Сценарий на новый год в младшей группе
методическая разработка по музыке (младшая группа) на тему

КАНАФИЕВА ЛАНДЫШ МИННЕРАКИПОВНА

Алып баручы.
Хәерле көн, кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар! Менә үзенең борчу-мәшәкатьләре, шатлык-куанычлары белән тагын бер ел үтеп китте. Аның урынына тагын да күбрәк бәхет-шатлыклар, күңелле мәшәкатьләр алып Яңа ел аяк баса. Яңа ел безгә бары яхшы хәбәрләр, муллык, тазалык, гаиләләребезгә иминлек, тынычлык алып килсен иде.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл stsenariy_na_novyy_god_v_mladshey_gruppe.docx19.56 КБ
Реклама
Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >


Предварительный просмотр:

Яңа ел сценариясы “Яңа ел маҗаралары”

Җиңел генә көй яңгырый. Балалар залга керэ.

Звучит «В лесу родилась ёлочка»

Алып баручы.
Хәерле көн, кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар! Менә үзенең борчу-мәшәкатьләре, шатлык-куанычлары белән тагын бер ел үтеп китте. Аның урынына тагын да күбрәк бәхет-шатлыклар, күңелле мәшәкатьләр алып Яңа ел аяк баса. Яңа ел безгә бары яхшы хәбәрләр, муллык, тазалык, гаиләләребезгә иминлек, тынычлык алып килсен иде.

Алып баручы:Балалар карагыз әле, бүген безнең бәйрәмебезгә нинди матур итеп киенеп, ясанып, бизәнеп ямь-яшел мәһабәт чыршы килгән. Без яңа ел бәйрәмен яратабыз һәм чыршының безгә кунакка килүенә бик сөенәбез. Нишләптер чыршының утлары кабынмаган, әйдәгез без аңа ярдәм итик. (Балалар чыршыга карап өрәләр, чыршыда утлар кабына.)
Алып баручы: Менә ничек күңелле булып китте. (Балалар кул чабалар).
- Рәхмәт сиңа, чыршыбыз, без сиңа багышлап үзебезнең жырыбызны жырлап китэрбез.

«Чыршыкай» (чыршы тирэли эйлэну)

Алып баручы.
Без бүген чыршы янында
Әйлән-бәйлән уйнарбыз.
Кыш бабайны каршыларбыз
Матур җырлар җырларбыз.
Нинди матур безнең чыршы,
Җем-җем килеп яна ул.
Башлыйбыз чыршы бәйрәмен
Бергә: Котлы булсын Яңа ел!сәтербез.

Алып баручы. Балалар карагыз әле, чыршыда ниндидер хат эленеп тора. Аны безгә кем җибәрде икән, әйдәгез укып карыйк.
(хат укый)
Чыршы төбен карагыз
Анда кыңгырау булыр,
Шул тылсымлы кыңгырауны
Шалтыратып карагыз.
Кыңгырау чыңын ишетеп
Сезгә кунаклар килер.
Хөрмәт белән Кыш бабагыз дип язылган.
Ягез, балалар карыйк әле, чыршы төбен кайда икән ул тылсымлы кыңгырау.
Менә нинди икән ул тылсымлы кыңгырау. Бәйрәмебез күңеллерәк булсын өчен
кунаклар чакырабызмы?
Балалар.Әйе.
(Кыңгырау шалтырату.Кар бабай керә)

Исэнмесез балалар сез мине таныдыгызмы?

Балалар: Эйе

Балалар,ә сез биергә яратасызмы?
Балалар. Әйе.
Кар бабай. Чынлапмы? Ә минем белән бергә биисезме? Әйдәгез бергә биибез.
                     Күмәк бию “Елочка,елка колкая иголка

Кар бабай.
Бик күңелле бәйрәм иттем
Миңа кирәк китәргә.
Телим сезгә яңа елда
Тагын да зур үсәргә.Сау булыгыз, балалар
!(Чыгып китә)
Алып баручы. Бәйрәмебез күңеллерәк булсын өчен тагын кунаклар чакырабызмы?
Балалар.Әйе.(Кынгырау шалтырата.Куян керэ)

Куян :Исэнмесез балалар килгэн кунаклар.Бэйрэмгэ минедэ чакыруыгыз очен рэхмэт сезгэ.

Алып баручы:Куянкай э син безнен б.н.яна ел каршыларга кал.Тиздэн Кыш бабабызда килеп житэр

Куян.Яхшы сезнен б.н. бик кунелле булыр,эйдэгез биип алыйк булмаса.

Жырлы биюле уен:Куян балалары жыры

Алып баручы.Балалар эйдэгез тагын кунаклар чакырабыз?

