сөйләм устерү
план-конспект занятия по обучению грамоте (подготовительная группа)

уртанчылар һәм мәктәпкә әзерлек төркемендә сөйләм үстерү

Скачать:

ВложениеРазмер
Package icon сөйләм үстерү1.65 МБ

Предварительный просмотр:

 

Уртанчылар һәм мәктәпкә

әзерлек төркемендә

 сөйләм үстерү

һәм  грамотага

өйрәтү

 

                                                 

                                             2019-2020 уку елы

   

Уртанчылар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән  сөйләм үстерү һәм грамотага өйрәтү эшчәнлеге:

Уртанчылар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән сөйләм үстерү эшчәнлеге.

 Тема: 

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән грамотага өйрәтү эшчәнлеге.

Тема: Калын hәм нечкә өйтелешле тартык авазлар төшенчәләрен  ныгыту.

Программа эчтәлеген һәм белем бирү өлкәләрен тормышка ашыру: «Сөйләм үсеше», «Социаль-аралашу үсеше», «Танып белү үсеше», «Эстетик-сәнгать үсеше».

Методик алымнар һәм чаралар: 

ысуллар - уен, сүзле, күрсәтмә;                    

алымнар - әңгәмә, сораулар, биремнәр.

 Максат.

Сөйләм үстерү эшчәнлеге:

Үстерү. Балаларның  күзәтүчәнлекләрен, гади нәтиҗәләр ясый белү сәләтен, бөйләнешле  сөйләм телен, иҗади күзаллауларын  үстерү.

Белем бирү. Балаларның  кыш  турында тулы җөмлә белән сөйли белү күнекмәләрен ныгыту. Бирелгән сораулар аша диалогик сөйләм формаларын камилләштерү.

Тәрбия. Балаларда кызыксыну уяту, табигатькә карата  сакчыл караш , экологик бөйләнешләрне күрә белү сыйфаты тәрбияләү.

Грамотага өйрәтү эшчәнлеге:

Үстерү. Сүзгә схема анализы ясау күнекмәсен үстерү,

Белем бирү.  “Сузык” һәм “тартык аваз” төшенчәләре белән таныштыруны дәвам итү. Сузык һәм тартык  авазларны аерып, сузыкларны кызыл төс белән, тартыкларны зәңгәр  карандашлар  ярдәмендә  буяп күрсәтү.  Сүзләрне иҗекләргә бүлергә өйрәтүне дәвам итү.

 Тәрбия. Балаларда дәфтәр белән  эшчәнлектә мөстәкыйльлек, игьтибарлылык, пөхтәлелек тәрбияләү.

Материаллар һәм җиһазлар: конвертлар,таратма рәсемнәр, билетлар (чана), мольберт, урындыклар, өстәл.

Сүзлек өстендә эш.  чана, кар бөртеге , боз.

Алдан үткәрелгән эшләр:  

Кышкы күренеш турында картиналар карау, экскурсиягә яисә тауга чана шуарга бару, табигатьне  күзәтү.

Эшчәнлекнең төзелеше:

  1. Эмоциональ  халәт тудыру. Кереш мизгеле.
  2. Сюрприз момент. Хат килә.
  3. Фикер алышу. Кыш турында әңгәмә.
  4. Игътибарлылыкны ныгыту максатыннан  Дидактик уен  “Капма каршысын әйт.”
  5. Табышмакларга җавап әйтеп, презентациядән дөрес җавабын карарга
  6. (уртанчылар төркеме китә)
  7. Өстәл уены. “Сүздә нинди авазлар бар.
  8. Иҗекләр йорты  
  9. Йомгаклау.

Эшчәнлек барышы:

1.Оештыру моменты.

-Исәнләшү, хәерле иртә теләү.

-Балалар,  әйдәгез әле үз-үзебезгәдә “Хәерле иртә ”телик .

Хәерле иртә күзләр, сез уяндыгызмы? Без уяндык(күзләрне йомып ачып алу)

Хәерле иртә колаклар, сез уяндыгызмы? Без уяндык(колакларны ышку)

Хәерле иртә кулларр, сез уяндыгызмы? Без уяндык (кулуларны күтәрү)

Хәерле иртә аяклар, сез уяндыгызмы? Без уяндык

 Хәерле иртә кояш, син уяндыңмы? Мин уяндым hәм елмайдым.

-Менә сез елмайгач ,бүлмәбез нурланып китте.

