Серле утраулар
план-конспект занятия по обучению грамоте (подготовительная группа)

Зарипова Алсу Рашидовна

  Синквейн  технологиясен кулланып  шөгыльгә кызыксыну уяту  

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл serlle_utraular.docx21.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:

Серле утраулар

Тәрбияче:

Зарипова А.Р.

Интеграл белембирү

өлкәләре:

Социаль – коммуникатив

Яше:

Мәктәпкә әзерлек  төркеме

Төре:

Оештырылган белем бирү эшчәнлеге

Эшчәнлекнең специфик  төре:

Сөйләм үсеше, нәфис – нәфасәти,  танып белү

Максат:

Синквейн    технологиясен кулланып  шөгыльгә кызыксыну уяту  

Бурычлар:

Тәрбияви: Балаларны бер- берсен тыңларга, тулы җөмлә белән җавап бирүләренә ирешү.

Үстерү:Тәрбияче биргән сораларга җавап бирү күнекмәсе булдыру,  балаларның мөстәкыйль   фикер   йөртә  белү,   уйлау  сәләтен, игътибарын,  тирә-юньне    күзаллауларын киңәйтү.

Өйрәтү: Карточка һәм схема буенча хикәя сөйләргә өйрәтү.

Методик алымнар һәм оештыру формалары:

 Проблемалы  әңгәмә, нәфис сүз, булдыру проблемалы  хәлләр, фоторәсемнәр,   фикер алышу.

Җиһазлар:

Машинара рәсемнәре, 1-10 кадәр саннар, балалар өчен биремнәр: күршесен тап, зурлык, кечкенәлек билгеләрен, ручка, геометрик фигуралардан ясалган кешеләр, хәрефләр, зәңгәр, кызыл төсле  кулъяулыклар, озынча битләр, төшеп калган рәсем ике төрле, геометрик фигуралар ясау өчен таякчыклар, яз турында рәсем.

Алдан эшләнгән эш:

Балалар белән    әңгәмә , мәсәләләр чишү,җөмләләр язып карау,  китаплар, әдәбият уку.  

Структура:

Утрауга бару (1 мин)

Математик биремнәр эшләү( 7 мин)

Ял минуты(1 мин)

Кулъяулыклар белән хәрефләр (3мин)

Грамматик биремнәр (7мин)

“Киресен әйт” уенын(3мин)

Рефлексия(2 мин)

Сүзлек:

 Утрау, параллелепипед, призма, чәнти, каләм, тәбәнәк.

Алга таба эш:

 Математика кагылышлы биремнәр эшләү, грамматик биремнәрне кабатлау, яз турында      видео материаллар җыю.

        

Белем бирү эшчәнлеге

Тәрбияче. Буген мин сезне белем  утрауларына алып барырмын. Сез ризамы?

Балалар. Әйе риза.

Тәрбияче. Нәрсә белән барырып булыр икән, чөнки без бик күп.(балаларның фикерләре)Бер сүз белән әйткәндә

Балалар. Транспорт.

Тәрбияче. Бик дөрес хәзер без нинди транспорт турында сөйләшнрбез икән

Балалар. Җиңел машина

Тәрбияче. Дөрес .( синквейн технологиясе буенча балалар автобус турында хикәя төзиләр)

1. Җиңел машина

2.Зур, кечкенә

3. Йөри, тәгәри,  тиз

4. Мин  машинага утырып авылга кайтам.

5.Транспорт

Бик дөрес балалар белем утрауларына барабыз. Безнең алда юл, юлда саннар язылган ләкин алар буталган. Дөрес саннарга басып юл аша чыгабыз . Балалар без нинди утрауга килдек.

Балалар. Математика утрауга килдек.

Тәрбияче. Ни өчен ул математика?

Балалар. Чөнки анда саннар.

Тәрбияче. Бик дөрес. Математик утрауда безгә биремнәрне үтәргә кирәк. Өстәл артларына килеп утырабыз. Беренче биремне алабыз. Беренче биремдә күршесен табырга кирәк булачак. ( балаларның эшләре)

Икенче биремдә рәсемле битләрне алабыз.  Саннар язылган ләкин кушу, алу билгеләре язылмаган сезгә шул билгеләрне куярга кирәк булачак.(балаларның эшләре)

Өченче биремдә саннар янына зурлык һәм кечкенәлек билгеләрен куярга  кирәк булачак.(балаларның эшләре)

Дүртенче бирем . Мәсәләләр чишү. Мине игьтибар белән тыңлагыз. Агачта ике сыерчык утыра иде, шуңа тагын өч сыерчык килеп кунды. Сорау  агачта ничә сыерчык булды?( балаларның фикерләре, җаваплары)

Бишенче бирем. Менэ бу битләргә нинди фигуралар куяр идегез. Төшеп калган фигураны язып кую

Алтынчы бирем.  Логик фикерләүгә мәсьәлә чишү.

а)Әнисе улына ит, май, сабын, шырпы алырга кушты. Улыкибеттәншикәр, сабын, ит, май алды. Малайнәрсәалыргаонытты? Нәрсә артыкалды?

