«Тәрбия нигезләре» ата-аналар өчен консультация
консультация

Нуретдинова Гульзида Махсумовна

Бала тәрбияләүдә иң җаваплы чор 7 яшькә кадәр,чөнки әхлаклылык сыйфатларының нигезе нәкъ шушы вакытта салына.Димәк,үз-үзеңне тоту,аралашу күнекмәләре бирү гаиләдә,балалар бакчасында башлана.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл trbiya_nigezlre.docx13.74 КБ

Предварительный просмотр:

«Тәрбия нигезләре»

ата-аналар өчен консультация

   Бала тәрбияләүдә иң җаваплы чор 7 яшькә кадәр,чөнки әхлаклылык сыйфатларының нигезе нәкъ шушы вакытта салына.Димәк,үз-үзеңне тоту,аралашу күнекмәләре бирү гаиләдә,балалар бакчасында башлана.

    Гаиләдә нигез итеп салынган күнекмәләр балалар бакчасында тагын да үстерелә,камилләштерелә.

Әйдәгез, иң элек гаилә тәрбиясе бирү кануннары белән танышып китик.

   1 нче канун. Ул — «Баланы ничек бар, шул килеш кабул итегез» дип атала.

 Табигать яшь баланың нәселдәнлек геннарына дистәләрчә, йөзләрчә буыннар туплаган сыйфатларны да куша. Шуңа күрә бер үк гаиләдә матур, акыллы, сәламәт һәм аңа капма-каршы бала туарга мөмкин. Бары тик ата-ананың эчкерсез мәхәббәте генә берәүләргә үзенең матурлы¬гын һәм сәламәтлеген сакларга һәм үсте¬рергә, ә икенчеләренә табигый кимчелеклә¬рен күркәм сыйфатларга әйләндерергә мөмкинлек бирә.

  2 нче канун. «Бала үз ха¬таларын танырга өйрәнсен» дип атала.

      Бала тормышына тук¬таусыз тыкшынмагыз. Һәр вак-төяк өчен бор-чып торсаң, ул үз гамәлләренә бәя бирә ал¬мый башлаячак. Бала үзе кылган хаталарның ачысын татысын, яхшыны яманнан аерырга өйрәнсен.

3 нче канун. «Карарларны ялгыз кабул итмәгез».

Ата белән ана уртак фи¬кергә ирешкәндә генә карар кабул ителергә мөмкин. Балалар мәктәп яшенә җиткәч, алар¬ны да фикер алышуларга җәлеп итәргә кирәк. Тора-бара алар гаиләдә хәлиткеч сүзне әйтү хокукы да алырга тиеш.

     4 нче канун. «Ата-аналар-ның шәхси үрнәге — балаларга тәрбия бирүдә төп шарт».

     Гаиләдә шау-шулы ни¬заг аеруча зарарлы: балалар алардан өлкәннәргә караганда күбрәк зыян күрә. Һәрнәрсәдә ата-ананың шәхси үрнәге кирәк. Әти кеше тәмәке тартса, яшүсмерләрне тәмәке тартудан тыю кыен. Әни кеше пөхтә киенмәсә, кыз баладан җыйнаклыкны таләп итеп булмый. Бу хакта Лев Толстой: «Үзебез¬не тәрбияләмичә генә балабызны тәрбия¬ләргә тырышсак, тәрбия катлаулы һәм кыен эш булып күренәчәк. Әгәр инде башкаларны үз үрнәгебез белән тәрбияли алачагыбызны аңласак, бу мәсьәлә көн тәртибеннән төшеп калачак», — дигән.

 5 нче канун. «Барысы ту¬рында да ачыктан-ачык сөйләгез һәм четерек¬ле сораулар бирүчегә дә ышаныч күрсәтегез».

