Методическая разработка для детей дошкольного возраста по изучению правил безопасного поведения на дорогах "Юл фәне иленә сәяхәт"
методическая разработка по окружающему миру (старшая группа) по теме

Валиева Милауша Мазхатовна

Здесь  отрывок  этой методической разработки. Работа сама  состоит из проектов для детей старшей группы коррекционных  ДОУ. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл vidy_transporta_proekt.docx24.31 КБ

Предварительный просмотр:

“Транспорт төрләре”

(Зурлар төркеме)

Проект төре: танып-белү.

Проектның дәвамлылыгы: ай ярым..

Проектның максаты: Транспорт төрләре турында белемнәрен киңәйтү.

Проектның бурычлары:

Балаларның транспорт төрләре турындагы күзаллауларын киңәйтү.

Сөйләмнең грамматик ягын, авазларның дөрес әйтелешен формалаштыру; сүз байлыгын, бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

Транспорт төрләренә карата кызыксыну хисе тәрбияләү.

Проект түбәндәге этаплар аша тормышка ашырыла:

I этап — әзерлек этабы.

Эшчәнлекне оештыру (проектның темасын ачыклау, максатын, бурычларын билгеләү, эшчәнлек өчен шартлар тудыру).

Проектның эш планын төзү.

Шәһәребезнең Герцен, 8-Март урамнарына экскурсияләр оештыру вакытларын билгеләү.

Презентацияләргә материаллар әзерләү.

II этап—төп этап.

Транспорт төрләре, аларның әһәмияте турында әңгәмәләр үткәрү.

Транспорт төрләре турында рәсемнәр, слайдлар карау.

Транспортта үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләшү.

Темага кагылышлы уеннар уйнау.

Әти-әниләр белән берлектә шәһәребезнең Герцен, 8-Март урамнарына экскурсияләр оештыру.

Шәһәр урамы , тимер юл макетларында уеннар оештыру.

Саф һавада транспорт йөртүчене, транспорт хәрәкәтен күзәтү.

Транспорт төрләре турында матур әдәбият уку, табышмаклар өйрәнү.

Әти-әниләр белән берлектә “Киләчәк транспорты” темасына рәсем, кул эшләре күргәзмәсе оештыру.

Балаларны кул эшләренә өйрәтү.

Әти-әниләр өчен “Ачык ишекләр “көне уздырып, аларга сөйләм телен үстерү эшчәнлеген күрсәтү.

III этап—йомгаклау этабы.

Алган белемнәргә, күргәзмәләргә нәтиҗә ясау.

Тәрбиячеләр, әти-әниләр белән берлектә презентация ясау.

“Транспорт төрләре” проект эшчәнлегенең

перспектив  - тематик планы

Эшчәнлек тәртибе

Тәрбияче белән балаларның бердәм эшчәнлеге

Балаларның мөстәкыйль эшчәнлеге

Әти-әниләр һәм балаларның бердәм эшчәнлеге

1.

Әңгәмә.“Тран-спорт төрләре һәм аларның аермасы”

Үстерешле диалог

Альбомнар, рәсемнәр карау.

Төсле кыс-тыргычлар белән уеннар.

“Киләчәк транспорты” темасына рәсем күргәзмәсе оештыру.

2.

Рәсем: “Шәһәрем урамы”

Сорау-җавап

Транспорт йөртүчене һәм транспорт хәрәкәтен күзәтү.

Герцен,

 8-Март  урамнарына экскурсия оештыру.

3.

“Шәһәр урамы”маке-тында  махсус, җәмәгать транспорты төрләре белән таныштыру.

“Транспорт төрләре” темасына сөйләм телен үстерү

“Төркемнәргә бүл!” уенын үзлектән уйнау

Транспорт төрләре  турында слайдлар карау.

4.

Әңгәмә. “Тимер юл транспорты”

“Поезд” шигырен ятлау. Шигырне хәрәкәтләр ярдәмендә башкару

Тимер юл макеты белән уйнау.

Төрле материал-лардан транспортлар ясау.

5.

Тимер юл транспортына кагылышлы билгеләрне  искә төшерү.

Тимер юл транспортына кагылышлы билгеләрне кисеп-ябыштыру.

Билгеләрнең рәсемен ясау.

Ташландык материаллар-дан юл билгеләрен ясау.

6.

