Конспект занятия "Откуда берется хлеб?"
план-конспект занятия по окружающему миру (старшая группа) на тему

Конспект занятия по окружающему миру в старшей группе"Откуда берется хлеб?"  В ходе занятий знакомим детей с трудом хлебороба, сельскохозяйственной техникой.   Расширяем кугозор, развиваем речь ,уважение к труду хлебороба, воспитываем бережное отношение к хлебу.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ipi_kaydan_kil.docx16.24 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:”Ипи кайдан килә?”

Максат:балаларны ипи үстерү юлы белән таныштыру;

            Игенче хезмәте белән таныштыруны дәвам итү;

        Икмәккә хөрмәт һәм сакчыл караш тәрбияләү        

Методик алымнар: әңгәмәләр,әдәби әсәрләр уку,төрле рәсемнәр карау.

Сүзлек өстендә эш: сабан,урак,элеватор,

Материал:рәсемнәр,башак,ипи,крандил.

Алдан эшләнгән эш:рәсемнәр карау,Р.Валиеваның  “Без игенчеләр булдык”, “Ашлар солтаны” шигырен уку.

Барышы: Балалар кем ничек уйлый без ипине кайдан алабыз? Ул кайда үсә икән?(балаларның җаваплары тыңлана) әйе,балалар ипи юлы бик озын һәм бик авыр.Әйдәгез әле без сезнең белән икмәк юлы буйлап сәяхәт кылабыз.(презинтация буенча) Ипине нәрсәдән пешерәләр?  Бодайны кайдан алалар?(җаваплар)

Бодайны кемнәр ,ничек итеп үстерүләре белән танышып китәрбез.

Тәрбияче:Иң беренче җирне әзерлиләр: сабаннар,тырмалар белән җирне йомшарталар.Сабан,тырмалараны тракторлар тартып йөри.Трактор йөртүчене кем дип  әйтәбез ?(балалар җавабы ,тракторчы)

Тәрбияче:Әйе балалар тракторчылар кырда иң беренче эшне башлап җибәрәләр.Менә җир әзер,орлыкларны чәчергә була,Сабан тырмаларны алып куялар да чәчкечләр тагалар.Тигез  итеп орлыкларны җиргә чәчеп чыгалар. Яңгырлар ява,кояш җылыта,җылы җилләр исәләр,озакта үтми бодай үсеп чыга. Башта ул яшел була,Үсә-үсә ул саргая башлый,башаклар тула башлый.Бодайлар ничек үсүен аграномнар карап торалар.(балалар аграном сүзен кабатлыйлар)Ниндидә булса зыян сала торган бөҗәкләр барлыкка килгән очракта ,самолетлар килеп  бодай басуына өстән дару сибеп китә. Шулай итеп алар игенне саклап калырга ярдәм итәләр. Өлгергән вакытында бодай башаклары сары төскә керә,бу вакытта бодай басулары аеруча мтур була. Игеннәр өлгергәч урак башлана.(Балалар ураксүзен кабатлыйлар, сүзне аңлату) Басуга комбайннар килә. Комбайнда эшләүчене кем әйтәләр? (комбайнчы)

 Алар үскән игенне уралар,суклардан килеп атыралар,баргашак эчендәге бодай бөртекләрен коялар. Бункерлары тулгач  бодайны йөк машиналарынаа төяп җибәрәләр,ә саламын рулоннарга урап калдыралар. Саламны малларга ризыкка кулланалар.Машина йөртүчеләрне без ничек атыйбыз?(Шофер)

Машиналар бодайны  амбарларга,элеваторга алып кайтып бушаталар.(амбар, элеватор сүзен кабатлыйлар)

Элеваторда бодайны чүбеннән чистарталар,киптерәләр.Әэер бодай шунда саклана.  Ипи һәм башка ризыклар пешерүөчен он ясарга бодайны элеваторлардар килеп алалар ,тегермәнгә илтәләр.

Тегермәндә инде бодайдан он ясыйлар.Он кара һәм ак төстә була.Шуннан  әзер онны ипи заводларына һәм башка урыннарга алып китәләр.Ипи заводында кемнәр эшли,сез ничек уйлыйсыз?(Ипи пешерүчеләр)

(рәсемнәр күрсәтелә)

Зур савытларга салып  машина белән басалар,ипи формаларына салалар..Мичтә пешерәләр.Һәм шул ипиләр һәр көн безнең табын түрендә урын алалар.Менә шундый озын юл үтә ипи.

Физ.минутка..

Ял итәргә уйладык

Башны иябез алга

Ә аннары артка

Уңга ,сулга борабыз,

Аннан, карап торабыз,

Иң өсләрен сикертәбез,

Кулларны биетәбез.

Бер алга,бер артка сузып

Күңелле ял итәбез.

Аннары без чүгәлибез,

Тезләрне кочаклыйбыз,

Башны алга  яшереп.

Азрак кына йоклыйбыз.

Менә ничек ял иттек

Шөгыльне дәвам итик

Тәрбияче: Манныйны каян алалар?(Балалар җаваплары) Манныйны бодайдан ясыйлар.Менә шундый авыр юл  үтә,шуңа күрә аны саклыйк.Балалар ипи ,икмәк турында бик күп мәкальләр бар.Шулар беләнтанышып китик:

Икмәк-ил тоткасы.

Икмәк-җир һәм кояш баласы.

Иген иккән-морадына җиткән.

(мәгънәләре турында балаларның фикерләрен әйттерү,аңлату)

Тәрбияче:Балалар,әйтегез әле,басуда кемнәр эшли,нәрсәләр эшлиләр?

(җавплар:сөрәләр,тырмыйлар,чәчәләр,уралар)

Тәрбияче:Нинди машиналар эшли?

(җаваплар:тракторлар,йөк м ашиналары,комбайннар)

Тәрбияче:ипине ничек тотарга кирәк?

(балаларның җаваплары)

Тәрбияче:        Балалар,онытмагыз икенче,

                   Ипекәй ул менә шундый

                   Тырыш хезмәт җимеше.

                Берүк кадерен белегез,

                Хөрмәт итә күрегез...


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект занятия "Откуда в кране вода"

Конспект занятия в подготовительной группе по ознакомлению с окружающим миром...

Конспект занятия "Откуда хлеб берется"

Комплексное занятие для детей старшей группы по формированию целостной картины мира. Данное занятие дает детям представление о хлебе, кто его выращивает...

Логопедическое занятие "Откуда берется голосок?"

Подвести к пониманию причин возникновения звука: колебание предметов. Подвести к пониманию причин возникновения звуков речи, дать понятие об охране органов речи....

Занятие "Откуда берется хлеб"

Конспект занятия «Откуда берется хлеб»Конспектзанятия по развитию речи:«Ознакомление с трудом взрослых»Тема: «Откуда берется хлеб»Ознакомление с трудом взрослы...

Конспект НОД «Откуда берется звук?» (Старшая группа)

middot;        Создание условий для расширения и обогащения знаний у детей о мире звуков, развитие познавательной активности ребенка в процессе экспериментальной де...

Конспект открытого занятия «Откуда берется молоко?».

Цель: Формирование представлений детей о труде людей на ферме....