8 март бәйрәме
материал (младшая группа)

8 март бәйрәме 1 нче кечкенәләр төркеме

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 1kechkenlrd_8_mart.docx21.91 КБ
Реклама
Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >


Предварительный просмотр:

 Муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе «Гомүми усеш бируче №5 Актаныш балалар бакчасы»

“Әнием, куанычым!”

1 кечкенәләр төркемендә бәйрәм иртәсе программасы

Музыка җитәкчесе: Салихова Ч.Д.

с.Актаныш

Зал матур итеп, бәйрәмчә бизәлгән. Матур көй яңгырый, кереп, тезелеп басалар.

-Балалар, карагыз әле бирегә, монда нинди матурлык, кояш елмая, кошлар сайрый, чәчәкләрдән хуш ис килә, ни өчен икән?

Т-че. -Бүген нинди көн икән?

Б-лар. -Әниләр көне.

Т-че. -Дөрес, балалар, бүген без бу залга, Әниләребезне котларга җыелдык.

-Безнең өчен иң кадерле кешеләребез – ул безнең Әниләребез.

-Кадерле әниләр! Сезне бәйрәм белән котлыйбыз! Ә хәзер сүзне балаларга бирәбез.

 

1. Яратам мин әниемне

Ул да мине ярата

Матур карашлары б-н

Безне үзенә тарта.

 

2.Һәр кешегә әни кирәк

Ә әнигә кем кирәк?

Әниләргә без кирәк

Якты аяз көн кирәк.

 

Җыр

Тәрбияче. – Әйе, балалар, әниләргә без кирәк. Әниләребез безнең өчен иң кадерле, иң якын кешебез. Алар безгә яхшы булсын өчен бөтен авырлыкларга да түзәләр, ә менә сез әниләрегезгә ярдәм итәсезме соң һәм ничек итеп?

 

3. Бик зур үстем инде мин

Әнигә булышам.

Үз ботинкамны үзем

Кияргә тырышам.

 

4. Әниемнең эше күп,

Бәйли ул миңа оек

Бүген бөтен уенчыкны

Үзем куйдым җыеп.

 

5.Мин дә булыштым әнигә

Пәрәмәчләр ясарга

Үзең эшләгәч, тәмле ул-

Кирәк эшләп ашарга.

 

Т-че.-Менә безнең балалар нинди үскәннәр, әниләренә ничек булышалар икән, рәхмәт сезгә, балалар.

-Ә хәзер безнең балалар үзләренең биюләрен бүләк итәрләр.

 

Татар халык биюе “Әпипә”

 

(Әтәч кычкырган тавыш ишетелә “Кик-ри-күк!”)

Тәрбияче. –Нинди тавыш бу, балалар?

Балалалар. –Әтәч. 

(Көй уйнала, әтәч керә)

Әтәч. –Кик-ри-күк, кик-ри-күк.

Иртән бик иртә торам

Канат кагып кычкырам

Кик-ри-күк, кик-ри-күк.

-Нинди матур балалар җыелганнар монда. Исәнмесез, балалар, исәнмесез, кунаклар, бу нинди бәйрәм сездә?

Балалар. –Бездә бәйрәм – Әниләр көне.

Әтәч. –Әйдәгез алайса, бер биеп алыйк, мин сезгә биер өчен матур көй бүләк итәм. (Көй уйнала башлый, әтәч кәрҗиннән чеби битлекләре алып, балаларга өләшә, балалар битлекләрне кияләр)

 

Бию “Чебиләр зарядкасы”

 

(Балалар биеп бетергәч бии-бии төлке керә):

-Көлтә-көлтә койрыгым,

Болгый-болгый барамын.

Кетәклеккә кереп мин,

Тавык-чебеш аламын.

-Ой, ой, мин кемнәрне күрәмен. Тәмлекәйләр! Ашарга берәр нәрсә булмасмы дип йөри идем, менә кемнәрне очраттым.

(Әтәч б-н “чебиләр” бер урынга җыелалар)

Тәрбияче. –Балалар, кем килгән безгә кунакка?

(Төлке Әтәч белән “чебиләр”тирәсендә сырпаланып йөри)

-Исәнме, төлке, исәнме! Әле син безнең белән исәнләшмәдең дә түгелме соң? Нәрсә пышылдыйсың анда, аңлашылмый.

Төлке. –Исәнмесез, исәнмесез, балалар, апалар һәм абыйлар. (Чебиләр тирәсендә йөри) Тәмледер инде сез?

Тәрбияче. –Әллә син берәр яманлык эшләргә йөрисеңме? Алай ярамый бит, дус-тату булырга кирәк. Әйдә бергәләп уйнап алыйк, ичмасам.

