ОД "Аленушкага ярдэм итик"
план-конспект занятия по математике (старшая группа)

Гатауллина Гелия Ибрагимовна

На татрском языке

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл g.g.i_zurlar_torkemend_femp.docx108.16 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан РеспубликасыТүбән Кама муниципальрайоны

“94 нчебалаларбакчасы “Сөенеч” муниципаль бюджет

мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

Зурлар төркемендә

ФЭМП буенча ачык шөгыль

 конспекты “Аленушкага ярдәм итик”

Әзерләде: Гатауллина  Гелия Ибраһим кызы,

94 нче балалар бакчасы тәрбиячесе,

беренче квалификацион категория

Түбән Кама

2022 ел

Максат: балаларның сан һәм тәртип санау, геометрик фигураларның исемнәре, ел фасыллары һәм ай исемнәре турында белемнәрен ныгыту.

Бурычлар:

  1. Балаларның уйлау сәләтен үстерүне дәртләндерү;
  2. Танып белү кызыксынуын үстерү;
  3. Диалектик фикерләүне үстерү;

Белем бирү бурычы:  

  1. 10  эчендә уңайга һәм кирегә санау;
  2.  Саннарның күршеләрен әйтә белүләрен;
  3. Геометрик фигураларны атау күнекмәләрен ныгыту;
  4. Атна көннәрен, тәүлек өлешләрен, ел фасыллары һәм ай исемнәрен ныгыту ;
  5. Нокталар буенча ясау күнекмәләрен ныгыту;

Үстерү бурычы:

  1. Логик фикерләү, зирәклек, игътибарны үстерү;
  2. Уйлау операцияләрен формалаштыру, сөйләмне үстерү;
  3. Дизайн осталыгын һәм иҗади хыялны үстерү.

Тәрбия бурычы:  

  1. Мөстәкыйльлек тәрбияләү, уку бурычын аңлау һәм аны мөстәкыйль башкару сәләтен үстерү;
  2. Математика дәресләренә кызыксыну тәрбияләү.

 Дәрес төре: йомгаклау.

Методик алымнар:

  1. Уен (сюрприз мизгелләрне куллану);
  2. Визуаль (иллюстрацияләр куллану);
  3. Телдән (искә төшерү, күрсәтү, сораулар, балаларның шәхси җаваплары;)
  4. Стимуллаштыру, шөгыльне анализлау.

Сүзлек өстендә эш: дүшәмбе, сишәмбе, чәршәмбе, пәнҗешәмбе, җомга. 

Җиһазлау: ноутбук, интерактив такта, курчак-Иванушка, утын (биремнәр белән), алмалар (биремнәр белән), басма (табышмаклар язылган такталар), конверт белән хат, hәр балага бирем.

 Күрсәтү материалы: конверт, утын, курчак-Иванушка.

Тарату материалы: hәр балага бирем.

Балалар белән алдан эшләү: “Казлар-аккошлар” әкиятен уку, физкультура минутын өйрәнү, дидактик уеннар: "Геометрик лото», "Математик домино», "Санны табыгыз», "Атагыз һәм санагыз», "Атна көннәре», «Бу кайчан була?».

Индивидуаль эш: А.Дамир, Мансур белән ел фасылларын, атна көннәрен ныгыту.

Дәресләр структурасы һәм методик алымнар: сүз уеннары, физминут, дидактик уеннар, дәрес анализы һ. б.

Балаларны дәрестә оештыру: уен-төркем буйлап сәяхәт итү, келәмдә утыру, өстәлдә биремнәр үтәү.

Шөгыль барышы.

1. Оештыру өлеше:

(Балалар паласта басып тора).

Тәрбияче:  Хәерле көн, балалар! Кәефләрегез ничек?

Балалар:  Яхшы.

Тәрбияче: Без үзебезнең яхшы кәефне, матур елмаюыбызны башкаларга да бүләк итик эле.

 (бергә)

Кулларымны сузам сина

Дустым елмаеп – көлеп.

Кушылсыннар башкалар да

Безнең дуслыкны күреп. 

Тәрбияче: Балалар, без сезнең белән әкияткә сәяхәткә барырбыз. Ә анда эләгү өчен без тылсымлы сүзләр әйтергә тиеш. Ә хәзер күзләрегезне йомыгыз һәм минем арттан кабатлагыз.

