"8 марта".
план-конспект занятия по музыке (старшая группа) на тему

Гильмутдинова Халиса Ризатдиновна

Сценарий праздника " 8 марта" для старшей группы детей, на татарском языке.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon starshaya_gruppa_8_marta.doc67 КБ
Реклама
Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >


Предварительный просмотр:

Әни җирдә иң газиз кеше

(Зурлар төркеме өчен 8 Март бәйрәме сценариясе)

Катнашалар:

Зурлар: Алып баручы

               1 нче Администратор

Балалар: Кыз бала

                 Әни

                 Әти

                 2 нче Администратор (бала)

                 Гувернант кызлар

                 Модель кызлар

                 Чегәннәр

                 Солдатлар (малайлар)

Музыка яңгырый. Балалар залга кереп, ярымтүгәрәк ясап басалар.

Алып баручы залдагы кунакларны 8 Март бәйрәме белән котлап, тәбрикләү сүзләре әйтә.

Алып баручы: Хәерле кич хөрмәтле әниләр, ак яулыклы әбиләр, кунаклар һәм бакчабызның барлык апалары! Сезне чын күңелдән якынлашып килүче язның беренче бәйрәме – 8 Март бәйрәме белән котлыйбыз! Балаларыгызның бүгенге чыгышы сезгә бәйрәм бүләге булсын!

Туган-үскән җирем искә төшсә,

                                     Күз алдыма килә әнкәем.

 Сандугачлар сузып сайрар чакта

                                     Әниемә кайтам һәр җәен.

                                     Яз яктыра аның каршында,

                                     Йөзләрендә күрәм ай нурын.

  Димәк, җирдә мин бәхетле кеше,

  Газиз әнкәм – иң зур байлыгым.

 Җир йөзенең бөтен матурлыгын

                                     Килә сезгә бүләк итәсе.

                                     Дөньядагы матур сүзләрнең дә

                                     Иң җылысын сезгә әйтәсе.

     Зур бәхетләр юлдаш булсын сезгә,

                                     Көнегезне шатлык бизәсен.

                                     Сәламәтлек – ярты бәхет диләр,

                                     Шушы бәхет читләп үтмәсен.

Зал уртасына балалар чыгып яз турында  шигырьләрен сөйлиләр.

1 бала: Нәрсә булган нинди шатлык бүген?

             Кояш үзе хәтта сөенә.

             Бәйләм-бәйләм нурын сибә җиргә,

             Нурлар бии бию көенә.

2 бала: Бәйрәм җиле кага тәрәзләргә,

             Яшьлек кайта җанга, дөньяга.

             Умырзая шыта бу мәлләрдә,

             Кар астында чишмә уяна.

3 бала: Карлар каплый әле кыр юлларын,

             Әмма вакыт язга әйләнде.

             Ямьле язлар белән җир йөзенә

             Аяк баса дөнья бәйрәме.

4 бала: Ручьи шумят, сверкают,

             Звенят и тут, и там.

             Настал весенний праздник

             У наших милых мам.

5 бала: Күктән кояш елмаеп

             Мул сибә җылы нурлар.

             Тама шаян тамчылар

             Көйләп күңелле җырлар.

Яз турында җыр җырлана («Яз килгән»). Җырдан соң

балалар әниләренә багышлап шигырьләр сөйләүен дәвам итәләр.

6 бала: Пусть солнышко ласково светит,

             Пусть птицы встречают зарю!

             О самой чудесной на свете –

             О маме своей говорю!

7 бала: Как много их, добрых и нежных,

             Сегодня на праздник пришло.

             Для них расцветает подснежник,

             И солнышко дарит тепло.

8 бала: Җир йөзенә шаулап язлар килә,

              Табигатьнең гүзәл бер яме.

              Яз бөресе белән бергә ачыла сыман

              Газиз әнкәйләрнең бәйрәме.

9 бала: Әни! Әни! Синнән башка тагын

              Кем бар шундый бала бәгырьле!

              Кояш җиргә берәү булган кебек,

              Син дә безгә шулай кадерле.

10 бала: Рәхмәт яусын безнең әнкәйләргә

                Алардадыр бөтен авырлык.

                Әнкәйләргә якты йолдызлардан,

                Я кояштан һәйкәл салырлык!

