Кулларым бармакларым, сез минем булышчыларым!
план-конспект занятия по конструированию, ручному труду на тему

Абдуллина Равия Фирдинатовна

  Кулларым бармакларым, сез минем булышчыларым! дип аталган шөгыль

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл zanyatie.docx156.29 КБ

Предварительный просмотр:

Кулларым бармакларым сез минем булышчыларым!

Шөгыль барышы.

Тәрбияче.Хәерле көн  балалар!Хәлләрегез ничек?(Әйбәт)Кәефләрегез яхшымы?(яхшы)

Мин бик шат.Балалар мин сезгә бүген кунакка килдем,минем исемем Равия Фирдинатовна.Карагыз әле, балалар,  сезгә тагын кунаклар килгәннәр,әйдәгез алар белән исәнләшик әле.(Исәнмесез) Сезнең бармакларыгыз да бер-берсе белән исәнләшә беләләр (баш бармакның очы чиратлап башка бармакларга тиеп чыга. ). Чиратлап һәр бармак белән исәнләшергә тырышып карагыз: ”Исәнме, бармак”. Сезнең учларыгыз да исәнләшә белә: “Исәнмесез, куллар!” Карагыз без аларны ничек тигез тоташтырдык . Әгәр дә кулның бармаклары тигез тормаса , алар исәнләшә алмаган булыр иде.

-Балалар һәммәбез өчен дә көнебезнең хәерле,матур үтүен теләп,беребезнең йөрәк җылысын беребезгә биреп ,бүгенге көнебезне башлап җибәрәбез.Минем яныма килегез,хәзер без бер-беребезгә елмаешып алыйк әле..

Елмаегыз уң кулга

Елмаегыз сул кулга

Елмаегыз дуска уң яктан

Елмаегыз дуска сул яктан

Менә сез нинди дус,тату балалар икән.Балалар, болай исәнләшкәндә без бер-беребезгә кулларыбызның җылысын бирдек, аңа яхшы кәеф, сәламәтлек теләдек. Тойдыгызмы дусларыгызның кул җылысын?____тойдыңмы ____ җылысын?

-Әйтегез әле, кешегә куллар ни өчен кирәк?

Балаларның җаваплары:

– Ашаганда кашык тотарга.

 – Рәсем ясарга.

– Юыныр өчен.

 – Уенчыклар тотар өчен.

– Эш эшләр өчен һ.б.

Тәрбияче: Балалар, күрәсезме, безгә кулларыбыз һәр эштә дә ярдәм итә икән. Шуңа күрә без аларны сакларга тиеш.

1) Әгәр урамда салкын, җилле көн булса, без нишлибез? (Кулга бияләй, перчатка киябез).

2) Әгәр кулларыбыз эш эшләгәндә пычранса, без нишлибез? (кулларны сабын белән юабыз һәм сөлгегә сөртәбез).

3) Ни өчен кул белән кайнар әйбергә тияргә ярамый? (Чөнки кайнар әйбер кулны пешерә).

 5) Электр розеткасына бармак тыгарга ярамаганын беләбез,ни өчен ярамый соң?(Юк, ярамый. Чөнки электр суга).

Тәрбияче җавап бирә алмаган балаларга булыша.

Тәрбияче: Балалар, бүген без сезнең белән кулларыбызның безгә нинди булышчылар булуы турында сөйләшербез.

-Балалар әйдәгез үзебезнең кулларга карыйк әле.Безнең ничә кул бар. Балалар әйдәгез кулларны  чагыштырып карыйк әле нәрсә белән ошаганнар?ә нәрсә белән аерылалар?Уң кулны күрсәттек,сул кулны күрсәттек.Балалар малайларның куллары ниндиерәк?(Зуррак ,көчлерәк)Ә кызларныкы?(кечкенә ,нәфис,иркә)

- Яхшы.Ә хәзер әйдәгез тикшереп карыйбыз  алар икесе дә бертөсле яхшы эшли микән?
- Уң кулга карандаш тотыгыз һәм язып карагыз(эшлиләр)
- Ә хәзер шуны ук сул кул белән эшләгез.
- Кайсы кул белән эшләве уңайрак?

-Кешегә эшләү өчен уңай булган кул  әйдәүче  кул дип атала. Бик күп кешенең әйдәүче кулы булып уң кул тора,ә кайберәүләрнең әйдәүче кулы сул  кул була. Ә безнең барыбызның да әйдәүче кулы ______ кул икән.

-Ә бер кулда ничә бармак.Ә ике кулда?(Унау)Әйдәгез бармакларга гимнастика ясыйк әле.Ай шаярырга яраталарда  инде минем бармаклар.