 

Уен

“Син уртада, без кырыйда,

Әйләнәбез, Төлкекәй”…(төлке хәрәкәтләр ясый, балалар кабатлый)

Төлке: Ә хәзер әниләрнең дә хәтерләрен тикшереп карыйк әле,мин сораулар бирәм,ә сез җавабын әйтегез:

1. Алтын таракның төшеп калган урыны (басма)
2. Кәҗә кемгә рәхмәт әйтеп сакалын селкетә? (Галигә)
3. Берьюлы ничә куян артыннан куарга ярамый? (2)
4. Бер тапкыр кискәнне ничә тапкыр үлчәргә кирәк? (7)
5. Г. Тукайның "Әйдәле, Акбай” дип башланган шигыренең исемен әйт ("Кызыклы шәкерт”)
6. Мәкальне дәвам ит: Әткәй шикәр, әнкәй ... (бал)
7. Кайсы бәеттә тәртипсез малайлар кошларга әвереләләр? (Сак- Сок)
8. Кызыл калфакка әбисенә барганда кем очраган? (бүре)
9. Мәкальне дәвам ит:”Ата беләк, ана ...” (йөрәк)
10. "Як-ягымда һич кеше юклыгын белдем дә мин,
Чаптым авылга, таракны тиз генә элдем дә мин.”
Бу өзек кайсы шигырьдән? (Су анасы, Г. Тукай)

Т-че. –Сиңа ошадымы, төлке, ә хәзер балаларны тыңла, алар шигырь сөйләрләр, бүген бит бәйрәм көн – әниләр көне.

 

6. Әнием минем ягымлы

Көлеп тора күзләре

Авыр чакта ярдәм итә

Әниемнең сүзләре.

 

7. Дөньяда иң матуры,

Иң уңган безнең әни.

Менә шуңа яныннан

Бер дә килми китәсе.

 

8.Әнием минем матур,

Күзләре якты, көләч.

Шундый күңелле була

Ул өйгә кайтып кергәч.

 

9.Кемнең әнисе иң матур?

Минем әни, әлбәттә,

Өйрәтә әни безне дә

Әйбәт, матур гадәткә.

 

10.Иң чибәр әни – минеке,

Толымнарын карачы

Кояш кебек нурлар сибә

Ягымлы күз карашы.

 

Җырла дисәләр җырлыйбыз,

Бер дә каршы килмибез

Карап торыгыз, әниләр

Җырлый-җырлый биибез.

 

Җыр

 

11.“Әни” – диеп язып куйдым

Яңа яуган ак карга.

Таптамагыз, һич ярамый

Әни сүзен таптарга

 

12.Син, әнием, минем өчен

Бу дөньяда бер генә.

Елмайганда йөзләреңнән

Бар өйгә нур бөркелә.

 

 

Җыр “Әни пәрәмәч пешерә”

 

Бергә: Көннәр һәрчак аяз булсын,

Кояш гел көлеп торсын.

Әниләр дә кояш кебек

Озын гомерле булсын.

 

(Балалар ясаган бүләкләрен әниләргә бирәләр)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

«Март – утро года». Приметы Марта

Март – утро года. Хотя и сердитым бывает, снегами да морозцем оборачивается, но весной пахнет. Ярко краснеют на белом снегу ветви вербы. На них чинно сидят серебристо-серые мохнатые «барашки». Призывн...

Сценарии 8 марта для дошкольников 8 марта в ДОУ.

Праздник отмечается в заранее украшенной комнате, где приготовлены сидячие места для бабушек и мам. Включается музыка, на небольшую сцену выходят 3 танцевальные пары, танцуют. Затем выходят остальные ...

Праздники с родителями. День 8 Марта "Ладушки - ладошки" Конспект развлечения «Ладушки - ладошки» к международному женскому дню 8 Марта» для младшей группы

Содействовать созданию обстановки общей радости, хорошего настроения, любви и нежного отношения к матери; поддерживать стремление детей к импровизации. Показать значимый для ребенка образ мамы....

8 Марта - праздник мам. Сценарий праздника 8 Марта для детей подготовительной группы детского сада

Данный материал может быть рекомендован для проведения праздника 8 марта в подготовительной группе детского сада....

"Солнышко будили" (сценарий утренника 8 марта во II младшей группе)_март 2016

Прошли метели и морозы, и пусть ещё далеко до первых весенних цветов, природа просыпается от зимнего сна... Но, почему "не просыпается, и не улыбается солнце"? А идём его будить?!...

Сценарий праздника 8 марта для детей младшей группы "День восьмое марта-праздник наших мам!"

Сценарий праздн ика 8 марта для детей младшей группы детского сада " День восьмое марта-праздник наших мам!"...