Әңгәмә. “Агачны яфрак бизи, кешене хезмәт бизи”

“Кем булырга?” сериясеннәнЛ.И.Мусякин һәм В.Г.Червяковның “Шофер”, “Машинист” рәсемнәрен карау.

Транспорт-тагы һөнәрләрне үзләштерү йөзеннән  “Кемгә нәрсә кирәк?” уенын уйнау.

Әти-әниләр өчен “Ачык ишекләр” көне уздыру, аларга “Тран-спорттагы һөнәрләр” темасына сөйләм телен үстерү эшчәнлеген күрсәтү. Презентация ясау.

Көтелгән нәтиҗәләр:

Балаларның кызыксынучанлыклары артты.

Транспорт төрләре, өлкәннәр хезмәте турында белемнәрен үстерделәр.

Балалар әти-әниләре белән берлектә экскурсияләр, күргәзмәләр оештыруда катнаштылар.

Транспорт төрләре турында яттан табышмаклар әйтергә, бармак уеннарын, физкультминуткаларны бик теләп үзләштерделәр.

Транспорт төрләрен рәсемгә төшереп, үз эшләренә нәтиҗә ясарга гадәтләнделәр.

 

“Транспорт төрләре”

(зурлар төркемендә сөйләм теле үстерү)

Эшчәнлекнең максаты: Балаларда транспорт төрләренә кызыксынучанлык тәрбияләүне дәвам иттерү; транспорт төрләрен төркемнәргә бүлеп, гомумиләштерүче сүзләрне өйрәнү, капма-каршы мәгънәдәге сүзләрне (антонимнарны) үзләштерү, сөйләмнең грамматик ягын һәм сүзлек формалаштыру, машинаның өлешләрен дөрес әйтүне камилләштерү; сорау җөмләләргә җавап биреп,  бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

Сүзлек өстендә эш: транспорт төрләрен,фигыльләрнең капма-каршы мәгънәрен, машиналарның өлешләрен әйтү.

Җиһазлау: тарату материалы: һәр балага төрле транспорт төре төшерелгән рәсемнәр, нокталап ясалган рәсемнәр, төсле каләмнәр.

Күрсәтмәлекләр:  йөк һәм пассажир транспорты төрләре, махсус транспорт төрләре: янгын сүндерүче, ашыгыч ярдәм күрсәтүче, ярдәмче машиналар,  өлешләре ачык күренгән машиналар рәсемнәре, шәһәр макеты, кечкенә уенчык машина.

Эшчәнлекне оештыру: Һәрбер баланың өстәлендә рәсемнәр Үзенең рәсемендә нәрсә ясалганлыгын әйткән бала, утыра бара.

Сүз байлыгын үстерү: Уеннар таратылган материал белән үткәрелә.

Д/у: “Сәяхәтчеләр.” Уен тәртибе: Сәяхәткә нәрсә белән, ни өчен, кая барганлыгын сөйләп бирергә.

Д/у: “Бер һәм күп.” Уен тәртибе: Транспорт ясалган рәсемне табарга һәм аны күплек санда әйтергә.

Төркемнәргә бүлү. Гомумиләштерүче сүзләр. Уен тәртибе:рәсемнәрне төркемнәргә (су, һава, җир өсте транспорты) бүлеп тактага беркетергә.

Д/у: “Йөк машинасы һәм җәмәгать тарнспорты”. Уен тәртибе: тәрбияче өстәлендәге таратылган рәсемнәр арасыннан йөк ташый торган транспортны, җәмәгать транспортын табарга һәм исемнәрен атарга.

Д/у: “Ярдәмче машиналар.” Уен тәртибе: Тактадагы рәсемнәр арасыннан ярдәмче машиналарны (җыештыручы машина, чүп ташучы машина, монтер машина, каток) атарга.

Д/у: “Өлешләрен әйт!” Уен тәртибе:тактага беркетелгән рәсемнәрдәге транспортларның өлешләрен күрсәтеп әйтергә.

Ял  минуты: “Шоферлар.”

Кабинадан чыгабыз, (өстәл артыннан чыгалар)

Бакка бензин салабыз, (Бакны ачып, -с- авазы белән бензин салган хәрәкәт ясыйлар,бакны ябалар)

Кабинага керәбез. (өстәл арасына кереп утыралар)

Педальгә үреләбез, (аяклары белән педальгә басалар һәм машина тавышын кабызган тавыш чыгаралар)

Бик күп җирләрне үттек,

Кире кайтып та җиттек. (машинаны туктаталар: п-ш-ш-ш-ш.)

