Конспект занятия по ознакомлению с оружающим а первой младшей группе "Гөлләр үстерәбез"
материал по окружающему миру по теме

 

Тема: “Гөлләр үстерәбез”

Максат: балаларны гөлләр тәрбияләргә өйрәтү.

Бурычлар: балаларда эстетик зәвык хисе, чисталык, пөхтәлек сыйфатлары тәрбияләү, танып белү эшчәнлекләрен, сөйләм телен үстерү, гөлләрне тәрбияли белергә, матурлыкны күрә белергә өйрәтү.

Җиһазлау: фикус, яран гөлләре, сусипкеч, савытлар, су, губка, салфеткалар.

Сүзлек эше: фикус гөле, яран гөле, бүлмә гөлләре.

Методик алымнар: әңгәмә, күрсәтү, шигырь уку, аңлату, сөйләү, уен, сорау.

 

Шөгыль барышы

- Хәерле иртә, балалар, кунаклар.

 - Балалар, карагыз әле, сез монда нәрсәләр күрәсез?

 - Гөлләр.

 - Дөрес, балалар, бу бүлмә гөлләре. Бүген без сезнең белән бу матур гөлләр белән танышырбыз һәм аларны тәрбияләргә өйрәнербез.

 - Балалар игътибар белән тыңлагыз әле, мин сезгә бер шигырь сөйлим:

   Безнең бүлмәдә хуш исле гөлләр

   Шаулап үсәләр бик матур итеп.

   Кайсылары зур, кайсы кечкенә.

   Ямьләп торалар безнең бүлмәне.

 - Балалар, матурмы шигырь? Бик матур. Ә бит безнең гөлләребез дә бик матур. Әйдәгез алар белән дә танышып китик әле. Бу фикус гөле. Ул кечкенә агачка охшаган. Сабагы озын, яфраклары да зур, шулай бит балалар. Кабатлыйк әле: “фикус гөле”. 1-2 баладан кабатлату.

 - Ә монысы яран гөле. Бу гөл тәбәнәк, яфраклары да фикусныкына караганда кечкенәрәк, әле аның матур кызыл чәчәкләре дә бар. Кабатлыйбыз “яран гөле”

 - Балалар, бу гөлләр безнең бүлмәбезне матурлап кына калмыйлар, алар әле һаваны да чистарталар, шуның өчен аларны тәрбияләп – яфракларындагы тузаннарны сөртеп, төпләрен йомшартып, су сибеп торырга кирәк. Башта без фикус гөленең яфракларын сөртербез. Ул болай эшләнә: мин бер кулымны яфракның астына куям, икенче кулым белән, сак итеп, яфракны сөртәм. Диляра, әйдә сөртеп күрсәт әле, үскәнем. Рәхмәт сиңа, булдырдың.

 - Хәзер мин сезгә яран гөленең яфракларын чистартып күрсәтәм: моның өчен мин бармак очларын суга манчыйм һәм яран гөленә чәчрәтәм. Әйдә, Ислам синдә яфракны чистартып кара әле. Булдырдың, бик яхшы.

 - Балалар, хәзер без бергәләп гөлләрнең яфракларын чистартып алырбыз.

 - Балалар, гөлләребез матурланды бит, хәзер аларның төпләрен йомшартып су сибәсе генә кала. Тамырларына тимичә генә мин гөлләрнең төпләрен йомшартам, һәм сусипкечтән су сибәрбез. 1-2 баладан су сиптерү.

 - Балалар, бик зур эш башкардык без бүген, кем әйтә без нәрсәләр белән таныштык? Гөлләрне нишләттек без?

 - Рәхмәт сезгә, балалар, гөлләр безнең бүлмәбезне һәрвакыт матурлап торыр һәм һаваны чистартып безгә файда китереп торыр.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының “Кукмара ш.т.п. дүртенче номерлы “Ләйсән” балаларны һәрьяктан тәрбияләп үстерү буенча балалар бакчасы” муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

Балалар бакчасы тәрбиячеләре алдында “Гөлләр үстерәбез ” темасына үткәрелгән беренче кечкенәләр төрекеме өчен бала һәм әйләнә-тирә дөнья шөгыленең конспекты

Тәрбияче Билалова Г. Ш.

2012

Тема: “Гөлләр үстерәбез”

Максат: балаларны гөлләр тәрбияләргә өйрәтү.

Бурычлар: балаларда эстетик зәвык хисе, чисталык, пөхтәлек сыйфатлары тәрбияләү, танып белү эшчәнлекләрен, сөйләм телен үстерү, гөлләрне тәрбияли белергә, матурлыкны күрә белергә өйрәтү.

Җиһазлау: фикус, яран гөлләре, сусипкеч, савытлар, су, губка, салфеткалар.

Сүзлек эше: фикус гөле, яран гөле, бүлмә гөлләре.

