Конспект по ПДД для подготовительной группы "Красная Шапочка идет в гости"
план-конспект занятия по окружающему миру (подготовительная группа) по теме

Тема: Кызыл калфак кунакка бара.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tema._pdd_konspekt.doc34 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Кызыл калфак кунакка бара.

Максат: Балалар белән юл йөрү кагыйдәләрен ныгыту: алалрның төрләрен камильләштерү, мәгънәләрен кабатлау; игътибарлыкларын, җитезлекләрен арттыру.

Җиһазлар: Урам итеп ясалган площадка, төрле юл билгеләре, 2 кәрзин белән шарлар, ике велосипед, ике самокат, ике урындык, ике жезл, кечкенә юл билгеләре.

Барышы:

Музыка астында Кызыл калфак чыга. Биби-бии бара.

Кызыл калфак: Урамда куркыныч нәрсә булырга мөмкин инде? Әни һаман юлда сак бул дип кисәтә. Мин бит инде зур, бернидән дә курыкмыйм. (Урам янына килеп туктый, юл билгеләрен күрә) Ниниди язулар соң бу? Бер дә күргәнем юк. Нигәдер ак сызыкларда сызып куйганнар! ( Машиналар йөри торган юлга чыга. Машина сигналлары, машина туктау тавышы...)

( Бу тавышка милиционер чыга)

Милиционер: Кем юл кагыйдәләрен боза? Шундый зур кыз,ә үзе җәяүлеләрнең кайдан йөрергә тиешлеген дә белми!

Кызыл калфак: Җә-яү-ле-ләр! Кемнәр соң ул?

Милиционер: Җәяүлеләрнең кем икәнен белмисеңмени син?

Кызыл калфак: Юк.

Милиционер: Балалар, аңлатыгыз әле Кызыл калфакка, кем ул Җәяүле?

Балалар: Җәяүле- юлдан җәяү баручы кеше.

Милиционер: Алар кайдан йөрергә тиеш?

Балалар: Тротуардан.

Милиционер: Ә юл нәрсә өчен?

Балалар: Машиналар, автобуслар йөрер өчен.

Милиционер: Ә җәяүлеләр юлдан ничек чыгарга тиеш?

Балалар: Зебрадан.

Милиционер: Мин сезгә Зебра турында әкият сөйләп китермен. Кызыл калфак, син дә тыңла.

бервакыт Зебра шәһәргә кунакка килгән. Ул юлны аркылы чыга икән. Ә машиналарның андый хайван күргәннәре булмаган һәм алар туктап калганнар. Зебра артыннан бары тик җәнлекләр генә юлны аркылы чыкканнар. Ә кешеләр моны карап торганнар.

Зебра шәһәргә вакытлыча гына килгән булган. Ул киткәч, бер зирәк кеше юлны аркылы чыга торган урыннарга зебра төсле ак сызыклар сызып куйган. Машиналар сызыклар алдында туктап калганнар. Шушы вакыйгадан соң, бу ак сызыкларны кешеләр юл аркылы чыга торган урыннарга сыза башлаганнар һәм ул кагыйдәгә әйләнгән.

Кызыл калфак: Бу ак сызыклар нәрсә аңлатканын белдем. Ә болары нәрсәне аңлаталар соң?

Милиционер: Ә болары-юл билгеләре. Балалар, юл билгеләре нинди төрләргә бүленәләр?

Балалар: Кисәтү, боеру, информацион, сервис, беренчелек, тыю билгеләре.

( Балалар урамда булган билгеләрнең төрләрен әйтеп, мәгънәләрен аңлаталар.)

Кызыл калфак: Әле мин бу билгеләрне аерып бетерә алмадым.

Милиционер: Син өйрәнергә балалар бакчасына кил, ә хәзер, әйдә безнең белән уеннар уйнап алабыз.

Балалар ике командага бүленәләр: “Машиналар” һәм Җәяүлеләр” командасы.

1уен- “Светофорны төзе”

 Командалар каршысына ике күрзин белән төрле төстәге кечкенә шарлар куела. Уенчылар берәм-берәм шарлар арасыннантиешле төсне сайлап алып светофор тзергә тиеш булалар.

2 уен – “ Велосипедта йөри беләсеңме?”

Ике команда уенчыларына ике велосипед бирелә . Уенчы велосипедка зебрага кадәр барып аны кагыйдә бозмыйча чыгарга һәм кире әйләнеп кайтырга тиеш.

 

3 уен – “Самокатта җилдерәбез!”

Ике команда уенчыларына ике самокат бирелә. Самокат белән юл билгесен әйләнеп килергә кирәк.

4 уен – “Юл билгеләрен таны”

Ике команда каршысына юл билгеләре куела. “Машиналар” командасы – кисәтүче билгеләрне, “Җәяүлеләр” командасы күрсәтүче билгеләрне алып килергә тиеш.

5 уен – “ Кем җитезрәк?”

Командалар каршысына ике урындык куела. Урындыклар өстендә ике жезл бар. Уенчыларның күзләре бәйләнә. Һәркем үз урындыгы янына барып өч тапкыр урындыкка сугарга тиеш.

Жюри әгъзалары уеннар барышында командаларны бәяләп барарлар һәм җиңүче команданы игълан итәләр. Балаларга бүләкләр тапшыралар.

Балтач муниципаль районы башкарма комитеты мәгариф бүлеге

Тема: “Кызыл калфак

             кунакка бара”

( Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары һәм ЮХИДИ хезмәткәрләре белән бергә  саф һавада уздырылган  ачык чара конспекты)

                                             МБМБУ Балтачның 2 нче номерлы

                                             балалар бакчасының II нче валификацион

                                             категорияле тәрбиячесе Загидуллина

                                             Лилия Фидаилевна.

                                       Сентябрь, 2011 ел.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект занятия по ПДД «Красная шапочка идет в гости»

Цель: формировать навыки безопасного поведения на дороге, закрепить название некоторых видов транспорта, закрепить понятие «улица», «дорога», «тротуар», «проезжая часть», их назначение, уточнить предс...

Конспкт занятий по ПДД тема: Красная шапочка идет в гости к бабушке. подготовительная группа

Конспект занятия по ПДД«Красная шапочка идет в гости к бабушке»Подготовительная группа Цель: формировать навыки безопасного поведения на дороге , закрепить название некоторых видов транспор...

Конспект НОД в средней группе на тему: "Красная Шапочка идет в гости к бабушке на день рождения".

Цель: Закреплять и уточнять знания и представления детей о диких животных, овощах и фруктах. Отрабатывать технику лепки из соленого теста.         ...

Конспект НОД «Красная шапочка идет в гости к бабушке» средняя группа

Конспект НОД «Красная шапочка идет в гости к бабушке» средняя группа...