“Кулларым, бармакларым- сез минем булышчыларым”
план-конспект занятия (старшая группа) по теме

(зурлар төркемендә модельләштерерү алымын кулланып сөйләм телен үстерү буенча эшчәнлек) Конспект занятия для старших групп

 

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon teatralizaciya.doc38.5 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Алабуга Муниципаль районы «31 нче номерлы «Энҗекәй” балалар бакчасы муниөипаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе.

“Кулларым, бармакларым- сез минем булышчыларым”

(зурлар төркемендә модельләштерерү алымын кулланып сөйләм телен үстерү буенча эшчәнлек)

                                                                             Әзерләде : татар теле

тәрбиячесе Крешкова Л.П.

Алабуга, 2013

Туган телне үзләштерү, сөйләм телен үстерү- мәктәпкәчә яшьтәге баланың мөһим казанышы. Бәйләнешле сөйләмне булдыру өчен балаларның сөйләм һәм акыл үсешенең тыгыз элемтәдә торуы кирәк. «Сөйләшергә өйрәнеп, бала уйларга өйрәнә, һәм шул ук вакытта уйларга өйрәнеп, ул үзенең сөйләмен дә камилләштерә»(Ф.А.Сохин). Бәйләнешле сөйләмнең үсеше фикерләү үсеше белән беррәттән бара.

Балаларның интелект һәм сөйләмен үстерү проблемасын чишүнең эффектив юлы- модельләштерү. Бу алымны кулланганда балалар предметларның төп билгеләрен гомумиләштереп күзалларга өйрәнәләр. Бәйләнешле сөйләмгә өйрәтер өчен предметларның, персонажларның һәм аларның хәрәкәтләренең схематик сүрәтләре кулланыла.

Модельләштерү алымын мәктәпкәчә яшьтән куллану отышлы, чөнки мәктәпкәчә яшь- шәхеснең интенсив рәвештә формалашу һәм үсү чоры. Шушы үсеш чорында бала актив рәвештә тел нигезләрен үзләштерә, аның сөйләм активлыгы арта.

Максат: Бармак уеннары һәм өстәл театры аша балалар сөйләменең дөрес һәм сәнгатьле булып формалашуына йогынты ясау; модельләштерү алымын кулланып, предметны тасвирларга өйрәтүне дәвам итү; аралашу күнекмәләрен үстерү; балаларда кул гәүдәнең әйәмиятле өлеше булуы турында күзаллауларын үстерү; кул хәрәкәтләрен камилләштерү.

Җиһазлау: “Шалкан” әкияте буенча өстәл театры курчаклары, модельләштерү алымы буенча схемалар, бала саны буенча ак битләр, карандашлар, кояш сүрәте, “серле капчык”.

Алдан эшләнгән эшләр: бармак гимнастикасы, “Шалкан” әкиятен уку, модельләштерү алымы белән күнегүләр.

Эшчәнлек барышы

Балалар ярымтүгәрәк ясап басалар. Тәрбияче балалар белән үзенчәлекле исәнләшә: үзнең ике учын да һәр баланың учлврына тидереп чыга. Балалар да үзара шулай исәнләшәләр.

Тәрбияче: Балалар, болай исәнләшкәндә без бер-беребезгә кулларыбызның җылысын бирдек, аңа яхшы кәеф, сәламәтлек теләдек. Әйтегез әле, кешегә куллар ни өчен кирәк?

-Ашаганда кашык тотарга.

-Рәсем ясарга.

-Юыныр өчен.

-Сәләм бирергә...

Тәрбияче: Балалар, күрәсезме, безгә кулларыбыз һәр эштә дә ярдәм итә икән. Шуңа күрә без аларны сакларга тиеш.

-Әгәр урамда салкын, җилле көн булса, без нишлибез?(кулга бияләй киябез).

-Әгәр кулларыбыз эш эшләгәндә пычранса, без нишлибез? (кулларны сабын белән юаюыз һәм сөлгегә сөртәбез).

-Кулларыбыз арса, без нишлибез? (кулларны ял иттерәбез).

-Ни өчен кул белән кайнар әйбергә тияргә ярамый? (чөнки кайнар әйбер кулны пешерә).

-Электр розеткасына бармак тыгарга ярыймы? ( юк, ятамый, чөнки электр суга).

Тәрбияче: Балалар, бүген без сезнең белән кулларыбызның безгә нинди булышчылар булуы турында сөйләшербез.

