Кыш бабайның бүләге
методическая разработка (подготовительная группа) на тему

Вафина Камария Шамиловна

Бу бәйрәм эшкәртмәсе "Әдәп төбе -матур гадәт" проектының йомгаклау бәйрәме буларак төзелде. Аны шулай ук Яңа ел бәйрәмен уздырганда да , "Куян кызы" әкияте өлешен әниләргә багышланган бәйрәм иртәсен  әзерләгәндә  дә кулланырга мөмкин.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kysh_babaynyn_bulge.docx20.93 КБ

Предварительный просмотр:

Кыш бабайның бүләге

Катнашалар:

Алып баручы.

Кызыл Калфак.

Бүре.

Әнкә Куян.

Кян кызы.

Тиен.

Доктор Айболит.

Шәхризада.

Падишаһ.

Кар патшабикәсе.

Кар бөртекләре.

Алып баручы:

-Балалар, хәзер елның кайсы фасылы?

-Кыш көне.

-Ә кыш икәнен каян беләсез?

-Тышта салкын, кар ява, без чанада шуабыз.

-Ә кыш көне безгә кунакка кем килә? Матур-матур капчыкларга күчтәнәч салып килә?

-Кыш бабай килә.

-Әйе, балалар, озакламый Кыш бабабыз да килеп җитәр. Әйдәгез, ә без кыш турында бер матур җыр җырлап китик әле.

“Кыш көне”  җыры . Г.Гәрәева көе.

Ишек шакыйлар.

Алып баручы:

-Балалар,  карагызәле безгә посылка китергәннәр!. Язуы да бар.

             Кыш бабайдан бүләк, дигән,

         Миннән сезгә теләк дигән,

        Тиздән килеп җитәрмен,

         Сез көткәнне беләм мин,

       Мине көтеп ялыкмагыз,

Бүләгемне алыгыз,

        Бу китап –серле китап,

      Зиһенегезгә салыгыз.

-Карагыз әле, балалар, әллә Кыш бабай безнең сөйләшүне тыңлап торган инде. Бу нинди серле китап икән, ачып карый әле беренче битен.

     Сихри көй уйный, беренче бит ачыла. Ә анда “Кызыл Калфак һәм Соры Бүре” әкиятенә иллюстрация.

-Балалар, карагыз әле, бу кайсы әкияттән?

-“Кызыл Калфак “ әкияте.

 Җырлый-җырлый Кызыл Калфак керә, “җиләк җыя”.  “Бүләккә” җыры.  Н.Яхина көе.

    Җиләк җыям чиләккә,

Дәү әнигә бүләккә.

       Чиләгем тиздән тулыр,

      Дәү әнием шат булыр.

             Бүләккә,  бүләккә,

                    Җиләк җыям чиләккә.

Кызыл Калфакның каршысына Бүре килеп чыга:

        Кызыл калфак, туктале,

Сиңа сүзем бар әле:

Кая болай барасың,

  Ашыгасың, чабасың?

Кызыл Калфак:

-Әбием янына ашыгам!

Бүре:

-Беләм, беләм, әбиеңне,

                                                          Әнә анда аның өе.

Менә шушы юлдан бар,

Бу якта бит сукмак тар.

                        Кызыл Калфак Бүре күрсәткән яктан китә. Бүре, кулларын уып:

-Булды бу!

Бүре йөгермәкче була, Алып барычы аның каршысына чыга:

-Бүре, Бүре, туктале,

Сиңа сүзем бар әле.

            Телисеңме кайнар коймак,

        Безнең белән ал уйнап!

 Бүрене балалар уртага  алалар, “Коймаклар уены уйнала.

-Әбинең туган көненә

Без пешердек коймаклар,

Менә шундый зурлыкта,

Менә шундый киңлектә,

Менә шулай кабарган,

Менә шулай күпергән,

Менә шулай кысылган,

Менә шулай җәелгән.

(кул чабып)

   Коймакларны майлап ал,

Теләгәнеңне сайлап ал!

Бүре уртада бер бала белән бии.

Бүре:

-Әй, сезнең белән уйнап, Әби турында да онытканмын.

Нишлим инде хәзер?

Алып баручы:

-Әйдә, бүре, инде тамагың да тук, явызлыклар эшләп йөрмә, безнең янда гына кал!

Бүре:

-Ярый инде алайса, сезнең янда күңелле.

Алып баручы:

-Ә без, балалар, инде икенче битне ачып карыйк.

 Көй астында икенче бит ачыла. Анда А.Алишның  “Куян кызы” әкиятенә иллюстрация.

Алып баручы:

-Балалар, карагыз әле, бу нинди әкият?

