Конспект мероприятия по обучению детей ПДД (на татарском языке)
план-конспект занятия (окружающий мир, подготовительная группа) по теме
Развернутый конспект мероприятия проведенный в нашем ДОУ (на татарском языке), с участием инспектора ОГИБДД .
Рекомендую готовый материал.Очень интересное мероприятие!
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 502.71 КБ |
Предварительный просмотр:
Адымнар нык, юллар имин булсын!
(музыкаль-спорт тамашасы)
Тәрбиячеләр:Гаделшина Р.Р,Билалова А.Н
Музыка җитәкчесе:Абдуллина Л.А
Физкультура инструкторы:Галеева Ч.А
Максат: мәктәпкә әзерлек төркемендә юл йөрү кагыйдәләре,транспорт төрләре турында белемнәрен ныгыту. Урамда йөргәндә игътибарлы булырга, юл йөрү кагыйдәләренә буйсынырга өйрәтү.
Динар: Исәнмесез, кунаклр!
Саумысыз, барчагызда!
Сезне күрүгә без шат
Кояшкайның залында
Раиль: Юл йөрү кагыйдәләрен
Ел да без өйрәнәбез
Ни дәрәҗәдә белгәнне
Хөкем итүчебез сез.
(Марш астында командалар керә)
Сүзне командирларга бирәбез
1 команда: “Яшел ут” командасыннан физкульт сәлам!
Безнең девиз: “Исәнлеккә ни җитә
Юл кагыйдәсен үтә!”
2 команда: “Борма юл” командасыннан физкульт сәлам!
Безнең девиз: “Юл билгеләрен белик,
Һәрвакыт аны үтик!”
(Хөкемдәрләр сайлау)
Җыр: “Хәерле көн”.
Беренче күренеш. Машиналар тавышы. Шүрәле юлга карамыйча йөгерә. Шул вакыт аны чак кына машина бәрдерми кала.
Шүрәле: Йөгерә-йөгерә бара идем,
Алга да карамыйча,
Килеп чыкты бер машина
Торам мин аңламыйча
Мине бәреп китә язды,
Көчкә читкә тайпылдым.
Зур бәладән котылдым дип,
Бик озак өнсез тордым.
Шофер: “Әллә, яшисең килми ме?”
(Шүрәле елый башлый.)
Алып баручы: Кем гаепле?Нигә мондый
Фаҗигаләр еш була?
Чөнки бездә күп балалар
Юл кагыйдәсен боза.
(Җыр: “Светофор” Р.Миннуллин сүз.
Р.Курамшин көе.)
Уен “Светофор”
Шурәле: Нишләргә соң инде миңа? Минем бит бик тә юлда уйныйсым килә!
Регулировчик: Исәнлекне, иминлекне
Мин һәр вакыт кайгыртам.
Юлларда сез сак йорегез
Чөнки мин сакта торам.
Шүрәле: Юл билгеләрен белү чынлап та бик кирәк икән шул! Сау-сәламәт булыр өчен юл кагыйдәләрен үтәргә кирәк икәнлегенә яхшы төшендем!
(чыгып китә)
Зарина: Юлда йөргәндә сак бул син,
Һәлахәткә юлыкма.
Юл йөрү кагыйдәләрен
Беркайчанда онытма.
Кызыл утка юлдан чыкма,
Яшеленә рәхим ит!
Уен: “Ярый-ярамый”. (сораулар)
- Светофорда яшел ут янганда юл аркылы чыгарга (ярый);
- Юлны теләсә кайдан чыгарга (ярамый);
- Велосипед белән теләгән урында йорергә (ярамый);
- Автобус яки машина артына тотынып барырга (ярамый);
- Автобус ишегенә терәлеп барырга (ярамый);
- Җәяүлегә машина хәрәкәтенә каршы барырга (ярый);
Айнур: Юлга чыксаң, аң бул дустым
Юл кагыйдәсен бозма.
Белмәсәң, ойрән бүген үк,
Әйдә, озакка сузма.
Камилә: Нигә кирәк диярсең син
Юл кагыйдәләре сиңа?
