Конспект развлечения “Серле сандык ”
план-конспект занятия по музыке (старшая, подготовительная группа)

Конспект развлечения

“Серле сандык ” 

Гирфанова Лейсан Фиркатовна,

музыкальные руководитель I квалификационной категории

  МБДОУ №52 “Сказка” г. Набережные Челны

 

Яшь төркеме: мәктәпкә әзерлек төркеме

Максат:

 1.Балаларга эстетик тәрбия бирү, татар милли сәнгатенә мәхәббәт, ихтирам тәрбияләү.

2. Балаларны музыкаль фольклоры белән якынырак таныштыру, балаларда аңа карата кызыксыну уяту.

 3. Милли әйберләрнең үзләренә генә хас булган билгеләрен ачыклау.

4. Сәнгатьле сөйләм телен үстерү.

5. Татар халкына ихтирам, горурлык хисләре тәрбияләу.

Уен төрләре: уеннар, җырлар, биюләр, шигырь сөйләү.

Индивидуаль эш: шигырьләр кабатлау,җырлар өйрәнү.

Әти- әниләр белән эш: Бәйрәм өчен костюмнар, атрибутлар ясауда хәлдән килгәнчә ярдәм күрсәтү, җырлар, шигырьләр, уеннар кабатлау.

Җихазлар: Залда ой куренеше. бизәлгэн сандык, ятак янына бишек эленгән,  остэлдэ самовар, тәлинкәдә татар халык ризыклары, чиккән мендәрләр һәм сөлгеләр куелган, экран эленгэн.

Катнашалар:   татар милли киемнәре кигән алып баручылар- тәрбияче һәм Ана, аның кызы Алсу,  Дәү әни, балалар.

Бәйрәм барышы

(Ана сандык өстенә чыгып утыра һәм экренлэп кына бишекне тибрәтә. Язмада бала тавышы ишетелә. бишек җыры яңгырый).

Алып баручы:

 Җиргә, күккә, тирә-юньгә яңа аваз таралды,

 Шабыр тиргә төшкән ана бер рәхәт сулыш алды...

 Бар матурдан матуррак, кыйммәтледән кыйммәтлерәк,

 Үз җаныннан газизрәк бала тудырды ана...

(Музыка туктый. Ана –тәрбияче янына килә).

Алып баручы: Хәерле көн безнең хөрмэтле кунакларыбыз! Әле генә тыңлап үткән шигырь һәм җыр аша сезнең һәркайсыгыз иң бәхетле мизгелләрне, иң бәхетле көннәрегезне күз алдына китереп утыргансыздыр.

Ана: Бүген без халыкара әниләр көненә багышланган,  “Серле сандык” дип исемләнгән музыкаль кичәгә җыелдык.

Алып баручы: Гаиләләрегездә тынычлык, иминлек, балалар бәхете, шатлык куанычлар телибез сезгә! Бәйрәм белән әниләр!

(Шул чак Ананың кызы Алсу  керә).

Алсу: Әнием, әнием, бәйрәм белән котлыйм сине! Балалар да бәйрәмгә җыелды, бәлки бергә бәйрәм итәрбез?

Ана.: Әлбәттә кызым, чакыр дусларыңны!

(Залга музыка астында балалары керәләр. Татар өйе  каршысына ярымтүгәрәк ясап утыралар).

Алып баручы:  Һәр гаиләнең үз традицияләре, үз бәйрәмнәре бар. Аларны һәркем үзенчә үткәрә. Бәби туйлары, тәпи басып китүе, балалар бакчасына,  мәктәпкә йөри башлавы һәр гаиләгә зур шатлык китерә. Һәр гаилә дә үз баласына  дөрес, гаилә традицияләренә туры китереп тәрбиялэргэ тырыша.

Ана.: Гомер бит тиз үтә. Менә бүген сезнең каршыгызда әле күптән түгел бишектә яткан балаларыгыз, бәгырь җимешләрегез сезне гаилә бәйрәме белән тэбриклэргэ, үзләренең сезне ничек яратулары, бакчада көннәрен ничек үткәрүләре турында сөйләргә җыелдылар. Хәзер сүзне балаларыгызга бирәбез.

