"Без- әби, бабайның булышчылары"
план-конспект занятия (старшая группа) по теме

Хужакулова Гульшат Кираметдиновна

Максат: көз турында белемнәрне ныгытырга, җиләк-җимеш, яшелчәләрне белергә;табышмакның җавабын табарга, мәкальнең мәгънәсенә төшенергә өйрәнү, сүзләрне дөрес, төгәл әйтү; хәрәкәтләрен активлаштыру; бәйләнешле сөйләм телен,хезмәт сөючәнлек, табигатькә сакчыл караш, дуслык, ярдәмләшү хисләре тәрбияләү. Җиһазлау: әби, бабай уенчыгы, кәрҗиннәр, яшелчә һәм җиләк-җимеш муляжлары; аппликация өчен: төсле битләр, ак түгәрәк бит (50 см диаметрда) Тәрбияче: Исәнмесез балалар! Балалар: Исәнмесез! Т.: Кәефләрегез ничек? Б.: Әйбәт. Т.: Урам матур, төрле төстә. Хәзер нинди ел фасылы? (Көз) Дөрес, балалар, көз. Көз нинди ел фасылыннан сон килә ? (Җәй) Ямьле җәйдән соң, көз килеп җитте. Әйдәгез әле, балалар көзнең билгеләрен искә төшерик. Балалар кемгә тупны бирәм, шул сорауга җавап бирергә тиеш: - көзен яфраклар (нишли?) - көзен яфраклар саргая,коела. - көзен яңгыр (нишли?) - көзен яңгыр ява. - көзен уңышларны (нишләтәләр?) - көзен уңышларны җыялар. - көзен кошлар (нишли?) - көзен кошлар җылы якка очып китәләр. - көзен агачлар(нишли?) - көзен агачлар яфракларын коялар. - көзен җәнлекләр (нишли?) - көзен җәнлекләр кышка әзерләнәләр, тунын алмаштыралар. - Афәрин, балалар. (телефон шалтырый, тәрбияче сөйләшә.) Балалар, авылдагы әби-бабайның бакчада уңышы бик мул булган. Уңышны җыярга, ярдәм сорап шалтыраттылар. Барабызмы, балалар?(Әйдәгез) - Барабыз һәм яшелчә, җиләк-җимеш турында табышмакларга җавап биреп барабыз. Үскәндә яфрагын ашыйлар, Утыра бер ак чүлмәк, Үсеп җиткәч, тамырын ашыйлар. Өстенә кигән йөз күлмәк. (Суган). (Кәбестә) Чәчәге агачында, Алмасы тамырында. (Бәрәңге) Түгәрәк кенә кызыл йорт, Эче тулы корт. Озын яшел - түтәлдә, (Помидор) Сары, тозлы - кисмәктә. (Кыяр) Тышы яшел, эче кызыл, Җылы якларда үсә. «Алма!» – дисәң дә алалар, Бигрәк баллы,бигрәк сусыл! - Нәрсә соң ул, балалар? Исемен әйт әле белсәң! Әби һәм бабай каршы ала. (карбыз) (Алма) Түгәрәк-түгәрәк шар кебек, Кызыл-кызыл кан кебек; Әчедер дә татлыдыр, Йотыйм дисәң ташлыдыр. (Чия) Әби һәм бабай: Исәнмесез, балалар! Балалар: Исәнмесез! Хәлләрегез ничек? Әби һәм бабай: Яхшы. Безгә булышырга килдегезме? Балалар: Әйе. Әби һәм бабай: Бик әйбәт. Үзебез генә, булдыра алмас идек. Эш башлар алдыннан без сезгә шигырь сөйлик әле. Кура җиләк үсә җирдә, Слива үсә куакта. Ә бәрәңге агачта. Кәбестә чыршыда. Кишерләр агачта. - Ошадымы шигыребез. Балалар: Ю-ю-юк. Әби һәм бабай: Ник? (Аңлаталар) Булдырдыгыз. Таптыгыз бит, шигырьдәге хәләне. Тәрбияче: Балалар, яшелчәләр кайда үсә. (җирдә, түтәлдә) Ә җиләк-җимеш кайда? (агачта) Хәрәкәтле уен. "Яшелчә - җиләк-җимеш". Тәрбиче җиләк-җимеш исемен әйтү белән кулларны күтәрергә (агачны күрсәтәләр), ә яшелчәне әйткәндә төшерергә (җиргә күрсәтәләр) Әби һәм бабай: Әйдәгез хәзер яшелчәләрне, җиләк-җимешләрне җыябыз. Әмма аларны гади генә җыймабыз, тылсымлы, ягымлы сүзләр әйтеп кәрзингә салырбыз. Дидактик уен "Сүзне ягымле әйт" Мисал өчен. кыяр - кыяркай, алма- алмакай. Әби һәм бабай: Афәрин, балалар. Уңышны җыеп та бетердек. Кышка җитәрлек уңыш тупладык. Бабай: Балалар, булыштыгыз ардыгыз да. Утырып ял итегез. Тәрбияче: Балалар, мин сезгә хезмәт (эш) турында мәкальләр әйтәм, сез мәгънәсен аңлатыгыз. Кем эшләми, шул ашамый. Эшсезләргә аш юк , белемсезгә эш юк. Эшләгән ашый , эшләмәгән башын кашый. Балалар аңлаталар. Әби: Бу мәкальләр безнең балаларга бер дә кагылмый. Алар бик ярдәмчел. Эшләгәч аларны ашатабыз . Яшелчә-җиләк-җимешләр күп төрле витаминнарга бай. аларны ашарга кирәк. Дидактик уен "Тәмен той" Бала күзе бәйләнгән килеш яшелчә, җиләк-җимешнең тәмен тоярга тиеш. Тәрбияче: әби, бабай безгә балалар бакчасына кайтырга кирәк. сез үзегез дә ял итегез. бүген бик зур эш эшләдек бит. Әби, бабай: Рәхмәт булышканыгыз өчен. Кышка кунакка көтәбез. Саубулыгыз. Балалар бакчага "юл тоталар". Тирә-якка карап, табигатькә карап җырлый-җырлый "кайталар". Яфрак бәйрәме Р.Еникеева музыкасы, Л.Лерон сүзләре Тәрбияче: Өстәл алдына утырыгыз. Алдыгызда төсле битләрдән яшелчә, җиләк-җимеш кисеп ябызтырыгыз. Нәтиҗә ясала.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл bez_-_bi_babaynyn_bulyshchylary.docx14.84 КБ

