«Алтын көз» бәйрәме
материал по музыке (старшая группа) на тему

Муллина Лилия Ивановна

Сентябрь ...Җирдә сары яфрак ,көз килүнең билгесе.Сары яфрак-көз чибәрнең төшеп калган көзгесе.Күңелләргә якты нур өләшеп, шатлык өстәп һәрбер йөрәккә. Үз муллыгы белән көзләр килә, йомгак ясап, җәйге хезмәткә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл koz_byrmen_stsenariy_altyn_koz_byrme.docx26.09 КБ
Реклама
Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >


Предварительный просмотр:

«Алтын көз» бәйрәме

(Зурлар төркеме )

А.б.: Исәнмесез кадерле балалар! Хәерле иртә хөрмәтле әти- әнилэр, килгән кунаклар, бакчабыз хезмәткәрләре.

Алтын көзнең сары яфраклары

Энҗе булып җиргә яуганда.

Бакчабызның ишекләрен ачып,

Килеп керде гузәл Сөмбелә!

1 бала:          Ни арада җәй үткән

                      Алтын көз килеп җиткән.

                      Җимешләр өлгергәч бакча

                     Бигрәк тә матур икән.

2 бала:                Курәмсез дусларым

                Көз килде тышта

                Озак тормас килер

               Ак тунлы кыш та.

3 бала:            Осень за окошком, ходит не спеша,

             Листья на дорожках, падают шурша.

             Тонкие осинки в лужицы глядят,

             На ветвях дождинки, бусами висят.

4 бала:            Заглянул сегодня праздник в каждый дом,

             Потому что бродит осень за окном.

             Заглянул осенний праздник в детский сад,

             Чтоб порадовать и взрослых и ребят.

              Осень нас к себе на бал

               Нынче пригласила.

              Чтоб никто не опоздал

               Осень попросила.

               И вот мы здесь. Сверкает зал.

               Теплом согреты лица.

              Пришла пора открыть наш бал

                И в танце закружиться.

Җыр «Осень наступила» сл.С. Насауленко, муз. С Насауленко.

А.б.: Балалар, көзне ни өчен яратабыз?

Балалар: Яңгырлары, алтын төсләре белән.

А.б.: Көз ул- моңсулык, тоташтан яуган яңгырлар, күңелсез көннәр,- диләр. Ышанмагыз дуслар! Көз ул үзенә җәлеп итәрдәй матурлык. Ул җаннарга юмартлык, безнең тормышыбызга кабатланмас, матурлык алып килә!

А.б.: Балалар, яфраклар серләшеп шыбырдашып алдылар, ишеттегезме?

Ишекне кемдер шакый. Җылы яңгыр, җил дулый!

Көз кызы керә.

Көз кызы: Көз кызы мин Сөмбелә!

Килдем кунакка сезгә.

Көзге байлык кулымда

Муллык белән байлык телим

Кем очраса юлымда

Исәнмесез нәни дусларым!

А.б.: Исәнме көз кызы, әйдэ бәйрәмебезгә рәхим ит! Җылы яңгырларыңны бик яратабыз. Әйдәгез әле балалар көз кызына hәм килгән кунакларга җыр бүләк итик.

Җыр «Яңгыр» Маһинур Бикбова сүзлэре һәм көе.

А.б.: Көзге җылы яңгырлардан соң бакчада яшелчәләр үсә. Хәзер мин сезгә көзге муллык турында табышмаклар әйтешик:

1

Кыягы да, тамыры да

Безне елатып сыйлый

Аның янына беркайчан

Грипп микробы сыймый

(суган)

2

В огороде созревала,
Чтоб зимой на дне подвала
Для "пюре" большой запас
Под руками был у нас!

(картошка)

3

Кечкенә генә йорт,

Эче тулы корт.             (кыяр)

4

Одёжек много,

А все равно мёрзнет

(капуста)

 А.б: Бик дөрес җаваплар әйттегез. Булырдыгыз балалар. Әйдәгез әле шул санап китткән яшелчәләр кергән күңелле уеныбызны уйнап алыйк.

