Су һәм аның сыйфатлары
план-конспект занятия по окружающему миру (старшая группа) по теме

Газимова Раиля Рифовна

Конспект занятия окружающий мир

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon su.doc44.5 КБ

Предварительный просмотр:

Белем өлкэсе - танып белү

Эшчәнлек төре - тикшерү, эзләнү

Төркем- зурлар

Тема: “Су һәм аның сыйфатлары”

Максат:

  1. Балаларның су турында белемнэрен кинәйтү, сунын кайбер үзлекләре турында кузалауларын булдыру (сунын тосе, исе, тәме юк, ул ага)
  2. Балаларга узләренә белемне эзлэп алырга нәтиҗәләр ясарга, үз фикерләрен әйтә белергә өйрәтү, сөйләм – исбатлауларын устеру.
  3. Куркынычсызлык кагыйдәләрен үтэп эзләнүле эшчәнлекә, тәҗрибәләр ясауга кызыксыну, суга, сулыкларга карата сакчыл караш тәрбияләү.

Сүзлек өстендә эш: тәҗрибә, фәнни лаборатория.

Алдан башкарылган эш: рәсемнәр карау, су тавышлары (түбә кырыеннан, краннан тамган тамчы тавышы, яңгыр тавышы) тынлау.

Материал: Һәр балага - стакан белән су, сөт, сок, салфеткалар, акчалар, ак халатлар, һәр балага кояш сүрәте;  тәрбиячедә - слайд белән рәсемнәр (диңгез,чишмә, янгыр, тамчы), су тавышлары.

Методик алымнар: сораулар, слайдлар куллану, тәҗрибә уткәрү, адио язма (су тавышлары белән).        

Барышы:

Балалар карагыз әле безнен бакчага кунак апалар килгән. Әйдәгез алар белән исәнләшиктә, хәерле көн телик.

  1. Исәнмесез, хәерле көн.
  2. Балалар хәзер елнын кайсы вакыты?
  3. Яз.
  4. Әйе, балалар яз.
  5. Кем мина яз билгеләрен дөрес итеп әйтә мин ана үземнен шатлыгымны белдереп елмаеп торган кояш рәсемемне буләк итәрмен. (Барлык балалар җавабы тынланыла, скрипка белән киемнәренә кояш эләктереп барыла) ә кояш рәсемнәре безгә яктылык, җылылык биреп безнен кунелләрне сөендереп торсын.

- Балалар, мин  сезгә буген “Серле тавышлар”  алып килдем.

- Иштәсегез киләме? (килә)

- Ул тавышларнын серлеге шуна аларны бары тик кузләрне йомгач кына иштеп була. Әйдәгез күзләрне йомык әле. (Балалар күзләрен йома). Тамчы тавышы ишетелә.

- Балалар сез нинди тавыш ишеттегез?

- Тамчы тамган.

- Әйе (эранда тамчы тамган слайд куела).

- Балалар тамчы кайлардан тама? (Түбә кырларыннан, боз сөнгеләреннән, краннан һ.б.). Булдырдыгыз балалар. Күзләрне йомып алдагы тавышны тынлап карыйк. Янгыр тавышын тынлыйлар, чишмә, диңгез тавышлары тынлыйлар.

Тамчы тамсын, янгыр яусын, диңгез, океаннар, елгалар аксын өчен нәрсә кирәк?

  1. Су тамчысы, су кирәк?
  2. Балалар, ә кешеләргә су ни өчен кирәк? (Балалар җавабы)
  3. Ә, су булмаса нәрсә булыр иде? (Балалар җавабы)
  4. Әйе балалар сез су турында күп  беләсез, әммә су турында тагын да күп белергә мөмкин. Монын өчен безгә тикшерү эше, тәҗрибәләр ярдәм итәр.
  5. Сез тәҗрибәләр ясарга яратасызмы?
  6. Әйе.
  7. Әйдәгез мин сезне бүген үземнен тәҗрибә лабораторияма чакырам. Без сезнен белән фәнни хезмәткәрләр булырбыз. Рәхим итегез! Балаларга ак халатлар кигертелә.

     -Бүген без төрле тәҗрибәләр эшләп карарбыз, су белән якыннанрак танышырбыз,аның төрле булуы турында сөйләшербез.

-Сез тәҗрибәләр уздырырга әзерме?

  1 тәҗрибә.

-Су белән стаканны алыгыз һәм суны савытка агызыгыз.Җайлап кына агызыгыз.Су нишли? Ни өчен? (Чөнки ул сыек).

   Әгәр дә су сыек булмаган булса, нәрсә булыр иде?Әйе, дөрес.Ул елгаларда да, инешләрдә дә ага алмас иде.Краннан да су акмас иде.Су сыек булгач, ага алгач аны сыекча дип атыйлар.

   -Бу тәҗрибәдән су турында нәрсә белдек?(Су сыек,ага).

2 тәҗрибә.

   -Ике стакан: берсендә су, икенчесендә- сөт.Хәзер ике стаканга да акча салабыз.Һәм стаканнарга карыйбыз.Сез нәрсә әйтә аласыз стаканнарга карап?Ни өчен дип уйлыйсыз?

   -Димәк, су нинди? Дөрес, су төссез, үтәкүренмәле.

3 тәҗрибә.