Балалар:

1. Мин сөйлим ана телендә

Яшим атам җирендә.

Бу бәхет миңа бирелгән

Туган йорт бишегендә.

2.Тәүге кабат аяк басып

Сукмактан киттем йөреп

Әйттем ана теле белән:

-Мин җирдә кеше!- диеп.

Җыр “Әниләр бәйрәме”

 

1.Әти көн дә эшкә китә,

Якшәмбе көн ял итә.

Мин дә эшләмим ул көнне,

Ял бик күңелле үтә.

2.Башка көнне буш булмыйм мин,

Көн дә бакчага йөрим.

Шакмаклардан өйләр ясыйм,

Төзүче булырмын дим.

Алып баручы:

Синдә җыр бар,

Миндә җыр бар,

Матур җырлар бик күп җирдә.

Синең җырың миңа күчсен,

Минем  җырым сиңа күчсен,

Җырлыйк әле бергә-бергә!

“Әй  зилем -зиләле” уен җыры башкарыла.

Ана: Матур жырлап тынлап  бәлеш турында онытып җибәрә язганмын  бит балалар, бүген кунаклар бик күп җыелыр,  бәлеш пешерим эле. (чәй өстәле янында кайнаша башлый)

Дәү әни:Каян шундый матур, үзебезчә милли көйләр яңгырый дисәм- үзебездз икән ләбаса! Исәнмесез балалар, исәнмесез кунаклар!

Балалар:Исәнме Дәү әни!

Алсу: Әбием, син миңа Серле Сандыкның серләрен ачам дигән идең, менә буген дусларым белэн җыелдык, серне ач эле?!

Дәү әни: И кызым, шулай матур сорагач ничек ачмыйм ди инде?!

(Татар халык көенэ дәу әни сандыкны ача).

Бу сандык минем яшьлек истэлегемне саклый, ул миңа, әбиемнең, әниемнең истэлеге буларак та кадерле.

Элек-электән татар халкы матурлыкка омтылган. Матурлап киемнәр тегеп кигән, хатын кызлар калфаклар, алъяпкычлар, ә ир-атлар чиккән түбәтәйләр, камзуллар кигәннәр. Менә минем сандыгымда да бабамнан калган чиккэн түбәтәй, әбиемнең чигүле калфагы, чиккән сөлгеләр, сөлгеләр һәм башка бик күп истәлекле әйберләр саклана.    Балалар, менә карагыз әле, ничә еллар үтсә дә   бик матур алар. (Балалар Дәү әни янына якынрак килеп , аның тирәсенә басалар).

Д.ә. Менә бу, балалар, калфак, карагыз ничек  итеп чигелгән, кая әле кызым, кил, кигереп карыйм әле. (Арадан бер кыз балага калфак кигерә).

Ә бусы түбәтәй. Кил улым кигереп карыйм әле.(Арадан бер малайга кигерә).

Бик  матур күренә балалар түбәтәй белән калфак. Әллә сон берне җырлап алабызмы?

Жыр “Кәләпүшем-калфагым”

Алсу : Әбием, ә без милли киемнәр турында шигырьләр дә өйрәнеп куйдык әле.

Д.ә. Бик әйбәт балалар, әйдәгез шигырьәэрегезне тынлап китик.

(Балалар алга чыгып басалар).

1 бала

Бигрәк матур түбәтәе

Энҗе бөртекләр белән.

Алар монда килгән икән

Чын әкият иленнән.

2 бала

Алъяпкычымның бизәге

Әллә кайдан күренә.

Аллы-гөлле чәчәк төшкән

Килешәме үземә?

3  бала:

Чигүле алъяпкыч, түбәтәй

Әбием чиккән калфак.

Ул калфакны әбием

Кадерләп кигән хәрчак.

4 бала (кыз)

Калфагымның матурлыгын

Һәммәсе дә күрсеннәр.

Матур калфак кигән кыз ул,

Татар кызы дисеннәр.

