Көз бәйрәме
материал по музыке (младшая группа) на тему
Алып баручы: Кадерле балалар! Без бүген көз бәйрәмен уздырырга җыелдык. Көзне без бик яратабыз. Ул безгә төрле төсләр, тәмле җиләк-җимешләр, яшелчәләр бүләк итә. Бүген без сезнең белән шул уңышларның хуҗабикәсе көз кызы- Сөмбелә белән очрашырбыз.
Музыка астында яшелчә һәм җиләк-җимеш маскалары кигән зурлар төркеме балалары залга керәләр.
Ай, Кояш, Яңгыр маскаларыннан киенгән балалар Сөмбеләне җитәкләп соңыннан керәләр.
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 48 КБ |
Онлайн-тренажёры музыкального слухаМузыкальная академия
Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей
Современно, удобно, эффективно
Предварительный просмотр:
Алып баручы: Кадерле балалар! Без бүген көз бәйрәмен уздырырга җыелдык. Көзне без бик яратабыз. Ул безгә төрле төсләр, тәмле җиләк-җимешләр, яшелчәләр бүләк итә. Бүген без сезнең белән шул уңышларның хуҗабикәсе көз кызы- Сөмбелә белән очрашырбыз.
Музыка астында яшелчә һәм җиләк-җимеш маскалары кигән зурлар төркеме балалары залга керәләр.
Ай, Кояш, Яңгыр маскаларыннан киенгән балалар Сөмбеләне җитәкләп соңыннан керәләр.
Кояш : Исәнмесез, саумысез
Нигә тавык саумыйсыз?
Әтәчегез бозаулаган,
Нигә чыгып алмыйсыз?
Сөмбелә :
Син ялгыштың ахрысы, алай түгел, болай ул:
Исәнмесез, саумысез!
Нигә сыер саумыйсыз?
Тавыгыгыз күкәй салган
Нигә чыгып алмыйсыз?
Әссәләмегәләйкем, дуслар!
Балалар: Әссәләмегәләйкем!
Җыр: “ Әссәләмегәләйкем” башкарыла
.
Сөмбелә: Кыр казлары бүген җепкә тезелеп,
Җылы якка таба үттеләр
Канатларын кагып саубуллашып
Яз кайтабыз диеп киттеләр.
Хушыгыз, хуш матур кыр казлары
Сау-сәламәт очып барыгыз
Ә без монда матур бакчаларда
Сезне язын көтеп алырбыз
Ай: Көз көнендә урман-кырлар алтын була.
Яфраклар да сары, кызыл - ялкын була.
Игенченең хезмәтенә бүләк өчен
Амбарларга өем-өем ашлык тула.
1 бала: Ашлык булып җирдә үсә
Уңыш бит ул Сөмбелә
Бөтен җирне нурга күмә
Кояш кебек Сөмбелә
Музыка астында Игенче ( Мансур), Ипи пешерүче ( Регина), Ипи күтәргән бала ( Алинә ) чыгалар.
Сөмбелә: Күрегезче, күрегез
Өстәлгә ипи килгән
Нинди матур күпергән
Беләсезме үз юлында
Ул күпме хезмәт күргән?!
2 бала: Әй ипекәй, ипекәй
Шундый да тәмле булып,
Хуш исләр белән тулып
Каян килдең син безгә?
3 бала: Мин бит хезмәт җимеше
Үстерде мине кеше,
Исеме аның – игенче.
4 бала: Әйе, мин ул игенче
Мин ипи үстерүче
Ипекәйне үстерүдә
Ярдәм иттеләр миңа
Кояш: Әйе, мин кояш, җәй буе
Игеннәргә нур сиптем
Алтынсу төс йөгерттем
Ярдәм итте яңгыр да
Шифасын бирде кырга
Яңгыр: Мин яңгыр үз вакытында
Кичекми килеп җиттем
Игенгә дым эчерттем
Үсәргә ярдәм иттем.
5 бала : Аннан комбайн килде
Бөртекләрне түкми-чәчми
Урып- җилгәреп бирде,
Аннан игенче аны тегермәнгә төшерде.
6 бала: Мин ипи пешерүче,
Тегермәннән килгән оннан
Тәмле ипи пешердем
Кибетче миннән алды
Киштәгә тезеп салды
7 бала: Һәркемгә ипи кирәк
Һәркөн дә ипи кирәк
Ипи косманавтка да
Очучыга да кирәк
Җыр: “Ипи турында” башкарыла.
Алып баручы: Балалар, ипи безнең табыннарга килеп җиткәнче никадәр озын юллар үтә, шуңа күрә ипекәйне кадерлик, аңа урынны түрдән бирик. Көз безгә ипекәй белән бергә башка сый –нигмәтләр дә өләшә. Карагыз әле бакчабыздан никадәр яшелчә безнең бәйрәмебезгә килгән.
8 бала: Зур бакча алдыбызда,
Кәрзиннәр кулыбызда:
Уңышны җыеп алыйк,
Базга төшереп салыйк.
Балалар һәм яшелчәләр биюе.
Борчак: Мин борчак.мине кешеләр
Кырга чәчеп үстерәләр
Җыеп алгач көзен миннән
Тәмле ботка пешерәләр.
Чөгендер : Мин чөгендер. Мин дә кирәк
Кешеләргә ашар өчен,
Борщ пешерер өчен һәм
Винегрет ясар өчен
Кабак: Таныйсыздыр инде мине
Әйе, әйе, мин кабак!
Минем тәмне белим дисәң,
Бәлешемне кара ашап
Сарымсак: Аш тәмләткеч ясар өчен
Сарымсак та бик кирәк
Кышын мине дус күрсәләр
Чирләүчеләр бик сирәк.
Кишер: Көчле, җитез булыйм дисәң,
Кишер ашап кара син.
Кишер саулык чыганагы:
Кишердә күп каротин.
Бәрәңге: Мин бәрәңге,пешерсәң,
Нык тәмле булам, бик тә.
Мине йөртәләр хәтта,
Икенче икмәк дип тә.
Суган : Ә мин суган, әрчегәндә
Килсә дә яшь күзегезгә,
Мине ашап салкыннарда
Суык тимәс үзегезгә.
Кәбестә: Ә мин булам кәбестә
Мин бик тәмле бәлештә
Миннән щи пешерәләр
Я голубцы төрәләр.
Кыяр: Ә мин булам помидор
Төп яшелчә салатта
Тәмле генә түгел әле,
Витамин күп томатта.
Җырлы биюле уен : “ Безнең бакча”
Муниципаль мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
“Гомуми үсеш бирүче №7 Актаныш балалар бакчасы”
II кечкенәләр төркеме
Музыка җитәкчесе:
Басыйрова Чулпан.
Актаныш
2011 – ел.
