“Бәрәңге бәйрәме”
материал по музыке (старшая группа) на тему
Онлайн-тренажёры музыкального слухаМузыкальная академия
Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей
Современно, удобно, эффективно
Предварительный просмотр:
“Бәрәңге бәйрәме”
(зурлар төркеме балалары өчен)
Музыка астында балалар бәйрәмчә бизәлгән залга керәләр
Алып баручы: Балалар, без бүген сезнең белән ел да үтә торган көзге бәйрәмгә җыелдык.
Ни арада җәй үтте,
Матур көз килеп җитте.
Шатлык тулы бу бәйрәмне
Балалар күптән көтте.
Бала: Бүген бездә матур бәйрәм
Бүген бездә көзге бал.
Бүген көзге байлык белән
Бизәлгән безнең зал.
Бала:Осень на опушке
Краски разводила.
По листве тихонько
Кистью проводила.
Бала: Җиргә яфрак коелган,
Сап-сары келәм булган.
Яфракларны без җыярбыз,
Букет ясап куярбыз.
Җыр “Мин көзләрне яратам”
Ф. Зиннәтуллина сүзләре Г. Гәрәева музыкасы
Бала: Көз көннәре килеп җитте,
Хушлашабыз җәй белән.
Бөтен җиргә яфраклардан
Алтын келәм җәелгән.
Бала:Вдруг всё желтым стало вокруг
Сад и роща, речка и луг.
Старый дом и плетень,
Солнышко тоже стало желтей.
Бала: Җылы якларга кошлар да китә.
Көз агачларны сап-сары итә.
Алар коела җил искән саен.
Җилферди җилдә сап-сары каен.
Бала:Так давайте славить Осень,
Песней, пляской и игрой.
Будут радостными встречи,
Осень это праздник твой!
Җыр “Осень в лесу”
Балалар урындыкларга утыралар
Алып баручы: Көз, безне үзенең мул уңышы белән сөендерә. Балалар, әйтегез әле, сез нинди яшелчәләр, җиләк – җимешләр беләсез? (Балалар җаваплары). Уңыш дибез, яшелчә, җиләк – җимешләрдибез, ә кая сон ул үзе -Уңыш бабай?Бәйрәмебезгә һичшиксез киләм, дигән иде бит хатында.
Алып баручы хат укый
“Кадерле нәни дусларым!
Тәбриклим бәйрәм белән.
Озакламый мин дә сезнең
Бәйрәмегезгә киләм.
Бу хатныачып укуга,
Кул чабыгыз гөр килеп.
Ишетеп шуны, бәйрәмгә
Җитәрмен мин дә килеп”
-Әйдәгез, балалар,гөрләтеп кул чабыйк әле. Бәлки, чынлап та Уңыш бабай, ишетеп, килеп җитәр.
Музыкага кәрҗин тотыпУңыш бабай керә
Уңыш бабай: Сез мине чакырдыгызмы?
Сез мине көттегезме?
Менә килдем. Исәнмесез!
Мин дә сагындым сезне.
Алып баручы: Исәнмесез, Уңыш бабай. Без сиңа көзге байлыклар өчен рахмәтебезне белдерәбез.
Уңыш бабай: Рәхәтләнеп ашагыз!
Алып баручы: Балалар, көзге муллыкның ни икәнен сез беләсездер инде. Уңыш - басулардан җыеп алынган иген, бакчалардан җыелган яшелчә, жиләк - җимеш ул. Ә аларның безнең өчен файдасы бик зур.
Буген безнең бәйрәмебез бер яшелчәгә багышланган. Ә нинди яшелчәгә?
Табышмак тыңлагыз.
Күмгәндә берәү була
Алганда чиләк тула. (бәрәңге)
Дөрес, балалар. Бәрәңге ул безнең бакчаларның патшасы. Ярмалы,ак тәнле, йодрык кадәрле – бигрәк тәмле бәрәңге! Аңлагансыздыр, бүген бездә бәрәңге бәйрәме.
Уңыш бабай, син яшелчәләр буенча, зур белгеч.
Уңыш бабай: Әйе, мин яшелчәләр турында бик күп беләм.Ә сез, балалар, яшелчә ләрнең файдасы турында беләсезме?
Алып баручы: Әлбәттә беләбез! Безнең бәйрәмгә яшелчәләр үзләре дә килде. Әйдәгез хәзер аларны тыңлыйк.
(Яшелчәләр уртага чыгалар.)
Кишер: Көчле, җитез булыйм дисәң,
Кишер ашап кара син.
Кишер-саулык чыганагы,
Кишердә күп каратин.
Суган: Ә мин-суган. Әрчегәндә
Килсә дә яшь күзегезгә.
Мине ашасагыз әгәр.
Суык тимәс үзегезгә.
Чөгендер: Мин - чөгендер.
Мин дә кирәк.
Кешеләргә ашар өчен.
Борщ пешерер өчен һәм
Винегрет ясар өчен.
Кыяр: Кыярны һәркем таный.
Кыяр салатка ярый.
Әгәр дә куйсаң тозлап,
Кыяр саклана озак.
Кәбестә: Ә мин булам кәбестә.
Мин бик тәмле бәлештә.
Миннән щи пешерәләр
Йә голубцы төрәләр.
Помидор: Ә мин булам помидор.
Төп яшелчә салатта.
