Аленушкага ярдәм итик
план-конспект занятия по математике (старшая группа)

Шайхулова Амина Галимардановна

Зурлар төркемендә математикадан йомгаклау шөгыле.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл matem_alenushkaga_yardm_itk.docx16.2 КБ

Предварительный просмотр:

Математика шөгыле. (зурлар төркеме өчен)
Тема: ”Аленушкага ярдәм итик”. 
Максат: Балаларны 10 саны эчендә тәртип буенча санарга өйрәтүне, саннарны чагыштыра белергә, “ничэ”, “ничәнче” сорауларына җавап бирергә өйрәтүне   дәвам итү , предметларның зурлыкларын чагыштыру (озынлык, киңлек,биеклек), кәгазъ битендә ориентлашуны ныгыту, сөйләм телен,логик фикерләү сәләтен  үстерү.

Җиһаз: презентация, конверт белән хат, hәр балага математик набор.
Шөгыль барышы: 
Балалар ,карагыз әле безгә бу  хат кемнән килгән дип уйлыйсыз?

-Әйе, Аленушкадан. Ул безнең кайсы әкияттән.

Аленушка ул “Казлар-аккошлар “әкиятеннән.

Мин хатны укыйм, ә сез игътибар белән тыңлагыз.

Балалар, миңа энемне табарга,биремнәрне чишәргә  зинһар өчен  ярдәм итегез. Биремнәр конвертта. Димәк безгә “Казлар аккошлар әкиятен искә төшереп биремнәрне үтәргә кирәк.

Кыз башта нәрсәгә очрый. Мич.

Мич-мич, әйт әле, казлар аккошлар кая юл тоттылар.

Мич юлны күрсәтә, биремне үтәсәк.

Кемдә ничә пәрәмәч? пәрәмәч санын онытмас өчен цифрлар белән күрсәтергә кирәк.

Алмаз синдә ничә пәрәмәч? (миндә җиде пәрәмәч)

-Шул пәрәмәчләргә тагы бер пәрәмәч өстибез,барсы ничә пәрәмәч була? Цифрлар белән күрсәтәбез.

Мичтән соң нәрсәгә очырый? Алмагачка.

 Кыз алмагачка барып җиткәнче 10 нан 0га кирегә санап алыйк (10, 9, 8, 7) 

Алмагач, алмагач, әйт әле, казлар аккошлар кая юл тоттылар.

Алмагач юлны күрсәтә, биремне үтәсәк.

-Алмагачка гел кошлар килеп куна икән һәм шул кошларның күршесен әйтергә

(слайдтан күрсәтү 5-6-7 )

-Бу ике кошны чагыштырып сөйләп бирегез (картина буенча карга белән сыерчыкны чагыштырып сойләү)

Алмагачтан соң нәрсәгә очырый? Сөт елгасына.

Сөт елгасы, сөт елгасы, әйт әле, казлар аккошлар кая юл тоттылар.

Сөт елгасы юлны күрсәтә, биремне үтәсәк.

Тик сөт елгасы аша чыгар өчен нәрсә кирәк. Әйе күпер.

Күпер өчен киң такталар сайларга кирәк. Алдыгыздагы такталарның кайсысы киң? Чагыштырып карыйк. Ничек чагыштырабыз? ( берсе өстенә берсен куеп)

Аленушка арыган, атна көннәрен дә оныткан. Әйдәгез искә төшерик.

Физ.мин. 

Убырлы карчыкның өен белер өчен схемасын төзергә кирәк.

Кәгазъ битенең  сул ягына аска 4 өчпочмактан чыршы төзибез, ә уң якка өскә төзегән чыршыдан тәбәнәк булган  чыршы төзибез. Өйгә, биек чыршыдан кыска юл, ә тәбәнәк чыршыдан озын юл. Һәм убырлы карчыкның өен төзеп куябыз. Менә схеманы төзедек.

Биек чыршы кайда урнашкан?  Кайсы чыршыдан юл кыска?

Аленушкага энесен табарга ярдәм иттек. Тик балалар әле убырлы карчыкның да биремнәре бар.

Аларга да тиз генә җавап бирик.

1.Кем ничәнче тора? (крош, кар-карыч, керпе һ.б.)

2.Чәчәкләрне ничек тигезләп була? (берне алып яки куеп)

3. Парлы нәрсәләр бар. 

4. Квадратны урталай 2гә бүлсәң, нинди фигура килеп чыга?

Менә без барлык биремнәрне дә үтәп Аленушкага ярдәм иттек һәм ул өенә кайтып җитте.

Рефлексия




По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Аленушкага ярдәм итәбез

Балаларның табигать күренешләре белән кызыксынучанлыкларын үстеру, табигатьнең гүзәллеген күрә белергә, аңа сокланырга өйрәтү. Урманда үз-үзеңне әдәпле тоту кагыйдәләрен ныгыту....

Конспект занятия по ИЗО "Куянга ярдәм итик"

Конспект интегрировранного занятия в средней группе музыка+ИЗО.Нетрадиционная техника рисования методом тычка жесткой кисточкой.Занятие проходит под музыку....

математическое развлечение в средней группе "Йомры икмәккә ярдәм итик"

Развлечение проводиться по сюжету сказки " Колобок". Во время развлечения дети закрепляют знания, развивается мышление, внимание. дети получают много положительных эмоций...

Адашкан балага ярдәм итик.

Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү....

"Йомшаккайга ярдәм итик"

"Йомшаккайга ярдәм итик"...

"Йомшаккайга ярдәм итик"

"Йомшаккайга ярдәм итик"...

ОД "Аленушкага ярдэм итик"

На татрском языке...