Ата-аналар өчен консультация
консультация

Вильданова Гульназ Наиловна

Ата-аналар бала өчен җаваплы

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ata_analar_bala_ochen_zhavaply.docx161.71 КБ

Предварительный просмотр:

Күп белүгә караганда да, аз белдереп, эзләнү орлыгын

салу һәм эзләнгәнен табарга юллар күрсәтү – мөгаллим

бирә торган хезмәтләрнең иң кадерлесе, иң зурысыдыр.

                                                                     Галимҗан Ибраһимов

Ата – аналар балалары өчен җаваплы.

Кайбер ата-аналар бала тәрбияләү өчен вакыт җитмәүне, кайберләре ничек тәрбияләргә белмәүне сәбәп итәләр. Хәзерге болгавыр чорның үзгәрешләре, гаиләдә ата-аналарның бала тәрбияләвенә тискәре йогынты ясый. Бала әти-әнисе белән аз аралаша, күбрәк компьютер каршында утыра, хәтта дуслары белән дә ул Интернет челтәре аша гына сөйләшә. Ә ата-ананы исә, ничек эш урынында калырга, кешедән калышмыйча киенергә, ашарга-эчәргә, машина алыштырырга, кайберләрен хәтта ничек байлык тупларга, дигән уй күбрәк борчый. Бүгенге көндә күпчелек ата-ананың тәрбия мәсьәләләренә исе дә китми, күбесе вакыт-вакыт кына, ә кайберләре бөтенләй балаларны тәрбияләү белән шөгыльләнмиләр. Ә бит тәрбияче берүзе генә гаилә тәрбиясен алыштыра алмый.

Балалар - гаиләнең көзгесе. Шәхси үзенчәлекләре булуга карамастан, балаларда гаиләнең холкы чагыла.

Закон ата- аналарга балаларын тәрбияләү җаваплылыгын йөкли. Шул җаваплылык тойгысы әти һәм әнине тәҗрибәле педагогларга киңәш сорап мөрәҗәгать итәргә, өстәмә педагогик әдәбият укырга мәҗбүр итә. Педагогик белем булмау ата – аналарны бала тәрбияләү җаваплылыгыннан азат итми.

Гаиләдә үзара мөнәсәбәтләрне җайга салганда әхлак һәм хокук нормалары бик тыгыз үрелә. Ата – аналарның хокуклары да, бурычлары да бар. Алар үзара бик нык бәйләнгән. Бурычларын үтәп, ата – аналар баланы шәхси тәр бияләү хокукын тормышка ашыралар. Ата – аналарның хокуклары балалар мәнфәгатьләренә каршы килеп тормышка ашырыла алмый.

Ата – аналар тәрбия эше белән шөгыльләнүне үз эшләре итеп кенә карый алмыйлар. Бу аларның иҗтимагый һәм дәүләткүләм бурычлары, моның өчен алар закон каршында шәхси җавап бирәләр. “Мине ничек тәрбияләгәннәр, мин дә шулай тәрбиялим” дигән караш һәрвакыт дөрес караш түгел. Әлбәттә, элекке тәҗрибә әһәмиятле, әмма шартларның үзгәрүен, мәгьлүматның артуын һәм башка нәрсәләрне исәпкә алмый ярамый

Балалар үскән саен, аларның белемнәре дә, танышлары да арта. Мондый күренеш табигый хәл. “ Кечкенә баланың мәшәкате дә кечкенә, балалар зурайгач мәшәкате дә арта” дип халык бик дөрес әйткән.

Үз балаларының ни белән кызыксынуларын, аларның даими шөгыль һәм ял итү урыннарын белгән, тәрбияче, иптәшләре һәм аларның гаиләләре белән бәйләнештә булган ата – аналар балаларының ничек яшәгәнен күреп торалар. Моңа үз гаиләңдәге ышаныч һәм дуслык халәте дә, яшьтән өйрәтелгән режим һәм тәртипкә гадәтләнү дә ярдәм итә.

