Ознакомление с транспортом
план-конспект занятия по окружающему миру (младшая группа) по теме

Валиева Гульшат Шагитовна

Занятие на татарском языке.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл oznakomlenie_s_transportom.docx18.45 КБ

Предварительный просмотр:

Әлмәт шәһәре “53-нче катнаш балалар бакчасы ”Светофорик”мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе”

“Транспорт төрләре белән танышу”

1нче кечкенәләр төркемендә танып белү, аралашу  һәм музыка буенча катнаш эшчәнлек конспекты

                                                         Төзеде һәм үткәрде:

                                                                               53нче  “Светофорик”                                              

                                                                                балалар бакчасы тәрбиячесе

                                                                                 Валиева Гөлшат Шәһит кызы.

Әлмәт шәһәре 2013 ел

Турыдан туры белем бирү эшчәнлегенең  бурычлары:

1.Балаларны транспорт төрләре белән таныштыруны дәвам итү(очкыч, йөк һәм җиңел машина, автобус), аларның кайбер өлешләрен атарга өйрәтү һәм актив сүз кулланышына кертү;

2.Төсләрне ныгыту;

3.Балаларда үзара ярдәмләшү теләге уяту, транспортта барганда әдәплелек тәрбияләү.

Тәрбияләнүчеләр белән хәзерлек эшләре:

  1. Саф һавада төрле машиналар хәрәкәтен күзәтү;
  2. Транспорт темасына рәсемнәр карау;
  3. “Мин бакчага нәрсә белән килдем” темасына әңгәмәләр үткәрү;
  4. “Сәяхәткә барабыз” дигән җыр өйрәнү
  5. Хәрәкәтле уеннар: “Машина һәм чыпчыклар”, “Самолет”; рольле-сюжетлы уен Автобус”

Дидактик материаллар һәм җиһазлар:

Уенчыклар: автобус, очкыч, җиңел һәм йөк машинасы,транспорт рәсемнәре төшерелгән

Турыдан туры белем бирү эшчәнлегенең  структурасы:

Кереш өлеш.(1 минут )Максат:Балаларда кызыксыну, эмоциональ халәт тудыру,аларны транспорт турында элек алганн белемнәренә таянып, шөгыльгә җәлеп итү

Төп өлеш (8 минут) Максат: Программа эчтәлегенең бурычларын тормышка ашыру.

Методик алымнар:

  1. Уенчыклар карау;
  2. Сораулар;
  3. Нәфис сүз;
  4. Уен(физкультминут)
  5. Җыр

3 нче өлеш (1мин) Йомгаклау

Кулланылган әдәбият:

Балалар бакчасында тәрбия һәм белем бирү программасы, М.А.Васильева, В.В,Гербова, Т.С. Комарова редакциясендә,М., Мозаик-Синтез, Казан “Мәгариф” нәшрияты, 2006 .70 бит

Эшчәнлекнең  барышы::

Балалар төркемдә уйныйлар. Магнитофоннан машина кычкырткан тавыш ишетелә.Балаларның игътибары шунда юнәлә.

Тәрбияче. Балалар, тыңлагыз әле, нинди тавыш ишетелә?

Балалар. Би-бип, машина тавышы, Камаз кычкырта...

Тәрбияче.Әйдәгез, балалар, барып карыйк әле.(Балалар белән алдан махсус җиһазланды- рылган өстәл янына юнәләм. Өстәлдә уенчык очкыч,автобус, җиңел һәм йөк машинасы куелган).Карагыз әле, балалар,нәрсәләр күрәсез сез монда?

Балалар . Машиналар, күп машиналар, Камаз, очкыч,автобус...

Тәрбияче.Әйдәгез,балалар, бу уенчыкларны яхшылап карыйк әле

Тәрбияче.(кулыма очкычны алам) Бу нәрсә , кем белә?

Балалар. Очкыч.

Тәрбияче. Азалия, кабатла әле .нәрсә бу? (Очкыч) Әйе бу очкыч.Әйт әле, Рөстәм, очкыч нинди төстә? (Зәңгәр)  Мансур, син дә әйт әле, безнең очкыч нинди төстә? (Зәңгәр)  Дөрес, балалар, бу очкыч зәңгәр төстә. Бергәләп очкычны карыйк әле. Анда ниләр бар икән?