3 тапкыр кул чабыйк 

4 тапкыр тыпырдыйк. 

Уңга, сулга борылыйк 

Һәм әкияттә уяныйк. 

2. Төп өлеш.

(Тәрбияче җилкәсенә яулык сала һәм Аленушкага әйләнә) 

Аленушка: Исәнмесез, балалар! Минем исемем Аленушка. Миңа ярдәм итегез әле, зинһар. Минем энем Иванушка югалды. Әти белән әнием базарга 
киткәндә энеңне әйбәтләп кара, бер җиргә дә үзен генә калдырма дип киткәннәр иде. Ә мин иптәш кызларым белән уйнап онытылганмын. Кайтсам энем юк. Аны убырлы карчыкның кошлары алып киткән. 

Аленушка: Балалар, сез нинди әкияткә эләккәнегезне белдегезме?

Балалар:  Казлар-аккошлар. 

Аленушка: Балалар, сез миңа энемне табарга ярдәм итәрсезме. 

Балалар:  Әйе.

Аленушка: Әйдәгез юлга кузгалыйк. 

(Урман буйлап баралар, мич очрый – интерактив тактада мич рәсеме)

Аленушка: Исәнме мич. Мич-мич, әйт әле, казлар-аккошлар кайда очты? 

Аленушка:  Балалар, мич безгә ярдәм итсен өчен нишләргә кирәк? 

Балалар:  Безгә мичне ягып җибәрергә һәм пироглар пешерергә кирәк.

Аленушка: Ә мичне нәрсә белән ягалар?

Балалар:  Утын.

Аленушка: Бу утыннар гади генә түгел икән. Анда сораулар  язылган. Әйдегез, сорауларга җавап бирик һәм мичкә утынны салып барыйк. 

1. Балалар ел фасылларын атагыз. (яз, җәй, көз, кыш)

2. Хәзер нинди ел фасылы? (көз)

3. Елда ничә ай бар? (12ай)

4. Елдагы айларны тәртип буенча әйтегез. (январь, февраль, март, апрель, май, июнь ,июль, август, сентябрь, октябрь, ноябрь, декабрь)

5. Бер атнада ничә көн? (7 көн)

6. Атна көннәрен тәртип буенча әйтегез. (душәнбе, сишәмбе, чәршәмбе, пәнҗешәмбе, җомга)

7. Сез тәүлекнең нинди өлешләрен беләсез? (иртә, көн, кич,төн.)

8. Тәртип буенча тәүлек өлешләрен әйтегез. (иртә, көн, кич,төн.)

(балалар җавап бирәләр һәм утынны мичкә салалар). 

Аленушка: Мичне яктык һәм ул безгә алмагачка таба юл күрсәтә. Алмагачка барганда 10 нан 0га кирегә санап барыйк әле (10, 9, 8, 7)Менә алмагачка килеп тә җиттек.  Алмагач белән исәнләшик һәм сорыйк: 

Балалар:  Алмагач, алмагач әйт әле, казлар аккошлар кайда очтылар? 

Алмагач: Балалар, минем алмаларым гади түгел, биремнәр белән. Шуны эшләсәгез әйтәм. Алмага язылган биремнәрне үтәү: сүзләрнең киресен әйтү:  ак-кара, зур-кечкенә, озын-кыска, киң-тар, биек-тәбәнәк, көн-төн, ...

Алмагач: Рәхмәт, алмагачка булыштыгыз!  Сөт елгасына юл тотыгыз, алар шунда очтылар. 

Аленушка: Менә елгага килеп тә җиттек. 

-Исәнме, сөтле елга, әйт әле безгә, казлар-аккошлар кая очтылар? 

Аленушка: Балалар, әйдәгез әле, яр кырыена утырып ял итеп алыйк, монда безгә елга табышмакның җавабын тапсагыз гынә әйтәм,-ди. 

- Җәйнең буе бал җыя,

Кышның буе хәл җыя.

- Балалар, нәрсә икән соң ул?

Балалар:    Бал корты.

Аленушка: Әйдәгез “Бал корты” җырын җырлыйк.

Балалар:   З-З-З-З-З...

Аленушка:  Ә бал корты җыры нинди авазга башлана?

Балалар:  З авазына башлана.

Аленушка:  Ә хәзер З авазына башланган сүзләр әйтегез әле.