Бик иркенләп йорисең шул,
Карамый уңга-сулга.
Руслан: Билгеләрне мин беләмен
Менә алар ниндиләр:
Күрсәтүче, кисәтүче
Һәм тыючы билгеләр!
Диләрә: Шофер абый безнең күрше,
Аңлатып бирде гади:
-Бел шушы билгене! Күрсәң,
Юл җәяүлегә юк!-ди.
Владик: Җәяүле сукмагы булса,
Юлны чыгабыз имин.
Моны яхшы белә энем,
Моны күптән беләм мин.
Ильдан: Велосипедта мин йорим
Шушы билге торганда.
Машиналар булмый, беләм,
Арттан да һәм алдан да.
Артур: Энемә бүген күрсәттем
Менә шушы билгене
“Ашханә” икәнен шундук
Таныды ул билгеле.
Регина: Сезгә бары бер киңәш:
Олы юлга кермәгез!
Юл өстендә тормагыз,
Карамыйча йөрмәгез!
Җыр: “Юл кагыйдәсен өйрән”. Ф.Галимов көе,
И.Газизҗанов сүзләре.
Табышмаклар:
Алда да бар, артта да бар,
Борылган да, сырылган,
Озын булып сузылган. (Юл)
Ике тәгәрмәчле арба,
Атсыз да алга чаба. (Велосипед)
Маңгаенда мөгезе бар,
Боргаласаң-үкерә,
Менеп атлансаң биленә
Җилдән җитез йөгерә. (Мотоцикл)
Юл чатында тора батыр,
Күзләре төрле-төрле,
Берсен йома, берсен ача-
Аны белә һәр кеше. (Светофор)
Командаларга сораулар:
- Өч малай һәм ике кыз мәктәптән чыктылар. Алар җәяүле сукмагына килеп җиткәндә светофорның яшел уты янып-сүнеп тора башлады. Малайлар юл аркылы йөгереп чыгып киттеләр, ә кызлар алдагы сигналны көтеп калдылар. Ничә бала юл аркылы дөрес чыкты? Ни өчен? ( Ике кыз. Янып-сүнеп торган яшел ут тиздән кызыл төс янасын кисәтә)
- Автобустан алты кеше төште. Өчесе җәяүле сукмагы аша юлны чыктылар. Икесе автобусның алдыннан әйләнеп киттеләр. Ә берсе тукталышта көтеп калды. Ничә кеше дөрес эшләде? ( Өч кеше, юлны җәяүле сукмагы аша чыгарга кирәк.)
- Җиде бала юлда туп белән уйныйлар иде. Аларның икесе кайтып китте. Калганнары уенны дәвам иттеләр. Ничә бала дөрес эшләде? ( Берсе дә дөрес түгел. Юлда уйнарга ярамый .)
Җыр: “Мин машина яратам”( Р.Валиева сүзләре,
И.Гыйлаҗетдинов көе).
4. Әгәр юлда җәяүләп барсаң син:
А) пассажир ;
Б) җәяүле;
В) йөртүче;
5. Әгәр автобуста, троллейбуста, трамвайда барсаң син:
А) җәяүле;
Б) кунакка баручы;
В) пассажир;
6. Транспортның хәрәкәт итә торган урыны:
А) сукмак;
Б) ял итү урыны;
В) юл;
7. Автомобильне кем йөртә?
А) машинист;
Б) шофер;
В) очучы;
Элина: Юл йөрү кагыйдәләре
Безнең иминлек өчен
Өйрән син аларны, дустым,
Куеп бар булган көчең.
Һәр билгене яхшы бел, син,
Алар безне кисәтә.
Юл чатында һәр үткәнгә
Туры юлны күрсәтә.
Диана: Юлда һичкайчан ярамый
Ашыгырга, чабарга.
Кирәк игътибарлы булып,
Уңга, сулга карарга.
Һәр бала да юлларда
Исән-сау йөрсен иде!
Гөмерләрнең кадерләрен
Һәр кеше белсен иде.
Җыр: “Юллар уңсын” (Л.Абдуллина көе һәм сүзләре)