Тәмле генә түгел әле,
Витамин күп томатта.
Уңыш бабай: Ай, булдырдыгыз, балалар! Бик күп беләсез икән.
Алып баручы: Уңыш бабай, безнең бәрәнге турында беләсебез килә.
Уңыш бабай: Бәрәнге - бәрәнге инде ул. Нәрсә сөйлисең инде аның турында, Әәә... туктале. Җайлап утырыгыз. Минем сезгә бәрәңге турында кызыклы язмам бар.
Бәрәңге турында видео - фильм
Уңыш бабай:Ә хәзер инде, бәрәңге белән уйнасак та була.
Игра «Разложи по цвету»
В противоположном от команд конце зала в корзине располагаются картофелины двух цветов. Каждой команде нужно принести в свое ведро картошину определенного цвета.
Уеннан сон Уңыш бабайсаубулашып чыгып китә
Алып баручы: Бөтен яшелчәләр килеп җитте, ә безнең бәрәңгебез һаман да юк. Әйдәгез аның турында такмаклар җырлап алыйк, бәлки ишетеп килер.
Такмаклар
1 .Такмаклар җырлыйбыз бүген,
Утырыгыз тәртипләп.
Сез тыңлагыз, без җырларбыз
Бәрәңгебезне зурлап.
2. Ох, картошечка-картошка,
Ах, какая тебе честь!
Кабы не было картошки,
Так чего бы стали есть?!
3. Бәрәңгене бик яратып
Ашый безнең балалар.
Бәрәңге кебек тәгәрәп
Үсәләр шуңа алар.
4. Әй бәрәңге, бәрәңге,
Бәрәңгене күр әле!
Сап – сары бәрәңге белән
Әбинен базы тулды.
5. Эх, картошка, ты картошка,
Ты любимая моя.
Беру ложку, ем картошку —
Не хожу голодный я.
6.Ал да булыр чагыбыз,
Гөл дә булыр чагыбыз.
Без җырлаган, сезгә ошаса,
Гөрләтеп кул чабыгыз!
(Бәрәңге керә)
Алып баручы: Менә бәрәңге дә, килеп җитте. Син нишләп соңга калдың?!
Бәрәңге: Исәнмесез кунаклар! Исәнмесез балалар!
Бәйрәмгә килергә күлмәк сайладым, әзрәк тоткарландым. Әллә кызыл күлмәк киясе, әллә сарысын... менә монысына тукталдым. Килешәме?
Алып баручы: Бик матур! Бәрәңге, син утырып тор кунагыбыз бул, ә без сиңа шигырьләр сөйләрбыз, җыр җырларбыз.
Шигырь Р.Миннуллин
“Бәрәңге алышабыз”
Эш белән, хезмәт белән без
Якыннан танышабыз:
Бакчада без өлкәннәргә
Бәрәңге алышабыз!
Әниләр җыеп тора,
Әтиләр төяп тора,
Балалар капчыкларның
Авызын тотып тора.
Без зурларга булышабыз
Бернигә дә карамый.
Яңгыр ява, җилләр исә -
Ярдәм итми ярамый.
Шигырь В. Гвоздев
Из ведерка – прыг! – на грядку,
Все по делу, по порядку.
Ты, картошечка-картошка,
Посиди в земле немножко,
Только там не засыпай,
А быстрее прорастай!
И расти на радость нам,
Не по дням, а по часам.
Мы тебя за тем сажаем,
Чтоб вернулась урожаем!
Җыр « Бәрәңге бәйрәме»
Гөлфия Юнысова сүзләре
А. Имаева музыкасы
Бәрәңге: Әй, рәхмәт,балалар, мине яратуыгыз өчен. Ә бәрәңгедән нинди ризыклар әзерләргә була?
(балаларһәм әти-әниләр җаваплары.)
Уен "Бәрәңге ризыкларының исемнәрен ата"
Балалар һәм әти-әниләр командалары ярыша.
Бәрәңге: Карап торам ашарга бик яратасыз, ә эшләргә яратасызмы?!
Алып баручы: Бәрәнге, безнең балалар ашарга да эшләргә дә яраталар.шулай бит, балалар!ә хәзер әйдәгез җитезлегебезне күрсәтик.
Уен "Бәрәңге утырту һәм җыю"
Кара клеёнкадан бәрәңге чокырлары киселә. Идәнгә ике рәткә бишәр итеп куела. Балалар ике командага бүленеп баса. Команда булгач, һәр командадан беренче бала бәрәңге утырта, икенчесе - су сибә, өченчесе җыя, дүртенчесе тагын утырта... Уен ахырында җиңүче команда билгеләнә.
Бәрәңге:Булдырдыгыз, балалар, алайса мин бер малайны беләм, эшләргә яратмаса да, ашарга ай-яй ярата, исеме аның...?
Балалар: Антошка!
Алып баручы: Балалар, әйдәгез, Антошка турында җырлыйк.
Җыр «Антошка»
В.Шаинский музыкасы
Ю. Энтин сүзләре
Алып баручы: Рәхмәт сиңа, бәрәңге, күңелле бәйрәм өчен. Без синең турында бик күп белдек. Бәйрәмебез ахырына якынлашты. Ә хәзер кунакларны,балаларны бәрәңгедән ясалган әйберләр күргәзмәсенә чакырабыз.
