Яз килә
план-конспект занятия по музыке (старшая группа) на тему

Филимонова Гульнара Михайловна

музыкальное занятие с элементами оздоровительных и коррекционных технологий

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yaz_kil.docx30.16 КБ
Реклама
Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >


Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы

Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитетының

 “Мәктәпкәчә мәгариф идарәсе” муниципаль учреждениясе

“Яз килэ”

зурлар логопедия төркеме

өчен музыка шөгыле конспекты

                                                                                               төзеде:

                                                                                               музыка җитәкчесе

                                                                                                Филимонова Г. М.

                                                                                                Семашкина Г.И.

 

Түбән Кама

Максат: Музыка характерны сиземләргә, таныш көйләрне танырга, алар турында фикерләрен әйтә белергә өйрәту. Балаларны сәнгатьле итеп, сузып, сүзләрне ачык һәм төгәл әйтеп җырларга өйрәтүне дәвам итү. Балаларда музыка характерына туры килуче ритмлы хэрэктлэну кунекмэлэрен формалаштыруны дәвам итү.

Жыр һәм биюләрне мөстәкыйль рәвештә башкаруга омтылыш булдыру. Жырлау һәм бию остылыкларын үстерү. Балаларның музыкаль әсәрләрнең эчтәлеген аңлау сәләтен үстерү, аларда чагылган хисләргә карата тиешле эмоциональ мөнәсәбәт булдыру.

Балаларның хәтер, игътибар, хыяллана белү сәләтләрен үстерү. Аларда дуслык, татулык хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау:        П. И. Чайковский портреты, “Яз” картинасы,

кыңгыраулар, өчпочмаклар.

Репертуар:

валеологик күнегү “Исәнмесез”;

музыка ритмына хәрәкәтләр “Весна-Красна” (CD-запись);

тьңлау “Умырзая” П. И. Чайковский музыкасы;

сулыш гимнастикасы “Ладошки”, “Кошка”, “Погреемся”

А.Н. Стрельникова буенча;

жырлау өчен күнегү “Яз килү” М. Жиһаншииа музыкасы;

фонопедия күнегү “Яз” Г. Семашкина, Г. Филимонова көе һәм суз.;

Җыр “Яз” Р. Әхиярова муз., Д. Гарифуллин сүзләре;

музыкаль-дидактик уен “Ватык телевизор”;

массаж “Яз”;

музыкаль аралашу уен “Үземә дусны эзлим” Г. Филимонова,

Г. Семашкина муз. һәм көе;

Бию “Дуслар” (CD-запись)


Музыка житәкчесе (җырлый): Исәнмесез.

Балалар (җырлыйлар): Исәнмесез.

Музыка житәкчесе:  Балалар, әйдәгез үзебезнең кулларыбызны, аякларыбызны уятабыз. “Исәнмесез” дигән күнегүне ясыйбыз.

Валеологик күнегү “Исәнмесез ”

Музыка житәкчесе: Без сезнең белән бүген янга таба аякларны берсе артыннан берсен ияртеп, сикерешле, аякларны югары кутэреп йөру адымнарын ныгытырбыз.

Тәрбияче:  Балалар, бер-бер артлы борылабыз һәм музыка башлангач хәрәкәтләрне ясарга башлыйбыз.

Музыка ритмына хәрәкәтләр “Весна-Красна” (CD-запись)

Балалар урыннарына утыралар.

Тәрбияче: Хәзер елның кайсы вакыты? (        ). Ничек белдегез?

Музыка житәкчесе: Буген безнен шөгылебез тулысынча язга багышлана. Балалар, без сезнен белән хәзер музыкаль әсәрнең өзек тыңлап үтәрбез.

Тыңлау “Умырзая” П. И. Чайковский музыкасы ( беренче кисәк)

Музыка житәкчесе: Без нинди музыкаль әсәр тыңладык? (        ). Дөрес балалар, бу “Умырзая” әсәре.

“Умырзая” әсәрен кем ижат иткән? (        ). Эйе, Петр Ильич Чайковский -

рус халкының  бөек композиторы.

 “Умырзая” дигән әсәр “Ел вакытлары” исемле жыентыктан.

Әсәр ничә кисәктән тора? (өч).

Бер-берсенә охшаган кисәкләр бармы? (        ). Беренче һәм өченче кисәкләр

бер-берсенэ якын янгырый.

Характерлары буенча алар нинди? (        ). Бу кисәкләрдә музыка жиңел,

күңелле.

