Без бүлмә гөлләре үстерәбез.
учебно-методический материал по окружающему миру (средняя группа) по теме

Занятие

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл indira_derese.docx25.55 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Без бүлмә гөлләре үстерәбез.

Максат:1.Балаларның үсемлекләр өчен яктылык, дым, туфрак, җылылык кирәклеген белүләрен ачыклау.

               2.Гөлләргэ үсэр өчен кайбер шартлар җитеп бетмәгәнен исбатларга булышу.

               3.Аларга су сибү, йомшарту, яфракларын чиста тоту күнекмәләрен ныгыту.

Материал: Су сипмәгән, туфрак йомшартылмаган гөл алына.Сулы савыт, сабын, мунчала, сөлге,йомшак чүпрәк, туфракны йомшарту өчен таяк.Рәсемнәр.

Җиhазлау: 3 гөл, кәрзин, лейка, су бөркегеч. 2 су савыты,чиста ак чүпрәк, сабын.

Дәрес барышы.

1.Оештыру өлеше.

Гөлләр турында кереш әнгәмә.Тәрәзә төбендә, табигать почмагында усуче гөлләрне карау.

-алар безнең булмәне бизәп, ямь биреп торалар.

-карагыз әле балалар, алар ничек матур булып ускәннэр.

-ә балалар, бу гөлләрне кем тәрбияли, кем устерә?

-әйе, без сезнең белән устерәбез, тәрбиялибез.

2.Гөлләр ничек усәләр?

-Гөлләр матур булып уссен өчен нишлэргэ кирэк?

-Ни өчен су сибәләр?

-Ни өчен тузанын сөртәләр?

-Тузанны ничек сөртәләр?

-Төпләрен йомшарту.

-Гөлләрне кайда устерәлэр?(җылы якты урында)

3.Балалар, гөлләр тереме?Уйлагыз әле, бөтен тере булганнар ашарга, эчәргә тиешләр.

-ә гөл су эчәме?Ничек эчә?

-Гөлгә азык, ашарга кирәкме?

-Ул азыкны кайдан ала?

-Ул нәрсә белэн туклана?

-ә җирдән азыкны ничек ала?

-Балалар, тере булгач ул суларга да тиеш бит әле.Гөл сулыймы?

-Нәрсә белән сулый?(яфраклары)

-Гөлләргә сулау һәрвакыттада яхшымы?

-Кайчан начар була?

-Тузанланса гөлләрне нишләтәбез?

-әйе, гөлләр тукланалар, су эчәләр, сулыйлар.Аларга моның өчен кирәкле шартлар тудырырга кирәк.Вакытында су сибәргә, төпләрен йомшартырга, тузаннарын сөртергә,якты, җылы урынга куярга кирәк.

4. Гөлнең өлешләрен карау.

-Yсентене алып карау.

-Балалар, без сезнең белән суга гөл ботагы утырткан идек.Гөлләр ничек hәм кайдан усәләр икән дип.

-Әйдәгез әле карыйк, безнең гөл нишләгән икэн?(гөлнең тамырлары усеп чыккан)

-Хәзер бу гөлне без нишләтербез инде?(гәл савытына утыртабыз.)

-Димәк, балалар, гөлләр нинди өлешләрдән тора?

-Яфраклар

-Сабак

-Тамыр.

5.Физминутка.

Гөлчәчәкләр куренде

Һәм кояшка урелде

Аларга җылы кирәк

Зур усәргә тизерәк.

Җил исте,чәчәкләрне селкетте

Уңга бөгелделәр,

Җиргә иелделәр,

Бар син җил моннан кит

Чәчәкләргә тими ут.

Кояш астында рәхәт

Алар зур булып уссен

Безгә шатлык китерсен.

6.Белмәмеш керә.Кулында кәрзин.

Белмәмеш: Исәнмесез, балалар! Мин сезнең янга куптәннэн килергә йөрим.Менэ сезгә гөлләр алып килдем.Узем устердем аларны.

Тәрбияче: Исәнме белмәмеш.Без дә гөлләр турында сөйләшә идек.Синең ничек гөл үстеруең турында ишетәсебез килэ.

Белмәмеш: Бик рәхәтләнеп.Менә карагыз әле, мин сезгә нинди гөл алып килдем.Нинди матур ул! Әнә ничек усеп киткән(төбе кипкән гөл курсәтә.)

Тәрбияче: Балалар, карагыз әле бу гөлгә яхшымы соң?Нәрсә җитми аңа?(коры ул, аңа дым житми.)Су сибәргә кирәк.

Белмәмеш: Гөл су эчми инде, аның авызы юк бит.

Тәрбияче: Балалар, гөлләр суны ничек эчәләр?(тамырдан.) Ә тамыры кайда? Әйдәгез әле гөлгә су сибик. Ничек сибәргә? Эйе сабагына тидермичә.Башта суның җылымы,суыкмы икәнен белергә тиешбез.Безгә нинди су кирәк?