 Балалар. тәгәрмәч, тәрәзә.

Тәрбияче.Әйт әле, Нияз, бу нәрсә(Тәгәрмәч)

Тәрбияче. Ә бу нәрсә, Камилә? ( Тәрәзә)

Тәрбияче Дөрес. Ә менә бу очкычның канаты була.Нәрсә бу, Азат? (Канат)

Тәрбияче.Яле, күрсәтик әле,очкычның канатларын.(кулларны як-яка җәябез) ( шигырь  укыйм) Мин әле бик кечкенә,Тиздән мин зур үсәрмен.Очкычлар ясармын да Әни белән очармын.

Күрсәтик әле, очкыч ничек оча.((У-у-у-авазы чыгарып,әйләнеп алабыз)

Тәрбияче.Булдырдыгыз, балалар. Ә хәзер әйдәгез урындыкларга утырыйк әле.(Балалар утыралар)

Тәрбияче.(кулыма йөк машинасы алам) Әменә бу нәрсә балалар?

Балалар.Машина, Камаз

Тәрбияче.Әйт әле Равил машина нинди төстә? (кызыл)  Кабатла әле, Азалия(Бу кызыл машина) Әйе,балалар, бу кызыл төстәге машина.Әйдәгез аны да яхшылап карыйк әле.нәрсәләр бар икән?

Балалар.Руль, тәгәрмәч,кабина...

 Тәрбияче.Ләйлә, әйт әле, бу нәрсә? (Кабина) Дөрс, балалар, бу машинаның руле, кабинасы, тәгәрмәчләре бар.Ә менә бу өлеше кузов дип атала. Әйдәгез,бергәләп әйтик әле кузов

Балалар Кузов

Тәрбияче Кабатла әле, Салават. (кузов) я син әйт, Равил (Кузов) Балалар,сез ничек уйлыйсыз, кузовка нәрсәләр салып була?

.Балалар Кубиклар, ком..

Тәрбияче.Әйе, кузовка кубиклар, ком, таш, балчык, агач, башка бик күп төрле йөкләр төяп була. Шуңа күрә ул йөк машинасы дип атала.Бергәләп әйтик әле, йөк машинасы. Әйт әле Камилә(йөк машинасы) Ә хәзер син әйт Эмиль (йөк машинасы) Әйтегез әле балалар йөк машинасына кешеләр утырып йөрергә ярыймы?

Балалар Юк

Тәрбияче Дөрес балалар, йөк машинасына кешеләр утырып йөрергә ярамый. Ә кешеләр кая утырып йөриләр соң?

. Балалар. Автобуска, Жигулига, джипка

Тәрбияче. Әйе , кешеләр автобуска һәм җиңел машинагаутырып йөриләр.Күрсәт әле,Айдар, җиңел машинаны (күрсәтә)Әйдәгез, бергәләп әйтик әле. җиңел машина (Бергәләп һәм берничә индивидуаль кабатлаулар).Хәзер җиңел машинаны карыйк инде.Ләйсән, әйт әле җиңел машинада нәрсәләр бар?         ( Кабина руль, тәгәрмәчләр) әйт әле Рөстәм , җиңел машинаның нәрсәсе юк?,(кузовы юк) Дөрес балалар, җиңел машинаның кузовы юк. Ә менә кабинасы нинди?

Балалар. Яшел, матур зур.

Тәрбияче. Әйе, җиңел машинаның кабинасы зур, ул салон дип атала.Илдар, ничек атала? (Салон) Син дә әйт әле Кәрим (салон) Анда кешеләр утырып йөри Әти, әни, абый, апа.(бармакларны бөгә-бөгә саныйбыз) Алия, әйт әле сезнең машинага кемнәр утырып йөри? (Әти, әни, абый, мин) (2-3 баладан сорыйм)

Тәрбияче. Кара әле, Азалия, монда тагын нәрсә бар? (автобус)  Автобус нинди төстә? (Сары) Автобуста да кешеләр утырып йөри. Ул урын салон дип атала. Тагын бер кат әйтик әле (Салон) Я, әйт әле Зарина. (салон) Автобус зур. Ул ничек зур? (Кулларны җәеп күрсәтәбез) Әйт әле Әмир, автобус нинди(ЗУР)