(балалар җавабы)

б)Ике йорттан балалар уйнарга чыкты.Беренче йорттан – Азат, Алсу, Марат, икенче йорттан - Дамир, Ринат. Ничә малай уйнарга чыкты? (балалар җавабы)

Тәрбияче: Сезнең алларыгызда тачкчыклар, шул таякчыклар белән, куб, параллелпипед, призма ясау.( балаларның эшләре)

Тәрбияче. Бер аз ял итеп алыйк

Әйдәгез санап карыйк.
Башлыйк чәнтидән,иң кечтекидән.
Чәнти була бер, исемсез-ике.
Урта бармак –өч,
Имән бармак – дүрт,
Бишенчесе – баш бармак,
Әнә нинди зур тармак.
Менә биш күпме була.
Бөкләгәч йодрык була.

6 бирем.Сезнең өстәлләрдә рәсемнәр. Шул рәсемгә карап нәрсә әйтер идегез.

Балалар. Геометрик фигуралардан кешеләр ясалган.

Тәрбияче. Дөрес бу кешеләрдә ничә геометрик фигуралар бар(балалар җаваплары)Менә без беренче утраудагы биремнәрне эшләп тә бетердек. Юлны дәвам итәргә кирәк. (идәндә кулъяулыклар)Сезнең алда ике төсле  кулъяулыклар. Сез нәрсә дип уйлыйсыз?(балалар җавабы) Кулъяулыклар икенче ягын карагыз әле, нәрсәләр бар.

Балалар.  Хәрефләр язылган.

Тәрбияче. Дөрес, без сезнең белән хәрефләр иленә килдек.  Балалар ни өчен ул ике төсле.

Балалар. Сузык, тартык авазлар.

Тәрбияче. Дөрес безгә хазер ике командага бүленеп утырырга кирәк.

(балалар утыралар) Сузыклар, тартыклар нинди төстә.(балалар җаваплары)

Беренче бирем.Сүзык авазларны санау? Ничә төркемгә бүленә?( балалар бүленеп басалар)

Икенче бирем.Тартык авазларны санау? Ничә төркемгә бүленә? балалар бүленеп басалар)

Өченче бирем. Парлы авазларга бүленеп басу.

Тәрбиче. Булдырдыгыз балалар. Алма сүзенә анализ ясау. (Балалар алларында хәрефләр, төсле шакмаклар, озынча битләр) Балалар урамда нинди ел фасылы.(балалар җавабы) Рәсемгә карап 5-6 сүздән торган җомлә төзү.( карандаш белән язып бару, балаларның җаваплары)

Әйдәгез “Киресен әйт” уенын уйныйбыз.

(Уртага тәрбияче баса, бер балага туп ыргыта һәм бер сүз әйтә, тупны тотучы бу сүзнең киресен әйтә)

Озын – кыска, тар – киң, кечкенә – зур,

Биек – тәбәнәк, ак – кара, күп – әз,

Көн – төн, ерак – якын, плюс – минус,

Уң – сул, тигез – тигезтүгел, ай – ел.

Тәрбияче. Балалар безгә балалар бакчасына кайтырга кирәк.Утраудан кайтыр алдыннан өстәлләрдә үзегезгә билгеләр бар, нинди билге куяр идегез? (балаларның фикерләре ) Бу утраудан  ничек кайтыр идек?(балаларның фикерләре)Сезнең кулъяулыклар ярдәмендә  каләм  язап буламы?(балалар палас формасын китереп ясап куялар)

 Рефлексия  Балалар, сезгә утрау биремнәре авыр булдымы , ниләр эшләдегез? Утрау биремнәре сезгә ошадымы? Шөгыльгә анализ ясау. Күзләрне йомдык (музыка уйный)  Менә без балалар бакчасына кайтып та җиттек.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Серле аланда

Әлеге эшкәртмә- балаларның шөгыльләрен интеллектуаль уеннар белән тулылындыру максатыннан эшләнде....

" Серле сандык"

Максат: балаларда халкыбызнын тарихына карата кызыксыну уяту; татар халкынын милли киемнэре турындагы белемнэрне ныгыту; жырлар, уен пэм бию аша балаларда милли киемнэргэ карата матурлык хисе, туган и...

" Серле сандык"

Через татарские песни, танцы, стихи воспитывать интерес к национальной одежде татарского народа, любовь к традициям и быту татарского народа....

"Серле келәм".

Открытое занятие....

Тәрбияле бала үстерү серләре

Әти - әниләр җыелышы өчен презентация...

"Серле сандык"

Традиции, обычаи и культура края должна войти в сердце ребенка и стать неотъемлемой частью его души. В своём занятии  знакомлю детей с национальным,  татарским  костюмом, стараюсь прибл...

Серле капчык

Җәнлекләр турында балаларның белемнәрен киңәйтү;Җәнлекләрнең исемнәрен балаларның сөйләм телендә активлаштыру; фикерләү сәләтен, мөстәкыйльлелек үстерү;Җәнлекләргә карата сак караш,бер-береңә булышу к...