11 бала: Җырым бүләк итәм, әнием сиңа,

               Онытылмас гомер-гомергә.

               Бу җырымны сиңа багышладым,

               Җырлыйм аны сиңа бүген дә.

Балалар әниләренә багышлап җыр башкаралар («Бәйрәм җыры»). Җырдан соң урындыкларга утыралар.

Алып баручы: Күптәндерме, әллә күптән дә түгел бугай,

                           Шундый бер кызыклы хәл булган.

                           Матур тату гаиләдә

                           Шаян, шук бер кыз туган.

Бу шаяру, бары бер әкият. Ләкин монда чын хаклыкка бары бер адым. Безнең тамашаны карап һәрбер әни үзе өчен зур сабак алсын.

Сценка. Декорация: өй эче күренеше. Әти кулына газета тотып утыра. Әни телефон янында урындыкта утыра. Кыз бала идәндә кубиклар белән һәм курчак белән уйный. Шулвакыт телефон шалтырый. Әни трубканы ала.

Әни: Алло! Ой, привет, дустым! Күптән безгә шалтыратканың юк! Бәлки кунакка килерсең? Эшең күп дисеңме? Шулай шул... Ашарга пешерәсе, кер юасы бар...

Кыз бала әнисе янына килә.

Кыз бала: Әни, әни! Әни дим... Уйнап туйдым, әкият укы әле миңа! Әни, әни!

Әни: Тукта әле, кызым, бар әтиең янына!

Кыз авыр сулап куя,  әнисенең косметичкасын алырга тели. Ләкин әнисе йомшак кына кыз баланың кулына суга.

Әни (телефоннан сөйләшә): Кофта алдым, дисеңме? Нинди төстә? Кызыл?... О,матур булган! Шулай мени? Үкчәсе биекме соң? Минем дә шундый туфли киясем килә. Ярар пока!..

Әни трубканы куя.

Кыз бала: Әни, миңа күңелсез.

Әни: Ах, кызым, минем вакытым юк. Кер юасым бар, бар әтиең янына.

Әни чыгып китә.

Кыз бала әтисе янына килә, аның җиңеннән тарта.

Кыз бала: Әти, әти!.. Әйдә минем белән уйна әле!

Әти: Это все потом, доченька,

          Ты сходила бы погулять.

          Мне же надо очень срочно

          Всю рекламу дочитать.

          И футбол сегодня будет!

(Гордо): Я – болельщик «Спартака»!

                Мы в индейцев поиграем

                Завтра вечером. Пока!

Әти чыгып китә. Кыз бала берүзе генә кала.

Нәрсә эшләргә белмичә, аптырый.

Кыз бала: Нишләргә инде?

Алып баручы: Уйнаучы юк, караучы юк,

                           Мескен бала – бер үзе.

                           Җитми аңа – назлы караш,

                           Әнинең татлы сүзе.

                           Кызганмагыз вакытыгызны,

                           Бала өчен мөһим – игътибар!

                           Үсәр бала. Бәлки сезгә шунда

                           Ярдәме кирәк чыгар.

Алып баручы (балага дәшә): Инде нәрсә эшләргә,

                                                     Өйдә юк бит беркем дә?

Кыз бала: Утырам әле менә,

                   Белмим нәрсә эшләргә.

Алып баручы: Тукта, тукта, миндә бер фикер туды. Бәлки сиңа яңа әни эзләргәдер?

Кыз бала: Яңа әни эзләргә мин әзер. Ул мине бик-бик яратсын, минем белән көне буе уйнасын.

Алып баручы: Алай булгач сиңа «Изге эшләр оешмасы»на мөрәҗәгать итәргә кирәк. Анда төрле әниләр килә. Бәлки шуннан үзеңә ошаган әни таба алырсың.

Кыз бала: Ярый, мин шунда киттем.

Кыз бала артка кереп китә.

Алып баручы: Безнең кечкенә кызыбыз әнисен эзли торсын. Ә без, әйдәгез, биеп алыйк!

Күмәк бию башкарыла («Сапожок»).

Биюдән соң балалар урыннарына барып утыралар.

«Изге эшләр оешмасы» ачыла.

Уртага ике администратор чыга: тәрбияче һәм бер бала.

1 нче администратор (тәрбияче): Сенсация! Сенсация!

                                                             Бүген презентация!