-“Куян кызы” әкияте.

      Музыка астында сикергәләп, Әнкә Куян керә, кулында бик матур итекләр, биеп йөри, җырлый:

  Мин  йомшак куянкай,

  Озындыр колакларым,

Бик җитез аякларым,

  Бүген базарга бардым,

 Үземнең нәни кызыма

     Йомшак итекләр алдым.

             Кызым, кызым, син кайда?

Менә сиңа итекләр,

       Аягыңнан бер дә салма,

          Йомшак, күбек кебекләр.

                           Бии-бии Куян Кызы керә, итекләрне кия, тыпырдап:

Рәхмәт сиңа, әнием,

   Туңмас инде тәпием!

Куян кыз биеп китә.Бераз биегәч, әнисе күрмиме икән дип,  як-ягына карана да итекләрен салып ташлый, тагын биеп китә,   әнисе керә, бармак селки:

Һай, кызым, нигә салдың?

                                                       Тияр бит сиңа салкын!

Әнисе итекләрне яңадан киертә, Куян кызы  биеп йөри дә, итекләрне салып, яшереп  куя.

Бераздан, аксаклап, әнисе янына килә:

Ой,ой, ой,ой, әнием,

Бик авырта тәпием!

Әнисе:

  Һай, кызым, йолдызым,

Тыңламадың сүземне,

  Аякларың шешкән бит,

 Инде нишләтим сине!

Аларның сөйләшкәнен тиен тыңлап тора, сикереп килә:

   Мин беләм,мин беләм!

   Ерак түгел карурманда

Доктор Айболит яши,

      Дәвалый ул һәркемне дә,

Килә аңа карты-яше.

Әнкә Куян:

Тиенкәй, сиңа рәхмәт,

    Зинһар, безгә юл күрсәт!

Бергәләшеп Доктор Айболит янына баралар.

                                                           Доктор, зинһар, ярдәм ит,

 Аяклары шешкән бит!

                                 Доктор Айболит Куян кызының аягын карый, дару бирә:

Әйе, кызга суык тигән,

       Менә шушы майны бирәм,

   Һәркөн  иртән сөртегез,

                                                           Итекләр киертегез.

                                                                    Куян кызына:

 Әниеңне син тыңла,

Итекләреңне салма!

Бергәләп:

Рәхмәт, Доктор Айболит!

Куяз кызы итекләрне кия, бергәләп кайтып китәләр.

Куян кызы уртада бии-бии җырлый:

Әннәги-геннәги,

  Аягымда сандали,

     Сандали түгел итек,

      Йөримен хәзер биеп,

            Әниемне тыңлыйм мин.

            Итегемне салмыйм мин!

Алып баручы:

-Балалар, әйдәгез куяннар белән бергәләп, уйнап алабыз.

                                    Куяннар уртага утыра. “Ак куян” уены уйнала.

Ап-ак куян утыра,

     Колакларын селкетә,

             Менә шулай, менә шулай

      Колакларын селкетә.

 Куян тик торса туңа,

Сикергәли ул шуңа,

         Менә шулай,менә шулай

Сикергәли ул шуңа.

Ул бүредән курыкты

    Һәм урманга эддертте,

        Менә шулай, менә шулай

Ул урманга элдертте.

Балалар урыннарына утыралар.

Алып баручы:

-Бик кызык әкият булды бу. Алга таба безне ни көтә икән: өченче битне ачыйк әле.

(Көй уйный, бит ачыла)

-Балалар, карагыз әле, көнчыгыш әкиятендәге Шәхризада түгелме соң бу? Әйе, үзенең падишаһына мең дә бер әкият сөйләгән Шәхризада бу.

Көнчыгыш көе уйнала. Падишаһ биеп чыга да уртага утыра. Аның тирәсендә Шәхризада бии. Ахырда кул изәп, кызларны чакыра, аңа кушылып башка кызлар да бииләр, бию беткәч, Падишаһ алдында баш иеп тезләнеп калалар.

-Бик матур биедегез,

 Җанымны эреттегез.

   Усал булмамын бүтән,

  Мин сезне азат итәм.

Шәхризада:

-Рәхмәт, падишаһым-солтаным!

Падишаһ белән Шәхризада чыгып китәләр, кызлар урыннарына утыралар.

Алып баручы:

-Менә бит, әкият әйбәт тәмамлангач, безгә дә күңелле.

Ә хәзер инде алдагы битне ачыйк.

(Көй уйный. Бит ачыла)

-Балалар, кем булыр икән бу?

-Кар патшабикәсе.