Балалар:  Зонтик, зефир, зал, зур, зәңгәр, ...

Аленушка: Булдырдыгыз, балалар, биремне үтәдегез, елганы сөендердегез. Ә елганы үтәр өчен нәрсә кирәк?

Балалар:  Күпер

Аленушка: Күпер гади түгел, табышмаклар белән. Хәзер мин күпернең бер кисәген алам hәм табышмакны укыйм. Шул табышмакларга җавап бирсәк безнең күперебез нык булыр hәм елганы үтәрбез.

-         Алгы тәпие кыска,

Чабарга ул бик оста.

Сары тунын сала да,

Ак тунын кия кышка.  (Куян)

- Асрамый да умарта,

Балны бик-бик ярата.

Кышын сөя йокыны,

Язгача тормый ята. (Аю)

- Сорыдыр төсе,

Үткендер теше.

Урманда йөри,

Бозаулар эзли. (Бүре)

- Урманнан чыгар, корсак асты чуар;

Койрыгы сырлы, хәйләсе күптөрле. (Төлке)

Физкульминутка

Шаян балалар

Бигрәк шаян инде без,

 Тик тормыйбыз бер дә без.

 Кулларны күтәрәбез,

 Аннары төшерәбез.

 Чүгәлибез, торабыз,

 Башны уңга борабыз

Аннан сулга карыйбыз

 Һәм сикерә башлыйбыз.

 Шул арада иелеп,

 Басарга өлгерәбез.

 Тирән итеп сулыйбыз,

 Ял итәргә туктыйбыз.

(Чирәм арасында зур конверт белән хат табу)

Аленушка: Балалар,убырлы хат язып калдырган. Әйдәгез, аның биремнәрен үтик.

1. Сезнең өстәлләрдә кәгазьләр, аларга сан язылган. Кемдә нинди сан? Нинди төстә? Ә хәзер шушы санның күршеләрен әйтегез.

(балаларның эшләве,берничә баладан сорау.)

2. Кәгазьнең икенче ягын әйләндерегез. Нәрсә сурәтләнгән анда? Кемдә нинди фигура? Төгәл белер өчен, нокталарны тоташтырырга кирәк. Тагын нинди геометрик фигуралар беләсез?

(түгәрәк, турыпочмак,өчпочмак,квадрат)

Аленушка: Балалар, менә убырлының да биремнәрен үтәдегез. Менә Иванушканы да убырлы карчык безгә кайтарган. 

Аленушка:  Рәхмәт, сезгә балалар, сез миңа энемне табырга булыштыгыз. Хәзер әти белән әниемнең сүзен тыңлармын. Сез дә зур, акыллы, игътибарлы булып үсегез, кечкенәләрне рәнҗетмәгез. 

Тәрбияче: Менә безнең сәяхәтебез тәмам. Иванушканы коткардык, ә хәзер бакчага кайтырга вакыт. Күзләрне йомдык hәм тылсымлы сүзләрне кабатлыйк. (балалар белән бергә)

3 тапкыр кул чабыйк, 

4 тапкыр тыпырдыйк. 

Уңга,сулга борылыйк, 

Әкияттән без кайттык. 

(Тәрбияче бу вакытта яулыгын сала hәм Иванушканы яшерә). 

Балалар күзләрен ача. 

3. Шөгыльгә йомгак ясау. 

Тәрбияче: Балалар,менә без бакчага кайттып та җиттек. Сәяхәт сезгә ошадымы? Сәяхәт вакытында без нәрсәләр эшләдек? (балаларның җаваплары).


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект занятия по ИЗО "Куянга ярдәм итик"

Конспект интегрировранного занятия в средней группе музыка+ИЗО.Нетрадиционная техника рисования методом тычка жесткой кисточкой.Занятие проходит под музыку....

математическое развлечение в средней группе "Йомры икмәккә ярдәм итик"

Развлечение проводиться по сюжету сказки " Колобок". Во время развлечения дети закрепляют знания, развивается мышление, внимание. дети получают много положительных эмоций...

Адашкан балага ярдәм итик.

Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү....

"Йомшаккайга ярдәм итик"

"Йомшаккайга ярдәм итик"...

"Йомшаккайга ярдәм итик"

"Йомшаккайга ярдәм итик"...

“Йомры икмәкә ярдәм итик”

Уртанчылар төркемендә математик күңел ачу...