Ә икенче кисәк характеры буенча нинди? (        ).Икенче кисэктэ музыка

житез, тиз, ачык яңгырый.

Әйдәгез эле  без сезнең белән искә төшерик, музыкада нэрсэ тавышлары

ишеттек? (        ). Тамчы тамуын, гөрләвекләр агуын тавышларын ишеттек.

Ә хәзер без бу өлешне уйнап курсәтербез.

Балалар кулларына кыңгыраулар, музыкаль өчпочмаклар алалар

Кыңгыраулар гөрләвек агуын, э өчпочмаклар  гамчы тамуын күсәтерләр.

Балалар икенче кисэкне музыка, уен коралларында уйныйлар

  • Бу әсэрнең  музыкасы табигатьнең уянуын тасвирлый. Шуңа музыка жиңел, матур һәм кунелле яңгырый.

Музыка житэкчесе: Э хэзер тавышыбызны көйләр өчен сулыш гимнастикасы ясыйбыз. Кинәт сулыш алып, аны акрын гына чыгарабыз.

Тзрбияче: Аякларга бастык. Гимнастиканы ясаганда гәудәне туры тотабыз, кул учларын да эшлэтэбез.

Сулыш гимнастикасы “Ладошки”, “Кошка”, “Погреемся”

А.Н. Стрельникова

Музыка житәкчесе: Хәзер “Яз килэ” дигән кунегуен башкарабыз. Балалар, жырлый башлаганда һәм музыкаль фразалар арасында сулыш алырга онытмыйбыз. Җырлаганда, сузне булеп сулыш алырга ярамый. Сулыш алганда, иңбашларны кутэрмэгез.

Тәрбияче: җырлаганда, сузлэрне ачык һэм төгэл итеп эйтегез, авызны дерес итеп ачыгыз. Сузыкларны сузып жырлагыз, тартыкларны ачык итеп эйтегез.

Җырлау өчен күнегү ".Яз килә” М. Җиһан шина

Музыка житәкчесе: Хэзер без тавышыбызны жырга эзерлибез.

Яз кунегуен башкарабыз. Узебезнен тавыш яраларын ныгытырбыз.

Фонопедия күнегү “Яз ”

Жыр “Яз” Р. Эхиярова муз., Д. Гарифуллин суз.

Музыка житәкчесе: Балалар, хэзер без бер жырның көен тыңлап үтәрбез.

Балалар җырны тыңлыйлар.

Музыка житәкчесе: Балалар, бу нинди жырның көе? (        ). Дөрес, “Яз килә”.

Әйдэгез, жыр л ап утик. җырлаганда шау-шусыз, тын гына итеп сулыш алабыз. Сузлэрен ачык һэм төгэл итеп эйтэбез. (Балалар җырлыйлар).

Ә хэзер музыкаль-дидактик “Ватык телевизор” уенын уйнарбыз. Уйнаганда мин чэбэклэсэм жырның сузлэрен эчтэнгенэ эйтэбез, икенче тапкыр чэбэклэгэч - жырны тавыш белэн жырлыйбыз.

Музыкаль-дидактик уен “Ватык телевизор”

Музыка житэкчесе: Булдырдыгыз, балалар. Әйдәгез әзрәк ял итеп алыйк. Узебезгэ массаж ясап алабыз.

Массаж “Яз” ("Канат кагып ерактан”)

Музыка житәкчесе: Хәзер без сезнең белән музыкаль аралашу уен “Уземэ дусны эзлим” уйнап алабыз.

Тәрбияче: Аделина артыннан чыгабыз, матур түгәрәк ясап басабыз. Аделя түгэрэкнен уртасына чыга.

Музыкаль аралашу уен “Үземә дусны эзлим ”

Г. Филимонова, Г. Семашкина муз. һәм көе

Музыка житәкчесе: Балалар, без бөтенебез дә дус булдык. Әйдәгез, хәзер “Дуслар” биюен биибез.

Бию “Дуслар” (CD-запись)

Балалар тезелешәләр.

Музыка житәкчесе: Менә шөгылебез ахырына да житте.Бугенге шөгылебез нәрсәгә багышланды? (        ). Бугенге шөгылебез язга багышланды.

Шөгыльдә нинди музыкаль әсәр тыңладык?(        ).

Нинди уеннар уйнадык? (        )

Барыгыз да бик тырыш булды.

(җырлый): Сау булыгыз!

Балалар (жырлыйлар): Сау булыгыз!