Праздник осени(на татарском языке)
методическая разработка по музыке (старшая группа) по теме

Праздник проводится в садиках осенью.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon prazdnik_oseni.doc33.5 КБ
Реклама
Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >


Предварительный просмотр:

Зал алтын хәтерләнеп,төрле төстәге яфлаклар белән бизәлгән.

           Музыка белән керү.

“Яфраклар бәйрәме” җыры башкарыла.

Җыр беткәч, залга Көз керә.

-Исәнмесез, нәни дусларым!Исәнмесез,кадерле кунаклар!Мин сезне сагынып килдем!

-Исәнмесез, Көз!

Алып баручы:

-Исәнмесез,Көз!Без дә сине сагынып көттек.Синең киләсеңне белеп,бәрәмгә әзерләндек.

Көз:

-Рәхмәт,балалар:

Алып баручы:

Көз килде,

Уңыш җыелды

Табын сый белән тулды

Рәхим ит дустым

Көзгә бәйрәмгә!

Көз:

Рәхим итегез

Көзге бәйрәмгә

Яфлаклар татып

Бер биек әйдә!

Яфраклар биюе” башкарыла

1)Дамир

Уңыш җыелды

Аккошлар китте

Матур көз ае

Килеп тә җитте

2)Рамиль

Сандугачлар,карлыгачлар

Очып китте еракка

Торналар да ялга китте

Җылы якка, көн якка

Миновало лето”җыры башкарыла.

3)Рамиля

Көзге урман тып-тын булган

Агач башы- ялангач

Соңгы яфрак төшә калтырап

Әз генә җил шаяргач.

4)Аделя

Көз килде.Уләннәр

Саргайды шиңде.

Сап- сары яфраклар

Җиргә сибелде.

Көз:

-Рәхмәт, балалар.Ә хәзер, балалар, бергәләп уйнап алыйк “Кем тизрәк шышкалар җыя”.

Алтын көз” җыры башкарыла.

5)Ильзир

Яратам мин

Сары төсне

Бөтен дөнья

Алтын төсле

6)Алия

Мөнә көз килде

Салкынча җилле

Агачларда яфраклар

Саргайган инде.

7)Адель

Бездәге кошлар

Көньякка китте

Сизелмичә  дә

Җылы җәй үтте.

8)Ирек

Көз ашыга агачларга

Үз бизәгән салырга:

Урманнарны болыннарны

Буяп китә сарыга.

Урожайная” җыры башкарыла

Алып баручы:

Ә хәзер,әйдәгез, әниләргә әзерләнгән шигырьлщрне сөйлик.

9)Аделя

Бүген әниләр бәйрәме

Бөтен җирдә тантана

Кояш шуңа көлә бүген

Гөлләр шуңа шатлана.

10)Эмиль

Әниләрнең бәйрәме ул-

Безнең дә көткән бәйрәм

Җырлап-биеп күңел ачыйк

Бүген әниләр белән.

11)Рамиля

Әниләрнең бәйрәменә

Шатлана шулай алар

Әниләрне котлый бүген

Җирдә барлыйк балалар.

Полька” биюе.

12)Рамиль

Мин дә котлыйм эни сине

Телэгем бар минем дә

Меңгә шулай кояш кебек

Балкы күңел күгемдә

13)Дамир

Син әнием минем өчен

Бу дөньяда бер генә

Елмайганда йөзләреңнән

Бар өйгә нур бөркелә.

Песня о маме

14)Алия

Бер матур чәчәк

Мин кырда өздем

Бәйрәм көнендә

Әнигә бирдем.

15)Эмиль

Әнкәй шатланды

Минем бүләккә

Яратам бит мин

Әниемне бик тә

(бүләкләр тапшыру).

Кәрия-Зәкәрия” биюе башкарыла.

Алып баручы:

-Менә, балалар, бәйрәмебез үтеп тә китте, без сезнең беләң бик матур ял иттек.Бәйрәм ошадымы сезгә?

Көз:

Бугенгә без хушлашабыз

Бәйрәмне тәмамлыбыз,

Күңелле дә соң бу көз!

Сау булыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Я люблю осень (на татарском языке)

Зал бәйрәмчә бизәлгән.  Балалар  җиңел көйгә залга керәләр, урыннарына утыралар.Тәрбияче:  Менә көз килеп җитте. Урманда агач – куаклар сары – кызыл яфракка төренде. Басу – кырларда уры...

Праздник осени на татарском языке

Мәктәпкә хәзерлек төркеме өчен көз бәйрәме...

Праздник осени на татарском языке

Мәктәпкә хәзерлек төркеме өчен көз бәйрәме...

Праздник осени на татарском языке

Мәктәпкә хәзерлек төркеме өчен көз бәйрәме...

Праздник "Золотая осень" на татарском языке

Праздник "Золотая осень" на татарском языке...

Праздник Осени на трех языках

Цели:-Воспитание полиязычной личности дошкольника, освоившего базовые ценности родного языка, готового к социокультурному взаимодействию на государственном и других языках.- Познакомить детей с обычая...

Сценарий утренника "Праздник осени" на татарском языке

Сценарий утренника для детей старшей группы...