Методик алымнар: әңгәмә, күрсәтү, шигырь уку, аңлату, сөйләү, уен, сорау.

Шөгыль барышы

- Хәерле иртә, балалар, кунаклар.

 - Балалар, карагыз әле, сез монда нәрсәләр күрәсез?

 - Гөлләр.

 - Дөрес, балалар, бу бүлмә гөлләре. Бүген без сезнең белән бу матур гөлләр белән танышырбыз һәм аларны тәрбияләргә өйрәнербез.

 - Балалар игътибар белән тыңлагыз әле, мин сезгә бер шигырь сөйлим:

   Безнең бүлмәдә хуш исле гөлләр

   Шаулап үсәләр бик матур итеп.

   Кайсылары зур, кайсы кечкенә.

   Ямьләп торалар безнең бүлмәне.

 - Балалар, матурмы шигырь? Бик матур. Ә бит безнең гөлләребез дә бик матур. Әйдәгез алар белән дә танышып китик әле. Бу фикус гөле. Ул кечкенә агачка охшаган. Сабагы озын, яфраклары да зур, шулай бит балалар. Кабатлыйк әле: “фикус гөле”. 1-2 баладан кабатлату.

 - Ә монысы яран гөле. Бу гөл тәбәнәк, яфраклары да фикусныкына караганда кечкенәрәк, әле аның матур кызыл чәчәкләре дә бар. Кабатлыйбыз “яран гөле”

 - Балалар, бу гөлләр безнең бүлмәбезне матурлап кына калмыйлар, алар әле һаваны да чистарталар, шуның өчен аларны тәрбияләп – яфракларындагы тузаннарны сөртеп, төпләрен йомшартып, су сибеп торырга кирәк. Башта без фикус гөленең яфракларын сөртербез. Ул болай эшләнә: мин бер кулымны яфракның астына куям, икенче кулым белән, сак итеп, яфракны сөртәм. Диляра, әйдә сөртеп күрсәт әле, үскәнем. Рәхмәт сиңа, булдырдың.

 - Хәзер мин сезгә яран гөленең яфракларын чистартып күрсәтәм: моның өчен мин бармак очларын суга манчыйм һәм яран гөленә чәчрәтәм. Әйдә, Ислам синдә яфракны чистартып кара әле. Булдырдың, бик яхшы.

 - Балалар, хәзер без бергәләп гөлләрнең яфракларын чистартып алырбыз.

 - Балалар, гөлләребез матурланды бит, хәзер аларның төпләрен йомшартып су сибәсе генә кала. Тамырларына тимичә генә мин гөлләрнең төпләрен йомшартам, һәм сусипкечтән су сибәрбез. 1-2 баладан су сиптерү.

 - Балалар, бик зур эш башкардык без бүген, кем әйтә без нәрсәләр белән таныштык? Гөлләрне нишләттек без?

 - Рәхмәт сезгә, балалар, гөлләр безнең бүлмәбезне һәрвакыт матурлап торыр һәм һаваны чистартып безгә файда китереп торыр.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект занятия по ознакомлению с окружающим в первой младшей группе на тему: “Назови правильно”

Учить детей различать и называть овощи по внешнему виду, развивать умения соотносить предметы с его изображением....

Конспект занятия по ознакомлению с окружающим в первой младшей группе детского сада «Купание куклы Кати».

Цель занятия: Помочь детям запомнить и употреблять в речи название предметов, действий, качеств: ванночка, мыло, мыльница, полотенце, намыливать – смывать мыло. Вытирать, горячая, ...

Конспект занятия по ознакомлению с окружающим в первой младшей группе. «Дикие животные зимой»

Конспект занятия по ознакомлению с окружающим в первой младшей группе.  «Дикие животные зимой»...

Конспект занятия по ознакомлению с окружающим в первой младшей группе «В гости к бабушке».

Цель моего занятия: формирование первичных, элементарных представлений о жизни домашних животных.Задачи:Образовательные: продолжать обогащать словарный запас, развивать звуковую культуру реч...

Конспект занятия по ознакомлению с природой в первой младшей группе "Угадай на вкус".

  Конспект занятия по ознакомлению с природой  в первой младшей группе " Угадай на вкус".Задачи:  Упражнять детей в определении вкуса овощей и фруктов ( сладкий, к...

Конспект занятия по ознакомлению с окружающим в первой младшей группе "Домашние животные"

Задачи:Образовательные:Научить детей различать по внешнему виду и называть наиболее распространенных домашних животных. Сформировать представление о животном, его внешнем виде.Развивающие: Развивать п...

Конспект занятия по ознакомлению с природой в первой младшей группе «Бабочки» с применением интерактивной доски «Книга леса»

Закрепить знания о животных и их характерные особенности.Развивать коммуникативные умения и навыки (слушать и слышать окружающих, отвечать на вопросы.  Закреплять правила поведения в лесу.Во...