Предварительный просмотр:

"Без - әби-бабайның булышчылары"

Максат:  көз турында белемнәрне ныгытырга, җиләк-җимеш, яшелчәләрне белергә;табышмакның җавабын табарга, мәкальнең мәгънәсенә төшенергә  өйрәнү, сүзләрне дөрес, төгәл әйтү; хәрәкәтләрен активлаштыру; бәйләнешле сөйләм телен,хезмәт сөючәнлек, табигатькә сакчыл караш, дуслык,  ярдәмләшү  хисләре  тәрбияләү.

Җиһазлау: әби, бабай уенчыгы, кәрҗиннәр, яшелчә һәм җиләк-җимеш муляжлары;

                   аппликация өчен: төсле битләр, ак түгәрәк бит (50 см диаметрда)

 Тәрбияче: Исәнмесез балалар!

Балалар: Иәнмесез!

Т.: Кәефләрегез ничек?

Б.: Әйбәт.

Т.: Урам матур,  төрле төстә. Хәзер нинди ел фасылы? (Көз) Дөрес, балалар, көз. Көз нинди ел фасылыннан сон килә ? (Җәй) Ямьле җәйдән соң, көз килеп җитте. Әйдәгез әле, балалар  көзнең билгеләрен  искә  төшерик. Балалар кемгә тупны бирәм, шул сорауга җавап бирергә тиеш:

- көзен яфраклар (нишли?) - көзен яфраклар саргая,коела.

- көзен яңгыр (нишли?) - көзен яңгыр ява.

- көзен уңышларны (нишләтәләр?) - көзен уңышларны җыялар.

- көзен кошлар (нишли?) - көзен кошлар җылы якка очып китәләр.

- көзен агачлар(нишли?) - көзен агачлар яфракларын коялар.

- көзен  җәнлекләр (нишли?) - көзен  җәнлекләр кышка әзерләнәләр, тунын алмаштыралар.

- Афәрин, балалар. (телефон шалтырый, тәрбияче сөйләшә.) Балалар,  авылдагы әби-бабайның  бакчада уңышы бик мул  булган. Уңышны  җыярга, ярдәм сорап шалтыраттылар. Барабызмы, балалар?(Әйдәгез)

-  Барабыз һәм яшелчә, җиләк-җимеш турында  табышмакларга җавап биреп барабыз.

Үскәндә яфрагын ашыйлар,                                       Утыра бер ак чүлмәк,

Үсеп җиткәч, тамырын ашыйлар.                              Өстенә кигән йөз күлмәк.

                                 (Суган).                                                                 (Кәбестә)

Чәчәге агачында,

Алмасы тамырында.

(Бәрәңге)

Түгәрәк кенә кызыл йорт,

Эче тулы корт.                                                                Озын яшел - түтәлдә,

(Помидор)                                                                        Сары, тозлы - кисмәктә.

(Кыяр)

Тышы яшел, эче кызыл,

Җылы якларда үсә.                                                 «Алма!» – дисәң дә алалар,

Бигрәк баллы,бигрәк сусыл!                                    - Нәрсә соң ул, балалар?

Исемен әйт әле белсәң!                                                   Әби һәм бабай каршы ала.

                               (карбыз)                                                                         (Алма)

Түгәрәк-түгәрәк шар кебек,

Кызыл-кызыл кан кебек;

Әчедер дә татлыдыр,

Йотыйм дисәң ташлыдыр. (Чия)

Әби һәм бабай: Исәнмесез, балалар!