(Кыңгырау шалтырата.Төлке керә)
Бу нинди җырлар, нинди биюләр. Тегендә дә, монда да матур итеп киенгән балалар. Монда хуҗа мин, Төлке! Бәйрәм уздыртмыйм сездән.
Алып баручы. Ай-яй, нинди усал Төлке. Без сине хәзер акылга утыртырбыз. Балалар, әйдәгез кар йомарламнарын Төлкегә ыргытабыз, аны куабыз.
(Кар атышлы уйныйлар. Бераз уйнагач Төлке чыршы артына кача).
Алып баручы.Без, усал төлкене акылга утырттык, әйдәгез кар йомарламнарын җыеп куйык, афәрин, булдырдыгыз балалар.
(Җыеп бетергәч, Төлке чыршы артыннан чыга)
Төлке. Ах, әле сез миннән көләсезме? Бернинди дә бәйрәм булмаячак, мин сезне моннан куам.Барыгыз чыгып китегез, нишләп утырасыз.
Алып баручы.Син Төлке, тавышланма әле, балаларга кара , ничек матур итеп киенгәннәр. Матур бит әйеме? Аларның бәйрәм итәсе килә, син аларны кума?
Төлке.Кем матур?
Балалар.Мин, мин.
Алып баручы.Кызлар да, малайлар да нинди матурлар.
Төлке.Мин дә матур. Матур бит мин?
Чыннан да бик матурлар.Нигә болай матур итеп киендегез, ни өчен монда килдегез?
Балалар.Бәйрәм.
Алып баручы. Җырлыйбыз да, биибез без. Нинди бәйрәм балалар, я Төлкегә әйтегез.
Балалар. Яңа ел.
Төлке. Нәрсә соң ул Яңа ел, нинди бәйрәм соң ул? Мин бернинди дә бәйрәм белмим.

Төлке.Балаларны тыңла. Ә балалар нәрсә сөйлиләр?

(Бер бала шигырь сойли).
Без бүген чыршы янында
Әйлән-бәйлән уйныйбыз.
Кыш бабайны каршылыйбыз
Яңа җырлар җырлыйбыз.
Төлке. Яңа елның нәрсә икәнен мин белми идем. Монда бүген Кыш бабай да була икән. Чыннан да бик күңелле булырга ошый. Нинди матур бәйрәм икән бу Яңа ел бәйрәме, менә хәзер аңладым инде. Балалар миңа да бәйрәмдә калырга рөхсәт итәсезме?
Алып баручы.Әйдәгез, балалар бәйрәмебезне дәвам итик. Ләкин нинди бәйрәм ди инде ул, Кыш бабайсыз?
Кыш бабабыздан башка
Бәйрәм күңелле булмый.
Әйдәгез, Кыш бабайны чакырыйк.
Бергә.Кыш бабай! Кыш бабай!
(Музыка астында Кыш бабай белән Кар кызы керәләр.)
Кыш бабай. Исәнмесез, дусларым, нәни кыз һәм улларым! Ерак-ерак илләрдән, сезне сагынып килдем мин. Сезгә яңа елда шатлыклар, тазалык, бәхет, мул тормыш алып килдем.
Кар кызы. Исәнмесез, минем кадерлеләрем! Исәнмесез, минем нәни дусларым! Яңа ел белән Сезне!
Кыш бабай. Котлы булсын Яңа ел!
Кар кызы.Бергә узсын Яңа ел!
Кыш бабай.Уф, арыдым. Бәйрәмегезгә шулкадәр ашыктык, соңга калмаска тырыштык. Ләкин бит быел, үзегез беләсез, көз китергә теләмичә җанымны корытты. Юл бирмичә авызымны пешерде. Менә барыбер килеп җиттем сезнең янга. Я, исәнмесез балалар, кадерле кунаклар! Соңга калмаганмындыр бит?
Алып баручы.Юк бабакай, син бик вакытлы килеп җиттең. Әйдәгез, балалар
бергәләп җыр белән каршылыйк бәйрәмебезне.
                    Җыр “Кыш Бабай
Кыш бабай
.Бигрәк матур җырладыгыз. Балалар, ә сез суыктан куркасызмы?
Балалар.Юк.
Кыш бабай. Әйдәгез, бергәләшеп уйнап алабыз.
“Өшетәм” уены.
Балалар. Кыш бабай, Кыш бабай син борынны өшетмә! (Борыннарын яшерәләр)
Кыш бабай. Кая әле, кем борынын яшермәгән? Өшетәм.
Балалар. ( Битләрен яшерәләр)
Кыш бабай.Кая кулларын ошетим эле?
Балалар. (Кулларын яшерәләр)

Кыш бабай Аякларын ошетэм.

Балалар.  (Аякларын яшерәләр)
 Кыш бабай Ай-Яй бигрэк тигез булып чыктыгыз эле сез балалар..
Алып баручы Э хэзер Кыш Бабай балалар сина жырлапта курсэтерлэр  

Жыр: Мы согреемся
Кыш бабай. Афәрин, балалар булдырдыгыз!
Мин бик арыдым утырыйм әле бераз.

Алып баручы :Кыш бабай син утырып тор э балалар узлэренен шигырьлэрн сойлэрлэр.

Жыр:Шалтыравык б.н

Кыш бабай китэ.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий утренника «Новый год» в младшей группе.

Создать детям праздничное настроение,развивать музыкальное настроение....

сценарий "Веселый новый год" 2 младшая группа

сценай новогоднего утренника во 2 младшей группе 2019г...

сценарий встречи Нового года в младшей группе

В сценарии малыши встречают деда Мороза и Снегурочку, пробуют себя в роли артистов, поют, водят хороводы, танцуют, играют,получают подарки- весело встречают Новый год....