      -Иң тәмле тәҗрибәгә күчәбез.

Һәр стаканнан әкрен генә , тәмен белеп кенә эчеп карыйбыз.Су, сөт, сок турында нәрсә әйтә аласыз?

(Балаларның җаваплары).

   -Бу тәҗрибәдән суның тәме юк икәнен билгеләдек.

4 тәҗрибә.

    -Әниләр тәмле пирожки, булочки пешергәндә тәмле ис бөтен өйгә тарала.Шулай ук чәчәкләрдән, духидан тәмле ис аңкый.Ә сез хәзер суны иснәп карагыз, нәрсә исе килә?

     Димәк,суның исе юк.

(Металлофонда тамчы тавышы бирелә).

Тамчы керә.

- Балалар, карагыз әле безгә нинди матур, күңелле тамчы килгән.

- Тамчы бүген сезнең белемнәрегезне тикшереп карамакчы була. Тамчы белән бер уен уйнап алык әле. Түгәрәк ясап басабыз, сорауларга җавап бирәбез һәм тамчыны бер-беребезгә җибәрәбез:  

- Кешеләргә су нәрсә өчен кирәк ? (Эчәргә, юынырга, коенырга, гөлләргә су сибәргә,савыт-саба юарга,ашау пешерергә, кер юарга һ.б.); Димәк, су кешеләргә яшәү өчен бик кирәк. Су бетсә кешеләр дә яши алмаслар иде.

- Табигатькә су нәрсә өчен кирәк? Күз алдына китерик, яңгырлар яумаса табигать анабыз нишләр иде? (балалар җавабы);

- Балалар, сез тамчы белән бик матур уйнадыгыз, сорауларга да дөрес җаваплап бирдеге. Димәк, су кешеләргә дә, табигатькә бик кирәк. Су булмаса дөньяда тормыш булмас иде. Шуның өчен без суны нишләтергә тиешбез дип сез уйлыйсыз? (сакларга, пычратмаска, юкка сарыф итмәскә, сулыклар янын чүпләмәскә, җыештырырга Һ.Б.)

-Балалар, тамчы буш кул белән килмәгән, “Сез ничек уйлыйсыз?” дигән уен алып килгән. (Балаларга темадан чыгып  экологик ситуация ясалган рәсемнәр бирелә, балалар кара һәм сары төсләр белән астагы түгәрәкләрен буяп үзләренең фикерләрен тамгалыйлар).

-Балалар,әйдәгез искә төшереп китәбез һәм тамчыда безне тынлап торсын әле, су белән без нәрсәләр уздырдык?

- Тәҗрибәләр.

-Дөрес, тәҗрибәләр.

Тәҗрибәләрдән су турында нәрсәләр белдек?

-Су ага,тәме юк,төссез,суның исе юк.

- Балалар сезгә кайсы тәҗрибәне уздыру бик ошады?

- Кайсы тәҗрибәне уздыру авырлыклар тудырды? (Балалар җавабы)

- Өйдә дә бу тәҗрибәләрне эшли аласызмы? Әти- әниләр белән өйдә суга тоз, шикәр комы салып карагыз әле, бу тәҗрибядән сез нинди узгәрешләр курер идегез. Киләсе тәҗрибәләр уздырганда без сезнен белән шунын турында сөйләшербез.

Рәхмәт балалар!

 

                                                     


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Физик сыйфатлар үсеше тәрбияләү

Балаларны сәламәтлекләрен ныгыту өчен багышланган чаралар....

Гаиләдә баланы тәрбияләү Һәр сабый тумыштан килә торган үзенчәлекләргә ия, әмма аның нинди булып үсүе нигездә тәрбиягә бәйле. Баланың акыл үсеше, әхлакый сыйфатлары , тирә-юньдәгеләргә мөнәсәбәте, барысыннан да элек , гаиләдә формалаша.

Һәр сабый тумыштан килә торган үзенчәлекләргә ия, әмма аның нинди булып үсүе нигездә тәрбиягә бәйле. Баланың акыл үсеше, әхлакый сыйфатлары , тирә-юньдәгеләргә мөнәсәбәте, барысыннан да элек , г...

Әхлак сыйфатлар

Гаиләдә балаларның әхлак сыйфатларын формалаштыру...

Проект эшчәнлеген оештыру аша балаларда социаль-әхлакый сыйфатлар формалаштыру

Формирование у ребёнка социально-нравственных качеств через организацию проектной деятельностиРеализация проекта «Наш детский сад» 1 младшая группаЦель: формирование у детей социально-нравственных кач...

Консультация “Уеннар ярдәмендә балаларда әхлак сыйфатлары тәрбияләү”.

1.Әхлак тәрбиясенең  бурычлары .2.Яшь үзенчәлекләре.3.Әхлак тәрбиясе бирү нинди эшчәнлекләрдә тормышка ашырыла?4.Әхлак тәрбиясе бирүнең нәтиҗәлеге.5.Төрле кызыклы алымнар куллану....

Проект эшчәнлеген оештыру аша балаларда социаль-әхлакый сыйфатлар формалаштыру

Формирование у ребёнка социально-нравственных качеств через организацию проектной деятельностиРеализация проекта «Наш детский сад» 1 младшая группаЦель: формирование у детей социально-нрав...