                                                             Шаярыгыз, көлегез,

                                                             Оешмага килегез!

Сезнең өчен «Изге эшләр оешмасы» ачыла.

2 нче администратор (бала): Рәхим итегез, без сезгә ярдәм итәргә һәрвакыт әзер.

Кыз бала чыга.

Кыз бала:Исәнмесез! Мин өйдә беркемгә дә кирәк түгел. Миңа яңа әни табарга ярдәм итегез, зинһар!

Администратор-бала (телефон трубкасын алып): Алло, гувернант кызларны бирегә чакырыгыз!

Зал уртасына курчак тотып гувернант кызлар чыгып баса.

Администратор-тәрбияче: Әгәр сезгә үз эшегез белән китәргә кирәк булса, безгә генә шалтыратыгыз. Безнең гувернант кызлар сезнең балагызны ашатырлар, юатырлар, урамда уйнатырлар.

Кызлар «Курчаклар белән бию» башкаралар.

Кыз бала: Миңа няня кирәкми, миңа әни кирәк!

Кызлар кереп китәләр.

Администратор-тәрбияче (альбомын актара):

Менә әни-артистка,

          Җырларга оста, солистка.

              Өйләрегез моң белән тулыр,

                     Күңелегез һәрвакыт шат булыр.

Индивидуаль җыр башкарыла («Күгәрченнәр гөрләшәләр»).

Кыз бала: Миңа телевизордан гына күренә торган әни кирәк түгел.

Администратор-тәрбияче (альбомын карап):

Менә әни – топ-модель.

                                            Биле нечкә, аяк озын,

                                            Буе зифа каендай.

 Вак-вак атлап йөрүләре

Суда йөзгән аккоштай.

Музыка астында зал уртасында 3 кыз чыгып баса (модельләр).

Берсе шигырь сөйли.

Модель кыз: Заграничный журналлардан

                        Без фасоннар сайлыйбыз.

                        Необычный күлмәкләрдән

                        Подиумны яулыйбыз.

Мода күрсәтү.

Кыз бала: Топ-модель әни – матур!.. Ләкин ул чит илдән кайтып кермәячәк. Кирәкми миңа андый әни.

Алып баручы: Никадәр әни тәкъдим ителсә дә, безнең нәни кызыбызга берсе дә ошамады. (Залдагы балаларга мөрәҗәгать итә): Балалар, бәлки без ярдәм итәрбез? Нинди була соң ул әни? Әйдәгез әле әни рәсемен ясап күрсәтик әле кызга. Бәлки аңа сезнең рәсемдәге әни ошар?

Уен үткәрелә: «Кем тизрәк әни рәсемен ясый».

Уен өчен кирәкле әсбаплар: 2 мольберт, 4 бит кәгазь һәм 4 фломастер.

Уенның барышы: Алып баручы залдагы балаларны чакырып, аларга әни рәсемен ясарга тәкъдим итә.

Рәсемнәр ясалып беткәч, аларны кыз балага күрсәтәләр.

Кыз бала рәсемнәрне карый, тик кабул итми.

Балалар рәсемнәрен залда утыручы әниләренә бүләк итәләр.

Уеннар үткәрелә: «Әниләр белән».

Администратор-тәрбияче: Бераз ял иткәннән соң, эшебезне дәвам итәбез. (Альбомын карый): Менә табыш!.. Күпме әби, күпме оныклар тәрбияләнгән, иркәләнгән, назланган. Болар бит чын хәзинә!.. Бу әбиләр турында күпме матур шигырьләр язылган.

Балалар әбиләр турында шигырьләр сөйлиләр.

Шигырьләрдән соң әбиләр турында җыр җырлана («Минем әби»).

Кыз бала: Әбиле булу – бик яхшы. Тик миңа бит әни кирәк.

Администратор-бала: Телисең әни-чегән.

                                         Ул өйрәтер болыннарда

                                         Биеп күңел ачарга.

«Чегән биюе» башкарыла.

Кыз бала: Юк, юк!.. Кирәкми чегән-әни! Минем өйгә кайтасым килә. Үз әнием янына!

Кыз бала «Әни!» – дип кычкыра-кычкыра йөгереп чыгып китә.

Декорация алышына:өй эче күренеше.

Әни керә, креслога утыра.