Әйдәгез безнең нәни кулларыбыз музыкант куллары булсын.Мин көй тыңлатам ,ә сез дәфтәр битенә ясалган клавишларга  басып  көйне уйнагыз

Музыкантлар уйнаган кебек.

- Кызык,ә нәрсә эшли белә соң бу куллар?

Дидактик уен.”Безнең куллар нәрсә эшли белә”

-Минем кулым ашарга пешерә белә,ә сезнеке?.

-Ә бу куллар нәрсә эшли белә?(УМК картиналары буенча)

(Төзи,укыта, дәвалый......)

-Әйдәгез балалар кулларны ял иттереп алыйк әле. Без куллардан пирамида төзибез.Әйдә куегыз минем кул өстенә кулларыгызны. Нинди зур пирамида булды.

-кемнең киемендә ак төс бар ул кеше куллары белән борынын тотсын әле.

-иптәшләрен үпкәләтмәгән ,котыртмаган кеше үзенең башын сыйпасын әле.

-әти-әнисенең сүзен тыңлаган кеше үзен-үзе каты итеп кочакласын әле,әниләрен кочаклаган кебек.

- җырларга биергә яратучылар кулларын чәбәкләсен әле

Кулларның икесен бергә бик каты  ышкыйбыз һәм бит алмасына куябыз.Ничек җылымы?Тагын ышкыйбыз һәм колакка куябыз,менә ничек җылы.Әйдә тагын ышкыйбыз да дусларыбызның битләренә куеп карыйбыз,Менә нинди җылы ул дуслар кулы.  .

-Әйдәгез балалар без сезнең белән  куллар безгә ни өчен кирәк икән,бәлки кешегә бер кул да җитәдер тәҗрибәләр   үткәреп карыйбыз,аның өчен безгә  өч төркемгә  бүленергә кирәк.Менә сез моннан  берәр карточка алыгыз һәм бертөсле карточкалылар  үзара берләшегез. (Балалар  символлар төшкән карточкалар алалар күрергә-күз төшкән,сөйләшергә авыз рәсеме төшкән, сизәргә-кул рәсеме төшкән карточкалар алалар).Әйдә балалар бер-беребезгә көч биреп алыйк әле.

1  тәҗрибә:Кулларның кирәклеге турында.(Кул рәсеме төшкәннәр өчен) Уен алма җыябыз. Уен “Алмаларны җый”. Тәрбияче кәрзиндәге алмаларны алмагач янына идәнгә чәчә һәм балаларга алмаларны башта кул ярдәменнән башка гына, аннары куллар ярдәмендә җыярга куша. Димәк балалар куллар булмаса без алма җыя алыр идекме?(юк)Киенә алыр идекме(юк) Нәтиҗә:Димәк кешегә  кулларсыз эш эшләве бик авыр  булыр иде.

2 тәҗрибә:Куллар алар күзләр дә.(Күз төшкән карточкалар)

Тәрбияче: Балалар кайвакыт  безнең кулларыбыз безгә күзләрне дә алыштыра алалар икән,ә  алар предметларны карамыйча, тотып карап кына белә аламы? Әйдәгез, тикшереп карыйк әле.Менә миндә серле капчык бар.Шул капчыктагы әйберне  капчыктан алмыйча гына тотып карап сез нәрсә икәнен әйтә алырсыз микән.

 Уен “Серле капчык”.

Димәк балалар безнең бармак башларыбыз шундый сизгер без күз белән күрмичә дә капчыкта нәрсә икәнен әйтә алдык.

Балалар серле капчыктагы бер предметны карамыйча гына тотып карый һәм исемен атый. Тәрбияче аны балага бирә. Бала модельләштерү схемасы буенча предметны тасвирлый (предметның исемен, зурлыгын, формасын, төсен әйтә).

3 тәҗрибә: -Әйдәгез безнең нәни кулларыбыз  сөйләшеп карасын әле. (Сәлам,пока,ярамый,,кил Әле,кулым тунды,юк).

Димәк без куллар ярдәмендә  әйтәсе килгән  сүзләребезне  башкаларга да әйтә  алабыз икән.Балалар нинди серле, булдыклы икән безнең кулларыбыз.

Тәрбияче: Кулларыбызның сөйләшә белгәнен белдек,әйдә шул кулларыбыз безгә шигырь дә  сөйләп күрсәтсеннәр әле.  Быел сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 130 еллыгын билгеләп үтәбез. Ул балалар өчен бик күп шигырьләр,әкиятләр язып калдырган. Сез аның “Кызыклы шәкерт” шигырен ишеткәнегез юкмы,әйдә мин сезгә шуны сөйлим әле,Мин тел белән әйтәм,ә сез кулларыгыз белән күрсәтеп барыгыз.Әйдә парлашып басыйк әле.Беребез малай ролен башкарыр,беребез Акбай булыр.Сул кулыгызның бармакларына киеп куегыз әле шушы рәсемнәрне,ә уң кулларыгыз белән мин әйткән кайбер сүзләрне күрсәтеп барыгыз.