Сөйләмнең грамматик ягын һәм сүзлек формалаштыру.

Д/у: “Машина нәрсә эшләде?” Уен тәртибе:  Машинаны урам макеттында хәрәкәтләндереп, исемне тиешле фигыль белән бәйләп бирергә.

Машина гараждан (чыга). Юлдан (бара). Өй артына (керә) һәм башкалар.

Д/у: “Капма-каршысын әйт!” Уен тәртибе:  Тәрбияче балаларга фигыльләр әйтә, алар капма-каршы мәгънәдәге сүзләрне (антонимнарны) әйтәләр. Мәсәлән: “Китте — кайтты, чыкты — керде, туктады – кузгалды һ.б.”

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Уен тәртибе:  Рәсемнәр буенча тәрбияче үрнәгендә сораулар бирү. Самолет (очкыч) кайда оча? Машина кайда йөри? Янгын сүндерүче машина нишли? Ашыгыч ярдәм мшинасы кая ашыга? Һ.б.

(Эшчәнлек азагында балалар нокталарны тоташтырып төрле транспорт төрләрен ясыйлар.)          

Транспорттагы һөнәр ияләре”

(зурлар төркемендә сөйләм теле үстерү)

Максат: Балаларда хезмәтттәшлек итү күнекмәләренә кызыксыну хисе, активлык тәрбияләү. Транспорт төрләрен кабатлап, авазларның дөрес әйтелешен формалаштыру. Балаларның сүз байлыкларын арттырып, җөмләдәге исемнәрне саннар белән туры китереп дөрес кулланышка кертү; сүзләргә кушымчаларны дөрес ялгарга күнектерү, үстерешле диалогны, бәйләнешле сөйләм телен үстерү. Игътибарлылык, ишетү, күреп истә калдыру сәләтләрен, кул чукларының үсешен камилләштерү.  

Җиһазлау: һәр балага 1,2,3 йолдыз ясалган карточкалар; “уенчыклар” темасыннан очкыч (самолет), поезд, корабль  рәсемнәре; яссы көймә рәсеме; һәр балага шәм кулланып ясалган транспорт рәсемле кәгазь бите; ябыштыргычлы  билетлар.

Оештыру:

Үстерешле диалог: Тәрбияче балаларны автобус белән сәяхәткә чакыра. Автобусны кем йөркәнлеген(шофер) анда кем билет сатканлыгын (кондуктор) ачыклый. Машина йөртүче һәм билет сатучыларны билгели. Балалар урыннарга утыргач, аларның кем булуларын (пассажир) сорый. Автобуста бару өчен билет алырга кирәк. Билет хакы 3 йолдыз тора. Билет сатучыга  һәр бала үзенең 3 йолдызлы карточкаларын күрсәтергә тиеш.

Авазларның дөрес әйтелешен формалаштыру:

Тәрбияче: Менә хәзер кузгалып китсәк тә була. Карагыз әле балалар, автобусның тәгәрмәче тишелгән икән, тыны чыга бит. Күрсәтик әле: (ш-ш-ш-ш-ш)

Әйдәгез шоферга тәгәрмәчкә тын тутырырга булышабыз: (с-с-с-с-с).

Булдырдыгыз, рәхмәт. Әйдәгез киттек: (в-в-в-в-в) 

Карагыз әле уң як тәрәзәгә. Кояш безгә ничек якты, җылы, матур итеп елмая. Күзләрегезне нык итеп кысыгыз әле (кысалар). Ә хәзер сул якка карагыз, анда безгә үтеп баручылар елмая, сез дә аларга елмаегыз (елмаялар).

         Тәрбияче килеп җитүләре турында әйтә. Автобустан чыгарга куша. Балалардан нинди транспор төрен күрүләре турында сорый. (Очкыч-самолет). Очкычны кем йөртүен ачыклый (очучы, пилот). Очучының хат калдырганлыгын әйтә.  

Уен:  “Кемгә нәрсә кирәк?” Балаларга транспортта очрый торган һәнәр ияләре киемнәрен кигән кеше рәсемнәре таратыла. Балалар өстәлдән шушы һөнәр ияләренең эш кораллары ясалган рәсемнәрне табарга һәм җөмлә төзеп әйтергә тиешләр. (Мисал өчен: (пилотка)очучыга штурвал, очкыч(самолет) кирәк. Капитанга штурвал, корабль кирәк. Машинистка поезд кирәк. Очучыга очкыч, вертолет кирәк һ.б.)

