эшчәнлектә без төрле уеннар уйныйбыз.”Бармак уеннары”, “Шалкан әкияте” театры, “Яшелчә”, “Кием”, “Савыт-саба”, “Уенчык” кибете уеннары, битлекләр белән уеннар. Эшчәнлектәге өйрәнгән сүзләрне тагында ныграк ныгыту, балаларны кызыксындыру өчен үзебез ясаган дидактик уеннар кулланабыз. Эшебездә балалар белән җырлы-биюле уеннарны да бик яратып кулланабыз. М-н: “Бар матур бакча”, “Бу өй матур, бу өй зур”, “Төсле туп” һ.б.

Балаларның төп эшчәнлеге уен. Уен технологияләрен куллану балаларның иҗат мөмкинлеләрен ача, мөстәкыйльлекләрен арттыра, оештыру сәлатләрен үстерергә ярдәм итә. Тәрбиячеләр ял минутлары,  хәрәкәтле,  дидактик уеннарны әзерләгәндә К.В. Закирова, Л.Р. Мортазина “Балачак- уйнап-көлеп үсәр чак” Казан – 2012, К.В. Закированың “Уйный-уйный үсәбез” – Казан – “Мәгариф” нәшрияты –2005, М.Ф. Кашапованың “Иң татлы  тел, туган тел” -  Казан “Мәгариф” нәшрияты – 2004  методик китапларын  кулланалар.

Безнең максатыбыз һәрбер баланың татарча сөйләшә алуына ирешү. Моның өчен УМК киң кулланыла, ягъни, без ана телендә мультфильмнар карыйбыз, хикәяләр, әкиятләр укыйбыз һәм балалар белән бергә эчтәлеген сөйләп карыйбыз,сюжетлы-рольле, хәрәкәтле һәм түгәрәк  уеннар уйныйбыз. Җырлар өйрәнәбез , шигырьләр ятлыйбыз. Картиналар буенча хикәяләр төзергә өйрәнәбез. Сәнгатьле сөйләм, кычкырып уку, хикәя төзеп сөйләу кебек эшләрне башкарганда  авазларны дөрес әйтү беренче урынга куела.

Алда әйтеп үткәнчә, бала ана телендә камил сөйләшергә өйрәнсен өчен гаиләдә дә эшне дәвам итәргә кирәк. Шуңа күрә без әти-әниләр белән бергәләп эш алып барырга омтылабыз. УМК составына кергән мультфильмнарны өйдә карарга биреп җибәрәбез. Балалар бакчасында өйрәнгән шигырьләрне ныгыту өчен өйгә алырга тәкъдим итәбез. Бергәләп эшләсәк , зуррак нәтиҗәләргә ирешербез дип өметләнәбез.

Туган телдә сөйләшергә өйрәтү гаиләдә башлана һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә дәвам итә. Ул балаларга ана телендә тәрбия һәм белем бирү өчен мөмкинлекләр тудыру, халкыбызның рухи байлыгына, мәдәниятенә якынайту шартларында алып барыла. Мәктәпкәчә учреждениеләр, мәгариф системасының беренче баскычы буларак, нәниләрне туган телгә өйрәтүдә башлангыч роль уйный.

Бүгенге көндә икетеллелек өчен уңай шартлар тудыру дәвамлы булырга тиешлегенә шигебез юк.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Сөйләшсәк тә төрле телләрдә"

конспект праздника совместно с родителями, о Дружбе народов.Здесь танцы башкир, татар, песни чуваш и игры народные...

«Укыту-методик комплектларны кулланып балаларны татар һәм рус телләренә өйрәтүдә яңа караш» (ата-аналар җыелышы)

Татарстан Республикасының  белем бирү системасына куйган төп бурычы – иҗади фикерләүче, инициативалы, иҗтимагый тормышта актив катнашучы, белемле, ике дәүләт һәм чит телләрдә дә иркен сөйләшеп ар...

«Балаларны татар һәм ана телләренә өйрәтүдә ИКТ уеннар һәм интернет чыганаклар” «ИКТ игры и интернет ресурсы в обучение детей татарскому и родному языку»

laquo;Балаларны татар һәм ана телләренә өйрәтүдә ИКТ уеннар һәм интернет чыганаклар” «ИКТ игры и интернет ресурсы в обучение детей татарскому и родному языку»...

Татар халык уеннары аша балаларның сөйләм телләрен үстерү.

1. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләмен уеннар (татар халык уеннары) аша үстерү, аралашу чарасы буларак татар телен үзләштерү өчен шартлар тудыру.2. Татар халкы белән горурлану хисләре тәрбияләү өст...