-Әйе шул, салкын йөрәкле Кар патшабикәсе икән бу. Безне өшетә күрмәсен тагын!

Кар патшабикәсе керә:

Кар патшабикәсе мин,

Кардан-боздан киемем.

       Урман, таулар кичтем мин,

  Кай һәм Герданы эзлим.

-Балалар сезнең арада Кай исемле малай белән Герда исемле кыз юкмы?

Алып баручы:

-Балалар сезнең арада Кай дигән малай бармы?

-Юк. Бездә Алмаз, Инсаф, Ислам дигән малайлар гына бар.

-Герда исемле кызда юкмы?

-Юк, бездә Нәргизә, Динә, Алия исемле кызлар гына бар.

Кар патшабикәсе:

Кая икән соң алар?

             Бик ардым һәм бик талдым.

    Шул балаларны эзләп,

   Инде аяксыз калдым.

Алып баручы:

    Әйдә безнең янга кил,

Бераз ял да итәрсең.

Күңелләрең ачылыр,

           Шигырь тыңлап китәрсең.

Кар патшабикәсе:

Бер теләгем үтәлсә,

          Тыңласам соң тыңлармы.

       Йөрәгем боздан минем,

              Шигырегез булсын салкын!

Алып баручы:

-Борчылма, Кар патшабикәсе, безнең шигырьләребез барысы  да салкын кыш турында.

Балалар шигырь сөйлиләр.

Кар патшабикәсе:

-Ой, йөрәгем авырта башлады, йөрәгем эри!

Алып баручы:

-Әйе шул, безнең балаларыбызның шигырьләре салкын кыш турында булса да, кайнар йөрәктән чыга. Шуңа да алар синең йөрәгеңне җылытканнардыр.

Кар патшабикәсе:

-Эрим, зинһар, ярдәм итегез!

Алып баручы:

-Әйдәгез, кар бөртекләрен бирегә чакырыйк. Һавабызны сафландырып бер биеп алсыннар әле.

“Кар бөртекләре” биюе.

Кар патшабикәсе:

-Ой, тәнем суынды, ә йөрәгем җылынды. Балалар, мин сезне бик, бик яратам!

Алып баручы:

-Кар патшабикәсе, бездә бик күңелле, әйдә безнең янда кал.

Ә без алга барыйк, бу битне ачы карыйк.

 Көй уйный, бит ачыла, ә анда “Тәмам” дип язылган.

                   Кызык нәрсә күп булмый шул,

Әкият тәмам дигән.

Әкиятнең сер төбен

 Аңладыгызмы икән?

                                                            Явызлыкны җиңеп була,

   Яхшылык, әдәп белән!

  -Әйе шул, балалар, Бүре явызлык эшләмәкче иде, безнең белән уйнагач, аның күңеле йомшарды, Куян кызы кире иде, ул да акылгы утырды, Явыз падишаһ та әйбәтләнде, Кар патшабикәсенең дә йөрәге җылынды. Менә бит нинди серле китап булып чыкты бу. Кыш бабай аны безгә юкка гына җибәрмәгән. Сезне яхшы күңелле, тәртипле, әдәпле, әниләрен тыңлаучан булсыннар дигән. Безгә шундый булырга тырышырга кирәк инде, балалар.

    Ә әкиятебез  шуның белән тәмам.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Яңа ел бәйрәменә сценарий. Кыш бабайның югалган көмеш ачкычы.

Яңа ел бәйрәменә сенарий. “Кыш бабайның югалган көмеш ачкычы”Алып баручы (а.б.) һәм балалар залга кереп, аны карыйлар.А.б.:    Карагыз әле, балалар, нинди матур зал, аны ничек мат...

"Без- әби, бабайның булышчылары"

Максат: көз турында белемнәрне ныгытырга, җиләк-җимеш, яшелчәләрне белергә;табышмакның җавабын табарга, мәкальнең мәгънәсенә төшенергә өйрәнү, сүзләрне дөрес, төгәл әйтү; хәрәкәтләрен активлаштыру; бә...

Бакчачы бабайның уңышын җыябыз

икенче кечкенәләр төркеме өчен Танып белү үсеше буенча эшчәнлек....

Cтатья "Кыш бабайның туган көне"

Кыш бабайның туган көне.       Көзнең соңгы ае. Тиздән кышка да аяк басабыз. Нинди матур! Урамда бөтерелеп ап – ак кар ява. Барысы да ак юрган астында калачак. Агач...

Яңа ел бәйрәменә сценарий Тема: «Урман жәнлекләре кыш бабайны көтә”

Яңа ел бәйрәменә сценарийТема: «Урман жәнлекләре кыш бабайны көтә&rdquo...