Җырлы-биюле уен “Бар матур бакча”

А.б.: Рәхмәт балалар. Көз кызы безнең балалар сиңа багышлап шигырьләр өйрәнделәр.

Балалар көз кызына шигырьләр сөйлиләр.

Ильмира  Гүзәл   “Көзге табын” Фәнис Яруллин

Көзге табын- бай табын,

Кыяр, карбыз һәм кавын

Телем-телем теленгән,

Өем-өем өелгән.

Алмалары ал төсле,

Балкып туган таң төсле.

Капсаң эри авызда,

Һәр кисәге бал төсле.

             Ә җимеше, җимеше,

             Ачысы бар,төчесе!

             Яңа пешкэн күмәчтер

             Кайнар кояш төслесе.

            Әткәм кебек тырыш көз.

            Әнкәм кебекюмарт көз.

            Көзләр юмарт булганга,

            Бик бәхетле,бик шат без.

Никита                                        “Осень”

Закружила осень

Рыжие метели,

Золотые листья

С кленов полетели,

Закружила листьев

Пёстрый хоровод,

Заблестел на лужах

Первый тонкий лёд.

Нәсим.                             ”Ни арада җәй үткән”

Күрмичә дә калдык җәйне

Үтеп киткән ни ара?

Баш өстеннән җылы якка

Торналар очып бара.

Җәйне шулай озатабыз

Торналар белән бергә

Әйтерсең лә җәй үзе дә

Торнага әверелгән.

Җыр “Ласковая осень” ( Рахматуллина Камилә)

А.б.: Әйе, көз көнендә еш кына яңгырлар ява. Карагыз әле яңгырдан соң нинди сулык җыелган.

А.б.: Безгә дә бәйрәмгә яңгырның тамчы кайлары килделәр

Тамчы биюе

А.б.: Карагыз әле яңгырдан соң нинди сулык җыелган!!!

Уен «Сулык аша сикереп чык»

К.к: Мин көзге урманда алтын сары яфракларым белән бик биергә, әйләнергә яратам.

А.б.: Без дә биергә бик яратабыз.

Яфраклар белән бию

К.к: Бик ошады бию, тырыштылар балалар.

Бүләккэ сезгә күчтәнәч, чәй эчәрсез төркемгә кергәч!

Көз кызы күчтәнәч бирә hәм китә.

А.б.:  Алтын көзгэ охшап торсын

Туган җирем, туган як.

Халкым тыныч, сабыр булсын

Дуслар булсын көләч шат.

 Сезне тагын бер кат уңыш, бәйрәме белән котлыйбыз. Тормышыбыз түгәрәк, өстәлләрегез мул булсын. Шуның белән бәйрәм иртәсе тәмам. Сау булыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Алтын көз" күңел ачу кичәсе.

Төзеде:Мөслим муниөипаль районы "Миләшкәй"балалар бакчасының 1 категорияле музыка җитәкчесе Заянова Ландыш Рафисовна "Алтын көз" күңел ачу бәйрәме....

"Алтын көз" күңел ачу кичәсе.

Төзеде:Мөслим муниөипаль районы "Миләшкәй"балалар бакчасының 1 категорияле музыка җитәкчесе Заянова Ландыш Рафисовна "Алтын көз" күңел ачу бәйрәме....

Конспект занятие на тему:"Алтын коз".

Занятие на татарском языке....

Алтын көз, матур көз.

Балалар иртәсе...

“АЛТЫН КӨЗ” КАФЕСЫНДА УҢЫШ БӘЙРӘМЕ

праздник урожая на татарском языке...

Сценарий сказки "Золотая бита" по мотивам казахской народной сказки "Алтын сака".

Разработка дяна для постанивки сказки детьми старшего возраста. Можно использовать на празднике "Наурыз"....