Сойлэм устеру шогыле "Нэни булышчылар"
классный час (младшая группа) по теме

Ахатова Кадрия Ибрагимовна

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tema.doc37 КБ

Предварительный просмотр:

        Икенче кечкенәләр төркемендә

сөйләм үстерү шөгыле эшкәртмәсе,

Тема: “Нәни булышчылар”

                      I-квалификацион категорияле  тәрбияче

                                 Ахатова Кадрия Ибрагимовна.

                                  Май 2011ел.                

                     Тема: “Нәни булышчылар”

Максат: Татар халык иҗаты кулланып, балаларның сөйләм телләрен үстерү; аралашу һәм хезмәт процессында балаларның үсешенә ирешү, өлкәннәргә  булышу теләге уяту, тулы җөмләләр белән җавап бирергә гадәтләндерү. Балаларны бармаклар ярдәмендә буяулар белән рәсем ясарга өйрәтүне дәвам итү;  бармаклар белән рәсем ясаган вакытта алган белемнәрне ныгыту, рәсем ясарга кызыксыну уяту.

Җиһазлар: үрдәк һәм үрдәк бәбкәләләре уенчыклары, магнитофонда тилгән тавышы, борчак һәм дөге ярмалары, келәм,  пешкән коймаклар.

Сары, кызыл  төстәге гуаш, рәсем ясар өчен яшел төскә буялган “ болын”.

Шөгыль барышы: Балалар керәләр, кунаклар белән исәнләшәләр, үзләре белән таныштыралар.

Тәрбияче: -Балалар, әйдәгез бүген Мәрьям әбигә барыйк. Аңа булышып та кайтырбыз. Барабызмы?  Әйдәгез киттек.

Дуслар кая барасыз?

Әбиләргә барабыз.

Анда нигә барасыз?

Булышырга барабыз.

Әби сезгә ни дияр?

Оныкларым дип сөяр.

Әби сезгә ни бирер?

Күчтәнәчләр ул бирер.

                                                                                                                        (Магнитофннан үрдәкләр тавышы ишетелә)

Тәрбияче: Мәрьям әби үрдәк бәбкәләрен ишек алдына чыгарган ахрысы . Әйдәгез керик әле, тилгән алып китмәсен тагын. (Балалар керәләр, бәбкәләрне күрәләр)

Тәрбияче: Карагыз әле нинди матурлар! Алар нинди төстә? Тагын нинди? (Йомшак, түгәрәк, чирәмдә тәгәрәп йөриләр)

Үрдәк бәбкәләрен ничек чакыра? Бәбкәләр ничек кычкыра? (Балаларның җаваплары тыңлана )

Тәрбияче: Үрдәк бәбкәләрен саклап йөртә, аларга җим чүпләп бирә. Ул аларны бик ярата.

Шулвакыт тилгән тавышы ишетелә.

Тәрбияче: Ай, балалар, әнә теге яктан тилгән килә түгелме, бәбкәләрне алып китә күрмәсен. Әйдәгез, куып җибәрик.

                          Тилгән, тилгән

                          Бәбкә алырга килгән.

                          Бер аягы камырдан

                          Бер аягы тимердән,

                          Көш, көш, көш.

Психогимнастика:

Әйдәгез әле, тилгәнне ачуланыйк.

Тилгән очып китте бит, әйдә шатланыйк.

                                                                                                    Әби килеп керә, кулында савыт.

Балалар: Исәнме, Мәрьям әби!

Әби: Бик исән, үскәннәрем! Бәбкәләремне тилгән алып китте дип торам, сез бар икәнсез әле, рәхмәт яугырлары. Бәбкәләремә ботка пешерермен дигән идем, ашыгып ике төрле ярманы бергә куштым. Күзем дә начар күрә, балаларым аерып  бирә алмассызмы икән?

Тәрбияче: Бирәбез, Мәрьям әби. Безнең балалар бик үскәннәр алар. Китер әле ярмаларның, без аны сиңа аерып бирик.