Ата – аналар балаларны хата ясаудан саклап калырга тели. Аларның омтылышлары табигый. Моны эшләргә мөмкинме? Күп нәрсәне мөмкин, ләкин бөтенесен дә түгел. http://nina-naberejnih.ucoz.net/766e2cdd9ffd.png

Ата – ана кайвакыт үзенчәлекле, кабатланмас шәхес тәрбияләүнең әһәмиятен аңлап бетерми. Балаларны еш кына үзләре теләгән калыпка кертергә, башкалар кебек итеп тәрбияләргә тырыша. Иҗади шәхес тәрбияләү балаларда үз - үзенә, үз теләкләренең тормышка ашыру мөмкинлегенә, кешенең язмышы үз кулында икәнлегенә, уңышсызлыкның күбесенчә ялкаулыктан килүенә ышаныч тудыра.

Гуманистик психологиянең талантлы вәкилләренең берсе булган А. Маслов узган гасырның урталарында шәхесне актуальләштерү һәм камилләштерү турындагы тәгълиматка нигез салган. Аның фикеренчә, кешенең эчке табигате яхшылыкка, изгелеккә омтыла. Шуңа күрә балаларның терәк – уйлары ата – аналар, педагоглар тарафыннан басылырга дучар булмаска, кире кагылмаска тиеш.

Еш кына, киләчәк бүген төзелә диләр. Ата – аналар аны төзүдә катнашып, тагын бик әһәмиятле бер эш башкара – яшь буынга тәрбия бирә, иртәгесе көн төзүчеләрен әзерли. Әйе, иртәгесе көн өчен барыннан бигрәк ата – аналар җаваплы.

Ата-аналарга киңәшләр

1. Балагызның үзегез кебек яки сез теләгәнчә булуын көтмәгез.Аңа үзегез кебек булырга түгел, ә үзенчә булырга ярдәм итегез.

2. Баладан аңа эшләгән эшләрегез өчен түләү таләп итмәгез.Сез аңа тормыш бирдегез, ә ул моны ничек түләсен? Ул башка кешегә тормыш бирәчәк һәм бу –табигать законы.

3. Аның проблемаларына югарыдан карамагыз, аңа яшәү сезгә караганда да авыррак булырга мөмкин, чөнки баланың тормыш тәҗрибәсе бик аз була.

4. Бала - тормыш биргән иң кыйммәтле бүләк.Аны сакларга һәм камилләшергә ярдәм итәргә кирәк.

5. Балагыз нинди булуына карамастан яратыгыз - талантсыз булса да, уңышларга ирешә алмаса да. Аның белән бергә булуыгызга куаныгыз, чөнки бала – иң зур шатлык.

6. Баланы йокыдан тыныч кына уятыгыз, ул сезнең елмаюыгызны күрсен һәм йомшак тавышыгызны ишетсен, иртәдән үк баланы юк-бар өчен шелтәләмәгез.

7. Балагызны ашыктырмагыз. Вакытны дөрес бүлү - сезнең эшегез.

8.Баланы балалар бакчасына озатканда аңа уңышлар теләгез, ягымлы сүзләр әйтегез.

9.Баланы балалар бакчасыннан тыныч каршы алыгыз.Әгәр ул ни өчендер ярсыган, сезнең белән борчуларын бүлешергә тели икән, аны тыңлагыз.

10.Баланың борчылганын күрсәгез, тик ул борчылуын сезнең белән уртаклашырга теләмәсә, сорашмавыгыз хәерлерәк. Бала тынычлансын, үзе үк барысын да сөйләр.

11.Балага мөстәкыйль шөгыльләнергә мөмкинлек бирегез.Әгәр сезнең ярдәм кирәк булса, сабыр булыгыз.Аңа борчылмаска кушыгыз, уңышларын күрегез, мактап алыгыз.

12.Җыелган ачуыгызны баладан алмагыз, картлык көнегезгә әче икмәк әзерләмәгез.Чөнки ни чәчсәң, шуны урырсың.