                            Хәрәкәтле уен “Минем арттан кабатла”

(ярымтүгәрәккә басып башкаралар)

Иртән иртүк уяндым                                          (күзләрен уалар)

Һәм кояшка куандым                                         (кулларын өскә күтәрәләр)

Рәхәтләнеп киерелдем                                        (киереләләр)

Юындым һәм киендем                                        (бит юу, киенү хәрәкәтләре )

Бакчага килеп җиттем                                         (урында атлыйлар)

Гимнастика ясыйм иртән                                    (кулларын билләренә куялар)

Бер, ике, бер, ике                                                  (ян-якка иеләләр)

Кулларны алга сузам                                           (кулларын алга сузалар)

Бүген иртәнге ашка

Ашадым тәмле ботка                                           (кашык белән ашау хәрәкәте)

Күп итеп мин уйнадым

Китаплар да карадым                                           (китап карау)

Рәсемнәр дә ясадым

Рәхәтләнеп йокладым                                           (“йоклау” хәрәкәте)

                                           Уен “Алмаларны җый”

Тәрбияче кәрзиндзге тупларны (“алмаларны”) ясалма алмагач янына идәнгә чәчә һәм балаларга аларны башта кул ярдәменнән башка җыярга тәъдим итә. Куллар ярдәменнән башка гына тупларны җыеп булмаганына инангач, балалар “алмаларны” куллары белән җыеп алалар.

                                                         Бармак уены

    Бу бармак кино карый,

    Бу бармак ботка ашый,

           Бу бармак безнең җырлый,

          Бу бармак безнең йоклый,

         Бу бармак йокламыйм ди,

   Шаяра һәм кытыклый,

  Бармакларны чакыра,

 Бергәләшеп уйнарга.

Тәрбияче: Менә нинди җитезләр, булдыралар икән сезнең бармаклар! Ә алар предметларны карамыйча, капшап карап кына таный аламы? Әйдәгез, тикшереп карыйк әле.

Уен “Серле капчык”

Балалар чират буенча капчыктагы бер предметны капшап карыйлар һәм исемен атыйлар. Аннары ул предмет турында схемалар буенча сөйлиләр (предметның исемен, зурлыгын, формасын, төсен атыйлар). Мәсәлән: “Бу туп. Ул зур. Туп түгәрәк. Туп яшел төстә.”

Тәрбияче: Ә хәзер безнең матур бармакларыбыз әкият геройлары булып уйнап күрсәтерләр.

“Шалкан”әкиятен өстәл театры аша күрсәтү.

Тәрбияче: Әкият геройлары үзара дус һәм ярдәмчел.Ә хәзер, балалар, без үзебезнең кулларыбызның рәсемен ясап карыйк.

Балалар кәгазь битләренә карандаш белән йөртеп төшерәләр. Кул сурәтләрен бизиләр.

Тәрбияче: Хәзер безнең кулларыбыз кояш нурлары булып, тирә-юьгә җылы таратсыннар.

Тәрбияче өстәл уртасына елмайган кояш рәсемен куя, кояш тирәли балаларның кул рәсемнәрен тезеп чыга.

Тәрбияче: Балалар, карагыз әле, сезнең кулларыгызны кояш тирәли тезеп куйгач, ул ничек матур итеп елмаеп, безгә җылы тарата башлады. Мөгаен, бу куллар иң матур куллардыр. Чөнки алар матур эшләр генә эшли. Беркемгә дә сукмый, бернәрсә дә ертмый, ватмый. Бернинди дә явыз эшләр эшләми алар. Алар иң әйбәт куллар.

Шушы ягымлы кояш астында алмагачта пешкән алмалар калган. Алар тагын да ныграк кызарганнар. Хәзер сез үзегезнең ягымлы, матур кулларыгыз белән бу алмаларны агачтан өзеп алыгыз. Һәм бу кызыл алмалар сезгә бүгенге шөгыльнең истәлеге булып калсыннар.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Нәни булышчылар

Гомуми үсеш бирүче №7 Актаныш балалар бакчасы                       I кечкенәлә...

"Без- әби, бабайның булышчылары"

Максат: көз турында белемнәрне ныгытырга, җиләк-җимеш, яшелчәләрне белергә;табышмакның җавабын табарга, мәкальнең мәгънәсенә төшенергә өйрәнү, сүзләрне дөрес, төгәл әйтү; хәрәкәтләрен активлаштыру; бә...

2 кечкенәләр төркемендә "Уңган бармаклар" түгәрәге

2 кечкенәләр төркемендә "Уңган бармаклар" түгәрәгенә перспектив план....

Кулларым бармакларым, сез минем булышчыларым!

Кулларым бармакларым, сез минем булышчыларым! дип аталган шөгыль...

Рабочая рограмма кружка - Шаян бармаклар.

Рабочая программа кружка для 2 младшей группы....

"Шаян бармаклар"

Балалар белән бармак очен күнегүләр ясау.Төрле бармак уеннары аша, балаларның сөйләм телләрен баету,дорес фикерләүне ныгыту....


 

Комментарии

Конспект занятия