5 бала( малай)

Түбәтәемне кидем,

Көзге каршына килдем.

Менә шундый була ул

Татар малае дидем.

Алып баручы: Балалар, әйдәгез    “Йөзек салыш” уены уйнап алабыз.

(Уен уйнала. Әбине җырлаталар, бер малай бии, бер кыз бала шигырь сөйли).

Д.ә. Балалар, татар халкының уеннары,  милли йолалары , искиткеч халык җырлары, бишек көйләре, әби бабаларыбыздан килгән хәзинәләребез.

Ана бәлеш алып керә: Халкыбызның милли ризыклары да берни белән дә алыштыргысыз, гөбәдия, бәлеш, коймаклар, чәк-чәкләре - бик тәмле була .

         Мин гаиләмдә бәхетле

                  Мин гаиләмдә хисле.

                   Мин гаиләмдә кадерле,

                  Гаиләм белән көчле.

Алып баручы: Бүген безнең  Халыкара әниләр көненә багышланган   бәйрәмдә балалар бакчасында тәрбияленүче балалар белән аларнын  әниләре, дәү әниләре дә катнаштылар.  Кемнәрдер бәйли, чигә, тегә, кул эшләре белән шөгелләнә. Ә бүген бездә кунакта булган ата-аналар балаларын традицияләребез үрнәгендә   тәрбияләвенэ ошандырды

Барлык гаиләләргә дә саулыклы тормыш, шатлык, тигезлек телибез.

(Балалар ярымтүгәрәк булып алга чыгып басалар).

Балалар:

1.Без юлларга чыктык кына,

Күңелдә якты теләк.

Иң дөрес, иң туры юлны

Сайлашырга сез кирәк.

 

2.Алда көрәшләр дә булыр,

Югалып калсак кинәт,

Егылганда тотынырга,

Көч бирергә сез кирәк.

 

3.Сүнгән чакта өметебез,

Калмаган чакта терәк.

Күз яшьләрен сөртә-сөртә,

Юатырга сез кирәк.

 

4.Боекмас өчен күңелләр,

Кимсенмәс өчен йөрәк,

Сез кирәк, әти-әниләр,

Бергә: Безгә һәрчак сез кирәк!

Алып баручы: Балачакның бакчасында

Көлке - уеннар гына.

Бергә-бергә күңел ачыйк.

Бергә күңелле була.

Жыр   “Бәхетле балачак”

Реклама
Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

" Серле сандык"

Максат: балаларда халкыбызнын тарихына карата кызыксыну уяту; татар халкынын милли киемнэре турындагы белемнэрне ныгыту; жырлар, уен пэм бию аша балаларда милли киемнэргэ карата матурлык хисе, туган и...

" Серле сандык"

Через татарские песни, танцы, стихи воспитывать интерес к национальной одежде татарского народа, любовь к традициям и быту татарского народа....

"Серле сандык"

Традиции, обычаи и культура края должна войти в сердце ребенка и стать неотъемлемой частью его души. В своём занятии  знакомлю детей с национальным,  татарским  костюмом, стараюсь прибл...

серле сандык

Максат: туган телгә ана телебезгә мәхәббәт тәрбияләү, туган телнең матурлыгын тоярга өйрәтү, татар халкының милли киемнәре турындагы белемнәрне ныгыту , җырлар, уен һәм бию аша балаларда милли киемнәр...

серле сандык

Максат: туган телгә ана телебезгә мәхәббәт тәрбияләү, туган телнең матурлыгын тоярга өйрәтү, татар халкының милли киемнәре турындагы белемнәрне ныгыту , җырлар, уен һәм бию аша балаларда милли киемнәр...

Серле сандык

Дидактическая игра...

Конспект образовательной деятельности «Серле сандык» по проекту «Уйны-уйны усэбез» по татарскому языку с русскоязычными детьми в старшей группе

Основная предметная область:  Развитие речи (татарский язык)Интеграция областей: "Социально-коммуникативное развитие", "Художественно-эстетическое развитие", "Познав...