-Әйе,бүлмә җылылыгында.(балалар гөлгә су сибәләр.)

Белмәмеш икенче гөлне өстәлгә куя.Аңа су сибелгән, ләкинт узанлы.

Белмәмеш: Менә минем тагын бер гөлем.Карагыз әле ул нинди матур.(балалар килеп карыйлар.)

Тәрбияче: Балалар, бу гөлгә нәрсә җитми?

-Әйе яфраклары тузанлы.

Белмәмеш: Яфраклар тузанлы булса нәрсә була?Ул суламый бит. Аның авызы да, борыны да юк.

Тәряияче: балалар, килешәсезме белмәмеш белән?

-Гөлләр яфраклар ярдәмендә сулый.Алар бүлмәдәге начар һаваны сулый, чистаны бүлеп чыгара.

Тәрбияче: Ә гөлләргә чиста булсын өчен нишләргә киршк?(яфрактагы тузанын сөртергә, гөлләрне коендырырга кирәк.)

Белмәмеш: Хәзер мин кайнар су, мунчала, сабын, сөлге бирәм.Әйдәгез алайса юабыз.

Тәрбияче: балалар, гөлне шулай юабызмы?(су бөбез, яфраклары зур икән дымлы чүрәк белән сөртәбез.)

-Менә бу гөл дә сезгә рәхмәт.

Белмәмеш: Менә сезгә тагын бер гөлем.Бу гөлне мин шкаф эчендә генә үстердем.Сезгә алып килгәндә дә тартма эчендә генә алып килдем.Сез аның исемен беләсезме?

_Әйе, ул яран гөле.

Белмәмеш: Мин аны караңгыда гына үстердем.Карагыз әле ул нинди: аксыл сабаклы, яфраклы булып үскән.

_Балалар. Бу гөлгә нәрсә җитми?(Әйе, яктылык җитми.Кояш яктысы кирәк.)

-Бу гөлгә яхшымы соң?(Юк. Аны тәрәзә төбенә куярга кирәк.)

7.Йомгаклау .

Балалар, без бүген гөлләр турында сөйләштек.Гөлләргә үсү өчен нинди шартлар, уңайлыклар кирәк?

-Вакытында су сибәргә.

-Төпләрен йомшартырга.

-Тузаннарын сөртергә.

-Кояш, яктылык кирәк.                                                                

Муниципаль мәктәпкәчә белем бирүче “Чебурашка” исемендәге өченче санлы балалар бакчасы.

Экологиядән ачык дәрес:

“Бүлмә гөлләре.”

Тәрбияче:

Исхакова. И. Ю.

Минзәлә шәһәре

11 февраль, 2011 ел


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сәнгать эшчәнлеге аша балаларның иҗат итү сәләтләрен үстерү.

Кеше тормышының, гомеренең иң истә кала торган, иң сагындыра торган вакытлары, хатирәләргә бай чаклары була. Әйтеп бетергесез күңелле истәлекләр бигрәк тә балачак белән бәйле. Ә шул балачакның ...

Тәрбияле бала үстерү серләре

Әти - әниләр җыелышы өчен презентация...

сөйләм теле үстерүдә балалар фольклоры

Балалык чоры- үзе бер кабатланмас тылсымлы дөнья. Үзенчә матур, үзенчә серле. Бу дөнья тормышыбыз дәвамчылары яңа шәхесләр тернәкләнә. Шытып чыккан яңа үсенте сыман нәниләребездә якты "кояш", "игелекл...

"Куян кызы" (сөйләм телен үстерү, рәсем)

Максат : Балаларга әкиятнең эчтәлеген, һәрвакытта да әти-әниләрнең сүзләрен тыңларга кирәклеген аңларга булышу, тиешле интонация белән сөйләү. Төсләрне аеру, балаларның сенсор тәрбияләрен үстерү...

Конспект занятия по ознакомлению с оружающим а первой младшей группе "Гөлләр үстерәбез"

Тема: “Гөлләр үстерәбез”Максат: балаларны гөлләр тәрбияләргә өйрәтү.Бурычлар: балаларда эстетик зәвык хисе, чисталык, пөхтәлек сыйфатлары тәрбияләү, танып белү эшчәнлекләрен, сөйләм телен үстерү...

Сәхнәләштерү эшчәнлеге аша балаларның сөйләм телен үстерү

Сәхнәләштерү эшчәнлеген алып барганда, hәр бала үзенең кичерешләрен, тойгыларын, теләкләрен, карашларын гадәти сөйләшкәндә генә түгел, ә чит тыңлаучылар алдында күрсәтә алырлык шартлар тудырырга hәм я...