"Сөйләшсәк тә төрле телләрдә"
план-конспект занятия по музыке (подготовительная группа) на тему

конспект праздника совместно с родителями, о Дружбе народов.Здесь танцы башкир, татар, песни чуваш и игры народные

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon soylshsk_t_torle_tellrd.doc36.5 КБ
Реклама
Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >


Предварительный просмотр:

                 Сөйләшсәк тә төрле телләрдә.

                           Балалар ярым түгәрәккә кереп басалар.

Бала. Татар җире син күп милләтнең

          Туган җире,туган төбәге.

           Бар халыкның, бар бер теләге-

           Дуслык диеп тибә йөрәге.

Бала. Дус яшәсә җирдә тату булса

          Бар халыклар, барлык милләтләр

           Исән- имин булыр бу дөньялар,

          Сабыйлар да гөрләп үсәрләр.

Бала. Шат күңелләр тынып тормый

          Дуслар җыелган җирдә.

          Уйнагыз да, җырлагыз да.

          Бәйрәм бит бүген бездә.

                           Җыр “Татарстанга килегез”

Тәрбияче: Хөрмәтле кунаклар,балалар! Әйе, Татарстаныбыз бик бай. Бездә күп төрле милләт вәкилләре дус-тату яшиләр. Ә күршеләребездә мари, чуаш, удмурт, башкорт, рус халыклары яшиләр. Без аларны хөрмәт итәбез һәм бүгенге бәйрәмебездә күршеләребезнең тугандаш республика халыкларының фолклорыннан өзекләр күрсәтәбез. Иң башта минем беләсем килә, сез бу республикаларның башкалаларын беләсезме?

Уфа-,,,,,,,, ,Йошкар-Ола-,,,,,,,,,, , Чебоксар-,,,,,,,.,Казан-,,,,,,,,, , Мәскәү-,,,,,,, ,Ижау-,,,,, .

Беренче итеп бирегә башкорт кызларын чакырам.

                            Башкорт халык җыры  “Шәл бәйләдем”

Тәрбияче: Балалар мин сезгә хәзер музыка уен кораллары күрсәтәм. Менә шуларның кайсысы башкорт халык уен коралы? Әйе, курай! Әйдәгез, шул курай моңнарына бергә-бергә биеп алыйк әле.

                           Башкорт халык биюе “Карабай”

Тәрбияче: Мин әле башкорт халкының бер матур уенын да беләм. Ул  “Тирмә” диеп атала. Әйдәгез әле балалар шуны биеп, уйнап күрсәтик. Кайсы төркемнең тирмәсе тиз һәм матур төзелер икән.

                           Уен: “Тирмә”

Тәрбияче: Менә безнең бер кызыбыз чуаш халык киемен кигән. Син безгә берәр чыгыш башкарасыңмы әллә? Әйдә җырлап күрсәт әле.

                             Җыр: “Кай, кай Ивана”

Тәрбияче: Балалар әйдәгез,чуваш кызына үзебезнең татар шигырен бүләк итик әле.

                               Күршеләр

                                      Вәсимә Хәйруллина сүзләре

Уң якта да күршеләр,

Сул якта да күршеләр,

Безнең күршеләр барсы да

Менә дигән кешеләр.

Көн буена ничә тапкыр

Сорашабыз хәл- әхвәл.

Шатлык – кайгы уртаклаша

Күршеләрең иң әвәл.

Күрше кызы, малайлар,

Туганнар кебек якын

Безне өлкәннәр өйрәтә,

Хакларга күрше хакын.

Тәрбияче: Рәхмәт Ләйлә. Әйе күршеләр белән дус,тату яшәү үзе бер бәхет. Менә безнең күршеләребез марилар. Әй, кунаклар җыелса, матур итеп такмаклар җырлыйлар.

                                  Такмаклар

Ай күңелле, күңелле

Бергә - бергә күңелле

Дуслар белән уйнавы да,

Җырлавы да күңелле.

Ой тарата, тарата

Маторөйдер тарата.

Матоа өйдер тарата да

Шкан вуден натая.

Ой весела, весела

Чыле вера весела

Шке весела ясыйыш са,

Веге лист весела.

Тәрбияче: Афәрин.Ә сез беләсезме соң,мари халкының “Ки- га- го” бер күңелле уены бар. Әйдәгез шуны уйнап алыйк әле.

                                Уен “Ки –га –го”

Тәрбияче: Балалар, мари көйләренә дә бер биеп алыйк инде.

                              Бию: Мари халык биюе.

Тәрбияче: Менә шулай безнең балаларыбыз  күрше милләт иҗатлары белән дә кызыксыналар. Ә алар безнең татар җырларын, биюләрен  дә үз итәләр.Әгәр дә кичәбездә  татар җыры яңгыраса бик уңышлы булыр, чөнки тиздән татар композиторы Салих Сәйдшнең туган көне бит.

                             Җыр “Җәй айлары”

Тәрбияче: Менә сезнең алдыгызда дүрт милләт вәкиле басып тора.Алар үзләренә иптәш алып чыгалар.Кайсы халык музыкасын ишетәсез, шул түгәрәк ясап бии башлый.

                                Түгәрәктә бии.

Балалар ярым түгәрәккә басалар.

Тәрбияче: Менә шулай бар милләтләр бик дус – тату яшиләр. ТАТАРСТАН – уртак йортыбыз, туган йортыбыз диләр.

Бала: Төрле телдә сөйләшсәк тә

          Уйлар, хыяллар уртак.

           Барыбызга рәхәт булыр

           Дус – тату, тыныч булсак.

                              Җыр “Дуслык турында җыр”

     

4 нче «Шаянкай» балалар бакчасы

“Сөйләшсәк тә төрле телләрдә..”

Мәктәпкә әзерлек төркемендә фольклер кичә

Әзерләделәр:

Тәрбияче:

Павлова Л.А.

Музыка җитәкчесе:

Гараева Г.Г.

Яр Чаллы, 2010


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Татарча сөйләшәбез” укыту методик комплектының “Без инде хәзер зурлар, мәктәпкә илтә юллар” проекты буенча рус телле балаларга татарча өйрәтү эшчәнлеге.

Тема: “Мин Тәрбияче”Максат: балаларның аралашуларына мөстәкыйль эшчәнлекләре нәтиҗәсендә ирешү.Бурычлар: сөйләмне аралашу чарасы буларак камилләштерү, файдалана белү күнекмәләрен өйрәтү.Мөстәкыйль фик...

Балаларны дәүләт телләренә өйрәтү

Туган телдә сөйләшергә өйрәтү гаиләдә башлана һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә дәвам итә. Ул балаларга ана телендә тәрбия һәм белем бирү өчен мөмкинлекләр тудыру, халкыбызның рухи бай...

Дөньяда телләр күп, туган тел була бер генә.

Туган тел проекты буенча конспект эшләнмәсе....

Дөньяда телләр күп, туган тел була бер генә.

Туган тел проекты буенча конспект эшләнмәсе....

Дәүләт телләре.

Татарча да яхшы бел,урысча да яхшы бел!...

Балалар бакчасында халыкара телләр көне

Балалар бакчасында күңел ачу кичәсе....