Конспект ОД "Йомшаккайга ярдэм итик"
план-конспект занятия (младшая группа)

Шипачева Альбина Загитовна

конспект

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл konspekt_od_yomshakkayga_yardm_itik.docx22.07 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы

башкарма комитетының муниципаль бюджет мәктәпкәчә

 белем бирү учреждениесе

«37нче гомуми үстерелешле балалар бакчасы»

Беренче кечкенәләр төркемендә

 белем бирү эшчәнлеге конспекты

“Йомшаккайга ярдәм итик”

                                   

                                                       Төзеде:

3нче төркем тәрбиячесе

Шипачева А.З.

Татарстан Республикасы

Түбән Кама шәһәре.

 Белем бирү эшчәнлеге конспекты: “Йомшаккайга ярдәм итик”

Балаларның яшь төркеме: 2-3 яшь.

Белем бирү бурычы: сабын, сөлгене дөрес куллану күнекмәсен ныгыту.

Үстерү бурычы: балаларны кулъяулыклар белән файдаланырга өйрәтүне дәвам итү.

Тәрбия бурычы: балаларда бер-берсенә карата ярдәмләшү хисе тәрбияләү.

Төп белем бирү өлкәсе: танып белү.

Интеграль белем бирү өлкәләре: социальләштерү, коммуникация, иҗади сәнгать, сәламәтлек.

Методик алымнар һәм чаралар: сүзле, күрсәтмә, сорау-җавап, әңгәмә, нәфис сүзләр, мактау, сүзле уен, сөенеч мизгеле, бәяләү.

Җиһазлау: песи маскасы, сулы табак, сабын, сөлге, кулъяулык, буягычлар салынган капчык.

Алдан уздырылган эш: кулларны юган вакытта Б.Рәхмәтнең “Су” шигырен сөйләу, “Чиста куллар” уенын өйрәнү.

Сүзлек өстендә эш: сабын күбегеннән перчатка, кулъяулык.

Структура:

  1. Кереш өлеш. 1минут.

Максат: балаларда алда башкарылачак эшкә кызыксыну, мотивация, уңай халәт булдыру.

-игътибар җәлеп итү;

-исәнләшү.

  1. Төп өлеш. 6минут.

Максат: куелган максатларга ирешү.

-сюрприз моменты;

-песи белән әңгәмә;

-курсәтү;

-нәфис сүз;

-“Чиста куллар” уены;

-сөенеч мизгеле.

  1. Йомгаклау өлеше. 1минут.

Максат: башкарылган эшкә нәтиҗә ясау.

Белем бирү эшчәнлегенең барышы:

Кереш өлеш (балаларның игътибарын җәлеп итү).

Тәрбияче: Балалар, карагыз әле, безгә кунаклар килгән, әйдәгез исәнләшик әле. Исәнмесез.

Төп өлеш.

Сюрприз моменты. Ишек артыннан елаган тавыш ишетелә.

Балалар, тыңлагыз әле, кемдер елый. Карыйм әле, кем икән ул. (Ишек артыннан песи маскасы кигән тәрбияче керә). Балалар, бу бит Йомшаккай. Исәнме, Йомшаккай, нигә елыйсың?

Песи: Исәнмесез, балалар, ничек еламаска, минем белән беркемнең дә уйныйсы килми.

Тәрбияче: Нишләп икән? Синең дусларың бик күп иде бит әле.

Песи: Нигә минем белән уйныйсыгыз килми дип сорагач, синең бит-кулларың пычрак, юына белмисең, дип җавап бирәләр.

Тәрбияче: Алай булгач син үзең гаепле инде. (Песи елый)

Тәрбияче: Елама, песикәй, без балалар белән сиңа булышырбыз, бит-кулларыңны юарга өйрәтербез. Балалар, Йомшаккайга ярдәм итәбезме?

Балалар: Әйе!

Тәрбияче: Балалар, песинең нәрсәсе пычранган?

Балалар: Бите, кулы пычранган.

Тәрбияче: Балалар, әйдәгез хәзер песикәйне юынырга өйрәтик инде.

(Песине сулы табак торган өстәл янына алып килә. Тәрбияче балалар белән бергә юыну эзлеклелеген искә төшерәләр. Кулны сулыйбыз, сабын алып сабын белән беләзеккә тикле ак перчатка ясыйбыз, яхшылап ышкыйбыз, су белән юабыз, аннан битне юабыз)

Тәрбияче: Мин сабын күбегеннән ак перчатка киям.