Тәрбияче мактый. Инде юлны самолет белән дәвам итү турында әйтә. Аның нинди транспорт төренә керүе ачыклана (һава торанспорты). 

Авазларның дөрес әйтелешен формалаштыру:

Тәрбияче:        Башта очкычның тәгәрмәчләренә тын тутырып алыйк — ш-ш-ш (Тын         тутырган хәрәкәт ясала. Алга таба да туры килә торган хәрәкәтләр         ясала.).Ягулык багын ачыйк – чик-чик. Ягулык салыйк— с-с-с.Бакны кире ябабыз — чик-чик. Маторны кабызабыз — р-р-р. Һава торышына карап тәрәзә чистартабыз— вышт -вышт. Очабыз — л-л-л.(Куллар ике якка җәелеп канат ролен үти. Төшкәндә         чүгәләп утырабыз, канатларны җыябыз.) Карагыз әле балалар, без бит поезд янына төшкәнбез икән.

        Тәрбияче балалардан поездның нинди транспорт төренә керүен сорый (тимер юл транспорты). Анда кем эшләвен ачыклый (машинист).Машинистның балаларга посылка калдырып китүен әйтә, андагы биремне аңлата. (Посылкада зур   ак битләргә шәм белән транспорт төрләре ясалган.Балалар шул битләрне буяулар белән чылатырга  тиешләр.)

Уен: “Бармакларны уйнатыйк!” (Уен барышында транспорттагы һөнәр ияләре әйтелә).    

Уен: 1. “Яса һәм әйт!”

2. “Бер һәм күп” (Битләрне балалар төсле буяулар белән чылаталар. Анда барлыкка килгән транспорт төрләрен әйтәләр. Кайбер балада бер, ә кайбер балада күп транспортлар ясалган була. Тәрбияче үстерешле диалог аша нәрсә ясалганлыгын, нинди транспорт төре булуын, аларны берлек һәм күплек санда ничек әйтелүен сорый.)

        Тәрбияче мактый. Юлны поезд белән дәвам итү турында хәбәр итә.

Уен: “Мин башлыйм син дәвам ит!” (Уен барышы. “Паровоз”шигыре укыла.Мисал өчен,

Тәрбияче: Алга таба барабыз:

Балалар: Тик-так-так! Тик-так-так!

Тәрбияче: Гөрләп чаба паровоз:

Балалар:Юл тап-тап, юл тап-тап!

Тәрбияче: Ак төтен артта кала:

Балалар: Пух-пах-пух! Пух-пах-пух!

Тәрбияче: Вагоннар җырлап чаба:

Балалар:Ах-ах-ух!Ах-ах-ух!

Тәрбияче: Свисток яңгырап китә:

Балалар: Ту-ту-ту!

Тәрбияче: Тавышы еракка җитә:

Балалар: Уу-уу-уу! Уу-уу-уу!

Тәрбияче: Бик күп җирләрне үттек:

Балалар: Чың-чың-чың! Чың-чың-чың!

Тәрбияче: Станциягә җиттек:

Балалар: Дың-дың-дың! Дың-дың-дың!

Тәрбияче: Зур паровоз уфылдый:

Балалар:Пуф-пуф-пуф! Пуф-пуф-пуф!

Тәрбияче: Бүген нинди ардым, ди:

Балалар: Уф-уф-уф!

        Диңгез тавышы ишетелә. Тәрбияче балаларга диңгезгә җитүләре турында әйтә. Диңгездә нинди транспорт төре булуы (су транспорты—корабль) һәм аны кем йөртүен (капитан) ачыклыйлар. Тәрбияче балаларга капитанның биремле көймә калдырып китүен әйтә. Биремнәр укыла.

Уен: “Югалган сүзне тап!” (Балалар җөмлә азагындагы югалган сүзләрне табарга тиеш. Мисал өчен, елгада көймә.....(йөзә;) Күк йөзендә ике  очкыч (самолет) .....(оча) һ.б.)

        Тәрбияче мактый. Көймә белән йөзеп үзләренең автобуслары янына баралар. Үстерешле диалог аша, тәрбияче балаларда сәяхәт калдырган кичерешләр турында сораша, транспорттагы һөнәр ияләре турындагы белемнәрен кабатлап ныгыта.