Тәрбияче. Карагыз әле балалар, мин сезгә биредә автобус әзерләдем. (алдан тезеп куелган урындыкларга күрсәтәм) Без хәзер автобуска утырып, сәяхәт итеп кайтырбыз.Син Равил, шофер булырсың, рульне кулыңа тот. Ә сез балалар автобуска кергәндә ашыкмыйча, бер-берегезгә комачауламыйча гына керегез. Менә шулай. Автобуста барганда кычкырып сөйләшергә, салонда йөгереп йөрергә ярамый. Яле, Азат әйт әле автобуста ничек йөриләр? (Кычкырырга, йөгерергә ярамый) Дөрес ,Азат. Хәзер матур итеп утырдык, Сәяхәткә киттек. Әйдәгез җырлап барабыз

Автобуска утырып сәяхәткә барабыз.Би-би-бип.сәяхәткә барабыз

Барабыз урман аша, безгә кояш елмая, би-би-бип, безгә кояш елмая

Тәрбияче.Менә без сәяхәттән кайттык.Без нәрсә белән бардык?

Балалар Автобус белән

Тәрбияче Син кайда утырдың, Айсылу?( Салонда) Хәзер автобустан төшәбез.Әкрен генә бер-беребезгә комачауламыйбыз.(Балаларны мольберт янына алып киләм.Анда транспорт төшерелгән рәсемнәрне карыйбыз )

Балалар, бу нәрсә?

-Очкыч

-Айдар, бу нәрсә

-Җиңел машина

- Рөстәм, йөк машинасының кузовы кайда?(күрсәтә) Булдырдыгыз,балалар, Бу уенчыклар безнең төркемдә калачаклар, без алар белән уйнарбыз.

Әлмәт шәһәре “53-нче катнаш балалар бакчасы ”Светофорик”мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе”

Транспорт төрләре белән танышу

1нче кечкенәләр төркемендә сөйләм теле үстерү буенча шөгыль конспекты

                                                                                         Төзеде һәм үткәрде:

                                                                                                   53нче“Светофорик”                                              

                                                                                                        балалар бакчасы

                                                                                                           тәрбиячесе

                                                                                                           Вәлиева Г.Ш.

Әлмәт шәһәре 2011 ел


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект ОД по ознакомлению с окружающим миром в подготовительной группе по теме: «История возникновения транспорта. Виды транспорта»

На данном занятии дети знакомятся с историей возникновения транспорта, его различных видов. Закрепляются и уточняются  знания о профессии водителя, о необходимости соблюдения правил дорожного дви...

Конспект дидактической игры по ознакомлению с транспортом детей 2 групп раннего возраста." Машины разные нужны, машины разные важны".

Познакомить детей с разными видами транспортных средств, которые необходимы людям: легковая машина, пожарная, скорая помощь, самосвал, грузовик, подъемный кран, хлебная, автобус. Учить различать их по...

Конспект дидактической игры по ознакомлению с транспортом детей 2 групп раннего возраста." Машины разные нужны, машины разные важны".

Познакомить детей с разными видами транспортных средств, которые необходимы людям: легковая машина, пожарная, скорая помощь, самосвал, грузовик, подъемный кран, хлебная, автобус. Учить различать...

Конспект по ознакомлению с окружающим, с детьми компенсирующей направленности в подготовительной группе на тему "Транспорт. Виды транспорта".

На занятии дети отгадывали загадки о транспорте. Закрепили знания о разнообразии и видах транспорта, их значении для человека; классификацировали транспорт по видам. Дети рассказали, что автомобиль бы...

Проект по ознакомлению с транспортом и ПДД для второй младшей группы

В данной материале представлен краткосрочный проект по ознакомлению с транспортом и ПДД для второй младшей группы....

Конспект занятия по ознакомлению с окружающим миром в подготовительной группе«Транспорт. Виды транспорта».

Конспект занятия по ознакомлению с окружающим миром в подготовительной группе«Транспорт. Виды транспорта».  Цель. Закрепить знания детей о разных видах транспортных средств....