 Әйе, балалар белән ачыктан-ачык сөйләшергә кирәк. Аларны эше¬гезгә, акча бүлүгә, чираттагы ялны үткәрүгә кагылышлы әңгәмәләрдә катнаштырыгыз. Бәхәсләшкән чакта да балаларга хөрмәт сак¬лагыз. Апарның үз фикерләре, үз инанулары барлыкка килүгә шатланыгыз. Үзегезнең хак-сызлыгыгызны таный белегез. Бала зур тор¬мышка чыгар алдыннан гаиләдә менә шулай беренче сынау үтә.

6 нчы канун. «Балага юмартланып бүләкләр яудырмагыз».

Еш кына бала безне бүләкләр сорап аптырата. Баланың нәфесен чикли белергә өйрәнегез. Артык күп бүләкләр баланы боза, аңарда бары тик таләп итү их¬тыяҗы гына барлыкка килә. Балачакта үз те¬ләкләре белән идарә итәргә өйрәнмәгән кеше иҗтимагый таләпләр белән низагка керә: укырга да, эшләргә дә теләми. Шунысын да әйтергә кирәк, бүгенге көндә кешелек ки¬чергән экологик һәм әхлакый кризис кеше¬ләрнең үз ихтыяҗларын чикли алмавыннан ки¬леп чыккан.

 7 нче канун. «Гаилә эшлә¬рен бергәләп башкарыгыз».

 Гаиләдә вазифаларны бүлү зарур. Әни кеше өйдә хезмәтче булырга тиеш түгел. Балаларны яшьтән үк чисталыкка өйрәтү мөһим. Өй җыештыруның билгеле бер кагыйдәләрен урнаштырырга кирәк һәм аны гаиләнең һәр әгъзасы төгәл үтәргә тиеш.   Өйдә төгәл режим саклансын. Билгеле бер вакытта ашап алу, саф һавада йөреп керү, ял итү, йокларга яту зарур.

  8 нче канун. «Балагызның дуслары өегезгә дә килсен».

 Балагызның дуслары өчен өегезнең ишекләре һәрчак ачык торсын. Балаларга ышаныч күрсәтергә, аларны мөстәкыйльлеккә, җаваплылыкка өйрәтергә кирәк. Әгәр гаиләдә бер-береңә яхшы мөнә¬сәбәт урнашса, балалар ата-аналары белән барысын да ачыктан-ачык сөйләшергә өйрәнә.

Хөрмәтле әти-әниләр! Әйдәгез балаларыбызны әдәпле,инсафлы итү өчен,барыбыз бергәләшеп тырышыйк.Аларны мәрхәмәтле,тыйнак булырга,яхшыны начардан аерырга,тирә-юньдәге матурлыкны күрә һәм саклый белергә,җыеп әйткәндә,чын мәгънәсендә әдәпле булырга өйрәтик.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Балаларның математик күзаллауларын бергәләп үстерик” дигән темага ата-аналар өчен консультация.

Консультация для родителей о закреплении элементарных математических знаний в семье....

Ата-аналар өчен консультация "Сәламәт анадан - сәламәт бала туа..."

Сәламәт ана, сәламәт бала – сәламәт җәмгыятьнең нигезе....

Ата-аналар өчен консультация.

Ата-аналар өчен консультация. Балаларның сөйләмен үстерүдә әвәләүнең әһәмияте....

Тәрбия нигезләре.

Тәрбия буенча кагыйдәләр....

Ата-аналар өчен консультацияләр.

"Балалар бакчасы hәм гаилә бердәм булса" исеме астында чыгыш....

Шөгыльләрдә ял минутлары үткәрү. Ата- аналар өчен консультация.

Что же это такое - физкультминутки для дошкольников? Это время для веселья, стихов и движения. Чтобы детишки хорошо росли и развивались, им просто необходимы такие чудесные подвижные физкуль...

Әти-әниләргә консультация: Балаларны урамда йөргәндә тәртипкә өйрәтү (ата-аналар өчен консультация)

Балаларны урамда йөргәндә тәртипкә өйрәтү (ата-аналар өчен консультация)...