Баланың шәхес булып формалашуы, иң беренче чиратта, гаилә тәрбиясенә бәйләнгән.Ата-ана -төп тәрбияче. Тәрбия кылу өчен үзеңә тәрбияле булырга кирәк.

Ата-аналарга киңәшләр


Ата – аналар көндәлегенә.

Кайбер ата – аналарның телләреннән түбәндәге сүзләр төшми: ”Мин нәрсә әйттем?..”, “Нәрсә кушсалар, шуны эшлә” һ.б. Бу гади сүзләр генә түгел. Бу -тәрбияләү методлары (алымнары). Әти - әниләр үзләрен боерык бирүче дип, ә баланы гаепләргә кирәк дип уйлыйлар.

Гаилә “колы”н ирекле шәхес булып формалаша алмавын алар белмиләр, яки уйлап та карамыйлар.

Җәза бирү һәм аны мәҗбүр итү тәрбия өлкәсендә бары тик начарлык кына китерә. Аңа боерык биреп буйсынса да, ул үзенең фикерендә кала. Ул чын күңеленнән эшләмәсә, алдар, үзенең чын йөзен яшерер (битлеген билгеле бер вакытка кадәр салмас).

Шулай итеп ул тормыштан ямь, тәм таба алмас, ул үз туган йортында барысыннан да үзенең серен яшерер; яшерен, астыртын булыр, иптәшләре белән аралашудан качар,  читләшер (ялгыш сүз әйтермен дип курка).

Тәрбия өлкәсендә төп алым – ул ышандыру. Моның өчен аны ышандырырлык итеп, үзегезнең яхшы якларыгызны күрсәтергә тырышыгыз, аның белән аралашыгыз. Шул вакытта гына сезнең уегыз аның уе белән, сезнең теләкләрегез аныкы белән тәңгәл киләчәк

Әти - әниләргә киңәшләр.

Гаиләдә балага ничек ярдәм итәргә?

Балага елмаюлы караш белән карагыз: ул табак – савыт юамы, дәрес хәзерлиме, барыбер;

Аны мактагыз, аркасыннан сөегез, башыгызны җилкәсенә куегыз,...;

Аның тәртибендә кечкенә генә яхшылык күренсә дә телдән мактагыз;

Һәрвакыт : “Син дөрес”, “Синең белән килешәм”, диегез. Бу балада хөрмәт тәрбияли;

Аңа бүләк бирер алдыннан, бүләкне дөрес кабул итүен булдырыгыз.https://ds04.infourok.ru/uploads/ex/0605/000f82dc-32717eb9/hello_html_m2a48f5da.jpg


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Балаларның математик күзаллауларын бергәләп үстерик” дигән темага ата-аналар өчен консультация.

Консультация для родителей о закреплении элементарных математических знаний в семье....

Ата-аналар өчен консультация "Сәламәт анадан - сәламәт бала туа..."

Сәламәт ана, сәламәт бала – сәламәт җәмгыятьнең нигезе....

Ата-аналар өчен консультация.

Ата-аналар өчен консультация. Балаларның сөйләмен үстерүдә әвәләүнең әһәмияте....

Ата-аналар өчен консультацияләр.

"Балалар бакчасы hәм гаилә бердәм булса" исеме астында чыгыш....

Шөгыльләрдә ял минутлары үткәрү. Ата- аналар өчен консультация.

Что же это такое - физкультминутки для дошкольников? Это время для веселья, стихов и движения. Чтобы детишки хорошо росли и развивались, им просто необходимы такие чудесные подвижные физкуль...

Ата- аналар өчен консультация: "Музыканың сихри тәэсире"

Турдыкулова Назлыгөл Надил кызы.Алабуганың 30 балалар бакчасының  музыка җитәкчесе.Без көндәлек тормышта заман җырларын тыңларга яратабыз.Безнең белән бер рәттән балалар да шул көйләрне тыңлап үс...

Әти-әниләргә консультация: Балаларны урамда йөргәндә тәртипкә өйрәтү (ата-аналар өчен консультация)

Балаларны урамда йөргәндә тәртипкә өйрәтү (ата-аналар өчен консультация)...