(Су белән юып төшерәм, битне юам)

Тәрбияче: (Б.Рәхмәтнең “Су” шигырен балалар белән сөйлибез.)

Су.

Менә сиңа су,

Бит – кулыңны ю.

Туңдыра ич бу су,

Салкын ич бу су.

Ай-яй-яй-яй!

Туңдырса да ю,

Әйбәт салкын су,

Ю-ю-ю-ю!

 

Тәрбияче: (Песине сөлге белән сөртенергә өйрәтә, аңлата.) Сөлгене бер учка җәеп салып, икенче кулны сөртәбез, аннан икенче кулга җәеп салып, беренче кулны сөртәбез. Менә, балалар, шулай юынса, Йомшаккайның бөтен җире чип-чиста булыр. Аннары барысы да синең белән уйнарлар, Йомшаккай. Балалар, әйдәгез Йомшаккай белән яратып уйный торган “Чиста куллар” уенын уйныйбыз.

“Чиста куллар” уены. (Уен тәртибе: Балалар кулларын артка яшерәләр)

Тәрбияче: Кайда, кайда безнең куллар? (Балалар кулларын алга чыгарып күрсәтәләр, биетәләр һәм такмак әйтәләр)

Менә шул, менә шул,

Безнең чиста куллар!

(Уен 2 тап уйнала)

Тәрбияче: Менә күрдеңме инде, Йомшаккай, чиста, пөхтә йөрсәң, сине барысы да дус итәр, син иртән торгач яхшылап юынырга, ашар алдыннан һәм ашагач кулларыңны юарга, ә киемне пычратмыйча йөрергә кирәклеген онытма.

Тәрбияче: Балалар, сезнең барыгызның да кулъяулыкларыгыз бармы?

Балалар: Бар.

Тәрбияче: Алар ни өчен кирәк?

Балалар: Борынны сөртергә.

Тәрбияче: Дөрес, балалар, ә менә Йомшаккайның кулъяулыгы юк икән, әйдәгез аңа кулъяулык бүләк итик. (Песигә кулъяулык бүләк итә).

Песи: Рәхмәт сезгә, балалар. Мин сез өйрәткән кагыйдәләрне онытмам, кулъяулык белән дөрес итеп кулланырмын, гел үзем белән генә йөртермен. Балалар, минем үзем белән буягычларым бар, мин аларны сезгә бүләк итим әле (бирә). Саубулыгыз!

Йомгаклау өлеше.

Тәрбияче: Безгә кем килде? (Йомшаккай) Без аны нәрсәгә өйрәттек? (юынырга) Шулай, балалар,  сез дә бит-кулларыгызны юарга онытмагыз, кулъяулыкларыгызны көн дә кесәләрегездә йөртегез. Алар безгә һәрчак кирәк.

Шөгыль тәмам. Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт!

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект занятия по ИЗО "Куянга ярдәм итик"

Конспект интегрировранного занятия в средней группе музыка+ИЗО.Нетрадиционная техника рисования методом тычка жесткой кисточкой.Занятие проходит под музыку....

математическое развлечение в средней группе "Йомры икмәккә ярдәм итик"

Развлечение проводиться по сюжету сказки " Колобок". Во время развлечения дети закрепляют знания, развивается мышление, внимание. дети получают много положительных эмоций...

Адашкан балага ярдәм итик.

Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү....

"Йомшаккайга ярдәм итик"

"Йомшаккайга ярдәм итик"...

Уртанчылар төркеме өчен ,куркынычсызлык кагыйдәләре буенча, "Алсуга ярдәм итик" темасына белем бирү эшчәнлеге конспекты

Уртанчылар төркеме өчен ,куркынычсызлык кагыйдәләре буенча, "Алсуга ярдәм итик"  темасына шөгель конспекты....

ОД "Аленушкага ярдэм итик"

На татрском языке...

«Докторга ярдәм итик» темасына танып белү (Әйләнә тирә белән таныштыру) буенча уртанчылар төркемендә белем бирү эшчәнлеге конспекты.

Тема: “Докторга ярдәм кирәк”.Максат: Балаларны әйләнә –тирә белән таныштыруны дәвам итү. Аралашуны, логик фикерләү сәләтләрен үстерү.Тәрбия бурычы: Балаларда бер-берсе белән аралашу,...