Балалар: Исәнмесез! Хәлләрегез ничек?

Әби һәм бабай: Яхшы. Безгә булышырга килдегезме?

Балалар: Әйе.

Әби һәм бабай: Бик әйбәт. Үзебез генә, булдыра алмас идек. Эш башлар  алдыннан без сезгә шигырь  сөйлик әле.

Кура җиләк үсә җирдә,

Слива үсә куакта.

Ә бәрәңге агачта.

Кәбестә чыршыда.

Кишерләр агачта.

- Ошадымы  шигыребез.

Балалар:  Ю-ю-юк.

Әби һәм бабай: Ник?  (Аңлаталар) Булдырдыгыз.  Таптыгыз бит,  шигырьдәге хәләне.

Тәрбияче: Балалар, яшелчәләр кайда үсә. (җирдә, түтәлдә) Ә җиләк-җимеш кайда? (агачта)

Хәрәкәтле уен. "Яшелчә - җиләк-җимеш".

Тәрбиче  җиләк-җимеш исемен әйтү белән  кулларны күтәрергә (агачны күрсәтәләр), ә яшелчәне әйткәндә төшерергә (җиргә күрсәтәләр)

Әби һәм бабай: Әйдәгез хәзер яшелчәләрне, җиләк-җимешләрне  җыябыз. Әмма аларны гади генә җыймабыз, тылсымлы, ягымлы сүзләр әйтеп кәрзингә салырбыз.

Дидактик уен "Сүзне ягымле әйт"

Мисал өчен. кыяр - кыяркай, алма- алмакай.

Әби һәм бабай:  Афәрин, балалар.  Уңышны җыеп та бетердек. Кышка җитәрлек уңыш тупладык.

Бабай: Балалар, булыштыгыз ардыгыз да. Утырып ял итегез.

Тәрбияче: Балалар,  мин сезгә хезмәт (эш) турында  мәкальләр әйтәм, сез мәгънәсен  аңлатыгыз.

Кем эшләми, шул ашамый.

Эшсезләргә аш юк , белемсезгә эш юк.

Эшләгән ашый , эшләмәгән башын кашый.

Балалар аңлаталар.

Әби: Бу мәкальләр безнең балаларга бер дә кагылмый. Алар бик ярдәмчел.  Эшләгәч  аларны ашатабыз . Яшелчә-җиләк-җимешләр күп төрле  витаминнарга бай. аларны ашарга  кирәк.

Дидактик уен "Тәмен той"

Бала күзе бәйләнгән килеш яшелчә, җиләк-җимешнең тәмен тоярга тиеш.

Тәрбияче: әби, бабай безгә  балалар бакчасына кайтырга кирәк.  сез үзегез дә ял итегез. бүген бик зур эш эшләдек бит.

Әби, бабай: Рәхмәт булышканыгыз өчен.  Кышка кунакка көтәбез. Саубулыгыз.

Балалар бакчага "юл тоталар".  Тирә-якка карап, табигатькә карап җырлый-җырлый "кайталар".

Яфрак бәйрәме

Р.Еникеева музыкасы, Л.Лерон сүзләре

Тәрбияче: Өстәл алдына утырыгыз. Алдыгызда төсле бит ләрдән яшелчә, җиләк-җимеш кисеп  ябызтырыгыз.

 Нәтиҗә ясала.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Нәни булышчылар

Гомуми үсеш бирүче №7 Актаныш балалар бакчасы                       I кечкенәлә...

Яңа ел бәйрәменә сценарий. Кыш бабайның югалган көмеш ачкычы.

Яңа ел бәйрәменә сенарий. “Кыш бабайның югалган көмеш ачкычы”Алып баручы (а.б.) һәм балалар залга кереп, аны карыйлар.А.б.:    Карагыз әле, балалар, нинди матур зал, аны ничек мат...

Кыш бабайның бүләге

Бу бәйрәм эшкәртмәсе "Әдәп төбе -матур гадәт" проектының йомгаклау бәйрәме буларак төзелде. Аны шулай ук Яңа ел бәйрәмен уздырганда да , "Куян кызы" әкияте өлешен әниләргә багышланган бәйрәм иртәсен ...

Бакчачы бабайның уңышын җыябыз

икенче кечкенәләр төркеме өчен Танып белү үсеше буенча эшчәнлек....

Cтатья "Кыш бабайның туган көне"

Кыш бабайның туган көне.       Көзнең соңгы ае. Тиздән кышка да аяк басабыз. Нинди матур! Урамда бөтерелеп ап – ак кар ява. Барысы да ак юрган астында калачак. Агач...

Яңа ел бәйрәменә сценарий Тема: «Урман жәнлекләре кыш бабайны көтә”

Яңа ел бәйрәменә сценарийТема: «Урман жәнлекләре кыш бабайны көтә&rdquo...