Әни (тавышны ишетеп): Кем тавышы килә анда?

Әни кыз баланы күреп ала.

Әни: Ах минем зур кызым! Минем якты йолдызым! Без сине югалттык бит, кызым!.. Сине бик сагындык!..

Кыз бала: Әнием, мин дә сине бик сагындым! Мин сине берәүгә дә алмаштырмыйм, берәүгә дә бирмим, ишетәсеңме? Әнием мин дә сине бик-бик яратам!

Әни белән Кыз бала кочаклашалар.

Әкият шуның белән тәмамлана.

Алып баручы: Менә безнең әкиятебез тәмам, ләкин бәйрәмебез дәвам итә. Әкияттәге кебек бер сабый да читтән наз эзләмәсен, иркә-назларны үз әнисеннән тапсын.Чөнки киләчәктә алар безнең терәгебез. Ышанмыйсызмы? Менә үзегез күрегез.

Зал уртасына малайлар тезелеп басалар (солдатлар).

Дүртесе шигырь сөйли.

1 малай: Иминлекне, тынычлыкны

                Саклар өчен кирәк без!

                Әле кечкенә булсак та

                Әнигә зур терәк без!

2 малай: Атсын өчен Туган илнең

                Һәр таңы матур булып,

                Үсәбез көрәшче булып,

                Үсәбез батыр булып!

3 малай: Ил чигендә сакта торыр,

                Диңгез кичәр буын без!

                Хезмәтебездә Ватанга

                Тугрылыклы булырбыз!

4 малай: Гел кояш балкысын күкләрдә,

                Чыкмасын кап-кара болытлар!

                Тынычта яшәсен Җир-ана,

                Елмаеп уянсын балалар!

Малайлар җыр  башкаралар («Ты не бойся, мама!»).

Җыр беткәч, малайлар урыннарына барып утыралар.

Алып баручы: Ә хәзер әниләргә багышланган шигырьләрне тыңлагыз.

Индивидуаль шигырьләр сөйләнә. Шигырьләрдән соң балалар әниләренә багышлап җыр башкаралар («Зоренька»).

Алып баручы: Менә бүгенге әниләребезгә, әбиләребезгә, барлык хатын-кызларыбызга багышланган бәйрәм кичәбез үтеп тә китте! Барыгызга да исәнлек һәм иминлек теләп, сезнең белән саубуллашабыз!

Музыка яңгырый. Алып баручы белән балалар залдан чыгып китәләр.

Яр Чаллы шәһәре

11нче  “Йолдыз” балалар бакчасы,

1нче категорияле тәрбиячеләре:

Гильмутдинова Халисә Ризатдиновна

Гаетова Гөлара Ануровна


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

«Март – утро года». Приметы Марта

Март – утро года. Хотя и сердитым бывает, снегами да морозцем оборачивается, но весной пахнет. Ярко краснеют на белом снегу ветви вербы. На них чинно сидят серебристо-серые мохнатые «барашки». Призывн...

Сценарии 8 марта для дошкольников 8 марта в ДОУ.

Праздник отмечается в заранее украшенной комнате, где приготовлены сидячие места для бабушек и мам. Включается музыка, на небольшую сцену выходят 3 танцевальные пары, танцуют. Затем выходят остальные ...

Праздники с родителями. День 8 Марта "Ладушки - ладошки" Конспект развлечения «Ладушки - ладошки» к международному женскому дню 8 Марта» для младшей группы

Содействовать созданию обстановки общей радости, хорошего настроения, любви и нежного отношения к матери; поддерживать стремление детей к импровизации. Показать значимый для ребенка образ мамы....

8 Марта - праздник мам. Сценарий праздника 8 Марта для детей подготовительной группы детского сада

Данный материал может быть рекомендован для проведения праздника 8 марта в подготовительной группе детского сада....

"Солнышко будили" (сценарий утренника 8 марта во II младшей группе)_март 2016

Прошли метели и морозы, и пусть ещё далеко до первых весенних цветов, природа просыпается от зимнего сна... Но, почему "не просыпается, и не улыбается солнце"? А идём его будить?!...

Сценарий праздника 8 марта для детей младшей группы "День восьмое марта-праздник наших мам!"

Сценарий праздн ика 8 марта для детей младшей группы детского сада " День восьмое марта-праздник наших мам!"...