Әби: Мә, кызым. Яңгыр болыты да күренә бәбкәләремне алып кереп китим әле(Алъяпкычына бәбкәләрне җыеп ала,                                                                                                          балалар булыша)

 Балалар җәймәгә утыралар, җәймә өстенә салфетка җәелә, ярма шунда салына, балаларга савытлар бирелә.

Тәрбияче: Балалар, карагыз әле, бу түгәрәк ярма нәрсә ул?

(Борчак). Аннан нәрсә пешерәләр?(Аш, ботка). Бу нәрсә ярмасы?(Дөге). Аннан нәрсә пешерәләр?(Ботка бәлеш).

Балалар ярмаларны аерып чүплиләр, әбигә кертеп бирәләр.

Тәрбияче: Ә хәзер балалар бераз ял итеп алыйк.

   Физкультминутка: “Нәни бәбкәләр” булып уйнау.

Тәрбияче: Балалар, ял итеп алдык, әбигә дә булыштык. Менә монда мин бик матур яшел болынлык күрдем әле.Ул бик күңелсез күренә. Әйдәгез шушы болынга үзегезгә ошаган үрдәк бәбкәләрен ясыйк әле.

(“Болын ”идәнгә куела, балалар тирә- юнгә ятып ясыйлар)

Тәрбияче: Рәсемне бармаклар белән ясарбыз. Менә мин сезгә буяулар бирәм. Нинди төстәге буяулар бар? (Сары, кызыл) Сары төс белән аның кайсы җирен ясарбыз (Гәүдәсен, башын) Ә кызыл төс белән? (Томшыгын)

Имән бармак белән башын, гәүдәсен, ә урта бармак белән томшыгын.

(Тәрбияче балаларга булыша).

Ясап бетергәндә генә Мәрьям әби кереп килә.      

Әби: И балакайларым, бигрәк уңган инде үзегез, шул арада  нинди матур рәсем ясагансыз. Сез эшләгән арада минем коймагым да пешеп җитте. Мә әле кызым , бу минем сезгә күчтәнәчем.

Тәрбияче: Рәхмәт, Мәрьям әби. Бакчага кайткач чәй эчәрбез. Ә хәзер без без кулларны юыйк та бакчага кайтыйк инде. Безнең бу рәсемебез сиңа истәлек булып калсын.Сау бул, Мәрьям әби. Авырма, безгә дә кунакка кил.

(Балалар кул юарга кереп китәләр).


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Нәни булышчылар

Гомуми үсеш бирүче №7 Актаныш балалар бакчасы                       I кечкенәлә...

Беренче кечкенэлэр торкемендэ сойлэу устеру хэм эвэлэу буенча интеграл шогыль конспекты.

Татар халык авыз ижатын кулланып, сойлэм телен устеру; сузлек запасын баету, хэрэкэт активлыгын устеру, йорт хайваннары турында балаларнын белемнэрен арттыру, кул чукларынын физик усешен ныгыту, фике...

“Кулларым, бармакларым- сез минем булышчыларым”

(зурлар төркемендә модельләштерерү алымын кулланып сөйләм телен үстерү буенча эшчәнлек) Конспект занятия для старших групп...

"Без- әби, бабайның булышчылары"

Максат: көз турында белемнәрне ныгытырга, җиләк-җимеш, яшелчәләрне белергә;табышмакның җавабын табарга, мәкальнең мәгънәсенә төшенергә өйрәнү, сүзләрне дөрес, төгәл әйтү; хәрәкәтләрен активлаштыру; бә...

Актаныш районы МБДОУ №5 «Кояшкай» балалар бакчасынын икенче кечкенэлэр торкемендэ сойлэм телен устеру хэм рэсем буенча интеграль шогыль конспекты.

Максат:балаларны торле зурлыктагы тугэрэклэрне ябыштыру кунекмэлэ                рен ныгыту.Уртак эшчэнлектэн позитив эмоциял...

Уртанчылар торкемендэ сойлэм теле устеру буенча шогыль "Йомры икмэк"

Конспект занятия по развитию речи в средней  группе по сказке "Колобок"...