Әйдәле,Акбай! өйрән син,арт аягың белән тор:

Аума,аума! туп-туры тор,төз утыр,яхшы утыр!

Ник газаплыйсың болай син,мин әле бик кечкенә:

Мин туганга тик ике айлап булыр,йә өч кенә.

Юк, кирәкми, мин өйрәнмим,минем уйныйсым килә:

Шул болыннарда ятасым,шунда ауныйсым килә.:

Ах,җүләр маэмай!Тырыш яшьләй,-зурайгач җайсыз ул:

 Картаеп каткач буыннар,эш белү  уңайсыз ул!

Ә хәзер, балалар, без үзебезнең кулларыбызның рәсемен ясап карыйк. Менә мин монда буяулы сулар әзерләдем,иртәдән бирле кояш нурларын сипмичә генә сезгә карап тора,әйдәгез хәзер безнең кулларыбыз кояш нурлары булып, тирә-юньгә җылы таратсыннар.

Тәрбияче өстәл уртасына елмайган кояш рәсемен куя, кояш тирәли балаларның кул рәсемнәрен тезеп чыга.

 Тәрбияче: Балалар, карагыз әле, сезнең кулларыгызны кояш тирәли тезеп куйгач, ул ничек матур итеп елмаеп, безгә җылы тарата башлады. Мөгаен, бу куллар иң матур куллардыр. Чөнки алар матур эшләр генә эшли. Беркемгә дә сукмый, бернәрсә дә ертмый, ватмый. Бернинди дә явыз эшләр эшләми алар. Алар иң әйбәт куллар. Шушы ягымлы кояш астында алмагачта пешкән алмалар калган. Алар тагын да ныграк кызарганнар. Мин аларны сезгә бүләк итеп бирәм.Балалар кояш көлә,без шатланабыз,күзләребез көлә,авызларыбыз елмая ә куанганда куллар нишли соң?(Кул чабалар)Әйдәгез кулларны да шатландырып бүгенгә саубуллашыйк.

 Шөгыль тәмамлана

https://im0-tub-ru.yandex.net/i?id=14618933455e1be991e3ecd437a3b145&n=33&h=215&w=352https://im2-tub-ru.yandex.net/i?id=35c098aa34b6e8ba3db42069cb81b604&n=33&h=215&w=161

Хәзер без сезнең белән ярый-ярамый уены уйнарбыз. Менә тактага ике уч төбе рәсеме ябыштырам.Аның берсе “шат”,ә икенче “күңелсез “кул.(Тәрбияче карточкалар күрсәтә.ярый торганын шат кулга ябыштырабыз,ярамаганын күңелсез кулга ябыштырабыз.

http://img-fotki.yandex.ru/get/6831/101471266.16/0_178fe8_ef8b235c_orig.jpg

http://st.stranamam.ru/data/cache/2014jan/20/05/10839994_95779nothumb650.jpg

https://im3-tub-ru.yandex.net/i?id=d4f7676372f0d47c6834b26cd2f78356&n=33&h=215&w=162https://im1-tub-ru.yandex.net/i?id=0cc7b36ae3131a810ba3099972bcf4e9&n=33&h=215&w=161


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Нәни булышчылар

Гомуми үсеш бирүче №7 Актаныш балалар бакчасы                       I кечкенәлә...

“Кулларым, бармакларым- сез минем булышчыларым”

(зурлар төркемендә модельләштерерү алымын кулланып сөйләм телен үстерү буенча эшчәнлек) Конспект занятия для старших групп...

"Без- әби, бабайның булышчылары"

Максат: көз турында белемнәрне ныгытырга, җиләк-җимеш, яшелчәләрне белергә;табышмакның җавабын табарга, мәкальнең мәгънәсенә төшенергә өйрәнү, сүзләрне дөрес, төгәл әйтү; хәрәкәтләрен активлаштыру; бә...

2 кечкенәләр төркемендә "Уңган бармаклар" түгәрәге

2 кечкенәләр төркемендә "Уңган бармаклар" түгәрәгенә перспектив план....

Рабочая рограмма кружка - Шаян бармаклар.

Рабочая программа кружка для 2 младшей группы....

"Шаян бармаклар"

Балалар белән бармак очен күнегүләр ясау.Төрле бармак уеннары аша, балаларның сөйләм телләрен баету,дорес фикерләүне ныгыту....