Аленушкага ярдәм итәбез
план-конспект занятия по окружающему миру (старшая группа) на тему

Шайхутдинова Чулпан Тимершаеховна

Балаларның табигать күренешләре белән кызыксынучанлыкларын үстеру, табигатьнең гүзәллеген күрә белергә, аңа сокланырга өйрәтү. Урманда үз-үзеңне әдәпле тоту кагыйдәләрен ныгыту.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Аленушкага ярдәм итәбез784.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Аленушкага ярдэм итэбез.

(зурлар төркеме өчен)

Максат:балаларның табигать күренешләре белән кызыксынучанлыкларын үстеру, табигатьнең гүзәллеген күрә белергә, аңа сокланырга өйрәтү. Урманда үз-үзеңне әдәпле тоту кагыйдәләрен ныгыту.

Материал: убырлыга бару картасы, кошлар рәсемнәре, кошлар тавышы кассетасы, йомгак, уеннар өчен атрибутлар, Аленушка, Иванушка курчаклары , сюжетлы рәсемнэр.

Шөгыль барышы:

Исәнләшү.

Балалар үзегезнең иң яраткан кошыгызны әйтегез әле? (балалар кошлар әйтә баралар утыра торалар)

Миндә балалар бер кошны яратам. Беләсегез киләме? (тәрбияче үзенең яраткан кошын әйтә).

Кошлар алар табигатькә, безнең күңелләргә ямь өстиләр , үзләренең матур булулары, тылсымлы җырлары, сайраулары белән.

Шуңа күрә без барыбызда кошларны яратабыз, саклыйбыз, алар турында кайгыртабыз. Тирә-ягыбызда барлык кешеләр дә шундый микән? (балалар фикере тыңланыла).

-Ел фасылларын санап курсәтегез.

-Хәзер елның кайсы вакыты?

-Яз айларын санап курсәтегез.

-Табигатьтә нинди үзгәрешләр булды?

-Яздан соң елның кайсы вакыты килә? Җәйдән соң? Көздэн соң? Кыштан соң?

-Сез ничек уйлыйсыз, ел фасылларын нинди төсләр белән билгеләп була? (Кыш-ак, яз-яшел, җәй-кызыл, көз-сары)

(Кемдер елаган тавыш ишетелә, ул Аленушка була (курчак).

Балалар Аленушка бездән ярдәм сорый, аның энекәше Иванушканы тагын казлар-аккошлар алып качканнар. Ярдәм итегез әле ди. Ярдәм итәбезме? Менә убырлы карчык өенэ бара торган карта бар минем, карагыз әле. Безгә бик күп каршылыкларны үтәргә туры киләчәк.

Балалар юлга чыгарга сез әзерме?

(Йомгак тәгәрәп китә)

  1. Кыргый алмагач очрый, телгә килә: балалар сез табигатьтә үз-үзегезне дөрес тота беләсезме соң? Минем билгеләргә дөрес җавап бирсәгез, мин сезгә юлны курсәтәм.

Дид.уен: «Билгеләрне таны» (урманда үз-үзеңне дөрес тоту буенча билгеләр)

Агачлар турында сойлэшу. Уен «Бу нинди агач?»

(йомгак тәгәри, мич янына килеп житәләр)

2.Мич: балалар минем тәмле ипикәйне ашап, сорауларыма җавап бирсәгез мин сезгә юлны курсәтәм .

Сораулар:

-Кайсы хайваннар кышын йоклыйлар?

-Һәр кыш саен болан нәрсәсен югалта?

-Кайсы кошның койрыгы озын?

-Нинди үсемлек безне чага?

-Нинди дару үләннәре салкын тиюдән дәвалый?

-Нинди чәчәк яз символы буларак җырларга кергән?

-Пингвин кошмы, хайванмы?

-Суалчан нинди файда китерә?

-Керпе кайсы ягы белэн аюга ошаган?

Булдырдыгыз балалар инде юлыбызны дәвам итик.

(кошлар тавышы ишетелә).

Сез нинди тавышлар ишетәсез?

Дид. уен: «Кошларны таны»

«Карлыгач», «Чыпчык» шигырьләрен сойлилэр.

(йомгак тәгәри, су буена килеп житә)

  1. Кем утыра ул басмада? Әй, әкияттәге су анасы бит бу.

Су анасы турындагы әкиятне кем язган ? (Г.Тукай)

Су анасыда безгә биремнәр әзерләп куйган.

Су анасы: мин сезгә табышмаклар әзерләдем, әйдәгез әле җавап биреп карагыз.

Табышмаклар үсемлекләр, бөҗәклэр, җәнлекләр турында.

Балалар юлны дәвам итәләр (йомгак тәгәри, аланлыкка килеп җитә)

  1. Аланлыкта ял минуты.

«Юешләндек», « Яз килде»

Балалар безгә ашыгырга кирәк тизрәк барып җитмәсәк Иванушканы коткара алмаячакбыз.

Әләй, кем утыра ул, нәкъ кеше төсле үзе, бар маңгаенда мөгезе ?

( Шүрәле).

Шүрәленең бармагын кем кыскан ?( Былтыр).

 Шүрәленең бармагын кемдер ычкындырган, без аннан котыла алырбыз микән?

5.Шүрәле: Мин андый явыз түгел балалар сез миннән курыкмагыз, бары тик минем биремнәрне генә үтәгез. Минем мәкальләремнең башы бар, ә азагы юк. Сезгә мәкальләрнең азагын әйтеп бетерергә генә кирәк.

Уен « Мәкальне дәвам ит» (табигатькә кагылышлы).

Әйдәгез йомгак артыннан калышмыйк, юлны дәвам итәләр.

Гомбәләр күреп алалар (гомбәләр турында сойләшү).

-Сез нинди гомбәләр беләсез?

-Агулы гомбә күреп тәрбияче балаларны сынар өчен мондый сүз әйтә: Әйдәгез балалар бу гомбәне тибеп очрыйк.( балалар жавабы: юк ярамый, аның белән җәнлеклэр туклана х.б җаваплар)

6. Убырлының өенэ килеп җитэлэр (ишеге бикле, хат калдырган)

Хат эчтәлеге: балалар менә табигатькә әллә нәрсә булды, бар нәрсә буталып беткән, тәртипкә китерсәгез мин Иванушканы җибәрәм.

Уен «Буталчык» (сюжетлы рәсемнәр, буталган сюжетларны тәртипкә китерү).

(Иванушка курчагы килеп чыга, Аленушка белән кочаклашалар, балаларга рәхмәт әйтеп кайтып китәләр.

Балалар без бүген бик файдалы да, күңелле дә итеп ял иттек, Аленушкага Иванушканы табып бирдек.

Табигатьне саклау, яклау, аның турында белү сезнең бурыч икәнлеген истә тотыгыз.

Йомгаклау.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Аленушкага ярдәм итик

Зурлар төркемендә математикадан йомгаклау шөгыле....

ОД "Аленушкага ярдэм итик"

На татрском языке...