Хәзер балалар, матур итеп утырдык. Сез шөгыльгә әзерме?.

2.Сюрприз момент:

-Мин ниндидер тавыш ишеттем ,игьтибар белән тыңлагыз әле.

Кыңгырау шалтрый, 6 конверт кертә, һәрбер конвертта номеры бар.

№1конверт

 табышмакның җавабын әйт:

Бабай килгән сагынып, ак чикмәнен ябынып. (кыш)  

-Ә сез кышны яратасызмы? Нинди була ул кыш? (салкын, буранлы, җилле, карлы, ак)   Ни өчен яратасыз? ( чыршы, Яңа ел бәйрәме төрле уеннар уйнарга була)

 Балалар , сез нинди кышкы уеннар беләсез?

№2 конверт

Чана схемасын төзү

Килеп чыккан чана белән без кышкы урманга сәяхәткә барабыз

Чана ясаган рәсемнәр артында номер бар, шушы номерлы урындыкка утыралар, бу була билет. Барганда җыр җырлыйбыз кыш турында

Чыршы яшел тунын киеп (1 куплет)

№3 конверт

Сүзнең капма каршы мәгънәсен табып әйт

1. Көн-

2. Кыска-

3. Биек-

4. Кыш-

5. Салкын-

6. Ак-

7. Зур-

№4 конверт

Табышмаклар , җавапларын экранда карыйбыз

1. Һәр җир карланган,

Сулар бозланган,

Уйный җил-буран,

Бу кайчак, туган?  (Кыш көне)

2. Йолдыз, йолдыз вак кына,

Яфраклары ак кына.

Өс киемеңә куна,

Тәнгә тисә су була (Кар бөртеге)

3. Оча – юк канатлары,

Чаба – юк аяклары,

Тышта булса өелә,

Өйгә керсә, җәелә. (Кар)

4. Утта янмый, суда батмый. (Боз)

5.  Килә бары кыш җиткәч,

Иске ел үтеп киткәч.

Үзе белән һәрвакыт

Яңа ел алып килә.

Бүләк тулы капчыгын

Иңенә салып килә.(Кыш бабай)

6. Җәен урманга патша,

Кышын кардан да аста. (Аю)

7. Җәен соры, кышын ак,

Аңа шулай яхшырак. (Куян)

№5 конверт

Авазларның йортлары

Кар сүзе белән аш сүзенең схемасы ясалган. Шуларны дөрес төс белән билгеләргә кирәк

№6 конверт

Иҗеләрнең йортлары. Иҗекләр төрле этажда яшиләр. Мәсәлән, бер иҗекле сүзләр иң өске этажда, ике иҗекле сүзләр уртадагы этажда,  ә өч иҗекле сүзләр иң аскы этажда яши. Әйдәгез аларны дөрес итеп куйык.

Ат, Эт

Бүре, Песи, Балык

Карандаш, Кәбестә, Урындык

Биремнәрне эшләп бетердек, инде хәзер кайтырга вакыт. Әйдәгез үзебезнең билетлар буенча урыннарга утырабыз һәм балалар бакчасына кайтабыз.

- Сезгә эшчәнлегебез ошадымы?

Бик зур рәхмәт. Ял итегез.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Беренче кечкенэлэр торкемендэ сойлэу устеру хэм эвэлэу буенча интеграл шогыль конспекты.

Татар халык авыз ижатын кулланып, сойлэм телен устеру; сузлек запасын баету, хэрэкэт активлыгын устеру, йорт хайваннары турында балаларнын белемнэрен арттыру, кул чукларынын физик усешен ныгыту, фике...

Актаныш районы МБДОУ №5 «Кояшкай» балалар бакчасынын икенче кечкенэлэр торкемендэ сойлэм телен устеру хэм рэсем буенча интеграль шогыль конспекты.

Максат:балаларны торле зурлыктагы тугэрэклэрне ябыштыру кунекмэлэ                рен ныгыту.Уртак эшчэнлектэн позитив эмоциял...

Сөйлэм телен устеру.

Тема:”Ипи өстэлгэ ничек килэ.?”Обучающие задачи:Балаларны бодайны үстерү юллары белән таныштыру. Ипи турындагы белемнәрен киңәйтү.Ипи пешерүче һөнәре белән таныштыру.Развивающие задачи:Бал...

Уртанчылар торкемендэ сойлэм теле устеру буенча шогыль "Йомры икмэк"

Конспект занятия по развитию речи в средней  группе по сказке "Колобок"...