Бакчачы бабайның уңышын җыябыз
план-конспект занятия по окружающему миру (младшая группа) на тему

Ситдикова Гульнур Наилевна

икенче кечкенәләр төркеме өчен Танып белү үсеше буенча эшчәнлек.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл deres.docx18.11 КБ
Файл bakcha.pptx1011.15 КБ

Предварительный просмотр:

ФГОС тәлапләренә туры китереп балаларны  танып белү

үсеше буенча эшчәнлек.

Тема: «Бакчачы бабайның уңышын җыябыз”

Төзеде: югары квалификацион категорияле тәрбияче

Ситдикова Гөлнур Наил кызы

Тема: «Бакчачы бабайның уңышын җыябыз”

Максат: Балаларны яшелчә һәм җиләк-җимешләрне  танып, аерып әйтергә өйрәтүне дәвам итү;

Яшелчә, җиләк-җимешләрне төркемнәргә бүлүне камилләштерү

Сорауларга дорес итеп җавап бирүне ныгыту

Ярдәмчеллек, мәрхәмәтлелек тәрбияләү.

Дидактик уеннар: “дөрес итеп  урнаштыр”, “ яшелчәләрнең яфракларын куй”, “Нинди фигурага ошаган”

Җиһазлау: Слайд “Яшелчәләр, җиләк-җимешләр”, Агач, түтәл, яшелчә, җиләк-җимешләр муляжы, рәсемнәр, яшел төстшге прищепкалар, гиометрик фигуралы кәрзиннәр(түгәрәк, овал, өчпочмак), бакчачы бабай, аудио язма,полумаска (кишер,шофер.), болыт формасындагы мендәрләр.

Эшчәнлек барышы:

Музыка”бар бездә бер бакча”. Балалар белән тәрбияче керә.

Тәрбияче: балалар әйдәгез мин сезне бакчачыбабай янына кунакка алып барам. Сезнең зур булып үскәнегезне белеп бакчачы бабай ярдәмгә чакырды.балалар сез ничек зур үстегез мңа күрсәтегез әле(балалар куллары белән өскә күтәреләләр), менә бит ничек зур сез!

Менә бакчачы бабай да сезнең өчен шатлана. Балалар бакчачы бабай җәй буе бакчада эшләгән, арыган, аның уңышларын җыеп алырга булышабызмы?(булышабыз)

Бабай син ял ит без балалар белән  синең бакчадагы  уңышларыңны җыеп куярбыз.

Тәрбияче: балалар шундый мул уңыш алыр өчен нәрсәләр кирәк соң (яңгыр, кояш, төрле җаваплар).

Дөрес балалар, яңгыры да, кояшы да кирәк, балалар бүген яңгырны яудырмый торыйк әле, безнең бүген эшләребез күп, эш беткәч явыр .Болытларны   каплап торыйк. (Балалар болыт формасындагы мендәрләргә утыралар)

1.Слайд “Яшелчә, җиләк-җимешләр”.

Балалар әйдәгез әле бакчачы бабай бакчада нәрсәләр үстерде микән карап китик.

Менә никадәр яшелчә, җимешләр үстергән!

Бакчачы бабай уңышларны бутап бетергән ,әйдәгез әле без аларны дөрес итеп урыннарына урнаштырыйк.

2.дидактик уен: “Дөрес итеп урнаштыр” (подностан яшелчә, җиләк-җимешләрне алып түтәл һәм агачка кую)

Ягез инде хәзер бер уен уйнап карыйк, түтәлдәге яшелчәләрне тикшерик, дөрес куелса кул чабабыз, дөрес булмаса тыпырдыйбыз (тикшерү).

Балалар бакчачы бабайның кәефе киткән бит әле, үзе күрмәгәндә бакчага кәҗә кереп яшелчәләрнең яфракларын ашап чыгып киткэн, кәҗә шулай тәртипсезләнә инде ул, син бабакай борчылма, безнең балалар яфракларын үстерерләр .

3.д.уен: “Яшелчәнен яфракларын куй!” (яшелчәләргә прищепка белән яфрак кую).

Булдырдыгыз балалар. Менә мин сезгә  яшелчә, җиләк-җимешләр әзерләдем, кем нәрсә ярата килеп алыгыз(балалар үзләре яратканны алалар), ягез әле сез яраткан җиләк-җимешләр нинди фигурага ошаган шул кәрзин янына барып басабыз.(почмаклар ясалып куелган кәрзиннәр)

4. “Яшелчәләрне кәрзиннәргә сал!”

Балалар сез ни өчен яратасыз бу яшелчәне, бер берегезгә мактанып алыгыз әле, әниләрегез аннан нәрсә ясыйлар?(балалар җавабы).

Менә балалар яшелчәләр, җиләк-җимешләр турында бик күп әйберләр белдек, файдалымы алар, менә безнең бакчачы бабай юкка тырышмаган. Ә без бүгенге эшләрне бетердек, бабай да бик сөенә, сезгә рәхмәт әйтә. Эш беткәч уйнарга ярый, хәзер уйнап алсак та була.Ягез әле матур түгәрәк ясыйк, 1 бала кишер маскасын кия, 2бала шофер була.

Хороводлы уен: “Бар бездә бер бакча”.

Безнең яшелчә, җиләк җмешләркәрзиннәргә урнаштылар.

Ә хәзер инде  җыелган уңышны грузовикка төяп, сакларга урнаштырыйк.Су бул бабакай !


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Бакчада нәрсәләр үсә?

Слайд 2

Яшелчәләр

Слайд 4

Җиләк-җимешләр


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Зурлар төркемендә йомгаклау шөгыленең конспекты “Яшелчәләр җыябыз”

Зурлар төркемендәйомгаклау шөгыленең конспекты“Яшелчәләр җыябыз&rdquo...