Cтатья "Кыш бабайның туган көне"
статья (средняя группа) по теме

Хадиева Гульназ Искандеровна

Кыш бабайның туган көне.

       Көзнең соңгы ае. Тиздән кышка да аяк басабыз. Нинди матур! Урамда бөтерелеп ап – ак кар ява. Барысы да ак юрган астында калачак. Агачлар, өй түбәләре кыш буена тирән йокыга талырлар. Урамдагы һәр нәрсәгә сокланып карыйбыз. Энҗе кар бөртекләре ява башлау белән Яңа елны көтә башлыйбыз.

Күңел көтә яңа елның

Ак мамыктай карларын,

Ап-ак шәлле агачларын

Эх зәхәр бураннарын.

    Барлык балалар да Кыш Бабайга хат язарга ярата.  Менә без дә Ямаширмә “Йолдыз” балалар бакчасындагы балалар белән Кыш Бабайга хат яздык  әле. Бүләк сорап түгел. Ни өчен икәнен беләсегез киләме? Килсә тыңлагыз. Тиздән 18 ноябрьдә – Кыш Бабайның туган көне. Һәркемнең дә туган көне булган кебек, Кыш бабайның да туган көне бар икән, ләбаса. Ничә яшь икәнен төгәл белмәсәк тә, якынча исәпләүләр буенча ул 2000нче  яшен күптән тутырган инде. Тиздән ул бәйрәмен билгеләп  үтә. 18 ноябрь – Кыш Бабайның туган көне. Нигә нәкъ менә бу көндә дисезме?! Чөнки суыклар менә шушы көннән башлана икән. Туган ягы Бөек Устюг. Һәркем бүләк көткән шикелле ул да туган көненә бүләк көтә.

Кыш Бабайга нинди бүләк кирәк икән? - дип язган идек  ул хатны. Менә мондый җавап килде.

Җавап хаты: Исәнмесез, дусларым! Сез миннән туган көнеңә нинди бүләк кирәк? – дип сорагансыз. Тыңлагыз, менә миңа нәрсә кирәк. Барыгыз, “белмим кая”. Алып кайтыгыз, “белмим нәрсә”не. “Белмим нәрсә”не эзләгәндә юлыгызда урман җәнлекләре очрар.

       Уртанчылар һәм зурлар төркеме белән без дә сәяхәткә юл алдык. Иң беренче балаларга серле йорт очрады, аннан бүре (курчак театры) килеп чыкты. Бүредән балалар үзләренең нәрсә эзләгәннәрен сорадылар. Аның сорауларына дөрес җавап биреп, бик җиңел генә бу биремне үтәделәр. Бүре аларны куян янына җибәрде.

     Балалар янына куян (курчак театры) килеп чыга. Балалар әкиятләрне дә, мультфильмнарны да бик әйбәт белә икән. Куянны шаккатыралар, бөтен сорауларына да тиз һәм дөрес җавап бирәләр. 

Төрле уеннар уйный уйный, биремнәрне үти-үти барганда балалар янына “Кар бабай” килеп чыктылар. Ул балаларга  Кыш бабай турында сөйләде:

-         Кыш бабай Россиянең Вологодск өлкәсе Бөек Устюг шәһәрендәге үзенең зур биләмәләрендә оныгы – Кар кызы белән яши. Туган көнен ул ел саен 18 ноябрьдә билгеләп үтә: кышкы суыклар нәкъ шушы чордан хакимлек итәргә тотына, дип исәпләнелә. Ул салкын ярата, карлар яудыра, елгаларны боз итеп катыра. Кыш бабай кызыл тун кигән, кулына таяк тоткан, Яңа ел алдыннан балаларга бүләкләр өләшүче ак сакаллы ягымлы карт. Аның гардеробында туннары бик күп ди. Иң мөһиме – кызыл тун, ул “Бәйрәм балкышы” дип атала. Әлеге тунны ул бәйрәмнәргә генә кия. Ә очрашулар булса, зәңгәрне кия. Зәңгәре “Көмеш балкышы” дип атала.

Кар бабай да үзенең биремен әйтә. Балалар кар бабайның да күңелен күтәрәләр, бик җитез генә ул әйткән эшне башкардылар.

          (СЛАЙДТА торт рәсеме чыга) Менә ул “белмим нәрсә”. Менә Кыш Бабай үзенә нәрсә бүләк итүләрен теләгән икән. Бер туган көн дә тортсыз уздырылмый. Шуңа күрә,  без дә тортны Кыш Бабайга бүләк иттек. Пәрдә артыннан курчак театры Кыш бабай килеп чыккач, аның белән балалар бергәләп “Ак калач” җырын җырлап,  Кыш бабайны тагын бер кат туган көне белән котладылар. Кыш бабайга бүләк итеп аңа кәгазьдән итек, бияләй, тун,шапка һәм капчык бизәделәр. Бик түземсезлек белән Кыш бабайны үзләренә кунакка килүен көтеп калдылар.

 

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Яңа ел бәйрәменә сценарий. Кыш бабайның югалган көмеш ачкычы.

Яңа ел бәйрәменә сенарий. “Кыш бабайның югалган көмеш ачкычы”Алып баручы (а.б.) һәм балалар залга кереп, аны карыйлар.А.б.:    Карагыз әле, балалар, нинди матур зал, аны ничек мат...

"Без- әби, бабайның булышчылары"

Максат: көз турында белемнәрне ныгытырга, җиләк-җимеш, яшелчәләрне белергә;табышмакның җавабын табарга, мәкальнең мәгънәсенә төшенергә өйрәнү, сүзләрне дөрес, төгәл әйтү; хәрәкәтләрен активлаштыру; бә...

Кыш бабайның бүләге

Бу бәйрәм эшкәртмәсе "Әдәп төбе -матур гадәт" проектының йомгаклау бәйрәме буларак төзелде. Аны шулай ук Яңа ел бәйрәмен уздырганда да , "Куян кызы" әкияте өлешен әниләргә багышланган бәйрәм иртәсен ...

Бакчачы бабайның уңышын җыябыз

икенче кечкенәләр төркеме өчен Танып белү үсеше буенча эшчәнлек....

Яңа ел бәйрәменә сценарий Тема: «Урман жәнлекләре кыш бабайны көтә”

Яңа ел бәйрәменә сценарийТема: «Урман жәнлекләре кыш бабайны көтә&rdquo...

21 нче февраль – Халыкара туган тел көне Җыр булырлык сүзләр биргән, Туган телем, рәхмәт сиңа! (туган тел көненә багышланган кичә)

Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары өчен бәйрәм кичәсе МАКСАТ: Киләчәк буынны туган телгә  карата кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләү нигезендә милли традицияләр югалуына юл куймау.БУРЫЧЛАР:1). Ми...